41 НЧЕ ДӘРЕС
Аңлаешлы итеп сөйләү
СӨЙЛӘГӘНДӘ мәгълүмат бирү белән генә чикләнмә. Фикерләреңне аңлаешлы итеп җиткерергә тырыш. Бу сиңа, җыелышта чыгыш ясыйсыңмы яки Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр белән сөйләшәсеңме, уңышлы булырга ярдәм итәчәк.
Аңлаешлы итеп сөйләү үз эченә күпне ала. Кайбер яклар «Эзлекле төзелгән материал» дигән 26 нчы дәрестә, башкалары «Кешеләргә игътибарлы булу» дигән 30 нчы дәрестә карала. Бу дәрестә без тагын берничә якка игътибар итәрбез.
Гади сүзләр, гади итеп сөйләү. Гади сүзләр һәм кыска җөмләләр фикерне җиткерүдә зур көчкә ия. Бу яктан Гайсәнең Таудагы вәгазе гаҗәеп үрнәк булып тора. Аның нотыгын һәр кеше — ул кем генә булмасын һәм кайда гына яшәмәсен — җиңел аңлый ала. Кайбер нәрсәләр кеше өчен яңа булса да, ул Гайсәнең әйткәннәренә төшенә ала, чөнки Гайсә һәр кешене борчыган нәрсәләр турында сөйләгән: ничек бәхетле булырга, башкалар белән мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга, борчылуларны ничек җиңәргә һәм тормыш максатын ничек табарга. Ул шулай ук үз фикерләрен гади тел белән аңлаткан (Мат. 5—7 нче бүлекләр). Әлбәттә, Изге Язмаларда төрле озынлыктагы һәм төрле структуралы җөмләләр бар. Синең төп максатың исә — фикерләреңне ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерү.
Хәтта авыр материалны да гади итеп җиткерсәң, аны аңлау җиңел булачак. Сөйләмең гади булсын өчен нәрсә эшләргә? Тыңлаучыларның башын кирәкмәгән ваклыклар белән тутырма. Материал төп фикерләрне аңларга булышсын. Төп шигырьләрне җентекләп сайла. Бер шигырьдән тиз генә икенчесенә күчмә, аларның һәрберсен укып аңлатып бар. Күпсүзле булма, чөнки күп сүзләрдә яхшы фикер «бата».
Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә дә шул ук принципларны куллан. Бөтен ваклыкларны аңлатырга тырышма. Өйрәнүчегә төп фикерләрне яхшырак аңларга ярдәм ит. Соңрак, шәхси өйрәнү үткәргәндә һәм җыелыш очрашуларында ул белемнәрен тулыландырып, белмәгән ваклыкларны беләчәк.
Материалны гади итеп җиткерер өчен, яхшы итеп әзерлән. Темаңны үзең яхшы аңласаң, аны башкаларга да аңлаешлы итеп сөйли алырсың. Кеше берәр нәрсәне яхшы аңласа, моны үз сүзләре белән аңлата ала.
Билгеле булмаган терминнарны аңлат. Кеше сине аңласын өчен, кайчак аңа кайбер терминнарның мәгънәсен аңлатырга кирәк. Тыңлаучыларың барысын да белә дип тә уйлама һәм аларның аңлау сәләте чикле дип тә уйлама. Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, син башкаларга билгеле булмаган сүзләр кулланасыңдыр. Йәһвә Шаһитләре белән аралашмаган кешеләр, аңлатмасаң, «калдык», «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», «башка сарыклар» һәм «бихисап күп кеше» дигән сүзләрнең билгеле бер кешеләр төркеменә караганын аңламас (Рим. 11:5; Мат. 24:45; Яхъя 10:16; Ачыл. 7:9). Шул рәвешчә Йәһвә Шаһитләре оешмасы белән таныш булган кеше генә «вәгазьче», «пионер», «район күзәтчесе» һәм «Кичә» кебек сүзләрнең мәгънәсен аңлаячак.
Изге Язмалардагы кайбер сүзләрне Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр дә киң куллана, әмма мәгънәсен дөрес аңламыйлар. Мәсәлән, күпләр өчен «Армагеддон» ул — атом-төш сугышы. Алар өчен «Аллаһы Патшалыгы» хөкүмәт түгел, ә кешенең эчке халәте я үлемнән соң күктәге тормыш. «Җан» дигән сүз кешедә материаль булмаган һәм кеше үлеменнән соң тәннән аерылып яшәвен дәвам иткән өлеш дигән фикер уята. Миллионлаган кешеләр «изге рухны» шәхес дип саный. Аллаһының әхлак нормалары буенча яшәмәгәнгә, күпләргә Изге Язмалардагы «фахишәлектән качыгыз» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга кирәк (1 Көр. 6:18).
Изге Язмаларны даими укымаган кешегә «Ильяс болай дигән...» яки «Зәкәрия болай дип язган...» дигән сүзләр кулланып сөйләсәң, ул кем турында сүз бара икәнен аңламас. Аның, бәлки,
андый исемле дусты я күршесе бардыр. Андый очракларда «Аллаһы пәйгамбәре» яисә «Изге Язмаларны язучыларның берсе» кебек сүзләр кулланып сөйлә.Тыңлаучыларга еш кына борынгы гореф-гадәтләр турында әйтелгән һәм үлчәү берәмлекләре очраган шигырьләрне аңлатырга кирәк. Мәсәлән, Нух төзегән көймәнең озынлыгы 300 терсәк, биеклеге 50 терсәк, ә киңлеге 30 терсәк булган дисәк, хәзерге заман кешесе моңа төшенмәс (Ярат. 6:15). Ә инде син көймәне берәр нинди зур җирле корылма белән чагыштырсаң, тыңлаучыларың аның зурлыгын шунда ук күз алдына китерер.
Башка нәрсәләрне дә аңлат. Тыңлаучыларга берәр сорауны ачыклар өчен, билгеле бер терминга аңлатма бирү генә аз. Езра көннәрендә Иерусалимда Канунны укыганнан соң аның «мәгънәсен аңлатып ачыклаганнар». Халыкка укыганнарның мәгънәсенә төшенергә ярдәм итәр өчен, левиләр Канунны аңлаткан һәм аның шул көннәрдәге шартларда кулланышын күрсәткән (Них. 8:8, 12). Шул рәвешчә, син дә укыган шигырьләрне аңлатырга тырыш һәм аның кулланышын күрсәт.
Үлеп, терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә шуны аңлаткан: аның үлеп терелүе — Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше. Ул шулай ук шәкертләре моңа шаһит булганга нинди эшне башкарырга тиеш икәнен аңлаткан (Лүк 24:44—48). Кешеләргә ишеткәннәрен тормышларында ничек кулланырга икәнен күрсәт. Шулай эшләсәң, аларга сүзләреңнең мәгънәсенә төшенү җиңелрәк булачак.
Йөрәк торышының әһәмияте. Син берәр нәрсәне ачык аңлатып сөйләсәң дә, кеше моны барыбер аңламаска мөмкин. Мәсәлән, кешенең «йөрәге тупасланган» булса, ул аңа ишеткәннәрнең мәгънәсен аңларга комачаулый (Мат. 13:13—15). Бар нәрсәгә дә кеше күзлегеннән караган кеше өчен рухи нәрсәләр — акылсызлык ул (1 Көр. 2:14). Кеше андый рух чагылдырса, аның белән сөйләшүне тәмамлау акыллы булыр.
Кайчак кеше авыр тормыш шартлары аркасында хакыйкатьне кабул итми. Әмма ул күпмедер вакыт хакыйкатькә кагылышлы мәгълүмат ишетеп торса, бер вакыт аны кабул итәр. Гайсә үз рәсүлләренә үзен «камчылаганнан соң үтерәчәкләр» дигәч, алар аны аңламаган. Ни өчен? Алар башка нәрсәгә өметләнеп яшәгән Лүк 18:31—34). Әмма соңрак аның 11 рәсүле барысына да төшенгән һәм моны үз эшләре белән күрсәткән. Алар нәкъ Гайсә өйрәткәнчә эш иткәннәр.
һәм Гайсәнең үлемен теләмәгән (Яхшы үрнәк — яхшы нәтиҗә. Кешеләргә берәр нәрсәне аңларга сүзләребез генә түгел, ә эшләребез дә ярдәм итә. Күпләр әйткәнчә, Патшалык Залына беренче тапкыр килгәч, анда әйтелгән сүзләр түгел, ә андагы ярату аларның исләрендә калган. Башкалар, безнең шатлыгыбызны күреп, хакыйкатьне кабул иткән. Кайберәүләр, Йәһвә Шаһитләре арасындагы яратуны һәм аларның афәт вакытында башкаларга күрсәткән ярдәмен күреп, Йәһвә Шаһитләренең дине хак дигән нәтиҗәгә килгән. Шулай итеп, кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне аңлатыр өчен, аны җиткерү ысуллары турында уйлан һәм яхшы үрнәк күрсәт.