«Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез»
ТЫҢЛЫЙ белү бик мөһим. Ул өйрәнүдә зур роль уйный. Кешенең котылуы да моңа бәйле. Үз халкын Мисыр әсирлегеннән азат итәр алдыннан, Йәһвә Мусага, исраиллеләрнең беренче туган угыллары үлем фәрештәсе кулыннан һәлак булмасын өчен, кирәкле күрсәтмәләр биргән. Муса бу күрсәтмәләрне Исраил аксакалларына тапшырган (Чыг. 12:21—23). Ә алар бу хәбәрне һәр гаиләгә җиткергән. Ул хәбәр телдән таратылган, шуның өчен халык игътибар белән тыңларга тиеш булган. Исраиллеләр игътибарлы булганмы? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраиллеләр шулай эшләделәр» (Чыг. 12:28, 50, 51). Нәтиҗәдә, Исраил халкы азат ителеп, Йәһвәнең курку-хөрмәт уятучы кодрәтенең чагылышын күргән.
Тиздән Йәһвә үз халкын бөек афәттә коткарачак. Моның өчен безгә ул биргән күрсәтмәләргә игътибарлы булырга кирәк. Андый күрсәтмәләр җыелыш очрашуларында бирелә. Син андый очрашулардан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тырышасыңмы? Күп нәрсә ничек тыңлавыңа бәйле.
Очрашуда ишеткән төп фикерләрне искә төшерә аласыңмы? Ишеткәннәреңне тормышыңда кулланырга я башкалар белән уртаклашырга тырышасыңмы?
Йөрәгеңне әзерлә
Мәсихче очрашуларда ишеткәннәребез безгә файда китерсен өчен, йөрәгебезне әзерләргә кирәк. Моның мөһимлеге Яһүд патшасы Иһошафат идарә иткәндә булган бер вакыйгадан күренә. Иһошафат хак гыйбадәт ягында нык торган. Ул «Яһүд патшалыгындагы биеклекләрне һәм изге баганаларны җимергән», шулай ук мирзаларга, левиләргә һәм руханиларга Яһүд патшалыгындагы бар шәһәрләрне йөреп чыгып, халыкны Йәһвә Канунына өйрәтергә кушкан. Шулай да «биеклекләр юк ителмәгән» (2 Елъ. 17:6—9; 20:33). Исраилдә мәҗүси биеклекләрдә ялган илаһларга табыну һәм кешеләр уйлап чыгарган Йәһвәгә табынуның төрләре киң тамыр җәйгән булган, шуңа күрә аларны юк итәр өчен күп көч таләп ителгән.
Ни өчен Иһошафатның тырышлыклары көтелгән нәтиҗәләргә китермәгән? Изге Язмаларда: «Халык үз йөрәген ата-бабаларының Аллаһысы өчен әзерләмәгән иде әле»,— дип әйтелә. Алар Иһошафатның әйткәннәрен ишеткән булсалар да, аның сүзләренә колак салмаган. Алар, бәлки, корбан китерү өчен Иерусалим гыйбадәтханәсенә бару юлы озын һәм җайсыз дип уйлагандыр. Һәрхәлдә, аларның иманы булмаган.
Шайтан дөньясының юлларына кире кайтмас өчен, без Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салырга тиеш, ә моның өчен безгә йөрәгебезне әзерләргә кирәк. Ничек? Бер мөмкинлек — дога кылу. Без Аллаһының өйрәтүен рәхмәт хисе белән кабул итәр өчен дога кылырга тиеш (Мәд. 26:4; 94:2). Бу безгә абый-кардәшләрнең Йәһвә халкын өйрәтер өчен куйган тырышлыкларын кадерләргә ярдәм итәчәк. Камил булмасалар да, Йәһвә аларны куллана. Бу безгә яңа белемнәребез өчен Йәһвәгә рәхмәтле булырга, ә моңа кадәр алган белемнәребезне тагы да кадерләргә ярдәм итәчәк. Безнең Йәһвә ихтыярын җиренә җиткереп үтисебез килә, шуңа күрә без болай дип дога кылабыз: «Әй Раббы, мине Үз юлыңа бастыр... Исемеңнән куркып, күңелем сөенсен әле» (Мәд. 85:11).
Игътибар белән тыңла
Безгә игътибар белән тыңларга күп нәрсә комачаулый. Кайвакыт башыбызда мең төрле уй кайнаша, ә кайчак игътибарыбыз залдагы я урамдагы берәр тавыш яки хәрәкәт аркасында читкә юнәлә. Үзебезне начар хис иткәнгә дә программаны тыңлау авырдыр. Кайбер ата-аналар, үз балаларын караганга, программаны дикъкать белән тыңлый алмый. Программаны игътибар белән тыңлар өчен нәрсә эшләргә?
Гадәттә, нәрсәгә карыйбыз, шуңа дикъкатебезне туплыйбыз. Докладчыга карау сиңа игътибарлы булырга ярдәм итәчәк. Ул Изге Язмалардан шигырьләрне укыганда, алар таныш булса да, ачып карап бар. Берәр нәрсә комачауласа да, ул якка борылып карама. Чөнки күзләр аша акылыбызга кирәкмәгән мәгълүмат үтеп керсә, программаның күп өлешен ишетми калуыбыз бар.
Программаны тыңлаганда үз мәшәкатьләрең исеңә төшсә, игътибар туплау авыр булыр. Андый чакларда тынычлык сорап Йәһвәгә дога кыл (Мәд. 93:19; Флп. 4:6, 7). Кирәк булса, кат-кат дога кыл (Мат. 7:7, 8). Җыелыш очрашулары — Йәһвә төзелеше, шуңа күрә ул безнең алардан файда алуыбызны тели (1 Яхъя 5:14, 15).
Нотыклар яңгыраганда
Син, бәлкем, нотыклардагы үзеңә ошаган фикерләрне хәтерлисеңдер. Ләкин нотык тыңлау — кызык фикерләрне җыеп бару гына түгел. Нотык ул сәяхәт кебек: юлда төрле матур урыннар очрый, әмма иң мөһиме — максатка ирешү, ягъни барасы урынга барып җитү. Докладчының да максаты бар: ул, бәлкем, үз тыңлаучыларының берәр нәтиҗәгә килүләрен телидер я аның аларны берәр эшкә дәртләндерәсе киләдер.
Йошуа 24:1—15 тә язылган Йошуаның Исраил халкына сөйләгән нотыгын карап чыгыйк. Аның исраиллеләрне тирә-яктагы халыкларның ялган табынуыннан читтә торырга һәм чын гыйбадәт ягында нык торырга дәртләндерәсе килгән. Ни өчен? Бөтен җирдә киң таралган потка табыну Исраил халкының Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләрен куркыныч астына куйган. Исраиллеләр Йошуаның сүзләренә колак салган. Алар болай дигәннәр: «Йәһвәне калдырып башка илаһларга табыну безнең уебызда да юк иде... Без дә Йәһвәгә хезмәт итәчәкбез». Алар, чыннан да, Йәһвәгә хезмәт иткән! (Йошуа 24:16, 18, 31).
Нотык тыңлаганда, аның максатын аңларга тырыш. Докладчы бу максатка ничек ирешә икәненә игътибар ит. Бу нотык сине нәрсә эшләргә дәртләндерә? Уйлан.
Фикер алышулар вакытында
Өйрәнү мәкаләсе каралганда, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнгәндә һәм Хезмәт очрашуының кайбер пунктлары үткәрелгәндә, Изге Язмаларга нигезләнгән материал сорау-җавап рәвешендә тикшерелә.
Фикер алышу, ниндидер мәгънәдә, сөйләшү кебек. Ул сиңа күбрәк файда китерсен өчен, игътибар белән тыңла. Фикер агышының юнәлешен күзәтеп бар. Докладчы темага һәм төп фикерләргә ничек басым ясый икәненә игътибар ит. Эчтән генә аның сорауларына җавап бир. Башкаларның материалны аңлатканын һәм ул аларга нинди файда китергәнен тыңла. Башкаларның фикерләре сиңа таныш темага икенче күз белән карарга ярдәм итәр. Үз иманыңны күрсәтүче комментарийлар биреп, фикер алышуда катнаш (Рим. 1:12).
Билгеләнгән материалны алдан тикшерсәң, фикер алышу синең өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, ә башкаларның комментарийларын аңлау җиңелрәк булачак. Берәр сәбәп аркасында тиешенчә әзерләнә алмасаң, материалны һич булмаса очрашу алдыннан карап чык. Шулай эшләсәң, фикер алышу сиңа күбрәк файда китерәчәк.
Конгрессларда
Конгрессларда игътибарыбызны читкә юнәлдерә алган нәрсәләр җыелыш очрашуларына караганда тагы да күбрәк. Шуңа күрә безгә конгресс программасын тыңлау авыррак булырга мөмкин. Безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
Беренче чиратта, йокы туйдыру мөһим. Программа башланыр алдыннан көннең темасы белән таныш, аны истә тот. Нотыкларның исемен карап чык, һәм аларда нәрсә әйтеләчәк икәне турында уйла. Изге Язмаларыңны ачып бар. Күпләр программаны игътибар белән тыңлар өчен, төп фикерләрне язып бара. Тормышыңда һәм хезмәтеңдә кулланырлык фикерләргә игътибар ит. Конгресска барганда да, кайтканда да ишеткәннәреңне берәрсе белән уртаклаш. Шулай итеп ишеткәннәрең исеңдә калачак.
Балаларны тыңларга ничек өйрәтергә?
Мәсихче ата-аналар үз балаларын, хәтта сабыйларын да, җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга үзләре белән алып, аларга «котылуга китерүче зирәклеккә» ия булырга ярдәм итә ала (2 Тим. 3:15). Балалар төрле була: берәүләре игътибарлы, икенчеләре бер урында тик утыра алмый. Шуңа күрә балаларны дикъкать белән тыңларга өйрәтер өчен акыл белән эш итәргә кирәк. Бәлки, алдагы киңәшләр синең өчен файдалы булыр.
Өйдә балаларыңны вакыт-вакыт тыныч утырырга өйрәт: алар я мәсихче басмаларны укысын, я андагы рәсемнәрне карасын. Очрашулар вакытында балаң уенчыклар белән уйнамасын. Бүген дә балалар, борынгы Исраилдә кебек, очрашуларга тыңлар өчен һәм өйрәнер өчен килә (Кан. 31:12). Кайбер ата-аналар хәтта бәләкәй балаларына да җыелышта каралачак һәр басманы бирә. Балаларыңа, очрашулардагы фикер алышуда катнаша алсыннар өчен, әзерләнергә ярдәм ит.
Изге Язмаларда Йәһвәне тыңлау һәм аңа буйсыну бер-берсе белән нык бәйле икәне күрсәтелә. Моны Мусаның Исраил халкына әйтелгән сүзләреннән күреп була: «Сезгә яшәү яки үлем, хәер-фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм... Тормышны сайлагыз. Раббы Аллаһыгызны яратыгыз, Аның әйткәнен тыңлагыз, Аңарга сыеныгыз» (Кан. 30:19, 20). Безгә аеруча бүгенге көннәрдә Йәһвәнең әйткәннәрен тыңларга һәм тормышыбызда кулланырга кирәк, чөнки бу безгә Аллаһы хуплавын һәм мәңгелек тормыш бүләген алырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә Гайсәнең: «Ничек тыңлавыгызга игътибар итегез»,— дигән киңәшенә колак салу бик мөһим! (Лүк 8:18).