Рухи уңышларга омтыл
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ принципларны куллана башлагач, синең фикерләү һәм сөйләү рәвешең, шулай ук тәртибең уңай якка үзгәргәндер. Андый үзгәрешләрне син әле Теократик хезмәт мәктәбенә язылганчы ясагансыңдыр. Бәлки, син тормышыңны Йәһвәгә инде багышлагансыңдыр. Ләкин моның белән генә канәгать булып калма! Суга чумдырылу — мәсихче юлыңның башы гына.
Тимути мәсихче өлкән булса да, Паул аңа: «Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын»,— дигән. Моның өчен Тимутигә үзенә бирелгән киңәшләр һәм үзенә тапшырылган хезмәт турында «уйланырга», «шулар белән мәшгуль булырга» кирәк булган (1 Тим. 4:12—15). Без хакыйкать юлыннан күптән түгел генә я инде озак барабызмы, безгә уңышларга омтылырга кирәк.
Алга китешең ачык күренсен өчен, нәрсә эшләргә?
Эфеслеләргә 3:14—19 да рәсүл Паулның догасы китерелә. Ул имандашлары хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген тулысынча аңларга сәләтле» булсыннар дип дога кылган. Ә Гайсә, мәсихчеләр хакыйкатькә төшенә алсын өчен, кеше төрендәге бүләкләр биргән. Алар җыелыштагыларны өйрәтергә, төзәтергә һәм ныгытырга тиеш булган. Аллаһы Сүзендә язылганнар турында регуляр рәвештә уйланып һәм бу тәҗрибәле укытучыларны тыңлап, без рухи яктан үсә алабыз (Эфес. 4:11—15).
Рухи яктан үсәр өчен, безгә шулай ук «акылыбызны өстенлек итүче карашыбыз белән яңарта барырга» кирәк. Моның өчен безгә Аллаһы һәм Гайсә кебек фикер йөртергә һәм андый фикер йөртүне үзләштерер өчен көч куярга кирәк. «Яңа шәхес булып киенер» өчен, безгә Аллаһының һәм Гайсәнең фикер йөртү рәвеше һәрвакыт тәэсир итеп торырга тиеш (Эфес. 4:23, 24). Инҗилдә Гайсәнең тормышы турында язылганны үзең өчен җитәкчелек итеп кабул ит. Безгә Гайсәнең эшләрендә аның сыйфатларын күрә белергә һәм бу сыйфатларны үзебездә булдырыр өчен тырышлыклар куярга кирәк (1 Пет. 2:21).
Кешенең рухи үсеше нәрсә турында сөйләшүеннән дә күренер тора. «Яңа шәхес булып киенгән» кеше кирәксез, оятсыз я тәкәббер сүзләр әйтмәс. Киресенчә, аның сүзләре «тыңлаучыларны ныгыта», «аларга файда китерә» (Эфес. 4:25, 26, 29, 31; 5:3, 4; Яһүд 16). Аның комментарийлары һәм сөйләме хакыйкать аның тормышына тәэсир итә икәнен күрсәтә.
Сине төрле ялган тәгълиматлар дулкыннары «ыргытып, һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрми» икән, димәк, син рухи яктан үсәсең (Эфес. 4:14). Мәсәлән, бу дөньядагы көн саен туып торган яңа идеяләргә, тенденцияләргә һәм яңа күңел ачуларга син ничек карыйсың? Рухи эшләргә багышланган вакытны андый нәрсәләргә сарыф итәргә теләгең туганы булмадымы? Андый уйлар рухи үсешеңне хәтта туктатырга да мөмкин. Вакытыңны рухи эшләргә багышлау күпкә акыллырак! (Эфес. 5:15, 16).
Рухи үсешебез башкалар белән эш итүебездән дә күренә. Син кардәшләргә карата игелекле, кызганучан булырга һәм аларны ихлас күңелдән кичерергә өйрәндеңме? (Эфес. 4:32).
Йәһвәнең фикерләү рәвешен үзләштерергә тырышканың җыелышта гына түгел, ә өйдә дә күренсен. Моннан тыш, рухи үсешең мәктәптә, эштә һәм башка урыннарда күренеп торсын (Эфес. 5:21—6:9). Әйе, кешеләр белән Аллаһы яраткан сыйфатлар күрсәтеп мөгамәлә итсәң, алга китешең һәркемгә ачык күренеп торачак.
Сәләтләреңне куллан
Йәһвә Аллаһы безнең һәрберебезне төрле сәләтләр белән бүләкләгән. Сәләтләребезне башка кешеләрнең файдасына куллансак, Йәһвә, безне кулланып, башкаларга үзенең юмарт игелеген күрсәтә ала. Моның турында рәсүл Петер болай дип язган: «Аллаһыдан нинди бүләк алган булсагыз, һәрберегез шул бүләкне... Аллаһының юмарт игелегенең яхшы идарәчеләре буларак, бер-берегезгә хезмәт итәр өчен кулланыгыз» (1 Пет. 4:10). Ә син үз сәләтләреңне ничек кулланасың?
Петер болай дип дәвам итә: «Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткәндәй сөйләсен» (1 Пет. 4:11). Бу шигырьдән күренгәнчә, кеше үз сүзләре белән Аллаһыга дан китерергә теләсә, аның сөйләгәне Аллаһы Сүзендә язылганга каршы килергә тиеш түгел. Аның ничек итеп сөйләгәне дә Йәһвәне данларга тиеш. Теократик хезмәт мәктәбендә укып, син сәләтләреңне кешеләргә ярдәм итәр өчен һәм шулай итеп Аллаһыны данлар өчен кулланырга өйрәнерсең. Андый максатны күздә тотып, Мәктәптәге уңышларың турында нәрсә әйтер идең?
Үзеңнең Мәктәптә күпме дәрес һәм нинди йөкләмәләр үтәгәнең турында уйланыр урынына, Мәктәптәге өйрәтү ярдәмендә данлау
корбаныңның сыйфатын никадәр яхшырта алганың турында уйлан. Мәктәпнең максаты — безгә вәгазьдә уңышлы булырга ярдәм итү. Шуңа күрә үзеңә мондый сораулар бир: вәгазьгә барыр алдыннан, әйтеләчәк сүзләрем турында уйланаммы? Вәгазьләгәндә, кешеләр белән кызыксынырга тырышаммы? Кешегә кабат килеп китәр өчен, берәр ачык сорау калдыраммы? Өйрәнүчеләрем булса, мин аларны яхшы укытучы укучыларының йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәткәндәй өйрәтергә тырышаммы?Безгә берәр нинди вазифа тапшырылган булса да, аңа гына карап рухи яктан уңышларга ирешкәнбез дип әйтеп булмый. Рухи үсешебез вазифаларыбыздан түгел, ә аларны ничек үтәвебездән күренә. Шуңа күрә сиңа өйрәтү белән бәйле берәр йөкләмә тапшырылса, аны үтәгәч үзеңә мондый сораулар бир: чыгышымнан өйрәтүгә осталыгымның яхшырганы күрендеме? Тыңлаучыларым ишеткәннәрне кулланырлармы? Алар куллансын өчен, материалны яхшы ачыкладыммы?
Сәләтләреңне кулланыр өчен, үзең беренче булып адым ясарга өйрән. Кардәшләр белән вәгазьгә язылыр өчен, үзең аларга тәкъдим ясыйсыңмы? Җыелышыңда яңаларга, яшьләргә һәм авыруларга ярдәм итәр өчен үзең беренче булып адым ясыйсыңмы? Патшалык Залын җыештыруда я конгресслар бүлекләрендә катнашуда үз ярдәмеңне тәкъдим итәсеңме? Бәлкем, син гомуми пионер булып я вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә аласыңдыр я күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган берәр җыелышка ярдәм итә аласыңдыр. Абый-кардәш булсаң, Изге Язмалардагы хезмәттәш ярдәмче һәм өлкән булу өчен таләпләргә туры киләргә омтыласыңмы? Башкаларга ярдәм итәргә һәм үзеңә җаваплылык алырга әзер булуың рухи уңышларга омтылганыңны күрсәтә (Мәд. 109:3).
Тәҗрибәнең роле
Үзең турында тәҗрибәм әз дип уйласаң, кайгырма. Аллаһы Сүзе тәҗрибәләре булмаган кешеләрне акыллыландыра ала (Мәд. 18:8; 118:130; Гыйб. сүз. 1:1—4). Изге Язмалардагы киңәшләрне куллансак, тормышыбызда Йәһвәнең камил зирәклеге чагылыр, ә зирәклек җыелган тәҗрибәгә караганда күпкә мөһимрәк. Ләкин Йәһвәгә хезмәт итүдә күбрәк уңышларга ирешкән саен, без күбрәк тәҗрибә дә җыябыз. Тәҗрибәбезне ничек яхшырак кулланырга?
Гыйбрәтле сүзләр 3:7 дә: «Үзеңне акыл иясе дип санама»,— дип әйтелә. Кеше карар кабул иткәндә, аның тәҗрибәсе сорауга киңрәк карарга булыша. Рухи яктан үскәндә, тәҗрибәбез ярдәмендә акылыбыз да, йөрәгебез дә безгә шуны әйтеп торырга тиеш: без Йәһвә безне фатихаласа гына, уңышлы булачакбыз. Алга китешебез үз белдегебезгә таянудан түгел, ә бар очракларда Йәһвәдән җитәкчелек эзләвебездән күренеп тора. Әйе, Йәһвәгә таянсак, без барысы да Йәһвә кулында икәненә ышанырбыз, күктәге Атабыз белән җылы һәм якын мөнәсәбәтләребезне сакларга тырышырбыз.
Төрле хәлләргә эләккән кешенең: «Минем бу хәлгә эләккәнем бар. Нәрсә эшләргә кирәк икәнен мин инде беләм»,— дип уйлавы бар. Алай әйтү акыллы булыр идеме?Алдагыларына талпын
Рәсүл Паул, майланган һәм рухи яктан җитлеккән мәсихче булса да, мәңгелек тормыш алыр өчен «алдагыларына талпынырга» кирәк икәнен аңлаган (Флп. 3:13—16). Син дә шулай уйлыйсыңмы?
Үзеңнең нәрсәгә ирешкәнеңне күрер өчен, үзеңә мондый сораулар бир: мин яңа шәхес булып киенергә, Йәһвә хакимлегенә буйсынырга һәм Йәһвәне данлар өчен үз сәләтләремне никадәр тырышып кулланам? Теократик хезмәт мәктәбеннән киңәшләрне кулланган саен, сөйләшүеңдә һәм өйрәтүеңдә Аллаһы Сүзендә искә алынган уңай сыйфатлар чагылырга тиеш. Бу өлкәләрдә рухи яктан үсәргә тырыш. Иртәме-соңмы син, һичшиксез, уңышларга ирешәчәксең, һәм алга китешең һәркемгә ачык күренеп торачак.