Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 НЧЫ ДӘРЕС

Изге Язмаларны ачарга дәртләндерү

Изге Язмаларны ачарга дәртләндерү

БЕЗ һәр кешенең Аллаһы Сүзенә — Изге Язмаларга игътибар итүен телибез. Бу изге китап без вәгазьләгән хәбәрнең нигезе булып тора. Кешеләр шуны аңласын: без әйткән сүзләр үзебездән түгел, ә Аллаһыдан. Кешеләрнең Аллаһы Сүзенә карата ышанычлары үсәргә тиеш.

Вәгазьдә. Вәгазьгә әзерләнгәндә, кешеләргә күрсәтер өчен, Изге Язмалардан бер яки күбрәк шигырь сайла. Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият тәкъдим итәр алдыннан кыска кереш сүзләр кулланырга булсаң да, Изге Язмалардан шул очракка туры килүче берәр өзекне укы, бу еш кына зур файда китерә. Изге Язмаларның эчкерсез кешеләргә булыша алучы көче безнең сүзләребезнең көченә караганда күпкә зуррак. Кайчакта турыдан-туры Изге Язмалардан уку мөмкин түгел. Ул чакта син, бәлки, ул өзекне яттан әйтергә булырсың. Беренче гасырда Язмаларның төргәкләре булса да, алар киң кулланышта булмаган. Шулай да Гайсә һәм аның рәсүлләре Язмалардан өзекләрне еш кына китергәннәр. Безгә дә Изге Язмаларның шигырьләрен яттан белер өчен һәм аларны вәгазьдә, кайвакыт яттан гына әйтеп, кулланыр өчен тырышлыклар куярга кирәк.

Вәгазьдә Изге Язмалардан берәр өзекне укыганда, үзеңне тыңлаучы кеше дә укылган урынны күзәтеп барсын. Моның өчен Изге Язмаларны тиешенчә тот: текст аңа да күренеп торсын. Өзек укылганда кеше үз Изге Язмалар китабыннан күзәтеп барса, укылган сүзләр аңа, бәлки, күбрәк тәэсир итәр.

Ләкин шуны исеңдә тот: Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр кайвакыт Аллаһы Сүзенең текстын үзләренчә тәрҗемә иткән. Шуңа күрә ул тәрҗемә кайбер яклардан төп нөсхәдән аерылып торырга мөмкин. Мәсәлән, алар үз тәрҗемәләреннән Аллаһы исемен алып куйганнар, аларның тәрҗемәләреннән үлгәч, кеше белән нәрсә була икәнен һәм Аллаһының җиргә карата ниятен ачык аңлап булмый. Кеше дә моны аңласын өчен, сиңа, бәлки, кирәкле шигырьләрне башка тәрҗемәләрдәге шул ук шигырьләр белән чагыштырып күрсәтергә туры килер. Я, теләсәң, үз телеңдәге элек тәрҗемә ителгән Изге Язмалар текстын куллан. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китапта күп кенә темалар карала һәм анда төрле тәрҗемәләрдән еш кына кулланыла торган шигырьләр китерелә. Хакыйкатьне яратучы кеше андый мәгълүмат белән танышуга шат булыр.

Җыелыш очрашуында. Җыелыш очрашуларында һәр кешене үз Изге Язмалар китабын кулланырга дәртләндерергә кирәк. Бу зур файда китерә. Кешеләр каралган тема турында уйлана, үгет-нәсыйхәтне колаклары белән дә ишетә, Изге Язмалардан да күрә. Ә Аллаһы Сүзе белән кызыксына башлаган кешеләр тәгълиматларыбызның Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрә.

Кешеләр берәр өзек укылганда үз Изге Язмалар китапларыннан күзәтеп барырмы? Син аларны шулай эшләргә дәртләндерә алсаң, күзәтеп барыр. Моның өчен иң яхшы ысул — кешеләрне Изге Язмаларын ачып, күзәтеп барырга чакыру.

Кешеләр игътибар итсен өчен, кайсы шигырьләрне сайларсың? Син докладчы, шуңа күрә син үзең моны сайларга тиеш. Төп фикерләрне ачыклаучы шигырьләрне укы. Вакытың җитәрлек булса, башка фикерләрне раслаучы шигырьләрне дә куллан.

Изге Язмаларның шигырен әйтеп, аннан соң күзәтеп барырга чакыру гына әз. Әгәр кешеләр беренче шигырьне табарга өлгермәгән, ә син инде икенчесен ачарга чакырасың икән, тиздән алар, сине үз Изге Язмалар китабын ачмыйча гына тыңлап утыра башлар. Игътибарлы бул. Укыла торган өзекне тыңлаучыларыңның күпчелеге тапкач кына укы.

Уйлап эш ит. Укылачак өзекләрнең китабын, бүлеген һәм шигырен алдан әйт. Шулай итеп кешеләр кирәкле урынны тизрәк табар. Кешеләргә кирәкле өзекне табар өчен вакыт бирү аркасында әзрәк материал каралса да, бу зур файда китерәчәк.