38 НЧЕ ДӘРЕС
Кызыксыну уята торган кереш сүзләр
КЕРЕШ сүзләр — һәр чыгышның мөһим өлеше. Әгәр тыңлаучыларыңда кызыксыну уятсаң, алар әйткәннәреңне игътибарлырак тыңлар. Вәгазьдә кеше белән сөйләшә башлаганда аңарда кызыксыну уятмасаң, син, бәлки, кереш сүзләреңне әйтеп тә бетерергә өлгермәссең. Җыелышта чыгыш ясаганда кешеләрнең игътибарын яулап алмасаң, алар, торып залдан чыгып китмәсә дә, үз уйларына чумып утырыр.
Кереш сүзләреңне әзерләгәндә өч максатыңны исеңдә тот: 1) тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү, 2) теманы ачык итеп әйтү һәм 3) тыңлаучыларыңа теманың мөһимлеген күрсәтү. Кайчакта бу өч максатка берьюлы, ә кайвакыт һәрберсенә аерым һәм төрле тәртиптә ирешеп була.
Тыңлаучыларның игътибарын ничек җәлеп итәргә? Кеше нотык тыңларга килсә дә, бу ул аны игътибар белән тыңлаячак дигән сүз түгел әле. Ни өчен? Чөнки һәр кешенең тормышында ниндидер мәшәкатьләре бар. Кемдер, бәлки, өйдәге берәр проблема, ә кемдер башка нәрсә турында борчылып утырадыр. Докладчы буларак синең алдыңда мондый мәсьәлә тора: тыңлаучыларның игътибарын яулап алу һәм саклап калу. Моның өчен берничә ысул бар.
Иң билгеле нотыкларның берсе — Гайсәнең Таудагы вәгазе. Ул аны ничек башлаган? Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә болай дигән: «Ярлылар, сез бәхетле... Хәзер ач булган кешеләр, сез бәхетле... Хәзер елаучылар, сез бәхетле... Башкалар сезне... нәфрәт иткәндә... сез бәхетле» (Лүк 6:20—22). Ни өчен бу кереш сүзләр кешеләрдә кызыксыну уяткан? Гайсә берничә сүз белән аларның тормышында булган кайбер җитди проблемаларны әйтеп киткән. Ул бу проблемалар турында җентекләп сөйләп тормаган, ә авырлыкларга карамастан кешенең бәхетле була алганын күрсәткән. Шуңа күрә кешеләр аны тагы да теләбрәк тыңларга әзер булган.
Кызыксыну уятыр өчен уңышлы ысул — сораулар куллану, әмма алар урынлы булырга тиеш. Әгәр дә сораулар тыңлаучыларың моңарчы белгән-ишеткән нәрсәләр турында сөйләргә җыенганыңны күрсәтә икән, алар бик тиз кызыксынуын югалтачак. Тыңлаучыларны уңайсыз хәлдә калдырган яисә аларны начар итеп күрсәткән сораулар бирмә. Уйландырырлык сораулар бирергә тырыш. Тыңлаучылар эчтән генә җавап бирергә өлгерсен өчен, һәрбер сораудан соң кыска пауза яса. Алар үз уйларында синең белән «диалогта» катнашсын. Бу максатка ирешсәң, син аларның игътибарларын яулап ала алдың дигән сүз.
Игътибарны яулап алу өчен икенче ысул — тормыштан алынган очрак сөйләү. Әмма очрак кемне дә булса уңайсыз хәлдә калдырса, максатыңа ирешмәячәксең. Әгәр очрак истә калып та, аның ни өчен китерелгәне онытылса, син шулай ук максатыңа ирешмәячәксең. Очрак кереш сүзләрдә китерелсә, ул нотыкның төп өлешендә ачыкланачак ниндидер мөһим фикернең нигезе булып торырга тиеш. Очракны җанландырып җибәрер өчен, бәлки, аны кайбер нечкәлекләре белән сөйләргә кирәк булыр, әмма ул озын булмасын.
Кайбер докладчылар нотыкларын яңалыклардагы иң соңгы хәбәрдән, җирле газеттагы өземтәдән яки берәр танылган кешенең сүзләреннән башлый. Өземтә я хәбәр темага туры килсә һәм тыңлаучылар өчен урынлы булса, бу да уңышлы ысул булыр.
Әгәр нотыгың бер тема буенча докладларның яки Хезмәт очрашуының бер өлеше булып торса, кереш сүзләрең кыска һәм төгәл булырга тиеш. Ачык нотык сөйләгәндә кереш сүзләргә бирелгән вакыт эчендә сөйләп бир. Тыңлаучылар өчен кыйммәтле мәгълүмат нотыгыңның төп өлешендә яңгыраячак.
Кайчак сиңа, бәлки, һәрнәрсәгә шикләнеп караучы я хәтта үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр алдында чыгыш ясарга туры килер. Аларның игътибарын ничек җәлеп итәргә? Беренче гасырдагы «рух һәм зирәклек белән тулы» мәсихче Стифән мисалына игътибар итик. Аны Югары киңәшмә алдына тотып китергәннәр, Рәс. 6:3; 7:2). Рәсүл Паул Афинадагы Ареопагта бөтенләй башка төрле кешеләр алдында чыгыш ясаган. Ул мондый кереш сүзләр сайлаган: «Афиналылар, сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам» (Рәс. 17:22). Кереш сүзләре бик уңышлы булганга, кешеләр аларның икесен дә теләп тыңлаган.
һәм ул мәсихчеләрне яклап, анда көчле нотык сөйләгән. Ул нинди кереш сүзләр кулланган? Ихтирам белән мөрәҗәгать итеп, ул шик тудырмаган нәрсәләр турында сөйләгән: «Кардәшләр һәм агайлар, мине тыңлагыз. Шөһрәтле Аллаһы атабыз Ибраһимга Месопотамиядә... күренгән» (Вәгазьләгәндә дә кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Әгәр үзеңнең килүең турында кеше белән алдан сөйләшеп куймагансың икән, йорт хуҗасының синең белән сөйләшергә, бәлки, вакыты да булмас. Кайбер илләрдә чакырылмаган кеше килүенең сәбәбен шунда ук әйтергә тиеш. Башка җирләрдә, килүеңнең сәбәбен аңлатканчы, гореф-гадәт буенча, гомум кабул ителгән кагыйдәләрне үтәү таләп ителә (Лүк 10:5).
Һәрхәлдә, үзеңне дусларча тоту сөйләшү өчен уңай шартлар тудыра. Гадәттә сөйләшүне кеше нәрсә турында уйлый, шуннан башлау яхшырак. Моны ничек белергә? Син килгәндә, ул нинди эшләр башкара иде? Ул, бәлки, бакчада эшләгәндер, өй тирәсендәге эшләрен караштыргандыр, машина ремонтлаган, ашарга пешергән, кер юган яки балаларын карагандыр. Ә бәлки, ул газет укып я тәрәзәдән карап утыргандыр. Ул, мәсәлән, балык тотарга, спорт белән шөгыльләнергә, музыка тыңларга, сәяхәт итәргә я компьютерлар яратадыр. Моны тирә-яктагы әйберләргә игътибар итеп белерсең. Күпләрне яңарак кына радиодан ишеткән я телевизордан күргән хәлләр борчый. Болар турында сорау бирү яки кыска гына әйтеп китү эчкерсез әңгәмәгә китерә ала.
Шаһитлек бирер өчен сөйләшүне ничек башларга? Бу яктан Гайсә, Сихар шәһәре тирәсендәге кое янында самарияле бер хатын белән сөйләшеп, гаҗәеп үрнәк калдырган (Яхъя 4:5—26).
Кереш сүзләрне, аеруча җыелышыгызның территориясе еш вәгазьләнә икән, җентекләп әзерләргә кирәк. Югыйсә, кешеләргә шаһитлек бирә алмассың.
Темаңны әйт. Җыелыш очрашуларында программа рәисе яки синнән алда чыгыш ясаган кардәш гадәттә нотыгыңның
темасын һәм исемеңне игълан итә. Әмма кереш сүзләреңдә темаңны тыңлаучыларның исләренә төшерү файдалы булыр. Моның өчен нотыкның исемен кабатла. Һәрхәлдә, нотык барышында тема ачыклана барачак. Ләкин кереш сүзләреңдә ничек тә булса темаңа игътибар итәргә кирәк.Үз шәкертләрен вәгазьләргә җибәрер алдыннан Гайсә алар сөйләргә тиешле хәбәрнең темасын ачык итеп билгеләгән: «Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез» (Мат. 10:7). Ә безнең көннәр турында Гайсә болай дигән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр... вәгазьләнер» (Мат. 24:14). Без «сүзне вәгазьләргә», ягъни Изге Язмаларны кулланып вәгазьләргә тиеш (2 Тим. 4:2). Әмма Изге Язмаларны ачар алдыннан яки Аллаһы Патшалыгына игътибар итәр алдыннан еш кына агымдагы берәр проблемага кагылып китәргә кирәк. Мәсәлән, җинаятьчелек, эшсезлек, гаделсезлек, сугышлар, яшьләр мәсьәләсе, авырулар яки үлем турында әйтеп була. Ләкин тискәре нәрсәләрдә озак тукталып торма; синең хәбәрең — яхшы хәбәр. Сөйләшүең ахыр чиктә Аллаһы Сүзенә һәм аның Патшалыгына күчсен.
Тыңлаучыларыңа теманың мөһимлеген күрсәт. Әйтик, син җыелышта чыгыш ясыйсың, ди. Ул чакта тыңлаучыларга гомумән алганда темаң кызык булыр дип өметләнә аласың. Кеше, гадәттә, үзенә кагылышлы нәрсәләрне бирелеп тыңлый. Тыңлаучылар сине шулай тыңлармы? Алар сине кызыксынып тыңласын өчен, сиңа алар яшәгән шартлар турында сөйләргә һәм аларда эш итәргә теләк тудырырга кирәк. Моның өчен нотыгыңа әзерләнгәндә тыңлаучыларың турында, аларның шартлары, борчылулары, карашлары турында җентекләп уйла һәм, моны исәпкә алып, кереш сүзләреңне төзе.
Сәхнәдән чыгыш ясаганда да, вәгазьләгәндә дә кызыксыну уятыр өчен иң яхшы ысулларның берсе — теманың тыңлаучыларыңа кагыла икәнен күрсәтү. Аларның проблемалары, ихтыяҗлары, ягъни борчылулары, темаң белән ничек бәйле икәнен күрсәт. Гомуми фикерләрдән тыш ниндидер аерым якларга игътибар итәчәгеңне күрсәтсәң, алар сине тагы да игътибарлырак тыңлар. Моның өчен яхшы әзерлән.
Кереш сүзләрне ничек әйтергә? Кереш сүзләреңдә иң мөһиме — нәрсә әйтүең. Ләкин моны ничек итеп әйтүең дә кызыксыну
уята ала. Шул сәбәптән, әзерләнгәндә бу ике якны да исәпкә ал.Максатыңа ирешер өчен дөрес сүзләр сайла. Шуңа күрә беренче ике я өч җөмләне яхшылап әзерлә. Алар кыска, гади булсын. Нотык әзерлисең икән, син аларны, бәлки, язып куярсың я ятларсың. Шулчак нотыктагы беренче сүзләрең тиешле тәэсир тудырачак. Кереш сүзләреңне ашыкмыйча әйт. Бу сиңа дулкынлануыңны җиңеп, нотыгыңны тыныч кына сөйләргә ярдәм итәчәк.
Кереш сүзләрне кайчан әзерләргә? Кайбер тәҗрибәле докладчылар фикеренчә, нотык әзерләү кереш сүзләрдән башланырга тиеш. Башкалар исә кереш сүзләрне нотыкның төп өлеше тулысынча төзелгәч кенә әзерләргә кирәк дип саный.
Кереш сүзләрне җентекләп әзерләр өчен, сиңа, һичшиксез, темаңны һәм нотыгыңдагы төп фикерләрне белергә кирәк. Нотыкны берәр әзер план буенча төзәргә кирәк булса, нәрсә эшләргә? Аны укып чык, аннан соң кереш сүзләрдә кулланырлык берәр уй килсә, аны язып куй. Шуны да исеңдә тот: кереш сүзләрең уңышлы булсын өчен, син тыңлаучыларыңны да, планда китерелгән материалны да исәпкә алырга тиеш.