Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Теократик хезмәт мәктәбенә рәхим итегез!

Теократик хезмәт мәктәбенә рәхим итегез!

БӨТЕН дөнья буенча, 230 дан артык илдә һәм территориядә, миллионлаган кеше атна саен Теократик хезмәт мәктәбендә укып файда ала. Аларның кайберләре бу Мәктәптә күптән түгел генә укый башлаган. Башкалары инде еллар буе укый. Бу Мәктәп йөз меңнән артык җыелышта бер үк программа буенча үткәрелә. Шуңа күрә кайда гына яшәсәң дә, синең бу Мәктәптә укырга мөмкинлегең бар. Һәр кеше үз яшенә, милләтенә һәм белеменә карамастан анда түләүсез укый ала.

Бу Мәктәп 1943 елда Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында үткәрелә башлаган, һәм аның максаты турында болай дип әйтелгән булган: «Аллаһы Сүзен тыңлаган һәм шул Сүзгә ышанганын күрсәткән тугры кешеләр башкаларны „өйрәтергә сәләтле“ булырга тиеш... Шунда аларның һәрберсе үз өмете турында сәхнәдән сөйли алачак» («Теократик хезмәт курсы», 4 бит, ингл.). Бүген дә Мәктәпнең максаты шул ук.

Аллаһы бүләген — сөйләү сәләтен кулланыр өчен иң яхшы мөмкинлек нинди? Бу сорауга Изге Язмаларда мондый җавап бирелә: «Һәрбер җанлы нәрсә Ходайны мактасын!» (Мәд. 150:6). Күктәге Атабызны данлап, без аның йөрәген сөендерәбез. Йәһвәнең игелеге һәм мәхәббәте безне аның бу сыйфатлары өчен рәхмәтле булырга дәртләндерә. Шуңа күрә мәсихчеләр Аллаһыга һәрвакыт данлау корбаны китерергә, ягъни аның исемен телләре белән мактарга тиеш. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә (Евр. 13:15). Без сине Теократик хезмәт мәктәбендә күрергә бик шатбыз һәм шуңа өметләнәбез: бу Мәктәптә уку сиңа Аллаһы биргән сәләтләреңне кулланырга һәм аңа дан китерергә ярдәм итәчәк.

Теократик хезмәт мәктәбендә сөйләү, өйрәтү осталыгына һәм сәхнәдән укуга күп игътибар бирелә. Укучыларга шулай ук башка төрле осталыклар үстерергә ярдәм итәләр. Мәсәлән, шәхси рәвештә уку, тыңлау, истә калдыру, өйрәнү, тикшерү үткәрү, анализ ясау, җыелган материалны тәртипкә китерү, әңгәмә алып бару, сорауларга җавап бирү һәм үз фикерләрен аңлатып яза белү. Мәктәптә Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнәләр, аларга нигезләнеп комментарийлар бирәләр һәм чыгыш ясыйлар. Аллаһы Сүзендәге кыйммәтле хакыйкатьләр турында белем алып, син Аллаһының фикер йөртүен үзләштерергә өйрәнерсең. Ә бу сиңа, үз чиратында, тормышыңның һәрбер өлкәсендә файда китерәчәк. Аллаһы Сүзенең файдалы булуы турында XX гасырда яшәгән бер университет укытучысы, Уилльям Лайон Фелпс, болай дигән: «Изге Язмаларны яхшы белгән һәр кеше турында ул чынлап та укымышлы кеше дип әйтеп була. [...] Минемчә, Изге Язмаларны белеп тә, югары белемсез булу югары белемле булып та, Изге Язмаларны белмәүгә караганда күпкә яхшырак».

Иң яхшы нәтиҗәләргә ничек ирешергә?

Әлбәттә, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен, Теократик хезмәт мәктәбендә укучыларга күп тырышлыклар куярга туры киләчәк. Рәсүл Паул үзенең хезмәттәше Тимутигә болай дип әйткән: «Алга китешең һәркемгә ачык күренеп торсын өчен, моның барысы турында уйлан, шулар белән мәшгуль бул» (1 Тим. 4:15). Ә сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Теократик хезмәт мәктәбенә һәр атна килергә тырыш. Шушы дәреслекне куллан. Беренче биттәге «Укучының исеме» дигән юлга үз исемеңне язып куй. Дәреслекне һәрвакыт үзең белән алып кил. Аны конспектлар дәфтәре итеп кулланып була. Үзең өчен мөһим булган фикерләрне сызып бар һәм Мәктәп барган вакытта файдалы фикерләрне китапның киң читләренә яз.

Мәктәпкә әзерләнгәндә шуны онытма: безнең төп дәреслегебез — Изге Язмалар. Беренче чиратта, Изге Язмалардан атнага билгеләнгән бүлекләрне укып чык. Программаның шул атнага билгеләнгән башка материалын да алдан укып чыксаң, бу да сиңа бик зур файда китерәчәк.

Мәктәпнең кайбер пунктларында фикер алышуда тыңлаучылар да катнаша. Актив бул. Ишеткәннәреңне истә калдырыр өчен һәм тормышта кулланыр өчен, фикер алышуда катнаш.

Мәктәптә укучы һәр кешегә нотык я диалог йөкләмәсе биреләчәк. Андый мөмкинлекләрдән файда ал. Үзеңә бирелгән һәр дәресне тырышып әзерлә. Мәктәптә уңышларга ирешү өчен сиңа киңәшләр биреләчәк. Бу ярдәмне шатлык белән кабул ит. Сиңа дәресләрне яхшырак әзерләргә ярдәм итүче киңәшләрне үз китабыңа язып бар. Башкаларга безнең нинди икәнебезне күрү җиңелрәк, шуңа күрә яратудан чыгып бирелгән һәм Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр сиңа мәктәптә зур уңышларга ирешергә булышачак. Андый киңәшләр бу Мәктәптә хәтта күп еллар укыган кешеләргә дә файда китерәчәк (Гыйб. сүз. 1:5).

Уңышларга тизрәк ирешер өчен нәрсә эшләргә? Үзең адымнар яса. Укучылар өчен билгеләнгән материалны алдан карап чык. Шунда, берәр укучыны алмаштырырга туры килсә, син аның йөкләмәсен үтәргә әзер булырсың, ә бу сиңа тәҗрибәлерәк булырга булышыр. Башка укучылар сәхнәдән чыгыш ясаганда, аларның үз йөкләмәләрен ничек үтәгәненә игътибар ит. Без бер-беребездән өйрәнәбез.

Мәктәптә тизрәк уңышларга ирешер өчен тагын бер мөмкинлек — үз шартларыңа карап, дәреслекне шәхси рәвештә өйрәнү. Китапның киләсе 15 дәресен карап чыкканнан соң, 78 нче биттә башланган «Сөйләү һәм өйрәтү осталыгын үстерү программасы» буенча укуыңны дәвам ит. Башта дәресне тикшереп чык һәм күнегүләрне яса. Белгәннәреңне хезмәттә куллан. Шулай эшләп, син оста сөйләү сәләтенә ия булачаксың һәм Аллаһы Сүзен өйрәтүдә зур уңышларга ирешәчәксең.

Теократик хезмәт мәктәбендә укып, син иң мөһим эшне башкарырга әзер булырсың. Яшәү бүләген безгә Аллаһы биргән, шуңа күрә без аны үз тормышыбыз белән данларга тиеш. Йәһвә Аллаһы бөек дан-хөрмәткә лаек (Ачыл. 4:11). Мәктәптә укып, без моны тиешенчә башкарырга өйрәнәчәкбез, чөнки анда безне аек фикер йөртергә, акыл белән эш итәргә һәм Аллаһы Сүзендәге искиткеч хакыйкатьләрне оста итеп сөйләргә өйрәтәләр.