35 НЧЕ ДӘРЕС
Басым ясау өчен кабатлау
ӨЙРӘТҮЕБЕЗ чыннан да файда китерсен өчен фикерләрне кабатлау мөһим. Берәр төп фикер кат-кат әйтелгәндә, кешеләр аны җиңелрәк истә калдыра. Бер үк фикерне башка сүзләр белән әйтсәң, тыңлаучылар аны яхшырак аңлар.
Кешеләр әйткәннәреңне истә калдырмаса, сүзләрең аларның карашларына һәм яшәү рәвешенә тәэсир итмәс. Әмма басым ясап әйтелгән фикерләр турында алар озак уйланып йөрер.
Кабатлау турында әйткәндә, Бөек Нәсыйхәтчебез — Йәһвә яхшы үрнәк булып тора. Мәсәлән, ул Исраил халкына Ун әмер биргән булган. Аллаһы Синай тавыннан үз фәрештәсе аша бу әмерләрне халыкка җиткергән. Соңрак ул аларны Мусага язма рәвештә тапшырган (Чыг. 20:1—17; 31:18; Кан. 5:22). Йәһвәнең кушуы буенча, Муса шул ук әмерләрне халык Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан кабатлаган һәм изге рух ярдәмендә аларны язып куйган (Кан. 5:6—21). Исраиллеләргә бирелгән Канунда Йәһвәне бөтен йөрәк, бөтен җан һәм көч-куәт белән яратып, аңа хезмәт итәргә дигән таләп тә берничә тапкыр кабатланган булган (Кан. 6:5; 10:12; 11:13; 30:6). Ни өчен? Чөнки, Гайсә әйткәнчә, ул «беренче һәм иң мөһим әмер» (Мат. 22:34—38). Моннан тыш, Йәһвә Иремия аша Яһүд халкына 20 дән артык тапкыр аның бар әмерләрен үтәү никадәр мөһим икәнен әйткән (Ирем. 7:23; 11:4; 12:17; 19:15). Ә Йәзәкил аша Аллаһы 60 тан артык тапкыр халыклар «мин Йәһвә икәнен беләчәк» дигән (Йәз. 6:10; 38:23).
Гайсә турындагы хәбәрләрдә дә кабатлау кулланыла. Мәсәлән, Инҗилдә дүрт Яхшы хәбәр китабы бар, һәм бер китапта сурәтләнгән мөһим вакыйгалар икенчесендә я берничәсендә төрле караштан чыгып бәян ителә. Гайсә үзе дә өйрәткәндә бер үк фикерне берничә тапкыр, әмма инде башка сүзләр белән әйткән Марк 9:34—37; 10:35—45; Яхъя 13:2—17). Үлеменә берничә көн кала Зәйтүн тавында булганда Гайсә: «Уяу торыгыз, чөнки Хуҗагызның кайсы көнне киләсен белмисез»,— дигән киңәшне кабатлап әйткән (Мат. 24:42; 25:13).
(Вәгазьләгәндә. Шаһитлек биргәндә, без кешеләр әйткәннәребезне истә калдырыр дип өметләнәбез. Бу максатка ирешер өчен, сүзләребезне кабатлап була.
Сөйләшкәндә фикерне кабатлап әйтсәң, кешеләр аны үз күңелләренә сеңдерә алыр. Мәсәлән, Изге Язмалардан берәр шигырьне укыгач, аның төп өлешенә басым ясар өчен: «Сез бу фикергә игътибар иттегезме?» — дип сора.
Кешеләр төп фикерләрне исләрендә калдырсын өчен, аларны сөйләшү ахырында да кабатлап була. Мәсәлән, аларга: «Шулай итеп, без бүген шуның турында сөйләштек...»,— дип, теманы кыскача гына әйтеп бир. Болайрак та әйтеп була: «Аллаһының нияте — бөтен җирне оҗмах итү. Ул бу ниятне һичшиксез үтәячәк», я «Изге Язмалар буенча, без ахыр заманда яшибез. Коткарылыр өчен, безгә Аллаһы таләпләрен белергә кирәк», яки «Изге Язмалар гаиләләргә авырлыкларны җиңеп чыгар өчен гамәли киңәшләр бирә». Кайвакыт син, бәлки, кеше фикерне хәтерендә калдырсын өчен, Изге Язмалардагы өзекне генә кабатлап әйтерсең. Әлбәттә, моның өчен алдан әзерләнергә кирәк.
Кешеләргә кабат килеп киткәндә, шул исәптән алар белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, кабатлау өчен сораулар биреп була.
Әгәр дә кешегә Изге Язмалардагы берәр киңәшне аңлау я куллану авыр икән, син аның белән шул киңәшкә кагылышлы теманы берничә тапкыр карап чык. Аңлашылмаган сорауны төрле яклардан карап чыгарга тырыш. Фикер алышу бик озын булмасын, ләкин кешене шул сорау турында уйларга дәртләндерсен. Исеңдәдер, Гайсә дә, шәкертләре «араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләшкәндә», аларны төзәтер өчен, кат-кат әйткән (Мат. 18:1—6; 20:20—28; Лүк 22:24—27).
Чыгыш ясаганда. Әйтик, сиңа чыгыш ясарга кирәк ди. Максатың — ниндидер мәгълүмат җиткерү генә түгел, ә тыңлаучыларыңа әйткәннәреңне аңларга, истә калдырырга һәм кулланырга булышу. Моның өчен кабатлау куллан.
Әмма төп фикерләрне артык еш кабатласаң, тыңлаучыларның игътибарын югалтуың бар. Кайсы фикерләргә басым ясарсың? Моның турында уйла. Гадәттә, андый фикерләр — нотыкның төп фикерләре. Әмма тыңлаучылар өчен аеруча файдалы булган башка фикерләргә дә басым ясап була.
Әйтик, син төп фикерләрне кабатларга телисең ди. Моның өчен иң элек аларны нотык башында әйтеп кит һәм кыскача гына карап чык. Мәсәлән, сораулар бир я хәл ителергә тиешле проблемаларны ачыклаучы кыска мисаллар китер. Син, бәлки, төп фикерләрнең санын әйтерсең һәм аларны әйтеп чыгарсың. Ә аннары бу фикерләрне нотык барышында ачыкла. Нотыкның төп өлешендә киләсе фикергә күчәр алдыннан һәр төп фикерне кабатлап, аңа өстәмә басым яса. Яисә төп фикернең кулланышын күрсәтүче мисал китер. Нотык ахырында да төп фикерләргә басым ясасаң, яхшы булыр иде. Моның өчен аларны кабатла, шул фикерләргә капма-каршы фикерләрне куй, нотык башында күтәрелгән сорауларга җавап бир я искә алынган проблемаларны хәл итү юлларын кыскача әйтеп бир.
Тәҗрибәле докладчы тыңлаучыларын да игътибар белән күзәтеп тора. Берәрсе әйтелгәнне аңлап җиткермәсә, ул моны күреп ала. Әйткән фикер мөһим булса, ул аны яңадан кабатлар. Башка сүзләр кулланып кабатласа, яхшырак булыр. Өстәвенә ул тыңлаучыларына игътибар итеп акыл белән эш итәргә тиеш. Кирәк булса, чыгыш ясаганда нотыгыңа үзгәрешләр керт. Тыңлаучыларыңа теманы шулай итеп аңлатырга өйрәнсәң, син оста өйрәтүче булып китәрсең.