Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җир йөзе Алла турындагы белем белән тулган чакта

Җир йөзе Алла турындагы белем белән тулган чакта

19 бүлек

Җир йөзе Алла турындагы белем белән тулган чакта

1, 2. Йәһвәнең иҗади эше ничек «бозылган» булган?

ЗИННӘТЛЕ рәсемен әле генә тәмамлаган атаклы рәссамны күз алдыңа китер. Барысы да рәсемнең гаҗәп яхшы булуын әйтеп тора — чын гүзәл әсәр! Ләкин төнлә бер көнче зат ул рәсемне боза. Бу хәл рәссамга нинди әрнетү китергәнен аңларлык. Ул вәхшине тотып төрмәгә ябуларын ничек теләр иде ул! Ул шулай ук үзенең иҗат эшенең элеккеге гүзәллеген кире кайтарырга ничек теләгәнен дә күз алдына китереп була.

2 Шул рәссам сыман, Йәһвә чын гүзәл әсәр иҗат иткән — ул Җирне барлыкка китергән һәм анда кешеләрне урнаштырган. Ир кешене һәм хатын-кызны барлыкка китергәннән соң ул Җирдә эшләгән эшенә: «Бик тә яхшы»,— дип нәтиҗә ясаган (Яшәеш 1:31). Адәм белән Хаува Алла балалары булганнар һәм ул аларны бик яраткан. Ул алар өчен бәхетле, гүзәл киләчәк хәстәрләгән. Шайтан аларны Аллага каршы фетнәгә авыштырса да, Алланың искиткеч иҗат эше төзәтелмәслек булып бозылмаган (Яшәеш 3:23, 24; 6:11, 12).

3. «Чын тормыш» нәрсә ул?

3 Алла бу хәлне төзәтергә җыена. Ул безнең башлангычта ук ниятләгәнчә яшәвебезне тели. Безнең кыска һәм мәшәкатьле гомеребезнең Йәһвә күздә тоткан «чын тормыш» белән бернинди уртаклыгы юк. Алла бирергә теләгән «чын тормыш» — камил шартларда булачак «мәңгелек тормыш» (1 Тимофейга 6:12, 19, ХТ).

4, 5. а) Оҗмахта яшәү өметебез нәрсә аркасында тормышка ашачак? б) Ни өчен киләчәккә өмет турында безгә тирән уйланырга кирәк?

4 Алла турындагы белем Йәһвә каршында җаваплылык белән бәйле (Якуп 4:17). Ләкин уйлап кына кара, әгәр ул белемне куллансаң һәм мәңгелек тормышка омтылсаң, син нинди фатихалар алачаксың. Үзенең Сүзендә, Изге Язмаларда, Йәһвә Алла тиздән җирдәге оҗмахта булачак тормышның гүзәл рәсемен тасвирлаган. Без исә, Йәһвә Алланың халкы, әлбәттә, аннан бүләк алыр өчен генә хезмәт итмибез. Без Аллага аны яратканга күрә хезмәт итәбез (Марк 12:29, 30). Аннан тыш, без Йәһвәдән мәңгелек тормышны казана алмыйбыз. Мәңгелек тормыш ул — Алла бүләге (Римлыларга 6:23). Оҗмахта яшәү өмете Йәһвә Алланың яратып ‘аны эзләүчеләргә әҗерен бирүе’ турында искәртеп торганга күрә, ул тормыш турында уйлану яхшы (Еврейларга 11:6). Безнең акылыбызда һәм йөрәгебездә яшәүче өмет безгә бу Шайтан дөньясының бөтен кыенлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк (Иеремия 23:20).

5 Әйдә хәзер Изге Язмаларның киләчәктә җирдәге Оҗмахта булачак мәңгелек тормыш өметенә игътибар итик. Җир йөзе Алла турындагы белем белән тулган чакта ул тормыш нинди булачак?

АРМАГЕДДОННАН СОҢ — ҖИРДӘГЕ ОҖМАХ

6. Армагеддон нәрсә ул һәм кешеләр өчен ул нәрсәне аңлата?

6 Инде күрсәтелгәнчә, Алла бу явыз дөньяны тиздән юк итәчәк. Дөнья тизлек белән Изге Язмаларда Армагеддон дип аталган вакыйгага якынлаша. Бу сүз кайбер кешеләрдә бер-берсенә дошманлык иткән илләр китереп чыгарган атом-төш һәлакәте турында фикер тудырадыр, ләкин Армагеддонга карата андый күзаллау бөтенләй дөрес түгел. Ачыш 16:14—16 да әйтелгәнчә, Армагеддон ул — «Зур Кодрәтле Алланың... бөек көнендәге сугышы». Ул сугышта «җирнең патшалары» яки барлык халыклар катнашачак. Йәһвә Алланың Улы, билгеләнгән Патша, тиздән ул сугышны башлаячак. Аның нәтиҗәсе һичшиксез ышанычлы. Алла Патшалыгының барлык дошманнары, һәм шулай ук Шайтан дөньяның өлеше булган кешеләр, юк ителәчәкләр. Йәһвәгә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә исән калачак (Ачыш 7:9, 14; 19:11—21).

7. Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында Шайтан һәм аның җеннәре кайда булачак һәм кешелек игелегенә ул ничек хезмәт итәчәк?

7 Күз алдыңа китер: син бу искиткеч зур вакыйганы кичереп чыктың, ди. Алла вәгъдә иткән яңа дөньядагы тормыш ничегрәк булачак? (2 Петр 3:13). Безгә аны уйлап аптырашта калуның кирәге юк, чөнки Изге Язмаларның үзендә ул вакыт турында хикәяләнә, ә аның хәбәре искитәрлек. Гайсә Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытында Шайтанның һәм аның җеннәренең бөтен хакимиятләреннән мәхрүм булачаклары һәм эшсезлек упкынына ябып куелачаклары турында беләбез. Яшертен тәртипсезлекләр кузгатучы һәм безне Алла ихтыярына каршы эшләтергә тырышкан башка намуссыз, явыз шәхесләр булмаячак. Нинди азатлык! (Ачыш 20:1—3).

8, 9. Яңа дөньяда кайгы, авырулар һәм картлык белән нәрсә булачак?

8 Үз вакыты белән кешеләр бөтен авыруларыннан арыначаклар (Исаия 33:24). Аксак кешеләр аякларына басачаклар, йөгереп йөри һәм бии алачаклар. Озак вакыт тавыш-тынсыз дөньяда яшәгән саңгырау кешеләр тирә-юньдәге искиткеч аһәңле авазларны ишетәчәкләр. Сукыр кешеләр тирән хөрмәт белән үзләренә бизәкләр һәм күренешләр белән бай дөнья ачачаклар (Исаия 35:5, 6). Һәм ниһаять, алар якын кешеләренең йөзләрен күрәчәкләр! Башта, ихтимал, аларның күзләре бер мизгелгә шатлык яшьләре белән тулыр.

9 Уйлап кына кара! Башка күзлекләр, култык һәм кул таяклары, дарулар, теш дәвалау бүлмәләре,— гомумән шифаханәләр кирәк булмаячак! Башка беркайчан да нерв бозылулар һәм төшенкелеккә бирелүләр кешенең шатлыгын алмаячак. Балачак бернинди авырулар белән дә күңелсезләнмәячәк. Картлыкның җимергеч тәэсире кирегә борылачак (Әюп 33:25). Без сәламәтлерәк һәм көчлерәк булачакбыз. Һәр иртә без яңа көч биргән төнге ялдан соң, яңа көнне каршылау теләге белән уяначакбыз һәм кайнап торган тормышка чумып күңелгә ятышлы эшкә керешәчәкбез.

10. Армагеддонны кичергән кешеләр нинди эштә катнашачак?

10 Армагеддонны кичергән кешеләрнең бик күп кызыклы эше булачак. Алар җирне оҗмахка әйләндерәчәкләр. Иске дөньяның пычрак калдыклары җыештырылачак. Җимерек өйләр урынында һәм ташландык урыннарда бакчалар чәчәк ата башлаячак һәм парклар оештырылачак. Барлык кешенең матур, уңайлы йортлары булачак (Исаия 65:21). Акрынлап җир оҗмахка әвереләчәк, һәм бөтен планета Барлыкка Китерүчебезнең Едем бакчасында ук билгеләнгән гүзәллек нормаларына туры киләчәк. Яңадан торгызу эшендә катнашу ничек шатлыклы булачак!

11. Әйләнә-тирәдәге мохиткә кешеләр ничек караячаклар һәм хайваннар дөньясына карата алар нинди мөнәсәбәттә булачаклар?

11 Алла җитәкчелеге астында болар барысы да әйләнә-тирәдәге мохиткә зарар китермәслек итеп тормышка ашачак. Кешеләр хайваннар белән татулыкта яшәячәкләр. Алар җир өстеннән акыллылык белән хакимлек итәчәкләр һәм хайваннарны кызганмыйча үтерү урынына, аларны яратып кайгыртучанлык күрсәтәчәкләр. Күз алдыңа китер: бүреләр һәм бәрәннәр, арысланнар һәм бозаулар бергә ашап йөриләр — ул вакытта йорт хайваннары тулысынча куркынычсызлыкта булачак. Хәтта кечкенә балаларга да ерткыч хайваннардан куркырга туры килмәячәк, яңа дөньяның тынычлыгын йөрәксез, мәрхәмәтсез кешеләр бозмаячаклар (Исаия 11:6—8). Ул чакта тормыш нинди тыныч булачак!

КЕШЕЛЕК ҖӘМГЫЯТЕНДӘГЕ ҮЗГӘРЕШЛӘР

12. Исаия 11:9 сүзләре бүген ничек үтәлә һәм ул сүзләр Оҗмахта ничек үтәләчәк?

12 Җирдә ни өчен бернинди явызлык та булмаячагы турында Исаия 11:9 да әйтелә. Анда: «Диңгез сулар белән тулган кебек, җир Алла карамагы [«Йәһвә турындагы белем», ЯД] белән тулачак»,— диелә. Бу сүзләр кешеләргә генә кагыла, чөнки инстинкт белән яшәгән хайваннар «Йәһвә турында белем» ала да, һәм аңа нигезләнеп үзгәрә дә алмыйлар. Әмма Барлыкка Китерүчебез турындагы белем кешеләрне үзгәртә. Үз тормышыңда Алла турындагы белемне кулланып, син үзең дә, бәлки, кайбер үзгәрешләр ясагансыңдыр. Миллионлаган кешеләр шулай эшли. Шулай итеп, пәйгамбәрлек инде Йәһвәгә хезмәт итүчеләрдә үтәлә башлады. Ләкин анда шулай ук бөтен дөньядагы кешеләрнең түбән дәртләрдән, көч куллануга бирелүчәнлектән, һәвәслектән азат булу вакытына һәм мәңгегә тынычлык сөючән булачакларына игътибар ителә.

13. Җирдә нинди өйрәтү программасы үткәреләчәк?

13 Алла турындагы белем белән бөтен җир йөзе тулган чак нинди искитәрлек булачак! Ул чакта Патша Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәше җитәкчелегендә киң өйрәтү программасы үткәреләчәк. Анда яңа «китаплар» кулланылачак. Мөгаен, алар — җирдә яшәүче кешеләрне өйрәтер өчен нигез булачак Алланың язылган күрсәтмәләредер (Ачыш 20:12). Кешеләр сугышырга түгел, тынычлыкта яшәргә өйрәнәчәкләр. Һәлак иткеч корал мәңгегә юкка чыгачак (Мәдхия 45:10). Яңа дөньяда яшәүчеләр бер-берсенә яратып хөрмәт һәм кадер белән мөгамәлә итәргә өйрәнәчәкләр.

14. Кешелек бер тату гаилә булган чакта дөнья ничек үзгәрәчәк?

14 Ул вакытта кешелек бер тату гаилә булачак. Бердәмлеккә һәм кардәшлеккә беркем дә комачау итмәячәк (Мәдхия 132:1—3). Бер йортны да караклардан бикләргә кирәк булмаячак. Һәрбер йөрәктә, һәрбер йортта, җирнең һәрбер почмагында тынычлык урнашачак (Михей 4:4).

ШАТЛЫКЛЫ ТЕРЕЛТЕП ТОРГЫЗУ

15. Нинди ике төркем кешеләре җирдә терелтеп торгызылачак?

15 Меңъеллык вакытында терелтеп торгызу булачак. Алланың изге рухына, аның эш итә торган көченә каршы белә торып гөнаһ эшләгәннәр һәм тәүбә итмичә, Алланың ачыклап билгеләнгән ихтыярына каршы эшләгәннәр терелтелмәячәк (Матфей 23:15, 33; Еврейларга 6:4—6). Әлбәттә, изге рухка каршы кемнең гөнаһ эшләгәнен, кемнең эшләмәгәнен Алла үзе карар итәчәк. Ләкин кешеләрнең ике төркеме — «гаделләрнең һәм гаделсезләрнең» — терелтеп торгызылуы билгеле (Ап. эшләре 24:15). Терелтеп торгызган вакытта ниндидер тәртип булырга тиеш дигән фикердән чыгып, башта җирдә яшәү өчен гаделләр — Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт иткәннәр — кире кайтачак дип уйлау нигезлерәк булыр (Еврейларга 11:35—39).

16. а) Җирдә терелтелгән «гаделләр» арасында кемнәр булачак? б) Борынгы заманның тугрылыклы кешеләренең кайсылары белән синең шәхси рәвештә танышасың килер иде һәм ни өчен?

16 Сугышлар, афәтләр һәм һәлак булганнар турында хәбәрләр урынына Йәһвә хезмәтчеләренең терелтеп торгызылуы турында шатлыклы хәбәрләр алачаклар. Һабил, Енох, Нух, Ибраһим, Сара, Әюп, Муса, Рахав, Руфь, Давыт, Ильяс, Есфирь кебек тугрылыклы ир кешеләр һәм хатын-кызларның терелтелгәннәрен белү ничек искитәрлек булачак! Изге Язмаларның күп вакыйгаларын алар ничек дулкынландыргыч итеп тәфсилләп сөйли алачаклар! Һичшиксез, аларга һәм шулай ук бик үк күптән түгел үлгән гадел кешеләргә Шайтан системасының ахыры турында һәм Йәһвә үзенең исемен ничек изгеләндергәне һәм үзенең хаким булуга хокуклы булуын раслаганы турында белү бәхетле вакыт булачак.

17. Башка терелтелгән кешеләргә Алланың гадел хезмәтчеләре нинди ярдәм күрсәтәчәк?

17 Терелтеп торгызу вакытының киләсе этабында — миллиардлаган «гаделсезләр» үлем богавыннан азат ителгән чакта — ул тугрылыклы хезмәтчеләр бик мөһим ярдәм күрсәтә алачаклар! Күпчелек кешеләрнең Йәһвә турында белергә беркайчан да мөмкинлеге булмаган. Шайтан «[аларның] акылларын сукырайткан» булган (2 Коринфлыларга 4:4). Ләкин Иблиснең тырышулары нәтиҗәсез булып чыгачак. Гаделсезләр матур, тыныч җирдә яшәр өчен кире кайтачаклар. Аларны Йәһвә һәм аның идарә итүче Улы Гайсә Мәсих турында өйрәтү өчен бик яхшы оештырылган халык сәламләп каршылаячак. Миллиардлаган терелтеп торгызылганнар Барлыкка Китерүчеләре турында белеп аны ярата башлагач, җир йөзен Йәһвә турында белем элек беркайчан да булмагандай тутырачак.

18. Терелтеп торгызылган якыннарыңны каршылаганда, үзеңне ничек хис итәр идең?

18 Терелтеп торгызу безгә күпме шатлык китерәчәк! Кайсыбыз уртак дошман — үлемнән — зарар күрмәде? Авыру, картлык, һәлакәт яисә көч куллану аркасында булган үлем мәхәббәт һәм дуслык бәйләнешләрен өзгәч, һәм якын кешебезне алып киткәч, кем кайгырмаган? Күз алдыңа гына китереп кара, Оҗмахта алар белән кире кушылырга ничек шатлыклы булачак. Ата-аналар, уллар һәм кызлар, дуслар һәм туганнар, шатлыкларыннан көлеп һәм елап, бер-берсен кочаклаячаклар.

НИҺАЯТЬ КАМИЛЛЕК!

19. Меңъеллык вакытында нинди могҗиза булачак?

19 Мәсихнең Меңъеллыгы вакытында бер искитәрлек могҗиза булачак. Бу хәл кешеләр өчен бик нык тәэсир итә торган вакыйга булачак. Йәһвә идарәсе астында аның Улы үзенең йолым корбанының игелеген һәрбер тугрылыклы һәм сүз тыңлаучан кеше өчен кулланачак. Шулай итеп гөнаһ юкка чыгачак һәм кешеләр камиллеккә ирешәчәк (1 Яхъя 2:2; Ачыш 21:1—4).

20. а) Камил булу нәрсәне аңлата? б) Армагеддонны кичереп чыкканнар һәм терелтеп торгызылганнар тулысынча кайчан җанланачаклар?

20 Камиллек! Нәрсә ул? Ул Адәм белән Хауваның Йәһвә Аллага каршы гөнаһ эшләгәнгә кадәр булган тормышка кире ирешүне аңлата. Физик, акыл, эмоциональ, әхлакый, рухи һәм башка бөтен яклардан камил буларак, кешеләр Алла нормаларына тулысынча туры киләчәкләр. Ләкин бу барлык кешеләрнең дә бертөрле булуларын аңлатамы? Һич тә юк! Йәһвәнең иҗади эшләре: агачлар, гөлләр, хайваннар — барысы да Алланың күптөрлелек яратуына шаһитлек бирә. Барлык камил кешеләрнең кабатланмас холкы һәм сәләте булачак. Алла хәзерләгән тормышка алар барысы да рәхәтләнәчәк. Ачыш 20:5 тә: «Мең ел беткәнче, үлгәннәрнең калганнары җанланмадылар»,— дип әйтелә. Армагеддонны кичергән хисапсыз күп кешеләр кебек үк, терелтеп торгызылган кешеләр, камиллеккә ирешкәч, тулысынча җанланачак.

21. а) Мәсихнең Меңъеллык идарәсе вакытының ахырында нәрсә булачак? б) Шайтан һәм аның ягында булган барлык кешеләр белән ахыр чиктә нәрсә булачак?

21 Камил кешеләр өчен соңгы сынау булачак. Меңъеллыкның ахырында Шайтан һәм аның җеннәре кыска вакытка упкыннан чыгарылачаклар, һәм аларга соңгы тапкыр кешеләрне Йәһвәдән алып китәргә тырышырга мөмкинлек биреләчәк. Кайберәүләр Аллага карата яратуларын онытачак һәм үзләренең һәлакәтле теләкләре артыннан барачак, ләкин аларның фетнәләре бастырылачак. Йәһвә үз-үзләрен генә яратучы кешеләргә, Шайтанга һәм аның барлык җеннәренә җәза бирәчәк. Бөтен явызлык эшләүчеләр юк ителәчәкләр (Ачыш 20:7—10).

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘЯЧӘКСЕҢ?

22. Оҗмахта син нәрсә эшләргә теләр идең?

22 Оҗмахка әверелгән җирдә яшәүчеләр һәм Йәһвә Алланы яратучылар каршында мәңгелек ишеген ачып җибәрәчәк. Андагы шатлыкны безгә күз алдына китерергә дә кыен; ләкин анда син дә була аласың. Камил кешеләрнең музыка, сәнгать һәм башка һөнәрләр өлкәсендәге әсәрләре бу иске дөньяның иң бөек осталарының иң яхшы әсәрләреннән дә узып китәчәк! Кешеләр камил һәм вакыт ягыннан чикләнмәгән булачак бит. Камил кеше булгач, синең нәрсәләр генә эшли алуыңны күз алдыңа китереп кара. Син һәм башка кешеләр Йәһвәнең иҗади эшләре — Галәмнең миллиардлаган галактикаларыннан алып атомның иң кечкенә кисәкчегенә кадәр — күпме беләчәкләре турында шулай ук уйлап кара. Кешелекнең барлык ирешкән эшләре безнең яратучы күктәге Атабыз Йәһвәнең йөрәген шатландырачак (Мәдхия 150:1—6).

23. Ни өчен Оҗмахтагы тормыш беркайчан да туйдырмаячак?

23 Тормыш күңелсез булмаячак. Тормыш алга таба барган саен һаман да кызыклырак булачак. Күрәсеңме, Алла турында белемнең чиге юк (Римлыларга 11:33). Мәңгелек дәверендә яңа тикшеренүләргә киң офыклар ачылачак (Вәгазьче 3:11). Һәм Йәһвә Алла турында белем алуны дәвам итеп, син үзеңнең гомереңне берничә яшькә генә түгел, мәңгелеккә озайта алачаксың! (Мәдхия 21:27).

24, 25. Ни өчен Алла турындагы белем буенча син инде хәзер үк яшәргә тиеш?

24 Оҗмахка әверелгән җирдәге гүзәл киләчәк нинди генә булмасын, ул корбан һәм тырышлыкка лаеклы түгелме? Һичшиксез, лаеклы! Йәһвә сиңа искиткеч киләчәкнең ачкычын бирә. Ул ачкыч — Алла турындагы белем. Син аның белән файдаланырсыңмы?

25 Әгәр син Йәһвәне яратасың икән, аның ихтыярын үтәп, син чын шатлык табачаксың (1 Яхъя 5:3). Ул юлга басып, син искитәрлек фатихалар кичерәчәксең. Алла турындагы белемне кулланып, син хәтта һәлакәткә баручы бу дөньяда да бәхетлерәк булачаксың. Ә киләчәк бүләкнең бәясен бөтенләй әйтеп бетерерлек түгел, чөнки ул белем мәңгелек тормышка алып бара! Хәзер эш итә башларга иң уңай вакыт. Алла турындагы белем буенча яшәргә тәвәккәллә. Йәһвәгә үзеңнең яратуыңны күрсәт. Аның изге исемен хөрмәт ит һәм Шайтанның ялганчы булуын исбатла. Ә Йәһвә Алла, чын акыллылык һәм белем Чыганагы, синең өчен бөтен йөрәге белән шатланыр (Иеремия 31:3; Софония 3:17). Һәм ул сине мәңге яратачак!

БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР

«Чын тормыш» нәрсә ул?

Армагеддоннан соң җирдә нәрсә булачак?

Җирдә кем терелтеп торгызылачак?

Кешелек камиллеккә ничек ирешәчәк һәм ахыр чиктә ул ничек сыналган булачак?

Оҗмах турында уйлап, син нәрсә турында хыялланасың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[188, 189 биттәге иллюстрация]

Җир йөзен Алла турындагы белем тутырган чакта син Оҗмахта яшәргә өмет итәсеңме?