Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен укудан рәхәтлек тап

Аллаһы Сүзен укудан рәхәтлек тап

«ЙӘҺВӘ канунын укудан рәхәтлек тапкан» кеше бәхетле. Андый кеше Аллаһы Сүзен «көнен-төнен әкрен тавыш белән» укый (Мәд. 1:1, 2, ЯД). Ә син Аллаһы Сүзен укудан рәхәтлек табасыңмы? Аны уку сиңа күбрәк шатлык китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

Йәһвәнең әйткәннәрен тыңла

Язылган хәбәрне уку белән генә чикләнмә. Андагы вакыйгаларны күз алдыңа китер. Кешеләрнең тавышларын ишетергә тырыш. Мәсәлән, Тәүратның беренче бүлекләрен укыганда, Йәһвәнең җирне кешеләр өчен әзерләгән вакытта әйткән сүзләрен күз алдыңа китер. Менә ул үзенең Улына — Һөнәрчегә — кешеләрне барлыкка китерергә вакыт инде дип әйтә. Күз алдыңа китер: Адәм белән Хаува фетнә күтәрә, Аллаһы аларга хөкем чыгара, һәм нәтиҗәдә, алар Оҗмахтан куыла (Яратылыш 1—3 бүлекләр). Башка мисал. Гайсә суга чумдырылганнан соң, күктән курку-хөрмәт уятучы тавыш яңгырый. Ул кешеләрне йолып алыр өчен җибәрелгән Гайсә Мәсих — Аллаһының яраткан Улы дип әйтә (Мат. 3:16, 17). Шулай ук Йәһвәнең: «Менә, мин һәммә нәрсәне яңартам»,— дигән сүзләрен ишеткәндә, рәсүл Яхъяның нинди хисләр кичергәнен күз алдыңа китерергә тырыш (Ачыл. 21:5). Әйе, Аллаһы Сүзен уку рәхәтлек китерә ала!

Изге Язмаларны һәр көн укып, син Йәһвәнең бөек һәм курку-хөрмәт уятучы шәхес икәнен белерсең. Синең аңа якынлашасың килер, чөнки ул безне ярата, безгә үзенең мәрхәмәтен күрсәтә; аның ихтыярын басынкылык белән үтәгәндә, ул безгә ярдәм итә һәм бар эшләребездә уңышлы булырга өйрәтә (Йошуа 1:8; Мәд. 8:2; Ишаг. 41:10).

Изге Язмаларны укыган саен, син Аллаһы ихтыяры турында күбрәк белерсең, һәм синең шатлыгың артачак. Ләкин бу гына түгел, син Изге Язмалардан авырлыкларыңны җиңәргә ярдәм иткән киңәшләр дә табачаксың. Һәм синең дә мәдхия җырлаучы әйткән мондый сүзләрне әйтәсең килер: «Синең ачышларың искиткеч, шунлыктан җаным аларны саклый» (Мәд. 118:129). Фикер йөртүеңне һәм теләкләреңне Аллаһының нормаларына туры китерергә булышкан Изге Язмалардагы принципларны аңлау да сиңа шатлык китерәчәк (Ишаг. 55:8, 9).

Изге Язмалар безгә әхлакый яктан җитәкчелек бирә; бу җитәкчелек безне яклый һәм безгә дөрес юл күрсәтә. Изге Язмаларны укыганда, без Йәһвәнең кайгыртучан Атабыз икәнен аңлый башлыйбыз; кеше тән теләкләренә бирелгәндә бу нинди проблемаларга китерәчәген ул белә. Без югары әхлакый нормаларны санга сукмасак, газап чигәчәкбез, ә Аллаһы безне андый газаптан сакларга тели. Аның безне иң яхшы тормыш юлыннан алып барасы килә. Йәһвә безнең Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз, һәм бу безнең өчен зур фатиха. Изге Язмаларны уку моны безгә аңларга ярдәм итә.

Изге Язмаларны көн саен укы

Мәдхия җырлаучы Изге Язмаларны көн саен укыган кеше турында: «Ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул»,— дигән (Мәд. 1:3). Әйе, без камил түгел, Шайтанның явыз дөньясында яшибез һәм Иблис безне йотмакчы була. Әмма, моңа карамастан, көн саен Аллаһы Сүзен укысак һәм аның буенча яшәсәк, без бар рухи эшләрдә уңышлы булачакбыз.

Бу иске дөнья төзелеше безгә һәрвакыт басым ясап тора, шуңа күрә без Барлыкка Китерүчебезнең фикерләрен үзләштерер өчен көненә берничә кадерле минут тапсак, бу безгә көч өстәячәк. Үз иманнары өчен төрмәдә утырган кайбер кардәшләр төрле газеталарда китерелгән Изге Язмаларның өзекләрен генә куллана алган. Алар бу өзекләрне газеталардан кисеп алган, укыганнарын истә калдырган һәм бу өзекләрдә язылганнар турында уйланган. Йәһвә аларның тырышлыкларын фатихалаган, чөнки алар, Аллаһы Сүзеннән белем алыр өчен, көчләреннән килгәнне эшләгән (Яхъя 17:3). Бәлки, безнең андый авырлыкларыбыз юктыр. Көненә Изге Язмаларның берәр шигырен уку үзеңә могҗизалы рәвештә булышачак дип уйлама. Үзебез өчен нәрсә мөһим икәнен билгеләсәк, Изге Язмаларны һәр көн укыр өчен һәм укыганнарыбыз турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куйсак, шулай ук алган белемне тормышыбызда куллансак, фатихалар урырбыз.

Әлбәттә, тормышта авырлыклар туып торачак. Шулай да үзең өчен нәрсә иң мөһиме икәнен онытма. Син бит һәр көн су эчәсең. Нәкъ шулай ук тормышыңда нинди генә авырлык тумасын, хакыйкать суын эчеп тор, моның өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй. Бу сиңа кирәкле көч биреп торачак (Рәс. 17:11).

Аллаһы Сүзен укып чык

Син Изге Язмаларны тулысынча укып чыктыңмы? Изге Язмаларны — Яратылыштан алып Ачылыш китабына кадәр — укып чыгарга кирәк дигән уй кайберәүләрне куркыта. Шуңа күрә Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга теләүчеләрнең күбесе башта Мәсихче Грек Язмаларын укый башлый. Ни өчен? Мәсих эзләре буенча барырга тырышкан кешеләр буларак, аларга, бәлкем, Изге Язмаларның бу китапларында язылганнарның үз тормышлары белән бәйләнешен күрү җиңелрәк булгандыр. Я Мәсихче Грек Язмаларының күләме (Изге Язмаларның дүрттән бер өлеше генә) алар өчен әллә ни зур булып күренмәгән. Һәрхәлдә, Грек Язмаларының 27 китабын укып чыгып, алар зур теләк белән Еврей Язмаларының 39 китабын укый башлаган. Еврей Язмаларын укып чыккач, Изге Язмаларны уку аларның инде гадәтләренә кереп киткән була. Шулай итеп алар Мәсихче Грек Язмаларын икенче мәртәбә укый башлаган һәм шул вакыттан бирле үзләренең Изге Язмаларны укуларын калдырмаган. Аллаһы Сүзен көн саен уку синең дә гадәтеңә кереп китсен.

Гаиләңдә я җыелышыңда укый алмаган берәр кеше бармы? Аңа үзең белән бергә Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга тәкъдим ит. Бу сиңа да, аңа да файда китерәчәк, чөнки ул ишеткәннәре турында уйланачак һәм алган белемне үз тормышында кулланачак (Ачыл. 1:3).

Син, бәлки, вакыт узу белән Изге Язмаларны укыганда өстәмә тикшерү үткәрергә теләрсең. Андый тикшерү ярдәмендә син Аллаһы Сүзенең төрле китапларының үзара бәйләнешен күрерсең. Изге Язмаларда параллель урыннар булса, аларны кулланып, син үзең укыган өзеккә кагылышлы хәбәрләр табарсың һәм төрле тарихи нечкәлекләрне белерсең. Алар сиңа, мәсәлән, мәдхияләрнең я Инҗилдәге хатларның ни өчен язылганын аңларга булышачак. Күп телләрдә бастырылган «Изге Язмаларны аңлау» (ингл.) дигән энциклопедиядә Аллаһы Сүзендә әйтелгән төрле кешеләр, урыннар һәм сыйфатлар турында күп файдалы мәгълүмат китерелә. Таблицалар ярдәмендә мондый сорауларга җавап табып була: Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр ничек үтәлгән? Нинди пәйгамбәрләр һәм нинди патшалар бер үк заманда яшәгән? Изге Язмалардагы вакыйгалар якынча нинди вакытта булган?

Укыганнарың турында уйлансаң, син Аллаһы халкы теге яки бу хәлгә ни өчен эләккәнен яхшырак аңларсың. Син шулай ук Йәһвәнең үз халкы белән ни өчен тегеләй я болай эш иткәненә төшенерсең. Өстәвенә, син Йәһвә төрле хөкүмәтләрнең, халыкларның һәм кешеләрнең эшләренә ничек карый икәнен күрерсең. Шулай итеп син Аллаһының фикер йөртүенә яхшырак төшенә башларсың.

Вакыйгаларның нинди урыннарда булганын күз алдыңа китерсәң, Изге Язмалардагы тарихны уку сиңа кызыграк булачак. Аллаһы Сүзендә әйтелгән җирләрнең карталары ярдәмендә бу җирләрнең урнашу урыннары һәм алар арасындагы ераклык турында күбрәк белеп була. Мәсәлән, исраиллеләр Кызыл диңгезне кайсы урыныннан кичкән? Вәгъдә ителгән җир никадәр зур булган? Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә нинди аралар үткән? Паул үзенең миссионер сәяхәтләре вакытында нинди җирләр күргән? Карталар һәм төрле җирләр турында китерелгән мәгълүмат укуыңны җанландырып җибәрәчәк. Изге Язмаларда әйтелгән җирләрнең карталарын кайдан табып була? Кайбер карталар «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бар. «Изге Язмаларны аңлау» (ингл.) дигән энциклопедиядә якынча 70 карта бар, ә беренче томның азагында карталарның индексы китерелә. Башка карталарны «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» ярдәмендә табып була. Андый басмаларың булмаса, «Күзәтү манарасы»нда бастырылган карталарны кара.

Давыт патша, Йәһвәне данлап: «Синең уйларың миңа бик кадерле, әй Ходай, Син ничек күп беләсең!» — дип язган (Мәд. 138:17). Ә рәсүл Паул, Йәһвәне мактап, ул «үзе турындагы данлыклы белем яктылыгы белән Мәсих йөзе ярдәмендә йөрәкләребезне яктырткан» дип әйткән (2 Көр. 4:6). Давыт белән Паул төрле гасырларда яшәсә дә, Аллаһы Сүзен укудан рәхәтлек тапканнар. Йәһвәнең сиңа үз Сүзе аша нәрсә әйтергә теләгәнен белер өчен, сиңа, вакыт табып, Изге Язмаларны укырга кирәк. Шулай эшләп, син дә рәхәтлек табарсың.