1 НЧЕ ДӘРЕС
Дөрес уку
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА әйтелгәнчә, Аллаһы барлык кешеләрнең «хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә Изге Язмалардан кычкырып укыганда, төгәл белем бирергә теләгебез яхшырак укырга дәртләндерсен.
Яшьләр дә, олылар да Изге Язмаларны һәм аны аңлатучы басмаларны дөрес итеп кычкырып укый белергә тиеш. Без — Йәһвәнең Шаһитләре, һәм безгә Йәһвә һәм аның эшләре турында башкаларга вәгазьләргә кирәк. Вәгазьләгәндә, безгә еш кына башка кешеләр алдында укырга туры килә. Без гаиләбез алдында да кычкырып укыйбыз. Теократик хезмәт мәктәбендә укып, кардәшләр — яшьләр дә, олылар да — киңәшләр ярдәмендә кычкырып уку сәләтләрен яхшырта алалар.
Изге Язмаларны бер кеше алдында яки җыелыш алдында укыйбызмы, һәрхәлдә, аны кешеләр алдында уку — бик җитди нәрсә. Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган, ул «тере һәм кодрәтле... һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Евр. 4:12). Аллаһы Сүзендә башка чыганакларда булмаган кыйммәтле белем бар. Ул белем кешегә бердәнбер хак Аллаһыны белергә, аның белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга һәм тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Анда Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка ничек ия булырга икәне аңлатыла. Без Изге Язмаларны кычкырып укыганда, моны мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тиеш (Мәд. 118:140; Ирем. 26:2).
Дөрес укыр өчен нәрсә эшләргә? Яхшы укыр өчен, иң беренче чиратта дөрес укырга өйрәнергә кирәк. Ә дөрес уку — нәрсә язылган, нәкъ шуны уку. Сүзләрне төшереп калдырма һәм кушымчаларны йотма, охшаш сүзләрне бер-берсе белән бутама.
Сүзләрне дөрес укыр өчен, контекстны белергә кирәк. Моның өчен яхшы әзерлән. Вакыт узу белән син укыганда алдарак торган сүзләрне һәм фикерләрнең бәйләнешен күрергә өйрәнерсең, һәм синең укуың яхшырыр.
Тыныш билгеләре һәм диакритик билгеләр язма телнең мөһим яклары булып тора. Тыныш билгеләре паузаны кайда ясарга, ул никадәр озын булырга тиеш һәм интонацияне ничек үзгәртергә икәнен күрсәтә. Кайбер телләрдә текстны дөрес интонация белән укымасаң, сорау җөмлә хикәя җөмләгә әйләнергә, хәтта җөмләнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт тыныш билгеләре грамматика ягыннан гына әһәмияткә ия. Күп телләрдә текстта куелган я контексттан аңлашыла торган диакритик билгеләрне (хәрефнең өстенә яки астына куела торган өстәмә билгеләрне) исәпкә алмасаң, текстны дөрес укый алмаячаксың. Үз телеңдә тыныш билгеләре һәм диакритик билгеләр ничек кулланыла икәнен тикшер. Бу сиңа укыганыңны аңлап укырга ярдәм итәчәк. Исеңдә тот: максатың — язылган сүзләрне генә укып чыгу түгел, ә тыңлаучыларыңа фикерләрне җиткерү.
Дөрес укырга өйрәнер өчен, материалны бер тапкыр гына уку җитәрлек түгел. Башта бер абзацны гына укып чык; хата җибәрсәң, аны кат-кат хатасыз укырга өйрәнгәнче укы. Шуннан соң икенче
абзацка күч. Ахырда, сүзләрне төшереп калдырмыйча, кабатламыйча һәм хаталар җибәрмичә берничә битне укып чык. Аннан соң берәр кеше син укыганда текстны карап барсын һәм сине төзәтсен.Кайбер очракларда начар күргәнгә һәм яктылык җитәрлек булмаганга, дөрес уку авыр. Бу яктан кирәкле чаралар күрсәң, укуың һичшиксез яхшырачак.
Кайвакыт яхшы укый торган абый-кардәшләргә, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнгәндә һәм өйрәнү мәкаләсен үткәндә, кычкырып укырга кушалар. Ләкин бу йөкләмәне яхшы башкарып чыгар өчен, сүзләрне дөрес укый белү генә җитәрлек түгел. Җыелышта сәхнәдән яхшы итеп кычкырып укыр өчен, сиңа һәрвакыт яхшы итеп укый белергә кирәк. Җөмләдә һәрбер сүз мөһим икәнен исеңдә тот. Сүзләрне төшереп калдырсаң, текстның мәгънәсен аңламаячаксың. Эчтән генә укыганда да сүзләрне дөрес укымасаң, текстның мәгънәсе үзгәрәчәк. Шулай ук диакритик билгеләргә игътибар итмәсәң яисә контекстны исәпкә алмасаң, укуың дөрес булмас. Контексттагы һәрбер сүзнең мәгънәсен аңларга тырыш. Шулай ук тыныш билгеләре җөмләнең мәгънәсенә ничек тәэсир итә икәненә игътибар ит. Онытма, фикер берничә сүздән тора. Андый сүзләргә игътибар ит һәм кычкырып укыганда аерым сүзләрне түгел, ә сүзтезмәләрне һәм фразаларны укы. Текстны үзең яхшы аңлап укысаң, башкаларга укыганда хакыйкатьне җиткерә алырсың.
Рәсүл Паул тәҗрибәле бер мәсихче өлкәнгә: «Башкалар алдында кычкырып укы»,— дип язган (1 Тим. 4:13). Әйе, без барыбыз да кешеләр алдында яхшы итеп кычкырып укуыбызны яхшырта алабыз.