Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 НЧЕ ДӘРЕС

Изге Язмаларны укыр алдыннан кереш сүз

Изге Язмаларны укыр алдыннан кереш сүз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР җыелыш очрашуларында бирелгән үгет-нәсыйхәтнең нигезе булып тора. Вәгазьләгәндә дә, әйткән сүзләребезне Изге Язмаларның берәр өзеген укып исбатлыйбыз. Андый өзекләр уку күбрәк файда китерсен өчен, укыр алдыннан тиешле кереш сүз әйтергә кирәк.

Әйтик, син Изге Язмаларның берәр өзеген укыр алдыннан китапның исемен, бүлеген һәм шигырен әйттең ди. Моны уңышлы кереш сүз дип атап булмый әле. Кереш сүз ике максатка ирешергә тиеш: 1) кешедә кызыксыну уятырга һәм 2) ни өчен без бу шигырьне кулланабыз икәнен күрсәтергә. Бу максатларга ирешүнең кайбер юлларын карап чыгыйк.

Сорау бир. Тыңлаучыларга өзекне укыр алдыннан ачык җавап биреп булмый торган сорау бир. Бу сорау аларны уйларга дәртләндерсен. Гайсә нәкъ шулай эшләгән. Фарисейлар гыйбадәтханәдә бар халык алдында аның Язмаларны никадәр яхшы белүен сынап сорау биргәч, ул болай дигән: «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» Алар: «Давытның»,— дип җавап биргәннәр. Шунда Гайсә аларга болай дигән: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә, аны Хуҗам дип атый?» Шуннан соң ул Мәдхия 109:1 дән өзек китергән. Фарисейлар моңа бернәрсә дә әйтә алмаган. Ә халык Гайсәне рәхәтләнеп тыңлаган (Мат. 22:41—46).

Вәгазьдә шигырьне укыр алдыннан мондый сүзләр әйтеп була: «Минем дә исемем бар, сезнең дә исемегез бар. Ә Аллаһының исеме бармы?» Шуннан соң: «Бу сорауга җавап Ачылыш 4:11 дә бирелә»,— дип әйт. Я болай дип әйтә аласың: «Кайчан да булса бер генә хөкүмәт булырмы? Карагыз, моның турында Данил 2:44 тә нәрсә әйтелә». Болай дип тә әйтеп була: «Изге Язмаларда безнең көннәр турында берәр нәрсә әйтеләме? 2 Тимутигә 3:1—5 тә әйтелгәнне бүгенге дөнья хәле белән чагыштырыгыз». Я болай дип әйт: «Газаплар һәм үлем кайчан да булса бетәрме? Бу сорауга җавапны Ачылыш 21:4, 5 тән табып була».

Чыгыш ясаганда Изге Язмалардан берәр өзекне укыр алдыннан яхшы уйланган сораулар бирү тыңлаучыларны өзеккә, ул аларга яхшы билгеле булса да, яңача карарга этәрә. Алар өчен чыннан да кызык булган сорау бирү бу максатка ирешергә булыша. Каралган тема кешеләр өчен кызык булса да, алар өчен яхшы билгеле булган шигырьләр укылганда алар үз уйларына чумарга мөмкин. Андый хәл тумасын өчен, шигырь укылыр алдыннан әйтелгән сүзләр аларның игътибарын яулап алырга тиеш. Моның өчен биреләчәк сорауларың турында алдан уйлан.

Берәр проблеманы искә ал. Берәр проблемага игътибар ит. Аннан соң аның хәл ителүе турында әйтелә торган шигырь китер. Шигырьләрдә еш кына проблеманың өлешчә генә хәл ителүе турында әйтелә, шуңа күрә сак бул: шигырьдә булмаганны бар дип сөйләмә. Тыңлаучыларыңны, шигырь укылганда, проблеманы хәл итәр өчен бирелгән җитәкчелеккә игътибар итәргә чакыр.

Я Аллаһы хуплаган тәртипкә кагылышлы берәр принципны китер һәм аннан соң бу принцип буенча эш итүнең акыллы булуын күрсәтер өчен, Изге Язмалардан берәр өзек китер. Әгәр өзектә каралган теманың берничә ягына кагылышлы фикер булса, кайбер докладчылар ул фикерләргә игътибар итәргә чакыра. Кешеләргә берәр проблеманың хәл итү юлларын табу чиктән тыш авыр булса, үзең берничә юл тәкъдим ит һәм аннан соң Изге Язмалардан өзекне укы да аны аңлатып бир. Шулай итеп аларга бу проблеманы хәл итү юлын күрсәтерсең.

Изге Язмаларны ышанычлы чыганак итеп күрсәт. Кешеләрдә каралган темага карата кызыксыну уятканнан соң һәм бу темага кагылышлы бер яки берничә фикер китергәннән соң, син шигырьне укыр алдыннан: «Карагыз, Аллаһы Сүзендә моның турында нәрсә әйтелә»,— дип әйтә аласың. Шулай итеп син укылачак сүзләр игътибарга лаек икәнен күрсәтерсең.

Йәһвә Изге Язмалар китабын язар өчен, Яхъя, Лүк, Паул һәм Петер кебек кешеләрне кулланган. Әмма алар Йәһвә иңдергән фикерләрне генә язганнар. Кайбер кешеләр Изге Язмалар китабы белән әллә ни таныш түгел, шуңа күрә шигырьләрне укыр алдыннан «Петер болай дип язган» яки «Паул болай дип әйткән» дигән сүзләр кулланыр урынына Аллаһы сүзен укырга җыенганыбызны күрсәтүче сүзләр әйтсәк, яхшырак булыр. Шунсын да әйтергә кирәк: кайвакыт Йәһвә Иремиягә мондый кереш сүз әйтергә кушкан: «Йәһвә сүзен тыңлагыз» (Ирем. 7:2; 17:20; 19:3; 22:2). Шигырьләрне укыр алдыннан Йәһвә исемен кулланырсыңмы-юкмы моны үзең хәл ит. Максатыбыз шул: кеше Изге Язмаларда язылган сүзләр — Аллаһының сүзе икәнен күрсен.

Контекстны исәпкә ал. Шигырьне укыр алдыннан кереш сүз сайлаганда контекстны да исәпкә ал. Кайбер очракларда контекст турында әйтергә туры килер, ә кайбер очракларда ул әйтеләчәк сүзләреңә тәэсир итәр. Мәсәлән, Әюб китабыннан Аллаһыдан куркып яшәгән Әюбнең сүзләрен укыр алдыннан син бертөрле кереш сүз әйтерсең, ә аны «юатучы кешеләрнең» сүзләрен укыр алдыннан башка сүзләр сайларсың. Рәсүлләр китабын Лүк язган булса да, ул анда Ягъкуб, Петер, Паул, Филип, Стифән, фәрештәләр, шулай ук Гамәлиил һәм мәсихчеләр динен кабул итмәгән яһүдләрнең сүзләрен китерә. Шуңа күрә бу китаптан берәр өзек укыр алдыннан, кемнең сүзләрен укырга җыенганыңны күрер өчен, контекстка игътибар ит. Шуны да истә тот: Зәбур китабын язуда Давыттан тыш башкалар да катнашкан. Ә Гыйбрәтле сүзләр китабының кайбер өлешләрен Сөләйман түгел, ә башка кешеләр язган. Үзеңә шулай ук: «Бу китап я хат кемгә язылган булган һәм анда нинди төп тема карала?» — дигән сорау бирү файдалы булыр.

Шигырьгә кагылышлы өстәмә мәгълүматны куллан. Әйтик, син Изге Язмалардан бер өзек укырга җыенасың һәм син чыгышыңда искә алган шартлар шул шигырь язылган вакыттагы шартларга охшаш ди. Андый очракларда өстәмә мәгълүматны куллану аеруча зур файда китерер. Ә кайвакыт берәр өзекне аңлар өчен, андый мәгълүматны китерергә хәтта кирәк тә. Мәсәлән, сиңа йолым турында сөйләгәндә Еврейләргә 9:12, 24 не укырга кирәк ди. Бу өзекне укыр алдыннан чатырның иң эчке бүлмәсе — Гайсә күккә күтәрелгәч кергән урынның символы турында кыска мәгълүмат китерсәң, тыңлаучыларың бу өзекне яхшырак аңлар. Сак бул: өстәмә мәгълүмат өстәмә генә булсын, игътибар үзәгендә шигырь калсын.

Изге Язмалардан берәр өзекне укыр алдыннан кереш сүзең уңышлырак булсын өчен, тәҗрибәле докладчылардан сабак ал. Алар нинди кереш сүз куллана? Бу сүзләр никадәр уңышлы? Үз чыгышларыңны әзерләгәндә төп шигырьләрне тап һәм ни өчен алар китерелә икәнен аңларга тырыш. Алар күбрәк файда китерсен өчен, һәрберсенә җентекләп кереш сүз әзерлә. Соңрак кереш сүзне бар укылачак шигырьләр өчен әзерләргә өйрән. Бу яктан остара барган саен, син Аллаһы Сүзенә күбрәк игътибар бирә башларсың.