Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 НЧЕ ДӘРЕС

Билгеләнгән материалны куллану

Билгеләнгән материалны куллану

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА мәсихчеләр җыелышы кеше тәне белән чагыштырыла. Һәр әгъза кирәк, әмма әгъзалар «төрле роль үти». Шуңа күрә без, үзебезгә нинди генә йөкләмә бирелмәсен, аны үтәргә тиеш. Без башка темалар күпкә кызыграк дип санасак та, үзебезгә билгеләнгән теманы мөһим түгел дип санамыйча, аны ачыклар өчен тырышлыклар куйыйк (Рим. 12:4—8). Рухи ризыкны «үз вакытында» бирер өчен ышанычлы һәм акыллы хезмәтче җаваплы (Мат. 24:45). Үз сәләтләребезне кулланып нотыкны бирелгән күрсәтмәләр буенча төзегәндә, без шул хезмәтчене хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Шулай эшләп, без җыелышта бердәмлектә хезмәттәшлек итүгә үз өлешебезне кертәбез.

Тагын нәрсә кулланып була? Теократик мәктәптә берәр тема буенча йөкләмә бирелсә, нәкъ шул теманы ачыкларга тырыш. Күп кенә очракларда теманы ачыклар өчен чыганак та китерелә. Чыгышыңны төзер өчен чыганак күрсәтелмәсә, материалны үзең җый. Ләкин әзерләнгәндә, шуны исеңдә тот: чыгышыңны үзеңә билгеләнгән темага нигезләнеп төзергә кирәк. Чыгышыңа материал сайлаганда, тыңлаучыларыңны да исәпкә ал.

Чыганакларны җентекләп тикшереп чык, анда китерелгән шигырьләргә анализ яса. Аннан соң үзеңә сорау бир: чыгышым тыңлаучыларыма файда китерсен өчен, материалны ничек уңышлырак кулланырга? Чыганактан ике-өч фикерне сайла, бу фикерләр чыгышыңның төп фикерләре булачак. Чыгышыңда укып аңлатылачак шигырьләрне дә шул ук чыганактан ал.

Күпме материал кулланырга? Үзең күпме яхшы аңлатып бирә аласың, шул кадәр генә куллан. Күбрәк материал сөйлим дип, өйрәтүеңә зыян китермә. Җыелган материалның чыгыш максатына ирешергә булыша торган өлешләрен генә куллан. Тыңлаучылар өчен иң файдалы материалны гына сайла. Бу дәреснең максаты сине мөмкин кадәр күбрәк материалны кулланырга өйрәтү түгел, ә билгеләнгән материалны чыгышыңның нигезе итеп кулланырга өйрәтү.

Чыгыш — билгеләнгән материалны кыскача гына карап чыгу түгел. Сиңа кайбер фикерләрне ачыграк аңлатып бирергә, мисаллар китерергә һәм тыңлаучыларыңа ишеткәннәрен ничек кулланырга икәнен күрсәтергә кирәк. Өстәмә фикерләрне билгеләнгән материалдагы мөһим фикерләрне алмаштырыр өчен түгел, ә аларны аңлатыр өчен куллан.

Оста өйрәтүче абый-кардәшләр кайвакыт Хезмәт очрашуында чыгыш ясый. Алар билгеләнгән материалны башка нәрсә белән алмаштырмый, ә аны оста итеп куллана. Ачык нотык сөйләүче абый-кардәшләр дә үзләренә бирелгән планга нигезләнеп чыгышын төзи. Андый план кайбер нәрсәләрне кардәшнең үзенә сайларга мөмкинлек бирә, әмма анда ачыкланырга тиешле төп фикерләр, аларны раслаучы дәлилләр һәм нотыкның нигезе булып торган шигырьләр китерелә. Билгеләнгән материалга нигезләнеп өйрәтергә өйрән. Шулай итеп син башка төрле чыгышларга әзер булыр өчен мөһим адым ясыйсың.

Билгеләнгән материалны кулланырга өйрәнсәң, син Изге Язмалар өйрәнүен дә яхшырак үткәрерсең. Син игътибарны карала торган материалга туплап өйрәтерсең һәм кызыклы, әмма теманы ачыкламый торган нәрсәләргә басым ясап тормассың. Шулай да, бу дәреснең рухына төшенсәң, өйрәнүчегә кирәк булганда, файдалы өстәмә мәгълүмат та бирергә өйрәнерсең.