Үлгән якыннарыбыз белән нәрсә була?
9 бүлек
Үлгән якыннарыбыз белән нәрсә була?
1. Якын кешеләрен үлем алып киткәндә кешеләр нәрсә кичерәләр?
«ЯКЫН кеше үлсә ничек авыр булуын; аның юклыкка китүен аңлап житкереп булмый». Бу сүзләрне атасын, соңыннан анасын да югалткан кеше әйткән. Ул шундый кайгырган һәм шундый тирән югалту тойгылары кичергән, хәтта үзенә урын таба алмаган. Синең, бәлки, моңа охшаш тойгылар кичергәнең булгандыр. Син дә, бәлки, якын кешеләрең хәзер кайда икән һәм аларны кайчан да булса кабат күрә алырсыңмы, дигән сораулар биргәнсеңдер.
2. Үлемгә бәйле нинди катлаулы сораулар барлыкка килә?
2 Балалары үлүдән кайгырган кайбер ата-аналар: «Алла күккә үзе янына иң гүзәл чәчәкләрне җыя»,— дигән җавап ишетәләр. Дөрестән дә шулаймы ул? Якыннарыбыз рухи дөньяга китәләрме икән? Хозурлык, авыртудан һәм бөтен теләкләрдән азат булу хәле — нирвана, дип аталган урынмы ул? Яраткан кешеләребез җәннәтнең үлемсезлек капкасына кергәннәрме икән? Яисә, башкалар раслаганча, үлем Аллага каршы гөнаһ эшләгән кешеләр өчен мәңгелек җәфалану алды буламы ул? Үлгән кешеләр безгә тәэсир итә алалармы? Бу сорауларга дөрес җавап алыр өчен безгә Алла Сүзенә, Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
КЕШЕНЕҢ «РУХЫ» НӘРСӘ УЛ?
3. Сократ һәм Платон үлгәннәр турында нинди фикер йөрткәннәр һәм бүгенге көндә ул фикер кешеләргә нинди йогынты ясый?
3 Борынгы грек философлары Сократ һәм Платон
ир кешеләрдә һәм хатын-кызларда мирас итеп алынган ниндидер үлмәс асыл — җан — барлыгына, аның тән үлүеннән соң исән калуына, ә үзе беркайчан да үлмәвенә ышанганнар. Бүгенге көндә дөньяда миллионлаган кеше моңа ышана. Мондый карашлар еш кына үлгәннәр каршында курку да, аларның тормышын яхшыртыр өчен кайгырту да тудыра. Ләкин Изге Язмалар үлгәннәр турында безне бөтенләй икенчегә өйрәтә.4. а) Яшәеш китабында җан турында нәрсә әйтелә? б) Адәмне җанландырыр өчен Алла Адәмгә нәрсә өргән?
4 Үлгәннәрнең нинди хәлдә булуларын ачыкларга теләп, безнең атабыз Адәмнең җаны булмаганын истә тотыйк. Ул үзе җан булган. Тирән хөрмәт тудырырлык рәвештә Алла кешене — җанны — туфракның төп элементларыннан барлыкка китергән һәм аннан соң аның эченә «яшәү сулышы» өргән. Яшәеш 2:7 дә: «Аллаһы Тәгалә кешене җир туфрагыннан барлыкка китергән, һәм аның битенә яшәү сулышы өргән, һәм кеше тере җан булган»,— дип әйтелә. Адәмнең яшәвен сулыш тотып торган. Ләкин Адәмгә Алладан бирелгән яшәү сулышы аның үпкәләрендә әйләнеп торган һавадан гына тормаган,— ул күбрәкне аңлаткан. Изге Язмалар җирдәге тере затларда булган «яшәү рухы», ягъни «яшәү көче» (ЯД) турында әйтә (Яшәеш 7:22).
5, 6. а) «Яшәү көче» нәрсә ул? б) Мәдхия 145:4 тә әйтелгәнчә, «рух» тәннән чыккач нәрсә була?
5 Нәрсә ул «яшәү көче»? Ул яшәү чаткысы, аны Алла Адәмнең сулышсыз гәүдәсенә салган. Һава исә ул көчне тотып торган. Алай булгач, Мәдхия 145:4 тәге «рух» дигән сүз нәрсәгә кагыла? Ул шигырьдә әйтелә: «Аның рухы чыга, һәм ул үзенең җиренә кайта; шул көнне аның бөтен уйлары юкка чыга». Бу мисалда «рух» дигән сүзне кулланып, Изге Язмаларның язучылары үлемнән соң яшәвен дәвам иткән тоелмас җанны күздә тотмаганнар.
6 Үлгән чакта кешедән чыга торган «рух» — ул Мәдхия 35:10; Ап. эшләре 17:28). Электр уты да җиһазының эшен тәэмин итә торган үзенчәлекләренә хас булмаган кебек, яшәү көченең дә кеше яшәвен тотып торган үзенчәлекләре юк. Бу электрны өзгәч ут сүнгән кебек; кеше үлгән чакта рух (яшәү көче) аның тәнендә булган күзәнәкләрдәге яшәүне тотып тормый башлый. Яшәү көче кешенең тәнен тотып тормый башлагач кеше — җан — үлә (Мәдхия 103:29; Вәгазьче 12:1, 7).
Барлыкка Китерүчебездән башлангыч алучы яшәү көче («ТУФРАККА КАЙТАЧАКСЫҢ»
7. Әгәр Адәм Алла сүзен тыңламаса аны нәрсә көткән?
7 Гөнаһ эшләгән Адәмгә Йәһвә үлемнең нәрсә икәнен ачыклап аңлаткан. Алла: «Үзең алынган җиргә кире кайтканчы икмәгеңне тир түгеп ашарсың, чөнки син туфрак, һәм туфракка кайтачаксың да»,— дип әйткән (Яшәеш 3:19). Адәм кире кая кайтырга тиеш булган? Үзе барлыкка китерелгән җиргә, туфракка. Үлгәч Адәм яшәвеннән генә туктаган!
8. Хайваннар каршында кешеләрнең нәрсәдә өстенлеге юк?
8 Бу яктан караганда, кешенең үлеме хайваннар үлеменнән аерылмый. Хайваннар да җаннар, һәм аларның яшәве дә шул ук рух, ягъни яшәү көче, исәбеннән бара (Яшәеш 1:24). Вәгазьче китабындагы 3:19, 20 дә акыл иясе Сөләйман: «Тегеләр ничек үлә, болар да шулай ук үлә, һәм барысында да бер сулыш [«рух», ХТ — искәрмәдә], һәм кешенең [үлем турында әйткәндә] хайван алдында өстенлеге юк... Барысы да туфрактан барлыкка килгән, һәм барысы да туфракка кире кайтачак»,— дип әйткән. Кешенең хайваннан өстен булуы аның Аллага охшатып барлыкка китерелгән булуда һәм ул Йәһвәнең сыйфатларын чагылдыруда тора (Яшәеш 1:26, 27). Әмма үлгәч, кешеләр дә, хайваннар да туфракка кире кайталар.
9. Үлгәннәр нинди хәлдә булалар һәм алар кая баралар?
9 Сөләйман үлем турында тагын: «Тереләр үләселәрен Вәгазьче 9:5, 10). Үлгәннәр кая китәләр соң? Шеолга — кешелекнең гомуми каберенә. Безнең үлгән якыннарыбыз бернәрсә дә белми. Алар газапланмыйлар һәм безгә берничек тә тәэсир итмиләр.
белә, ә үлеләр бернәрсә дә белми»,— дигәннәрне әйткән. Әйе, үлеләр бернәрсә дә белми. Шуңа күрә Сөләйман киңәш итеп: «Кулың эшли алган бар эшне дә көчеңнән килгәнчә эшлә; чөнки барасы кабереңдә [евр. шеол] эш тә, уйлар да, белем дә, акыллылык та юк»,— дип әйткән (10. Без ни өчен үлемнең барысы да бетү дигәнне аңлатмавын әйтә алабыз?
10 Бу безнең һәм якыннарыбызның соңыннан бөтенләйгә тормыштан мәхрүм булыр өчен бераз вакыт кына яшәвебезне аңлатамы? Изге Язмалар буенча — юк. Адәмнең гөнаһ кылганнан соң шул ук вакытта Йәһвә Алла кеше гөнаһларының нәтиҗәләрен бетерү турында кайгырткан. Алла бөтенләй кешенең үлүен теләмәгән (Иезекииль 33:11; 2 Петр 3:9). Шуңа күрә үлем безнең өчен һәм яраткан үлгән кешеләребез өчен барысы да бетү дигәнне аңлатмый әле.
«ЙОКЛАП КИТКӘН»
11. Гайсә үзенең үлгән дусты Лазарьнең хәлен ничек тасвирлаган?
11 Йәһвә безне һәм якыннарыбызны Адәм үлеменнән коткарырга ниятли. Шуңа күрә Алла Сүзендә үлгәннәр турында йокыга киткәннәр, дип әйтелә. Мәсәлән, Гайсә Мәсих, дусты Лазарь үлгәнен белгәч, шәкертләренә: «Безнең дусыбыз Лазарь йоклап киткән, Мин аны уятырга барам»,— дип әйткән. Шәкертләре аның сүзләрен шунда ук аңламагач, Гайсә турыдан-туры: «Лазарь үлде»,— дигән (Яхъя 11:11, 14). Аннан соң Гайсә Вифания шәһәренә киткән, анда Лазарьнең сеңелләре Марфа белән Мәрьям абыйсының үлүенә кайгырып елаганнар. Гайсә Марфага: «Синең абыең терелеп торачак»,— дигәч, ул кешелек гаиләсенә үлем китергән зыянны Алланың кайтарырга теләвенә ышануын күрсәткән. Ул: «Ахыр заманда — кыямәттә аның тереләчәген беләм»,— дигән (Яхъя 11:23, 24).
12. Марфа үлгәннәргә карата нинди өмет баглаган?
12 Марфа үлгәннән соң яши торган ниндидер үлмәс җанның булуы турында бернәрсә дә әйтмәгән. Ул Лазарьнең рухи дөньяда яшәвен дәвам итүенә ышанмаган. Марфа үлемнән терелеп торуга өмет баглаган. Лазарьнең тәненнән бернинди үлмәс җан да аерылып китмәгән, ләкин аның үлгән абыйсы яшәүдән генә туктаганлыгын белгән ул. Аңа ярдәм итә алачак бердәнбер чара — ул терелтеп торгызу.
13. Гайсә Алладан булган нинди көчкә ия һәм ул аның белән ничек файдаланган?
13 Йәһвә Алла Гайсә Мәсихкә кешелекне йолып алырга вәкаләт биргән (Осия 13:14). Шуңа күрә Марфа сүзләренә җавап итеп Гайсә: «Мин — терелү һәм тормыш; Миңа иман иткән кеше үлсә дә, яшәр»,— дип әйткән (Яхъя 11:25). Гайсә аңа Алла тарафыннан бирелгән көчен күрсәткән — ул инде дүрт көн үле хәлдә булган Лазарьнең төрбәсе янына килгән һәм аны тормышка кайтарган (Яхъя 11:38—44). Гайсә эшләгән терелтүне, һәм башка терелтүләрне күргән кешеләр нинди зур куаныч кичергәннәрен күз алдына гына китереп кара! (Марк 5:35—42; Лука 7:12—16).
14. Ни өчен терелтеп торгызу һәм үлемсез җан идеясе — бер-берсе белән туры килмәүче төшенчәләр?
14 Бер генә мизгелгә тукта һәм уйлап кара: әгәр ниндидер үлемсез җан үлгәннән соң яшәсә, бөтенләй беркемне дә терелтеп торгызырга кирәк булмас иде. Күктә зиннәтле әҗерен алган Лазарь кебек кешеләрне камилләшмәгән тормышта яшәр өчен терелтү гаделсезлек булыр иде ул. Әйе, Изге Язмаларда бер тапкыр да «үлемсез җан» дигән әйтем кулланмый. Киресенчә, Изге Язмаларда гөнаһ эшләүче җан үләчәк, дип әйтелә (Иезекииль 18:4, 20). Шулай итеп, Изге Язмалар терелтеп торгызуны үлемнән чын мәгънәдә котылу итеп күрсәтә.
«КАБЕРДӘГЕЛӘР ҺӘММӘСЕ»
15. а) «Терелү» дигән сүз нәрсәне аңлата? б) Ни өчен Йәһвә Аллага кешене терелтеп торгызуы бөтенләй кыен түгел?
15 Гайсә шәкертләре кулланган «терелтү» дип тәрҗемә ителгән сүз — сүзгә сүз «торып басу» яки «тору» мәгънәсен күрсәтә. Терелергә — яшәүсез үлем хәленнән торып басуны яки кешелекнең гомуми кабереннән торуны аңлата. Йәһвәгә кешене терелтеп торгызуы бөтенләй кыен түгел. Ни өчен? Чөнки Йәһвә — яшәү чыганагы. Бүгенге көндә кешеләр видеотасмага ир кешеләрнең һәм хатын-кызларның тавышларын һәм сурәтләрен яздыралар һәм ул язмаларны алар үлгәннән соң да карый алалар. Шулай ук безнең зур кодрәтле Барлыкка Китерүчебезнең дә һәрбер кеше шәхесенең үзенчәлекләре хәтерендә һәм
аңа яңа тән биреп, ул аны элек булган кебек итеп терелтеп торгыза ала.16. а) Каберләрдә булган барлык кешеләр турында Гайсә нәрсә вәгъдә иткән? б) Кеше өчен терелү нинди булачагын нәрсә хәл итәчәк?
16 Гайсә Мәсих: «Шундый вакыт якынлашып килә, ул чакта кабердәгеләр һәммәсе Алла Улының авазын ишетәчәкләр, һәм яхшылык эшләгәннәр яшәү өчен, ә явызлык эшләгәннәр хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачаклар»,— дип әйткән (Яхъя 5:28, 29). Йәһвәнең хәтерендә булган барлык үлгән кешеләр тереләчәкләр һәм аның юлларына өйрәтеләчәкләр. Алла турындагы белем буенча эш итүчеләргә ул терелү яшәү өчен терелү булачак. Ә Алла тәгълиматларын һәм аның идарәсен кире кагучыларга ул хөкем ителү өчен терелү булачак.
17. Кемнәр терелтеләчәк?
17 Билгеле, Йәһвәгә хезмәт иткән һәм гадел тормыш алып барырга тырышканнар терелтеп торгызылачаклар. Терелтү өмете хәтта бик көчле эзәрлекләүләр вакытында да күпләрне үлем алдында ныгыткан. Алланың аларны тормышка кайтара алганын белгәннәр (Матфей 10:28). Ләкин миллионлаган кешеләр Алланың гаделлек нормаларына мөнәсәбәтләрен күрсәтә алмыйча үлгәннәр. Алар шулай ук терелтеп торгызылачаклар. Рәсүл Павел моңа тулысынча ышанган, ул: «Гаделләрнең һәм гаделсезләрнең яңадан терелүе булачак дип, Аллага өмет баглыйм»,— дигән (Ап. эшләре 24:15).
18. а) Рәсүл Яхъя терелтү турында нинди күренеш алган? б) «Утлы күл»дә нәрсә юк ителәчәк һәм ул «күл» нәрсәне символлаштыра?
18 Рәсүл Яхъя Алла тәхете каршында торган яңадан терелгән кешеләр турында искиткеч күренеш алган. Аннан соң Яхъя язган: «Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде, һәм үзләрендә булган үлгәннәрне үлем дә, тәмугъ [гадес] та бирде; һәм һәммәсе үз эшләре буенча хөкем ителделәр; үлем дә, тәмугъ та утлы күлгә ташланылды. Бу — икенче үлем» (Ачыш 20:12—14). Уйлап кына кара! Алла хәтерендә булган үлгән кешеләрнең гадестан, ягъни шеолдан — кешелекнең гомуми кабереннән — азат булырга өметләре бар (Мәдхия 15:10; Ап. эшләре 2:31). Аларның Аллага хезмәт итәргә теләүләрен-теләмәүләрен эшләре белән күрсәтү мөмкинлекләре була. Аннан соң «үлем һәм тәмугъ» «утлы күлгә» ташланачак. Ул, «җәһәннәм» кебек үк, тулаем юк ителүне символлаштыра (Лука 12:5). Терелтү беткәч, кешелекнең гомуми кабере бушатылачак һәм аның яшәеше туктаячак. Изге Язмалардан Алланың беркемне дә җәфаламаганын Изге Язмалардан белү нинди юанычлы! (Иеремия 7:30, 31).
«ЯҢАДАН ТЕРЕЛГӘННӘР КАЙДА ЯШӘЯЧӘКЛӘР?
19. Һавада яшәр өчен кайбер кешеләр нигә терелтеп торгызылачак һәм аларга Алла нинди тән бирәчәк?
19 Күктә яшәр өчен терелтеп торгызылган ирләр һәм хатын-кызлар саны чикле. Алар Гайсәнең патшадашлары һәм руханидашлары буларак, Адәмнән мирас итеп алынган үлемнең нәтиҗәсен бетерүдә катнашачаклар (Римлыларга 5:12; Ачыш 5:9, 10). Мәсих белән бергә идарә итү өчен Алла ничә кешене күккә алачак? Изге Язмалар буенча, 144 000 генә (Ачыш 7:4; 14:1). Алар күктә яши алсыннар өчен, Йәһвә аларның һәрберсенә рухи тән бирәчәк (1 Коринфлыларга 15:35, 38, 42—45; 1 Петр 3:18).
20. Тыңлаучан кешелекне һәм терелтеп торгызылганнарны нәрсә көтә?
20 Үлгәннәрнең иң зур күпчелеге җирдәге Оҗмахта яшәр өчен терелтелгән булачак (Мәдхия 36:11, 29; Матфей 6:10). Кайберәүләрнең күктә яшәр өчен терелтү сәбәпләренең берсе — Алланың җиргә карата ниятен үтәү. Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәшләре тыңлаучан кешелекне акрынлап безнең борынгы ата-анабыз югалткан камиллекккә алып барачаклар. Бу шулай ук терелгәннәргә дә кагыла. Ул Гайсә белән янәшә баганага кадакланган үлеп баручы кешегә әйткән сүзләреннән күренә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың» (Лука 23: 42, 43).
21. Исаия пәйгамбәр һәм рәсүл Яхъя сүзләре буенча үлем белән нәрсә булачак?
Римлыларга 8:19—21). Исаия пәйгамбәр Йәһвә Алланың кайгыртучанлык күрсәтәчәген һәм «үлем мәңгегә убылачагын», әйткән (Исаия 25:8). Рәсүл Яхъя тыңлаучан кешелекнең авыртудан һәм үлемнән котылачак вакыты турында күренеш алган. Әйе, «Алла Үзе алар белән бергә аларның Алласы булачак; һәм Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде, чөнки элеккеләр үтеп китте» (Ачыш 21:1—4).
21 Бүгенге көндә шундый кайгы китерә торган үлем җирдәге оҗмахта юк ителәчәк (22. Терелтеп торгызу турындагы белем сиңа ничек кагыла?
22 Изге Язмаларның аермачык тәгълиматлары үлгәннәр турында булган уйдырмаларның һәркайсын тарката. «Соңгы дошман» — үлемнең — юк ителүе турында Изге Язмалар турыдан-туры белдерә (1 Коринфлыларга 15:26). Үлгәннәрнең терелүе өметеннән без нинди көч һәм юаныч таба алабыз! Алла хәтерендә булган үлгән якыннарыбызның үлем йокысыннан уяначакларына һәм Алланы яратучылар өчен хәзерләнгән фатихаларыннан рәхәтләнәчәкләренә үзебезне ничек бәхетле итеп хис итә алачакбыз! (Мәдхия 144:16). Ул фатихалар Алла Патшалыгы аркылы гына булачак. Ләкин ул Патшалыкның идарәсе кайчан башланырга тиеш? Әйдә карыйк.
БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
Кешенең рухы нәрсә ул?
Үлгәннәрнең хәлен син ничек тасвирлар идең?
Кемнәр терелтеләчәк?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[85 биттәге иллюстрация]
Гайсә сүзе буенча Лазарь төрбәдән чыккан кебек, миллионлаган кешеләр үле хәлләреннән тереләчәкләр.
[86 биттәге иллюстрация]
‘Үлем мәңгегә убылган’ чакта куанычның чиге булмаячак.