49 НЧЫ ДӘРЕС
Нигезле дәлилләр китерү
СИН берәр нәрсә турында сөйләгәндә, тыңлаучының: «Ни өчен мин моңа ышанырга тиеш? Моңа ышаныр өчен нинди дәлилләр бар?» — дип сорарга хокукы бар. Өйрәтүче буларак, син тыңлаучыга андый сорауларга җавап бирергә я җавапны табарга булышырга тиеш. Әгәр дә берәр мөһим фикер карала икән, тыңлаучыларың аның белән ризалашсын өчен, җитди сәбәпләр китер. Шулай итеп әйткән сүзләрең ышанычлы яңгыраячак.
Рәсүл Паул тыңлаучыларын ышандырыр өчен нигезле дәлилләр китергән, сөйләшүне эзлекле итеп алып барган, аларны чын күңелдән өндәгән. Шулай итеп ул аларның фикер йөртүләрен һәм карашларын үзгәртергә тырышкан. Ул безгә яхшы үрнәк калдырган (Рәс. 18:4; 19:8). Әмма кайберәүләр кешеләрне алдар өчен үз «дәлилләрен» китерә (Мат. 27:20; Рәс. 14:19; Көл. 2:4). Гадәттә, алар үз сүзләрен берәр нинди ялган караштан башлый, шикле чыганакларга таяна, нигезсез дәлилләр куллана, берәр факт карашын расламаса, аны китерми, кешеләрне уйланырга түгел, ә күбрәк хисләргә бирелергә дәртләндерә. Сак бул, алардан үрнәк алма.
Аллаһы Сүзенә нигезләнеп сөйлә. Өйрәткәндә үзеңнән сөйләмә, башкаларга Изге Язмалардан белгәнеңне сөйләргә тырыш. Бу яктан безгә зур ярдәм булып ышанычлы һәм акыллы хезмәтче тарафыннан бастырылган басмалар булыша. Алар безне Изге Язмаларны тырышып өйрәнергә дәртләндерә. Һәм без дә башкаларны Изге Язмаларга игътибар итәргә өндибез. Без моны үзебезнең хаклы булуыбызны раслар өчен түгел, ә алар Изге Язмаларда әйтелгәнне үз күзләре белән күрсеннәр өчен басынкылык белән эшлибез. Гайсә Мәсих дога кылганда үз Атасына: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Без дә аның сүзләре белән риза. Йәһвә Аллаһы җирне һәм күкне барлыкка китергән, аңардан югарырак беркем дә юк. Аның Сүзенә нигезләнеп дәлилләр китерсәң, алар чыннан да нигезле булачак.
Кайвакыт сиңа Изге Язмалар белән таныш булмаган я аны Аллаһы Сүзе итеп танымаган кешеләр белән сөйләшергә туры килер. Андый очракларда акыл белән эш ит. Изге Язмалардан өзекләрне кайчан
һәм ничек китерергә икәнен үзең сайла. Шулай да мөмкин кадәр тизрәк бу ышанычлы чыганакка күчәргә тырыш.Әйтик, син әйткән сүзләреңне раслар өчен Изге Язмалардан тиешле өзекне китердең, ди. Шул өзекне генә китереп, нигезле дәлил китердең дип әйтеп буламы? Юк, кайвакыт сүзләреңне раслар өчен, шигырьнең контекстына да игътибар итәргә кирәк. Әгәр син шигырьдәге принципка гына игътибар иткәнсең икән, һәм контекстның синең темага бернинди кагылышы юк икән, ул чакта башка дәлилләр китерергә туры килер. Син әйтелгән сүзләрең чыннан да Изге Язмаларга нигезләнгән икәнен күрсәтер өчен, бәлки, үз темаңа кагылышлы башка шигырьләр кулланырсың.
Берәр нәрсәне дәлилләр өчен, шигырьдә булмаганны бар итеп күрсәтмә. Аны укыганда игътибарлы бул. Шигырь, бәлки, синең темаңа гомумән алганда кагыла торгандыр да, әмма тыңлаучыларың бу шигырь әйткән сүзләреңне ничек раслый икәнен күрергә тиеш. Шул чакта бу шигырь нигезле дәлил булып торыр.
Өстәмә дәлилләр китер. Кайвакыт кешеләргә Изге Язмаларда әйтелгәннең акыллы булуын күрергә ярдәм итәр өчен, башка ышанычлы чыганаклардан дәлилләр китереп була.
Мәсәлән, Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтер өчен, син Галәмгә игътибар итә аласың. Табигатьтәге законнарны, мәсәлән, гравитация законын китереп, син: «Димәк, бу законнарны кемдер биргән»,— дип әйтә аласың. Андый фикер йөртүең Аллаһы Сүзендә әйтелгән белән туры килсә генә дөрес булачак (Әюб 38:31—33; Мәд. 18:2; 103:24; Рим. 1:20). Андый дәлилләр зур ярдәм булып тора, чөнки Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр тирә-яктагы күргән нәрсәләр белән туры килә икәнен күрсәтә.
Әйтик, сиңа берәрсенә Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәнен күрсәтергә кирәк, ди. Син, бәлки, моның өчен белгечләрнең сүзләрен китерерсең. Әмма бу Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәнен исбатлармы? Белгечнең сүзләре, кеше аны хөрмәт итсә генә, файда китерер. Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр хак икәнен күрсәтер өчен фәнни фактларны кулланып буламы? Камил булмаган галимнәрнең карашларын дәлил итеп куллансаң, син төзегән нигез нык булмас. Әмма сөйләшүеңне Аллаһы Сүзеннән башласаң һәм Изге Язмаларның төгәллеген күрсәтә торган фәнни фактларны аннан соң китерсәң, син нык нигездә «төзисең» дип әйтеп була.
Нинди генә тема каралмасын, җитәрлек дәлилләр китерергә тырыш. Җитәрлекме, юкмы икәнен ничек билгеләргә? Үз тыңлаучыларыңны 2 Тимутигә 3:1—5 тә әйтелгән соңгы көннәр турында сөйлисең, ди. Бу өзектән «кешене яратмаучы» дигән сүзләрне исбатлар өчен син, бәлки, яңалыклардан тыңлаучыларга яхшы билгеле булган берәр факт китерерсең. Соңгы көннәрдә яшәвебезне күрсәтә торган бу билгенең үтәлешен исбатлар өчен, мөгаен, шул бер факт та җитәр.
исәпкә ал. Әйтик, синКүп кенә очракларда аналогия булыша. Аналогия — мөһим уртак яклары булган ике нәрсәне чагыштыру. Аналогия үзеннән-үзе әле дәлил түгел. Чагыштыруың Изге Язмаларда әйтелгән сүзләргә каршы килмәскә тиеш. Аналогия кешегә әйткән сүзләреңнең акыллы булуын күрергә булыша. Андый аналогияне, мәсәлән, Аллаһы Патшалыгының хөкүмәт булуын аңлатыр өчен, кулланып була. Син болай дип әйтә аласың: Аллаһы Патшалыгының, кеше хөкүмәтләренең кебек, җитәкчеләре, гражданнары, законнары, суд һәм белем алу системалары бар.
Изге Язмалардагы киңәшләрне куллануның акыллылыгын күрсәтер өчен, еш кына тормыштан алынган мисаллар булыша. Әйтелгән сүзләреңне исбатлар өчен, үз тормышыңда булган очракларны да кулланып була. Әйтик, син кешегә Изге Язмаларны укуның һәм өйрәнүнең мөһимлеген күрсәтәсең, ди. Бу үз тормышыңны ничек яхшыртырга булышты икәнен сөйләп бир. Мәсәлән, рәсүл Петер үз кардәшләрен ныгытыр өчен, үзе шаһит булган Гайсәнең тышкы кыяфәтенең үзгәрүе турында сөйләгән (2 Пет. 1:16—18). Паул да үз тормышыннан төрле очраклар китергән (2 Көр. 1:8—10; 12:7—9). Үзеңә чиктән тыш зур игътибар җәлеп итмәс өчен, андый очракларны сирәк кенә сөйлә.
Кешеләр үз чыгышлары белән дә, фикер йөртүләре белән дә бер-берсеннән аерылып торганга, бер кешегә китерелгән дәлил икенчесе өчен дәлил булмаска да мөмкин. Нинди дәлилләр сайларга һәм ничек аларны китерергә? Бу сорауларны хәл иткәндә үз тыңлаучыларыңның карашларын исәпкә ал. Гыйбрәтле сүзләр 16:23 тә болай дип әйтелә: «Зирәк акыллының теле дә зирәк булыр һәм аның белемен арттыруга хезмәт итәр».