Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 НЧЕ ДӘРЕС

Сүзләрне сайлау

Сүзләрне сайлау

СҮЗЛӘР аралашуда бик зур роль уйный. Аларны сайлаганда, бик игътибарлы бул, шул чакта алар сиңа үз максатыңа ирешергә булышачак. Берәр сүз бер очракта урынлы булса, икенче очракта ул урынсыз яңгырар. Шаяртып әйтелгән сүз урынсыз булса, ул кешеләрне «җәрәхәтләргә» мөмкин. Андый сүзләр еш кына, уйлап эш итмәгәнгә һәм башкаларны хөрмәт итмәгәнгә, әйтелә. Кайбер сүзләр берничә мәгънә йөртә. Мәгънәләрнең берсе кешене рәнҗетә торган, аны мыскыллый торган булырга мөмкин (Гыйб. сүз. 12:18; 15:1). Ә «ягымлы сүзләр», ягъни көч өстәүче сүзләр, кешенең күңелен шатлыклы итә (Гыйб. сүз. 12:25). Дөрес сүзләр сайлап сөйләшергә өйрәнер өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Хәтта зур акылга ия кеше Сөләйман да «күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләрне» һәм хакыйкатьнең дөрес сүзләрен табар өчен тырышлыклар куйган (Вәг. 12:10).

Кайбер телләрдә олырак кешегә мөрәҗәгать иткәндә я хакимлеккә ия берәр кеше белән сөйләшкәндә бертөрле сүзләр куллансалар, яшьтәшләре я яшьрәк кешеләр белән сөйләшкәндә башка төрле сүзләр кулланалар. Кеше моны исәпкә алмаса, аны әдәпсез дип санарлар. Кайбер халыкларда кешене хөрмәт итүләрен күрсәтеп билгеле сүзләр кулланалар, әмма андый сүзләрне үзеңә карата куллану матур түгел дип санала. Хөрмәт итү турында әйткәндә, син яшәгән илдәге закон яки йола бер нәрсә таләп итә торгандыр, әмма Изге Язмалардагы нормалар югарырак булырга мөмкин. Мәсихчеләр «һәркайсы кешегә ихтирамлы булырга» тиеш (1 Пет. 2:17). Бу киңәшне эчкерсез тотучылар кешене, аның яшенә карамыйча, хөрмәт итәләр.

Мәсихче динен тотмаган күп кенә кеше тупас һәм әдәпсез сүзләр кулланып сөйләшә. Алар, бәлки, андый сөйләм әйткәннәрен саллырак итә дип уйлыйдыр. Кайвакыт алар андый сүзләрне, сөйләшкәндә сүзләре җитмәгәнгә, кыстыра. Берәрсенең хакыйкать белән танышканчы андый сүзләрне куллану гадәте булган булса, аңа аны ташлау әллә ни җиңел булмас. Шулай да ташлап була. Аллаһының рухы аңа булышыр. Әмма кеше үзе дә тырышлыклар куйсын. Аңа ныгыта торган, файда китерә торган сүзләрне үз «сүзлегенә» кертеп, аларны кулланырга кирәк (Рим. 12:2; Эфес. 4:29; Көл. 3:8).

Җиңел аңлашыла торган сөйләм. Яхшы сөйләм — җиңел аңлашыла торган сөйләм (1 Көр. 14:9). Әйткән сүзләреңне аңлау авыр булса, син кешеләр өчен чит телдә сөйләгән кеше кебек булырсың.

Кешеләр, гадәттә, үз һөнәрләренә кагылышлы махсус сүзләрне һәр көн диярлек кулланалар. Әгәр син, урынлы булмаганда, андый сүзләрне куллансаң, тыңлаучылар сине аңламас. Шулай ук, хәтта һәр кеше белгән сүзләрне кулланып сөйләгәндә дә, кирәкмәгән җентекле якларны аңлатып торма, югыйсә, кешеләр башка нәрсәләр турында уйлый башлар.

Игътибарлы докладчы хәтта әз белемле кешеләр аңларлык сүзләр сайлап сөйли. Йәһвәдән үрнәк алып, ул «гадиләрне» хөрмәт иткәнен күрсәтә (Әюб 34:19). Әмма докладчы үз чыгышында таныш булмаган сүзне кулланырга кирәк дип тапса, гади җөмләләр төзесен. Шулай итеп сүзнең мәгънәсе контексттан аңлашылыр.

Гади, әмма яхшы сайланган сүзләр фикерләрне тагы да көчлерәк итә. Кыска җөмләләрне һәм гади фразаларны аңлау җиңел. Чыгышың матуррак булсын өчен, андый җөмләләр арасына озынрак җөмләләрне «кыстырып» була. Әмма тыңлаучыларыңның берәр фикерне хәтерләрендә калдыруларын теләсәң, гади сүзләр һәм кыска җөмләләр куллан.

Төрле сүзләр куллану һәм төгәллек. Һәр тел яхшы сүзләргә бай. Сөйләгәндә бер үк сүзләрне түгел, ә төрле сүзләрне кулланырга тырыш. Шулай итеп син чыгышыңны эчтәлекле һәм мәгънәле итәрсең. Үз «сүзлегеңә» яңа сүзләрне өстәр өчен аларны кайдан табып була?

Укыганда, үзеңә аңлашылмаган сүзләрне билгелә. Аннан соң аларның мәгънәсен сүзлек буенча кара. Андый берничә сүзне сайла да, урынлы булганда, аларны кулланырга тырыш. Аларны дөрес әйтергә өйрән һәм мәгънәләре контексттан аңлашылган урыннарда куллан. Андый сүзләрне игътибар җәлеп итәр өчен генә кулланма. «Сүзлегең» баеган саен, сөйләмең дә төрләнә барачак. Шулай да сак бул: сүзләрне дөрес әйтмәсәң я дөрес кулланмасаң, кешеләр син нәрсә турында сөйләгәнеңне аңламыйсың дигән нәтиҗәгә килер.

Без «сүзлегебезне», кешеләрне шаккатырыр өчен түгел, ә аларга белемне җиткерер өчен, баетабыз. Игътибарны үзенә җәлеп итәргә тырышкан кеше катлаулы җөмләләр һәм озын сүзләр кулланып сөйли, ә безнең максатыбыз кешеләргә мөһим белем һәм кызыклы мәгълүмат җиткерү булсын. Изге Язмаларда: «Зирәкнең теле файдалы белем бирер»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 15:2). Файдалы, урынлы һәм аңларга җиңел булган сүзләрне куллансак, чыгышыбыз кешеләрне рухландырып җибәрер, алар кызыксынып тыңлар һәм киңәшләрне кулланырга әзер булыр.

«Сүзлегеңне» тутырганда, сүзләрнең кулланышына игътибар ит. Мәсәлән, ике сүзнең мәгънәсе бер кебек күренсә дә, шул ук вакыт алар чак кына аерылып торырга һәм төрле очракларда кулланылырга мөмкин. Аларны дөрес кулланып, син чыгышыңны аңлаешлырак итәрсең, һәм тыңлаучыларың рәхәтләнеп тыңлар. Дөрес сөйләүче кешеләрне игътибар белән тыңла. Кайбер сүзлекләрдә сүзнең синонимнары (мәгънәләре бердәй яки якын, ә аваз составы үзгә булган сүз) һәм антонимнары (сүзгә капма-каршы мәгънәле сүз) китерелә. Аларны кулланып, син бер фикерне төрлечә әйтеп була һәм аның мәгънәсенең төрле якларын күрсәтеп була икәнен күрерсең. Берәр фикерне төгәл аңлатыр өчен сүз эзләгәндә, сүзлекләрдәге андый мәгълүмат аеруча файдалы булыр. «Сүзлегеңә» яңа сүз өстәр алдыннан аның мәгънәсен төгәл аңларга, дөрес әйтелешен һәм нинди очракларда кулланылганын белергә тырыш.

Гомумән әйтер урынына конкрет мәгълүмат китерсәң, кешеләр сине яхшырак аңлар. Мәсәлән, докладчы: «Ул вакытта күп кеше авырып киткән»,— дип әйтер урынына, болай дисә, күпкә яхшырак булыр: «Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, берничә ай эчендә испанка авыруыннан якынча 21 000 000 кеше һәлак булган». «Ул вакытта», «күп кеше» һәм «авырып киткән» дигән сүзләрнең мәгънәсе соңгы варианттан күпкә ачыграк аңлашыла! Әмма конкрет мәгълүмат китерер өчен, андый мәгълүматны җыярга һәм дөрес сүзләр сайлап оста куллана белергә кирәк.

Фикерне җиткерер өчен дөрес сүз сайлау күп сүзле булмаска булыша. Күп сүзләрдә фикер «бата». Гади сөйләм мөһим фикерләрне аңларга һәм хәтердә сакларга ярдәм итә. Ул безгә кешеләргә төгәл белем җиткерергә булыша. Гайсә Мәсих өйрәткәндә гади сөйләм кулланган. Аңардан үрнәк ал. (Маттай 5:3—12 һәм Марк 10:17—21 дәге мисалларны кара.) Сөйләгәндә кирәкле сүзләр сайлап, фикереңне кыска аңлатырга өйрән.

Сөйләмне көчкә һәм хискә ия итә торган матур сүзләр. Үз «сүзлегеңне» яңа сүзләр белән дә, сөйләмеңне матурлата торган сүзләр белән дә бает. Мәсәлән, әйткәннәреңне көчлерәк итүче фигыльләр җый; сөйләмеңне матурлата торган сыйфатларга игътибар ит; җылылык, игелек, эчкерсезлек кебек хисләрне чагылдырырга булышучы сүзләрне «сүзлегеңә» керт.

Изге Язмаларда андый сүзләр еш кына кулланыла. Мәсәлән, Амос пәйгамбәр аша Йәһвә болай дигән: «Явызлыкны түгел, ә игелекне эзләгез... Явызлыкны нәфрәт итегез һәм игелекне яратыгыз» (Амос 5:14, 15). Ә Шамуил пәйгамбәр Шаул патшага: «Бүген Йәһвә синнән патшалык хакимлеген тартып алды»,— дигән (1 Пат. 15:28). Йәзәкилгә әйткәндә, Йәһвә бик тәэсирле сүзләр кулланган: «Исраил йортындагы һәркем каты маңгайлы һәм үҗәт йөрәкле» (Йәз. 3:7). Исраиллеләр кылган гөнаһларның авырлыгын күрсәтер өчен, Йәһвә болай дигән: «Кеше Аллаһыны талармы? Ә сез мине талыйсыз» (Мал. 3:8). Мәсәлән, Данил Бабылдагы еврейләрнең иман сынавы турында бик тасвирлы язган. Сидрах, Мисах һәм Әбдинах Набуходоносор куйган потка табынудан баш тарткач, патша «ахыр чиккә җитеп ярсыган» һәм аларны бәйләп «утлы мичкә» ыргытырга кушкан. Мичнең никадәр кызу булуын күрсәтер өчен Данил Бабыл патшасы турында «мичне, гадәттә яндырганга караганда, җиде тапкыр көчлерәк яндырып җибәрергә кушты» дип язган. Мич янына килгән кешеләр кызудан хәтта үлгән булганнар! (Дан. 3:19—22). Гайсә Иерусалимда яшәүче кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә, үз хисләрен мондый сүзләр белән күрсәткән: «Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә, Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Мат. 23:37, 38). Ул вакытта Гайсәгә җирдә яшәргә берничә көн генә калган булган.

Дөрес сүзләр сайлап сөйләсәң, кешеләр барысын күз алдына китерә алыр. Хисләргә кагылышлы сүзләрне кулланып, син кешеләргә әйткәннәреңне «күрергә» һәм аларга «кагылырга» булышасың. Алар син әйткән ризыкны «татып карый», аның исен «сизә»; тавышларны, шул исәптән кеше тавышларын да «ишетә». Кешеләр сине бирелеп тыңлаячак, чөнки син аларга барысын күз алдына китерергә булыштың.

Дөрес сүзләр сайлап, син кешеләрне көлдерә я елата аласың. Сүзләр кешене өметле итә ала, боеккан кешене яшәргә этәреп, күңеленә Барлыкка Китерүчегә карата мәхәббәт хисен сала ала. Мәдхия 36:10, 11, 34, Яхъя 3:16, Ачылыш 21:4, 5 тә язылган сүзләр җир йөзендә яшәгән күп кенә кешеләрдә өмет уятып тора.

Изге Язмаларны, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» тарафыннан чыгарылган басмаларны укыганда, син күптөрле сүзләр һәм сүзтезмәләр табарсың (Мат. 24:45). Алар шул басмаларның битләрендә генә калмасын, үзеңә ошаганнарын сайлап ал да куллан.

Грамматик яктан дөрес сөйләм. Кайбер кешеләр үзләренең грамматик яктан дөрес сөйләмәгәннәрен таный. Аларга нәрсә эшләргә?

Әгәр син мәктәптә укыйсың икән, туган тел дәресләрендә игътибарлы бул, сүзләрне дөрес кулланырга өйрән. Грамматикага кагылышлы берәр кагыйдә аңлашылмаса, укытучыдан сора. Телне өйрәнүдә ашкынучан бул, чөнки синең яхшы хәбәрнең уңышлы хезмәтчесе буласың килә, ә башка укучыларның андый теләкләре юктыр.

Ә син инде мәктәпне тәмамланган булсаң, һәм сиңа хәзер чит телдә сөйләшергә туры килсә, я мәктәптә үз телеңне өйрәнергә мөмкинлегең булмаган булса, нәрсә эшләргә? Өметең өзелмәсен. Телне яхшыртыр өчен, эчкерсез тырышлыклар куй, моны яхшы хәбәр хакына эшлә. Башкалар сөйләгәндә, тыңла. Бу грамматик яктан дөрес сөйләргә бик нык булыша. Шуңа күрә тәҗрибәле докладчы чыгыш ясаганда, игътибар белән тыңла. Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән башка басмаларны укыганда, җөмләләрнең төзелешенә игътибар ит, сүзләр бер-берсе белән нинди контекстта һәм ничек кулланыла икәнен билгелә. Алган белемне куллан.

Популяр күңел ачу тапшыруларын алып баручылар һәм кайбер җырчылар телнең грамматикасына әллә ни зур игътибар бирми, һәм күп кенә кеше алардан үрнәк ала. Җинаятьчеләр һәм әхлаксыз тормыш алып баручы кешеләр еш кына үз «сүзлекләрен» булдыра, һәм без берәр сүзне бер мәгънәдә куллансак, алар аны башка мәгънәдә кулланырга мөмкин. Мәсихчеләргә андый кешеләрдән үрнәк алу акыллы булмас иде, чөнки андый сүзләрне кулланып сөйләшсәк, кешеләр без дә андый тормыш алып барабыз дигән нәтиҗәгә килер (Яхъя 17:16).

Грамматик яктан дөрес сөйләшергә тырыш. Һәр көн шулай эшлә. Көндәлек тормыштагы сөйләмеңә игътибарлы булмасаң, башка очракларда матуррак сөйләшерсең дип көтмә. Ә дөрес, матур сөйләм синең аерылгысыз бер өлешең булып китсә, чыгыш ясаганда да, вәгазьдә дә шул ук сөйләмне кулланырсың.