Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

53 НЧЕ ДӘРЕС

Дәртләндерү һәм ныгыту

Дәртләндерү һәм ныгыту

АЛЛАҺЫНЫҢ хезмәтчеләре нинди генә авырлыклар белән очрашмасын, мәсихче җыелыш алар өчен ышык урын кебек булырга тиеш. Өлкәннәрнең чыгышлары һәм киңәшләре башкаларны дәртләндерүгә аеруча зур өлеш кертә. Аларның һәрберсенә «җилдән яшеренер урын сыман һәм коеп яуган яңгырдан ышык урын сыман, сусыз җирләрдә су ташкыннары кебек, кибеп беткән җирдәге зур кыяның күләгәсе кебек» булырга кирәк (Ишаг. 32:2).

Син өлкәнме? Алайса, нотыкларың тыңлаучыларыңа юаныч һәм көч өстәп торамы? Йәһвәгә тугры хезмәт итәргә тырышучыларны рухландырамы? Ваемсызлыкка һәм каршы килүләргә карамастан Аллаһы ихтыярын бирешмичә үтәүчеләргә көч өстиме? Тыңлаучылар арасында боеккан кешеләр, экономик авырлыклар аркасында газап чигүчеләр, дәвалап булмый торган чир белән авыручы кешеләр бармы? Син аларны «үз сүзләрең белән ныгыта» аласың (Әюб 16:5).

Докладчы буларак, кардәшләреңә Йәһвәдән һәм ул биргән бар нәрсәдән өмет һәм көч алып торырга булыш. Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырма (Рим. 15:13; Эфес. 6:10).

Йәһвәнең инде кылганнарын искә төшер. Йәһвәнең үз халкына авыр вакытларда ничек ярдәм иткәнен сөйләп бир. Бу — кешеләрне кыюрак итәр өчен мөһим юлларның берсе (Рим. 15:4).

Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Йәһвә Мусага Йошуаның «күңелен күтәрергә» һәм «рухын ныгытырга» куша. Ул вакытта Вәгъдә ителгән җирдә дошман халыклар яши. Муса Йәһвә кушканны ничек үти? Ул Исраил халкына Йәһвәнең аларны Мисырдан алып чыкканнан соң кылган бар эшләрен исләренә төшерә. Шул халык белән бергә Йошуа да ул сүзләрне ишетә (Кан. 3:28; 7:18). Муса шулай ук халыкның амориләрне ничә тапкыр җиңгәннәрен санап чыга һәм аларга бу җиңүләрне Йәһвә биргән ди. Шуннан соң Муса Йошуага: «Нык һәм кыю бул»,— дип әйтә (Кан. 31:1—8). Кардәшләреңне рухландырыр өчен көч куйганда, син дә Йәһвәнең алар хакына башкарганнарын исләренә төшереп, аларны ныгытырга тырышасыңмы?

Кайвакыт кардәшләр шулкадәр күп проблемалар белән очраша ки, хәтта Патшалык китерәчәк фатихаларны күрерләр микән дип шикләнә башлыйлар. Аларның исләренә төшер: Йәһвәнең вәгъдәләре ышанычлы (Йошуа 23:14).

Кайбер илләрдә хөкүмәт кардәшләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә рөхсәт итми. Андый очракларда яратучы өлкәннәр Гайсә Мәсихнең рәсүлләре тормышыннан төрле очраклар китереп, үз имандашларын ныгыта ала (Рәс. 4:1—5:42). Шулай ук Эстер китабыннан Аллаһының вакыйгалар белән ничек җитәкчелек иткәнен күрсәтү, һичшиксез, кардәшләребезгә кыюрак булырга булышачак.

Кайвакыт кеше җыелыш очрашуларына йөрсә дә, рухи яктан үсми. Бәлки, ул Аллаһы аның үткәндә кылган гөнаһларын беркайчан кичерә алмаячак дип уйлый торгандыр. Андый кешегә Йәһвәнең Манашше патша белән үзен ничек тотканын сөйләп бирә аласың (2 Елъ. 33:1—16). Я борынгы Көринт шәһәрендәге кешеләр турында сөйлә. Алар үз тормышларын үзгәрткән, мәсихчеләр булып киткән, һәм Аллаһы аларны тәкъва дип игълан иткән (1 Көр. 6:9—11).

Берәрсе кичергән авырлыклары Аллаһының аны хупламаганын күрсәтә дип уйласа, аның исенә Әюб мисалын төшер. Аңа күп нәрсә кичерергә туры килгән, һәм ул, Йәһвә каршында сафлыгын саклаганга, мул итеп фатихалар алган (Әюб 1:1—22; 10:1; 42:12, 13; Мәд. 33:20). Әюбнең ялган юатучылары ул берәр гөнаһ кылганга күрә газап чигә дип фараз иткәннәр (Әюб 4:7, 8; 8:5, 6). Паул белән Барнаб шәкертләрне ныгытканнар һәм «иманда нык торырга өндәп: „Без Аллаһы Патшалыгына күп михнәтләр чигеп керергә тиеш“»,— дигәннәр (Рәс. 14:21, 22). Син дә бүген сынаулар белән очрашып торучыларны шулай ук ныгыта аласың. Моның өчен басым яса: һәр мәсихче михнәт чиккәндә, чыдам калырга тиеш. Андый чыдамлылыкны Аллаһы югары бәяли дип әйт (Гыйб. сүз. 27:11; Мат. 24:13; Рим. 5:3, 4; 2 Тим. 3:12).

Үз тыңлаучыларыңны уйланырга дәртләндер. Алар Йәһвә вәгъдәләренең ничек үтәлгәнен үзләре татып караган очраклар турында уйласыннар. Йәһвә үз вәгъдәсе буенча эш итеп, ничек аларның үзләренә ярдәм иткән? Моны исләренә төшерергә булыш. Мәдхия 31:8 дә болай дип әйтелә: «Сине акыллыландырырмын, шушы барасы юлыңнан сине өйрәтеп йөртермен, синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын». Тыңлаучыларыңа Йәһвә алар белән ничек җитәкчелек иткәнен я аларны ничек ныгытканын исләренә төшерергә ярдәм ит. Шулай итеп син аларга шуны күрергә булышырсың: Йәһвә аларның һәрберсе турында кайгырта һәм, алар нинди генә сынаулар белән очрашмасын, аларга ярдәм итеп торачак (Ишаг. 41:10, 13; 1 Пет. 5:7).

Аллаһының хәзерге эшләре сине үзеңне шатландырсын. Кардәшләрне дәртләндерер өчен, Йәһвәнең хәзер башкарып торган эшләренә игътибар ит. Аның бу эшләре турында шатлык белән сөйләп, тыңлаучыларыңның күңелләрендә шул ук хисне уятырсың.

Йәһвә безгә тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Ул безгә яшәүнең иң яхшы юлын күрсәтә (Ишаг. 30:21). Ул җинаятьчелекнең, гаделсезлекнең, ярлылыкның, авыруларның һәм үлемнең сәбәбен аңлата һәм моның барысын ничек юк итәчәк икәнен хәбәр итә. Без яратучы кардәшләр арасында яшибез. Ул безгә бик кадерле бүләк — дога биргән. Безгә зур хөрмәт күрсәтеп, аның Шаһитләре булырга рөхсәт иткән. Без Мәсихнең күктән Патша булып идарә иткәнен беләбез, һәм безгә бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре үз ахырына тиз якынлашып килә икәне мәгълүм (Ачыл. 12:1—12).

Моңа өстәп тагын җыелыш очрашуларыбызны һәм конгрессларыбызны искә ал. Моның барысы турында эчкерсез рәхмәтеңне белдереп сөйлә. Шулай итеп син башкаларга кардәшләр белән бергә үткәргән очрашуларны кадерләргә булышырсың (Евр. 10:23—25).

Йәһвәнең вәгазьдә куйган тырышлыкларыбызны фатихалаганын күрсәтә торган хәбәрләр дә көч өстәп җибәрә. Беренче гасырда Паул белән Барнаб Иерусалимга юл тотканда кардәшләргә «башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында» сөйләгәннәр һәм «шуның белән бар кардәшләргә зур куаныч китергәннәр» (Рәс. 15:3). Син дә, кардәшләреңә дәртләндерә торган очраклар сөйләп, аларны рухландырып җибәрә аласың.

Кешеләргә башкарган эшләре никадәр кадерле икәнен күрергә булышып та, аларга көч өстәп җибәрәсең. Аларны Йәһвәгә хезмәт иткәннәре өчен макта. Олы яшь һәм авырулар аркасында күп хезмәт итә алмаган, шулай да Аллаһыга тугры калучы кардәшләреңне макта. Исләренә төшер: Йәһвә аларның аның исеменә күрсәткән мәхәббәтләрен онытмый (Евр. 6:10). Сыналган иман — бик кыйммәтле хәзинә (1 Пет. 1:6, 7). Кардәшләр андый искә төшерүләргә мохтаҗ.

Киләчәктәге фатихалар турында рәхмәт хисен чагылдырып сөйлә. Аллаһы вәгъдә иткән киләчәктәге фатихалар турында да сөйлә. Шулай итеп син Йәһвәне яратучы кешеләрне дәртләндереп торырсың. Тыңлаучыларыңның күбесе бу вәгъдәләрне еш кына ишетеп торадыр. Әмма ул вәгъдәләр турында рәхмәт хисен белдереп сөйләсәң, син аларны хәтерләрендә яңартып җибәрерсең, аларның үтәләчәгенә ышаныч өстәрсең, һәм тыңлаучыларыңның күңелләре рәхмәт хисе белән ташып торачак. Теократик хезмәт мәктәбендә алган белемне куллану сиңа моны эшләргә булышачак.

Йәһвә үзе үз халкын дәртләндереп, аңа көч өстәп тора. Ләкин син дә, аның белән хезмәттәшлек итеп, моңа үз өлешеңне кертә аласың. Очрашуларда чыгыш ясаганда андый мөмкинлекне куллан.