44 НЧЕ ДӘРЕС
Сорауларны уңышлы куллану
СОРАУЛАРГА әйтеп я эчтән генә җавап бирергә кирәк булганга, тыңлаучылар катнашучылар булып китә. Сорау биреп сөйләшүне башлап була, сораулар фикер алышып сөйләшергә булыша. Чыгыш ясыйсыңмы я өйрәнү үткәрәсеңме, сорауларны кешедә кызыксыну уятыр өчен, аны уйланырга дәртләндерер өчен я әйткәннәреңә басым ясар өчен куллан. Сорауларны уңышлы кулланып, син кешеләрне уйланырга, үзеңне тыңларга дәртләндерәсең. Үз максатыңны хәтереңдә тот һәм аңа ирешергә булыша торган сораулар бир.
Сөйләшүне башларга булыша торган сораулар. Вәгазьдә кешене үз фикерен әйтеп бирергә дәртләндерер өчен, мөмкинлекләр эзлә.
«Сезнең кайчан да булса... уйлаганыгыз бармы?» дигән сорау биреп, күп кенә Йәһвә Шаһите кызык сөйләшүләр башлый. Кешеләргә аларны чыннан да борчый торган сорау бирсәк, вәгазебез уңышлырак булачак һәм безгә шатлык китерәчәк. Кешенең без биргән сорауны моңа кадәр ишеткәне булмаса да, бу сорау аңарда кызыксыну уятырга мөмкин. Мәсәлән, «Сезнеңчә..?», «Сез ничек уйлыйсыз..?», «Сез... ышанасызмы?» дигән сүзләрне кулланып, сөйләшүне күптөрле темаларга башлап була.
Яхшы хәбәрне таратучы Филип, Ишагыйя пәйгамбәрлеген кычкырып укып баручы хәбәш кешесен очраткач, аңа гади генә бер сорау биргән: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» (Рәс. 8:30). Шул сорау Филипкә Гайсә Мәсих турындагы хакыйкатьне аңлатып бирергә юл ачкан. Моңа охшаш сораулар кулланып, бүген кайбер Шаһитләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне төгәл аңларга теләгән кешеләр белән өйрәнүләр башлый.
Кешеләргә үз карашларын аңлатып бирергә мөмкинлек бирсәң, күпчелеге үзең сөйләгәнне дә тыңлар. Сорау биргәч, кешенең җавабын Марк 12:34). Кеше карашы белән риза булмасаң да, ул үз карашын аңлатып биргәч, аңа рәхмәт әйт. Аның карашын белгәч, син хакыйкатьне аның тиешле якларына игътибар итеп сөйләрсең.
игътибар белән тыңла. Тәнкыйтьчел булма, игелекле бул. Эчкерсез мактый алсаң, макта. Бер тапкыр Гайсә канунчының «акыллы җавап биргәнен күреп», аны: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— дип мактаган (Мөһим фикер әйтер алдыннан сорау бирү. Син бер кешегәме я зур төркемгә сөйлисеңме, берәр мөһим фикер әйтер алдыннан сорау бирергә тырыш. Соравың тыңлаучылар өчен чыннан да кызык булсын. Кызыксыну уята торган, җавабы соңрак яңгыраячак сораулар куллан. Сорау биргәннән соң кыска гына пауза ясасаң, кешеләрдә тагы да зуррак кызыксыну уятырсың.
Гайсә кешеләр белән сөйләшкәндә еш кына сораулар кулланган. Бер тапкыр Чумдыручы Яхъяның Аллаһы ниятен үтәүдә роле турында сөйләгәндә, ул өч сорау биргән һәм һәр сораудан соң риторик сорау формасында үз җавабын тәкъдим иткән. Өч сорауның һәрберсе тыңлаучыларны соңрак бирелгән дөрес җавапка әзерләгән (Мат. 11:7—14). Син дә өйрәткәндә моңа охшаш алымны куллана аласыңмы? Кулланып кара.
Уйланырга булыша торган сораулар. Сораулар кешегә фикер барышын һәм фикерләрнең бер-берсенә бәйләнешен күрергә булыша. Мәсәлән, рәсүл Паул төрле телләрдә сөйләшү сәләте турында сөйләгәндә, сорауларны шул максат белән кулланган (1 Көр. 14:4—12). Паул берәрсе башка телдә сөйләсә, моны җыелышны ныгытыр өчен сөйләсен ди. Шуннан соң аңлаешлы сөйләмнең никадәр мөһим булуына басым ясап, ул мондый сорау бирә: «Кардәшләр, хәзер яныгызга килеп, я ачылыш, я белем, я пәйгамбәрлек, я тәгълимат кулланмыйча, телләрдә сөйләсәм, сезгә ни файда китерермен?» Аннан соң ул, башка телләрдә сөйләү сәләте иң мөһим нәрсә түгел икәненә басым ясар өчен, сораулар катыш мисаллар китерә. Аның фикер йөртүе игътибарыбызны җәлеп итә, аның фикер барышы эзлекле, ә әйткән сүзләре онытылмаслык.
Кайбер докладчылар да сорауларны уңышлы куллана. Алар сорау биргәч, тыңлаучылар аңа эчтән генә җавап бирәләр һәм шулай итеп диалогта катнашучы булып китәләр.
Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә дә без сораулар биреп өйрәнүчене фикер алышуда катнашучы итәбез. Әлбәттә, өйрәнүче җавабын үз сүзләре белән бирсә, күпкә яхшырак булыр. Аның белән бергә уйланыр өчен ипләп кенә өстәмә сораулар бир. Төп фикерләр каралганда, аны Изге Язмаларны кулланып җавап бирергә дәртләндер. Аңа шулай ук мондый сораулар бирә аласың: «Карала торган материал үткәндә карап чыккан материал белән ничек бәйле? Ул безгә нинди файда китерә? Аны тормышыбызда ничек кулланып була?» Үз фикерләреңне әйтеп һәм барысын җентекләп аңлатып торганчы, өйрәнүчегә сораулар биреп уйланырга булышсаң, күпкә яхшырак булыр. Шулай итеп син аңа Аллаһыга гыйбадәт кылуда үз «акылын кулланырга» булышырсың (Өйрәнүче берәр нәрсәне аңлап бетермәсә, сабыр бул. Бәлки, ул син әйткәнне үзе инде күп еллар ышанып яшәгән нәрсә белән чагыштырып торадыр. Андый очракта карала торган сорауга башка яктан карап алу булыша. Ә кайвакыт гади генә аңлату да җитәр. Һәрвакыт Изге Язмаларны куллан. Мисаллар китер. Кешене уйланырга дәртләндерә торган гади генә сораулар бир.
Кешенең хисләрен аңларга булыша торган сораулар. Кешеләр җавап биргәндә, гадәттә, үз хисләрен яшерә. Алар, син көткән җавап бирергә тырышыр. Андый очракларда акыл белән эш ит (Гыйб. сүз. 20:5). Гайсәдән үрнәк ал һәм: «Моңа ышанасыңмы?» — дип сора (Яхъя 11:26).
Бер тапкыр Гайсәнең күп кенә шәкертләре, аның сүзләрен ишеткәч, аны ташлап киткән. Шунда Гайсә үз рәсүлләренең хисләрен белер өчен алардан: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сораган. Петер үз хисләрен чагылдырып: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит. Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез»,— дигән (Яхъя 6:67—69). Башка бер очракта Гайсә үз шәкертләреннән: «Халык Кеше Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сораган. Шуннан соң ул аларның күңелләрендәге хисләрен белер өчен: «Ә сез, сез мине кем дип саныйсыз?» — дигән сорау биргән. «Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы»,— дип җавап биргән аңа Петер (Мат. 16:13—16).
Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә син дә моңа охшаш сораулар бирә аласың. Мәсәлән: «Синең классташларың (я хезмәттәшләрең) моның турында нәрсә уйлый?» — дигән сорау бир. Аннан соң: «Ә син үзең моның турында нәрсә уйлыйсың?» — дип сора. Кешенең хисләрен белгәч, син аңа, өйрәтүче буларак, тагы да яхшырак ярдәм итә алырсың.
Рим. 8:31, 32). Игътибар ит: беренче сорауның икенче өлеше беренче өлешендәге фикергә басым ясый, ә соңгы сорау алдагы җөмләдәге фикергә басым ясый.
Басым ясарга булыша торган сораулар. Сорауларны фикерләргә басым ясар өчен кулланып була. Мәсәлән, рәсүл Паул мондый сораулар биргән: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы торыр? Аллаһы үз Улын безнең һәммәбез өчен кызганмыйча биргән. Алайса, ул һәм аның Улы безгә калганын да бүләк итмәсме?» (Йәһвәнең Бабыл патшасына чыгарган хөкеме турында язганнан соң, Ишагыйя пәйгамбәр үзенең нык ышанычын мондый сүзләр белән белдергән: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә карар кабул иткән икән, кем аны гамәлдән чыгарыр? Ул кулын сузган икән, кем аны читкә этеп куяр?» (Ишаг. 14:27). Андый сорауларга җавап бирәсе юк, инде сорауның үзеннән анда әйтелгәнне кире кагып булмый икәне күренеп тора.
Хаталы карашларны ачыклый торган сораулар. Уйлап сайланган сораулар шулай ук хаталы карашны ачыклар өчен көчле корал булып тора. Гайсә бер кешене савыктырыр алдыннан фарисейлар белән Канунны яхшы белүчеләрдән: «Шимбә көнне савыктырырга рөхсәт ителәме, юкмы?» — дип сораган. Кешене савыктыргач, ул аларга мондый сорау биргән: «Берегезнең улы яки үгезе Шимбә көнне коега төшсә, сез аны шунда ук чыгармас идегезме?» (Лүк 14:1—6). Бу сорауга беркем дә җавап кайтармаган, ләкин Гайсә алардан җавап көтмәгән дә. Бу сораулар аларның хаталы карашта торганын күрсәткән.
Вакыт-вакыт хәтта мәсихчеләр дә хаталы фикер йөртүгә бирелә. Беренче гасырда Көринт шәһәрендәге мәсихчеләр арасында проблемалар туган. Шул проблемаларны алар үзләре генә хәл итәргә тиеш булган. Әмма алар судка мөрәҗәгать иткән. Аларга булышыр өчен, рәсүл Паул нәрсә эшләгән? Ул аларның фикер йөртүләрен үзгәртер өчен сораулар биргән (1 Көр. 6:1—8).
Сораулар бирә-бирә син аларны уңышлырак кулланырга өйрәнерсең. Шулай да кешеләрне хөрмәт ит, аеруча олы яшьтәгеләргә, шулай ук үзеңә таныш булмаган һәм хакимлеккә ия кешеләргә карата илтифатлы бул. Сорауларны кешене Изге Язмалардагы хакыйкатькә җәлеп итәр өчен куллан.