10 НЧЫ ДӘРЕС
Илһамланып сөйләү
ИЛҺАМЛАНЫП сөйләү чыгышыңны җанландыра. Чыгышың, бәлки, эчтәлекледер дә, әмма кеше игътибарын җәлеп итәр өчен, илһамланып, дәртләнеп сөйләргә кирәк. Кеше нинди генә гаиләдә үсмәсен, нинди генә холкы булмасын, ул илһамланып сөйләргә өйрәнә ала.
Хисләреңне чагылдырып сөйлә. Самария хатыны белән сөйләшкәндә, Гайсә кешеләр Йәһвәгә «рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш» дигән (Яхъя 4:24). Аларны гыйбадәт кылырга рәхмәт тулы йөрәк дәртләндерергә, һәм гыйбадәт кылулары Аллаһы Сүзендәге хакыйкать буенча булырга тиеш. Кеше Аллаһыга чыннан да рәхмәтле булса, бу аның әйткән сүзләрендә чагылачак. Ул кешеләргә Йәһвәнең ярату күрсәтеп башкарган бар эшләре турында ашкынып сөйләячәк. Аның хисләре йөзеннән, хәрәкәтләреннән һәм тавышыннан күренеп торачак.
Ни өчен соң, алайса, Йәһвәне яратучы һәм үз әйткәннәренә ышанучы докладчының чыгышында кайвакыт илһам җитми? Чөнки чыгышыңны әзерләп килү генә әз. Нотык докладчының бер өлеше булып китәргә, һәм докладчы андагы хисләрне тоярга тиеш. Әйтик, аңа Гайсә Мәсихнең йолым корбаны турында чыгыш ясарга кирәк, ди. Чыгыш ясаганда, ул әйтеләчәк сүзләре турында гына түгел, ә шулай ук ни өчен ул үзе һәм аның тыңлаучылары Гайсәнең корбаны өчен рәхмәтле икәне турында уйларга тиеш. Аңа Йәһвә Аллаһыга һәм Мәсих Гайсәгә шул гаҗәеп корбан өчен рәхмәт хисләрен кабат кичерергә кирәк. Аңа шулай ук шул корбан ярдәмендә кешелеккә бирелгән искиткеч өмет — оҗмахтагы камил кешеләрнең бәхетле мәңгелек тормышлары турында уйларга кирәк. Шулай итеп ул нотыкны йөрәге аша үткәреп сөйләргә тиеш.
Изге Язмаларда Исраилдәге канунчы һәм остаз Езра «Йәһвә канунына мөрәҗәгать итәр өчен, аны үтәр өчен һәм Исраилдә... Езра 7:10). Без дә кирәкле материалны гына түгел, ә йөрәгебезне дә әзерләсәк, сүзләребездә хисләребез чагылачак. Хакыйкатьне шулай итеп сөйләү тыңлаучыларга аңа карата чын ярату үстерергә булыша.
өйрәтер өчен, үз йөрәген әзерләде» дип әйтелә (Тыңлаучыларыңны исәпкә ал. Әйткән сүзләрең тыңлаучылар өчен мөһим икәненә ышан. Бу илһамланып сөйләргә булышыр. Шуңа күрә чыгышыңны әзерләгәндә, кирәкле материал җыеп кына чикләнмә, ә Йәһвәгә дога кыл. Аңардан бу материалны тыңлаучыларга файда китерерлек итеп сөйләргә булышсын дип сора (Мәд. 31:8; Мат. 7:7, 8). Ни өчен бу материал алар өчен мөһим? Бу аларга нинди файда китерәчәк? Алар аны кадерләсен өчен, бу теманы ничек ачыкларга кирәк? Үзеңә бу сорауларны бир.
Җыйган материалда синең үзеңне аеруча гаҗәпләндергән фикерләрне табарга тырыш. Алар яңа булмаса да, бәлки, бу фикерләрне яңа яктан күрсәтеп булыр. Син әзерләгән материалның максаты тыңлаучыларга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга, аның башкарган эшләрен кадерләргә, тормыштагы авырлыкларны чишеп чыгарга яки хезмәттә уңышлы булырга булышу икән, ул чакта аеруча илһамланып сөйлә.
Әйтик, сиңа сәхнәдән берәр өзекне укырга кушканнар, ди. Аны илһамланып укыр өчен, сүзләрне дөрес әйтү һәм аларны дөрес берләштереп уку гына җитәрлек түгел. Материалга анализ яса. Изге Язмалардан берәр өзекне укырга кушканнар икән, тикшерүләр үткәр. Аның төп мәгънәсен аңларга тырыш. Ул синең үзеңә һәм тыңлаучыларыңа кайсы яктан файдалы икәне турында уйлан. Моны исәпкә алып, укып чык.
Я, әйтик, син вәгазьгә әзерләнәсең, ди. Син нинди тема буенча сөйләшергә һәм нинди шигырьләрне укырга җыенасың? Моны карап чык һәм үзеңне тыңлаячак кешеләрне исәпкә ал. Алар яңалыкларда нәрсә турында ишеткәннәр? Аларны нәрсә борчый? Әгәр аларның авырлыкларын чишә ала торган киңәшләрне Аллаһы Сүзеннән табып әзерләсәң, син ул киңәшләрне уртаклашырга омтылырсың, һәм илһамланып сөйләвең табигый булачак.
Җанланып сөйлә. Чыгышыбыз дәртле, илһамлы булсын өчен, җанланып сөйләргә кирәк. Бу безнең йөзебездә чагылсын. Ышаныч белән сөйлә, әмма сүзләрең катгый яңгырамасын.
Акыл белән эш ит. Кайберәүләр һәрнәрсәне күтәренке рух белән сөйлиләр. Аларга шуны аңларга кирәк: кеше сөйләме күперенке булса я ул чиктән тыш хисләнеп сөйләсә, тыңлаучылар аның сөйләгән сүзләренә түгел, ә аның үзенә игътибар итәчәк. Ә оялчан кешегә җанланыбрак сөйләргә өйрәнергә кирәк.
Илһамланып сөйләү башкаларга йога. Кешеләрнең игътибарын җәлеп итә алсаң һәм илһамланып сөйләсәң, тыңлаучыларың да илһамланып китәр. Аполлос та җанланып сөйләгән, һәм аны телгә оста кеше дип санаганнар. Рух ярдәмендә ялкынланып торсаң, җанланып сөйләвең тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндерәчәк (Рәс. 18:24, 25; Рим. 12:11).
Чыгышыңның эчтәлеген исәпкә ал. Сак бул: чыгышыңны башыннан ахырына кадәр чиктән тыш илһамланып сөйләсәң, тыңлаучыларың талчыгып бетәр, һәм өндәүләрең бушка булыр. Чыгышыңның төрле өлешләре бертөрле яңгырамасын. Сөйләвең ваемсыз булып китмәсен. Материалны тырышып сайласаң, ул синең үзең өчен бик кызык булачак. Әлбәттә, чыгыш ясаганда, кайбер фикерләрне башкаларына караганда илһамланыбрак сөйләргә кирәк, һәм докладчы бу фикерләрнең ике төрен дә оста «үреп барырга» тиеш.
Аеруча төп фикерләрне илһам белән әйтергә кирәк. Синең чыгышыңның югары нокталары булырга тиеш. Алар нотыгыңның төп фикерләре, шуңа күрә, гадәттә, алар тыңлаучыларны берәр нәрсәгә дәртләндерәләр. Тыңлаучыларыңны инандыргач, сиңа аларны эш итәргә дәртләндерергә, әйткәннәреңне куллану аларга файда китерәчәк икәнен күрсәтергә кирәк. Бу максатка ирешергә илһамланып сөйләү булыша. Җанланып сөйләү табигый яңгырасын. Берәр нәрсәне җанланып әйтер өчен сәбәп булырга тиеш, һәм андый сәбәпләрне син үз материалыңнан табарсың.