Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Явыз рухи көчләргә каршы тор

Явыз рухи көчләргә каршы тор

12 бүлек

Явыз рухи көчләргә каршы тор

1. Явыз рухларны очратырга туры килгән чакта Гайсә нәрсә эшләгән?

СУГА чумганнан соң озакламыйча Гайсә Мәсих Яһүдиянең аулак урынына дога кылыр өчен һәм уйланыр өчен барган. Анда Шайтан Иблис аны Алла законын бозарга мәҗбүр итмәкче булган. Ләкин Гайсә Иблиснең коткысын кире каккан һәм аның тозагына эләкмәгән. Җирдә хезмәт иткән чакта аңа башка явыз рухлар белән дә очрашырга туры килгән. Аңа карамастан, ул һаман саен аларга кискен каршылык күрсәткән һәм бирешмәгән (Лука 4:1—13; 8:26—34; 9:37—43).

2. Без нинди сорауларны караячакбыз?

2 Изге Язмаларда тасвирланган вакыйгалар безне явыз рухи көчләрнең чыннан да яшәүләренә ышандыралар. Алар кешеләрне ялгыштырырга тырышалар. Әмма аларга каршы торып була. Ләкин явыз рухлар ничек барлыкка килгәннәр? Ни өчен алар кешеләрне алдаларга тырышалар? Үзләренекен эшләр өчен алар нәрсә кулланалар? Бу сорауларга бирелгән җаваплар сиңа явыз рухи көчләргә каршы торырга булышыр.

ЯВЫЗ РУХЛАР — АЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ ҺӘМ МАКСАТЫ

3. Шайтан Иблис кайдан килеп чыккан?

3 Кешене барлыкка китергәнче, бик күптән Йәһвә Алла хисапсыз күп рухи шәхесләр булдырган (Әюп 38:4, 7). Бу китапның 6 бүлегендә аңлатылганча, ул фәрештәләрнең берсе Йәһвәгә түгел, аңа табынуларын теләгән. Шуңа ашкынып, явыз фәрештә Барлыкка Китерүчегә каршы чыккан һәм аңа яла яккан, ул хәтта беренче хатын-кызга Алланы ялганчы, дип тә әйткән. Ул фетнәче рухи затның Шайтан — дошман, Иблис — яла ягучы дип танылуы бик гадел (Яшәеш 3:1—5; Әюп 1:6).

4. Кайбер фәрештәләр Нух көннәрендә ничек гөнаһ эшләгәннәр?

4 Соңрак Шайтан Иблис ягына башка фәрештәләр дә күчкәннәр. Гадел Нух көннәрендә аларның кайберләре күктә хезмәт итүләрен калдырып, үзләренең теләкләрен канәгатьләндерер өчен һәм хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәткә керер өчен кеше кыяфәтенә кергәннәр. Мондый буйсынмаучанлыкка аларны, һичшиксез, Шайтан күндергән. Нәтиҗәдә аларның әзмәвер дип аталган гибрид балалары туган, алар кешеләргә бәйләнеп, аларны җәберләгәннәр. Зур туфанда Йәһвә бозык кеше дөньясын һәм тыңлаусыз фәрештәләрнең табигый булмаган токымнарын юк иткән. Фетнәче фәрештәләр юк ителүдән котылып калганнар: алар үзләренең физик тәннәрен калдырганнар һәм рухи өлкәгә кайтканнар. Ләкин Алла ул җеннәрне рухи караңгылыкка куган (Яшәеш 6:1—7, 17; Иуда 6). Аңа карамастан, Шайтан, «җеннәр башлыгы», һәм аның явыз фәрештәләре фетнәләрен дәвам иткәннәр (Лука 11:15). Аларның максаты нинди?

5. Шайтан һәм аның җеннәре нинди максатка ирешергә тырышалар һәм кешеләрне хәйләләп тозакка кертү өчен нәрсәләр кулланалар?

5 Шайтанның һәм аның җеннәренең нияте кешеләрне Аллага каршы куюдан тора. Шуңа күрә алар кешелек тарихы дәвамында кешеләрне алдаганннар, куркытканнар һәм аларга һөҗүм иткәннәр (Ачыш 12:9). Бүгенге көндәге мисаллар җеннәрнең бәйләнүләре бервакытта да булмагандай явызрак була башлаганын күрсәтәләр. Кешеләрне хәйләләп тозакка кертү өчен җеннәр еш кына спиритизмның төрле формаларын кулланалар. Ул алдавыч белән җеннәр ничек кулланалар һәм син үзеңне алардан ничек саклый алыр идең?

ЯВЫЗ РУХЛАР СИНЕ НИЧЕК ЯЛГЫШТЫРЫРГА ТЫРЫШАЛАР

6. Нәрсә ул спиритизм һәм аның нинди формалары бар?

6 Спиритизм нәрсә ул? Ул җеннәр, яки явыз рухлар, белән — турыдан-туры, яки медиум кеше аша бәйләнеш. Аучыларга алдавыч урынына хезмәт иткән кебек, спиритизм җеннәргә шулай ук корбаннарын кызыктырыр өчен хезмәт итә. Аучы җәнлекне тозакка кертү өчен төрле хәйләләр кулланган кебек, явыз рухлар да шулай ук кешеләрне үзләренә буйсындырыр өчен спиритизмның төрле формаларын яклый. (Мәдхия 118:110 чагыштыр.) Спиритизмның кайбер формалары: багу, сихерчелек, билге күзәтеп юрау, әфсеннәр, өшкерүләр, медиум кешеләргә мөрәҗәгать итү һәм үлгәннәр белән аралашу.

7. Спиритизм ни дәрәҗәдә таралган һәм ни өчен хәтта христиан динен тотучы дип аталган илләрдә дә гөрләп үсә?

7 Ул алдавыч эшләп тора, чөнки спиритизм кешеләрне һәркайда да үзенә тарта. Авылда яшәүчеләр им-том белән шөгыльләнүчеләргә мөрәҗәгать итәләр, ә шәһәр кешеләре — астрологлар белән киңәшләшәләр. Спиритизм хәтта христиан динен тотучы дип аталган илләрдә дә гөрләп үсә. Тикшеренүләр бер Кушма Штатларда гына барысы бергә 10 000 000 нөсхә белән чыккан 30 га якын журнал спиритизмның төрле формасына багышланганын күрсәтә. Бразилиялеләр ел саен спиритизмның һәртөрле әйберләренә 500 миллионнан артык доллар тоталар. Ләкин ул илнең спиритик табыну үзәкләренә йөрүчеләрнең 80 проценты — шул ук вакытта чиркәүләренә гыйбадәт кылырга йөрүче, суга чумдырылган католиклар. Кайбер руханилар да спиритизм белән шөгыльләнгәч, Аллага ышанучы күп кешеләр аны Алла кабул итә, дип уйлыйлар. Ләкин шулаймы ул?

НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАР СПИРИТИЗМ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮНЕ ХӨКЕМ ИТӘ

8. Изге Язмаларда спиритизм турында нәрсә әйтелә?

8 Әгәр сине спиритизмның кайбер формалары — яхшы рухлар белән аралашу мөмкинлеге, дип уйларга өйрәткән булсалар, син Изге Язмаларда спиритизм турында нәрсә әйтелгәнен белгәч, бәлки, гаҗәпләнерсең. Йәһвә халкы: «Үлеләрне чакыручыларга мөрәҗәгать итмәгез, һәм тылсымчылар янына бармагыз, һәм үзегезне алардан хәрәм булырлык итмәгез», дип кисәтелгән булган (Левит 19:31; 20:6, 27). Изге Язмаларның Ачыш китабында: «Сихерчеләрне» «ут һәм күкерт белән янган күл» көтә; «ул — икенче [мәңгелек] үлем»,— дигән кисәтү бар (Ачыш 21:8; 22:15). Йәһвә Алла спиритизмның һәртөрле формасын хөкем итә (Икенчезаконлык 18:10—12). Ләкин ни өчен?

9. Ни өчен рухи дөньядан булган бүгенге «хәбәрләр» Йәһвәдән чыкмый дигән нәтиҗәгә килә алабыз?

9 Изге Язмалар язылып беткәнче, Йәһвә яхшы рухларны, яки гадел фәрештәләрне, кайбер кешеләр белән аралашыр өчен җибәргән булган. Изге Язмалар язылып беткәч, Алла Сүзе аша кешеләргә Аллага яраклы рәвештә хезмәт итәрлек җитәкчелек бирелә (2 Тимофейга 3:16, 17; Еврейларга 1:1, 2). Хәбәрләрен медиум аша биреп, Ул үзенең изге Сүзен түбәнсетми. Рухи дөньядан килгән хәбәрләр бүген явыз рухлардан килә. Спиритизм белән шөгыльләнү җеннәрнең кешене борчый башлауларына яисә хәтта үзләренә буйсындыруга алып барырга мөмкин. Шуңа күрә Алла безне яратканга күрә спиритизмның нинди генә булмасын формасына катнашудан кисәтә (Икенчезаконлык 18:14; Галатларга 5:19—21). Аннан тыш, әгәр без Йәһвәнең карашын белеп, спиритизм белән шөгыльләнүне дәвам итәбез икән, без фетнәче явыз рухлар ягына басабыз һәм Алла дошманнары булабыз (1 Патшалык 15:23; 1 Паралипоменон 10:13, 14; Мәдхия 5:5).

10. Алдан әйтү нәрсә ул һәм ни өчен без аннан читтә торырга тиеш?

10 Спиритизмның иң киң таралган формасы — алдан әйтү,— ул киләчәкне яки билгеле булмаган нәрсәләрне рухлар ярдәме белән белергә тырышу. Алдан әйтүнең кайбер төрләре: астрология, магик кристалл белән багу, төшләр юрау, учтагы җыерчыкларга карап күрәзәлек итү һәм карта белән багу. Күпләр багуны зарарсыз күңел ачу, дип саный, ләкин Изге Язмалар алдан әйтүчеләр явыз рухларның бергәләшеп эш итүләрен күрсәтә. Мәсәлән, Ап. эшләре 16:16—19 да бер кызга «күрәзәлек итү» белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән «күрәзәче рух» телгә алына. Ләкин аннан җенне куып чыгаргач, аның киләчәкне алдан әйтү сәләте юкка чыккан. Багу — җеннәрнең кешеләрне үзләренең тозагына төшерү өчен куллана торган алдавыч булганын күрәсең.

11. Ни өчен үлгән кешеләр белән аралашып карау тозакка эләктерә?

11 Әгәр син туган кешең яки якын дустың үлеме аркасында кайгыга төшсәң, син җиңел генә икенче тозакка эләгә аласың. Спиритик медиум сиңа аерым хәбәр бирергә яки синең белән үлгән кеше тавышы белән сөйләшергә мөмкин. Сак бул! Үлгән кешеләр белән аралашып карау тозакка эләктерә. Ни өчен? Чөнки үлгәннәр сөйләшә алмыйлар. Алла Сүзендәге аермачык язылганнар синең исеңдәдер әле: үлгәннән соң кеше «үзенең җиренә кайта; шул көнне аның барлык уйлары да бетә». Әйе, үлгәннәр «бернәрсә дә белми» (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5, 10). Аннан тыш, үлгән кешенең тавышына охшатып сөйләшүчеләр һәм спиритик медиумга үлгән кеше турында хәбәр бирүчеләр нәкъ җеннәр булуы билгеле (1 Патшалык 28:3—19). Шуңа күрә «үлгәннәрдән сорашучы» һәркем явыз рухлар кулына төшә һәм Йәһвә Алланың ихтыярына каршы эшли (Икенчезаконлык 18:11, 12; Исаия 8:19).

КЫЗЫКТЫРУДАН ҺӨҖҮМГӘ

12, 13. Җеннәрнең һаман шулай ук кешеләрне коткыга кертүләренә һәм тыңгы бирмәүләренә нинди дәлилләр бар?

12 Изге Язмаларның спиритизмга карата киңәшләрен кулланган чакта син җеннәрнең тозагын читкә кагасың. (Мәдхия 140:9, 10; Римлыларга 12:9 чагыштыр.) Бу явыз рухларның сине башка үзләренә буйсындырып карамаулары турында әйтәме? Һич тә юк! Шайтан Гайсәне өч тапкыр коткыга кертергә тырышып караганнан соң, ул «икенче бер уңайлы вакытка кадәр Аның яныннан китте» (Лука 4:13). Шуңа охшаш, үз дигәнендә нык торучы рухлар кешеләрне кызыктырып кына калмыйлар, аларга һөҗүм дә итәләр.

13 Без Шайтанның Алла хезмәтчесе Әюпкә ничек һөҗүм иткәнен караган идек, исеңдәме? Иблис Әюпнең мал-туарсыз һәм хезмәтчеләренең күбесеннән мәхрүм калуына ирешкән. Шайтан хәтта Әюпнең балаларын да үтергән. Аннан соң ул Әюпнең үзен интектергеч авыруга дучар иткән. Ләкин Әюп Алла каршында саф булып калган һәм мул итеп фатихалар алган (Әюп 1:7—19; 2:7, 8; 42:12). Шул вакыттан бирле җеннәр күп кешеләрне сөйләшү яки күрү сәләтләреннән мәхрүм итәләр һәм кешеләрнең газаплануларыннан ләззәтләнүләрен дәвам итәләр (Матфей 9:32, 33; 12:22; Марк 5:2—5). Бүгенге көндәге хәбәрләр җеннәрнең кайбер кешеләрне җенси яктан борчыганнарын, икенчеләрне акылдан шаштырганнарын күрсәтәләр. Шуның өстенә алар кешеләрдә бер-берсен үтерү теләге тудыралар, я булмаса үз-үзләрен үтерергә этәрәләр,— болар барысы да Алла каршында гөнаһлы эшләр (Икенчезаконлык 5:17; 1 Яхъя 3:15). Аңа карамастан, ул явыз рухларның ятьмәсенә бермәлне капкан меңләгән кешеләр алардан арына алдылар. Ул аларга ничек мөмкин булды? Мөһим адымнар ясаганга күрә.

ЯВЫЗ РУХЛАРГА НИЧЕК КАРШЫ ТОРЫРГА

14. Беренче гасырдагы Ефес мәсихчеләре үрнәге буенча, син ничек явыз рухларга каршы тора аласың?

14 Явыз рухларга каршы торуның һәм үзеңне һәм гаиләңне аның ятьмәсеннән саклау юлларының берсе нәрсәдән тора? Беренче гасырда Аллага ышана башлаганчы спиритизм белән шөгыльләнгән Ефестагы мәсихчеләр дөрес адым ясаганнар. «Сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең шактый күбесе, үзләренең китапларын җыеп, һәммәсе алдында яндырдылар»,— дип укыйбыз (Ап. эшләре 19:19). Әгәр дә син спиритизм белән шөгыльләнмәгән булсаң да, спиритизмда кулланыла торган, хәтта аның белән ничектер бәйләнгән булган барлык әйбердән котыл. Монда китаплар, журналлар, видеофильмнар, плакатлар, музыка язмалары һәм спиритик максат белән кулланган әйберләр керә. Аларга шулай ук потлар, бөтиләр һәм сакланыр өчен йөрткән башка әйберләр дә, шул исәптән спиритизм белән шөгыльләнгән кешеләрнең бүләкләре дә керә (Икенчезаконлык 7:25, 26; 1 Коринфлыларга 10:21). Мәсәлән, Тайландта бер парны җеннәр озак вакыт борчыганнар. Шул чакта алар спиритизмга бәйләнгән әйберләреннән котылганнар. Нинди нәтиҗә белән? Алар җеннәрнең бәйләнүләреннән азат булганнар һәм аннан соң рухи яктан чын уңышларга ирешкәннәр.

15. Явыз рухи көчләргә каршы торыр өчен тагын нинди адым кирәк?

15 Явыз рухларга каршы торыр өчен тагын бер адым ясарга — рәсүл Павелның киңәшен кулланырга һәм Алла тарафыннан бирелгән барлык рухи коралга киенергә кирәк (Ефеслыларга 6:11—17). Мәсихчеләр явыз рухларга каршы саклау чараларын ныгытырга тиешләр. Бу нәрсәне аңлата? «Ә барысыннан да бигрәк,— дигән рәсүл Павел,— мәкерленең барлык кызган укларын сүндерә алыр өчен, иман калканын алыгыз». Чыннан да, иманың никадәр нык, шуның кадәр син явыз рухи көчләргә каршы тора аласың (Матфей 17:14—20).

16. Син иманыңны ничек ныгыта аласың?

16 Иманыңны син ничек ныгыта аласың? Изге Язмаларны өйрәнүне дәвам ит һәм аның киңәшләрен тормышыңда куллан. Иманның көче башлыча аның нигезенең ныклыгына — Алла турында белемгә — бәйле. Изге Язмаларны өйрәнеп, төгәл белем алганга һәм аны йөрәгеңә салганга күрә синең иманың үсүе белән килешмәс идеңмени? (Римлыларга 10:10, 17). Шуңа күрә, әгәр син бу укуларны дәвам итеп һәм Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрүне үзеңнең гадәтең итсәң, иманыңның тагын да ныгуы турында һичбер шик булмаячак (Римлыларга 1:11, 12; Колосслыларга 2:6, 7). Болар җеннәрнең һөҗүмнәреннән бик куәтле сакчы булачак (1 Яхъя 5:5).

17. Явыз рухи көчләргә каршы торыр өчен башка тагын нинди адымнар кирәк булачак?

17 Явыз рухи шәхесләргә каршы торырга карар иткән кеше башка нинди адымнар ясый алыр иде? Ефестагы мәсихчеләргә сакчы кирәк булган, чөнки алар җеннәр йогынтысы белән тулы шәһәрдә яшәгәннәр. Шуңа күрә Павел аларга әйткән: «Һәрвакытта рух белән дога кылыгыз» (Ефеслылларга 6:18). Без җеннәр белән тулы дөньяда яшәгәч, явыз рухларга каршы торыр өчен Аллага саклавы турында үтенеп дога кылу бик мөһим (Матфей 6:13). Бу яктан мәсихчеләр җыелышының билгеләнгән өлкәннәренең рухи ярдәмнәре һәм догалары файдалы (Якуп 5:13—15).

ЯВЫЗ РУХЛАР БЕЛӘН КӨРӘШ АЛЫП БАР

18, 19. Әгәр җеннәр кешеләрне борчуларын дәвам итсәләр, нәрсә эшләргә була?

18 Әмма кайбер кешеләрне, хәтта алар бу төп адымнарны эшләгәннән соң да, явыз рухлар әле барыбер борчыйлар. Мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән Кот-д’Ивуардагы бер кеше үзенең барлык бөтиләрен юк иткән. Аннан соң ул яхшы уңышларга ирешкән, гомерен Йәһвәгә багышлаган һәм суга чумып алган. Ләкин суга чумып алганнан соң бер атнадан җеннәр аны тагын борчый башлаганнар: тавышлар ул иргә яңа динен ташларга кушканнар. Мондый хәл синең белән дә булса, Йәһвә сине саклаусыз калдырды дигәнне аңлатыр идеме ул? Алай ук түгел.

19 Камил кеше Гайсә Мәсихне Алла сакласа да, ул явыз рухи затның — Шайтан Иблиснең — тавышын ишеткән булган. Ул очракта нәрсә эшләргә кирәген Гайсә күрсәткән. Иблискә ул: «Кит Минем янымнан, шайтан!»— дигән (Матфей 4:3—10). Бу мисал буенча, син рухи дөньядан килгән тавышларга игътибар итәргә тиеш түгел. Йәһвәне ярдәмгә чакырып, явыз рухларга каршы тор. Әйе, ишеттереп дога кыл һәм Алла исемен әйт. Гыйбрәтле хикәя 18:10 да: «Ходай («Йәһвә», ЯД) исеме — нык манара: гадел аңа кереп кача, һәм куркынычтан котыла»,— дип әйтелә. Кот-д’Ивуардагы мәсихче шулай ук эшләгән, шуңа күрә явыз рухлар аны борчымый башлаганнар (Мәдхия 123:8; 144:18).

20. Гомумән алганда, явыз рухларга син ничек каршы тора алыр идең?

20 Йәһвә явыз рухларга яшәргә рөхсәт итсә дә, ул үзенең куәтен аеруча үзенең халкына карата күрсәтә, һәм аның исеме бөтен Җир шарында игълан ителә (Чыгыш 9:16). Әгәр син Йәһвә белән булсаң, сиңа явыз рухлардан курыкмаска кирәк (Саннар 23:21, 23; Якуп 4:7, 8; 2 Петр 2:9). Аларның көче чикле. Аларга Нух көннәрендә җәза бирелгән булган, күптән түгел күктән бәреп төшерелгәннәр һәм хәзер соңгы хөкемнәрен көтәләр (Иуда 6; Ачыш 12:9; 20:1—3, 7—10, 14). Дөрестән дә, аларның якынлашучы юк ителеш алдында котлары очып тора (Якуп 2:19). Шуңа күрә явыз рухлар сине нинди дә булса алдавыч белән кызыктырырга тырышалармы яисә ничек булса да сиңа һөҗүм итәләрме, син аларга каршы тора аласың (2 Коринфлыларга 2:11). Спиритизмның нинди генә формасы булмасын, аларны кире как, Алла Сүзенең киңәшен куллан һәм Йәһвәнең ризалыгын эзлә. Моны бик озакка сузмыйча эшлә, чөнки синең гомерең явыз рухи көчләргә ничек каршы торуыңа бәйле!

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

Явыз рухлар кешеләрне ничек ялгыштырырга тырышалар?

Ни өчен Изге Язмаларда спиритизм хөкем ителә?

Явыз рухи көчләрдән кеше ничек азат була ала?

Ни өчен кешеләргә моннан ары да явыз рухларга каршы торырга кирәк була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[110 биттәге иллюстрация]

Спиритизмның күптөрле формаларына син ничек карыйсың?