Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 НЧЫ ДӘРЕС

Дөрес логик басым

Дөрес логик басым

КЫЧКЫРЫП укыганда я сөйләгәндә, сүзләрне дә дөрес әйтергә, төп сүзләр белән сүзтезмәләргә дә басым ясарга кирәк. Шулай итеп фикерне ачык җиткерә алырбыз.

Логик басым теләсә нинди сүзгә я күп сүзләргә түгел, ә кирәкле сүзләргә генә ясала. Кирәкмәгән сүзләргә басым ясасак, тыңлаучылар әйтелгәннең мәгънәсен ачык аңламаячак, һәм алар башка нәрсә турында уйлый башлар. Материалыбыз эчтәлекледер дә, әмма логик басым дөрес ясалмаса, тыңлаучыларны берәр эшкә дәртләндереп булмас.

Логик басым ясар өчен берничә ысул бар, һәм еш кына берьюлы берничә ысул кулланыла. Мәсәлән, мондый ысуллар: тавышны көчәйтү, хисләрне көчлерәк белдерү, әкренрәк һәм ачыграк сөйләү, сүзтезмә алдыннан я аннан соң (я алдыннан да, аннан соң да) пауза кую, ишарәләр һәм мимика. Кайбер телләрдә логик басым ясар өчен тавыш тонын үзгәртәләр. Чыгыш ясаганда, ысулларны материалга һәм шартларга карап сайла.

Нинди сүзләргә басым ясарга? 1) Басым ясалырга тиешле сүзләрне билгеләгәндә, җөмләнең үзенә генә түгел, ә контекстка да игътибар ит. 2) Логик басым белән яңа фикернең башын күрсәтеп була. Бу төп фикер дә, фикер йөртүнең борылышы да булырга мөмкин. Басым ясап, фикер йөртүнең азагын да күрсәтеп була. 3) Логик басым ясап, син темага карата үз хисләреңне чагылдыра аласың. 4) Андый басым ясап, шулай ук материалның төп фикерләрен ассызыклап була.

Логик басымны дөрес кулланыр өчен, докладчыга яки сәхнәдән укучыга үз материалын яхшы аңларга кирәк. Аның шулай ук тыңлаучыларга бу материалны җиткерергә эчкерсез теләге булырга тиеш. Езра көннәрендә бирелгән үгет-нәсыйхәт турында Нихами 8:8 дә болай дип әйтелә: «Алар китапны — хак Аллаһының канунын кычкырып укыдылар, аның мәгънәсен аңлатып ачыкладылар һәм халыкка укылганны аңларга булыштылар». Аллаһы Канунын укып аңлаткан кешеләр шуны белгән: халык Канунның мәгънәсен аңларга, аны хәтерендә сакларга һәм үз тормышында кулланып яшәргә тиеш.

Дөрес булмаган логик басым. Күпчелек кеше сөйләшкәндә үз фикерләрен ачык һәм аңлаешлы итеп аңлатып бирә ала. Әмма аларга укырга башка кеше язган материал бирелсә, сүзләргә һәм сүзтезмәләргә дөрес логик басым ясау инде авыр булырга мөмкин. Андый авырлыкны җиңәр өчен, бирелгән текстның мәгънәсен төгәл аңларга тырыш. Ә моның өчен аны игътибар белән тикшер. Шуңа күрә сиңа җыелыш очрашуында укыр өчен берәр материал билгеләсәләр, аны тырышып әзерлә.

Кайбер кешеләр логик түгел, ә «периодик» басым ясый. Аларның кирәк булса да, булмаса да басым ясау гадәте бар. Алар сөйләгәндә андый басымны билгеле бер вакыт үткәч ясыйлар. Кайберәүләр бәйлекләргә һәм теркәгечләргә чиктән тыш зур басым ясый. Басым ясау, фикернең мәгънәсен ачыкларга булышмаганда, кешенең гадәтенә кереп китә һәм андый кешене тыңлау авыр.

Кайбер докладчылар басым ясар өчен кычкырыбрак сөйлиләр, әмма шулкадәр каты тавыш кулланалар ки, кешеләр моны үзләренә кычкыргандай кабул итәләр. Әлбәттә, бу әллә ни зур файда китерми. Басым ясау табигый булмаса, кешеләр докладчы үзен алардан өстенрәк куя дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә башкаларны өндәгәндә, моны яратудан чыгып башкар һәм сүзләрең Язмаларга нигезләнгән һәм акыллы икәнен күрсәт.

Дөрес логик басым ясарга өйрән. Логик басым ясый белмәгән кешеләр моны еш кына үзләре дә сизми. Шуңа күрә аларга берәрсе ярдәм итәргә тиеш. Сиңа да бу яктан ярдәм кирәк булса, Мәктәп күзәтчесе сиңа булышыр. Берәр тәҗрибәле докладчы да, аңардан ярдәм сорасаң, сиңа ярдәм итәр. Аңа укып күрсәт я булачак чыгышыңны сөйләп бир. Шуннан соң аңардан киңәшләр сора.

Киңәш бирүче кардәш башта, бәлки, «Күзәтү манарасы»ннан берәр мәкаләне укып чыгарга киңәш бирер. Ул сиңа һәрбер җөмләгә анализ ясарга һәм мәгънәне аңлау җиңелрәк булсын өчен, кайда басым ясап укырга кирәк икәнен билгеләргә кушар. Ул шулай ук курсив белән язылган сүзләргә игътибар итәргә кирәклеген исеңә төшерер. Онытма: җөмләдәге сүзләр бер-берсе белән бәйле. Күп кенә очракларда логик басым бер генә сүзгә түгел, ә берничә сүзгә ясала. Кайбер телләрдә дөрес логик басым диакритик билгеләргә бәйле, шуңа күрә Мәктәптә укучыга аларга игътибар итәргә кушарлар.

Шуннан соң киңәш бирүче кардәш сиңа җөмләне контекстны исәпкә алып карап чыгарга кушар. Абзацтагы фикерләрнең кайсысы төп фикер? Моны исәпкә алып, син җөмләләрдә нәрсәгә басым ясарсың? Мәкаләнең исеменә һәм карала торган өлешнең калын хәрефләр белән язылган өстәмә исеменә игътибар ит. Аларны исәпкә алып кайсы сүзтезмәләргә басым ясарсың? Бар якларны исәпкә алырга кирәк. Ләкин сак бул: чиктән тыш күп сүзләргә басым ясама.

Киңәш бирүче кардәш шулай ук фикернең ничек ачыклана баруына да игътибар итәргә кушар. Бу сиңа чыгыш ясаганда я сәхнәдән укыганда дөрес логик басым ясарга булышыр. Сиңа фикер йөртүнең кайда тәмамланганын һәм бер төп фикердән икенчесенә күчү урыннарын белергә кирәк. Андый урыннарга игътибар итсәң, тыңлаучыларыңа сине аңлау җиңелрәк булачак. Моның өчен беренчедән, икенчедән, ахыр чиктә, шулай итеп, димәк кебек сүзләргә басым яса.

Киңәш бирүче кардәш шулай ук кайбер фикерләргә аерым басым ясарга тәкъдим итәр. Моның өчен аеруча, бик, һич тә, һәрвакыт, шунсы мөһим кебек сүзләрне ассызыкла. Шулай итеп тыңлаучыларың әйткән сүзләреңә зуррак игътибар бирер. Моның турында «Җылылык һәм хисләр» дигән 11 нче дәрестә күбрәк әйтеләчәк.

Дөрес логик басым ясар өчен тагын бер киңәш: тыңлаучыларыңа җиткерергә теләгән төп фикерләрне исеңдә тот. Бу киңәш «Төп фикерләргә басым ясау» дигән 7 нче дәрестә, сәхнәдән уку турында әйтелгәндә һәм «Төп фикерләрне ассызыклау» дигән 37 нче дәрестә, чыгышлар турында әйтелгәндә каралачак.

Вәгазеңнең сыйфатын яхшыртыр өчен, Изге Язмалардагы шигырьләрне укуыңа игътибар ит. Үзеңә мондый сорау бир: мин бу шигырьне нинди максат белән укыйм? Өйрәтүче кеше шигырьдәге сүзләрне дөрес һәм хисләрне чагылдырып укыса да, бу әле җитәрлек түгел. Сиңа берәр сорауга җавап биргәндә я берәр тәгълиматны аңлатканда, әйткәннәреңне исбатлаучы сүзләргә басым ясап укырга кирәк. Югыйсә тыңлаучың төп фикерне аңламас.

Логик басым ясалганда, гадәттә, кайбер сүзләрне һәм сүзтезмәләрне ассызыклап китәләр. Шуңа күрә кайбер тәҗрибәсез докладчылар аларга чиктән тыш зур басым ясый. Алар музыкаль коралда уйнарга өйрәнүче кешегә охшаш. Әмма соңрак, тәҗрибә җыйгач, кеше аерым ноталарны матур бер көй итеп башкарырга өйрәнер.

Шулай итеп, без синең белән логик басымга кагылышлы төп киңәшләрне карап чыктык. Сиңа шулай ук тәҗрибәле докладчыларның чыгышларын игътибар белән тыңлау файда китерер. Басымның көчен үзгәртеп кара. Моның нәтиҗәләрен тиздән күрерсең. Басым ясауның төрле ысулларын кулланып кара. Бу әйтелгәннең мәгънәсен ачыклауда зур роль уйный икәнен күрерсең. Логик басымны дөрес ясарга өйрәнеп, син үз фикерләреңне дөресрәк аңлата алырсың һәм яхшырак укый башларсың.

Син хәзер логик басым турында барысын да беләсең дип уйлама. Яхшы докладчы булыр өчен һәм ясалган басымнарың табигый яңгырасын өчен, бу яктан остарганчы көч куюыңны дәвам ит.