Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 НЧЕ ДӘРЕС

Төп фикерләргә басым ясау

Төп фикерләргә басым ясау

ТЕКСТНЫ яхшы укучы җөмлә белән абзацтан тыш күбрәкне күрә. Ул тулаем текстның төп фикерләрен хәтерендә тота, һәм бу аңа кирәкле урыннарда басым ясарга булыша.

Кирәкле урыннарда басым ясалмаса, тыңлаучылар төп фикерләрне күрмәсләр һәм аларны исләренә төшерә алмаслар.

Төп фикерләргә басым ясарга тырыш. Шулай итеп син Изге Язмаларны кычкырып укуыңны яхшырта алырсың. Шулай ук Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә һәм җыелыш очрашуларында абзацларны укуың мәгънәлерәк булачак. Андый басымны аеруча конгрессларда әзер текстны укыганда ясарга кирәк.

Төп фикерләргә басым ясар өчен нәрсә эшләргә? Әйтик, Теократик хезмәт мәктәбендә сиңа Изге Язмалардан берәр өзекне укырга кушканнар, ди. Нинди фикерләргә басым ясарга? Бу өзекнең төп темасы булса, аңа басым яса. Ә инде берәр мөһим вакыйга каралса, шул вакыйгага басым ясап укы.

Син укыган өзек шигырь итеп язылганмы, прозамы, мәкальме яки берәр хикәяме, аны яхшы итеп укып чыксаң, бу тыңлаучыларыңа күп файда китерәчәк (2 Тим. 3:16, 17). Укуың яхшы булсын өчен, текстны әйбәтләп әзерлә һәм тыңлаучыларыңны исәпкә ал.

Әйтик, син Изге Язмалар өйрәнүе барганда я җыелыш очрашуында укыйсың, ди. Нинди фикерләрне төп фикерләр дип атап була? Сорауларга җавап бирүче фикерләр — төп фикерләр. Шулай ук өстәмә исем белән бәйле фикерләргә басым яса.

Җыелышта әйтеләчәк нотыгыңны әзер язулар буенча укымасаң, яхшырак булыр иде. Шулай да кайвакыт конгрессларда нотыкның әзер тексты бирелә. Бу бар конгрессларда да бер үк фикерләр бер төрле яңгырасын өчен башкарыла. Төп фикерләргә басым ясар өчен докладчы башта материалга анализ ясый. Ул төп фикерләрне таба белергә тиеш. Төп фикерләр — докладчы кызык дип санаган фикерләр түгел, ә нотыкның нигезе булып торучы иң мөһим фикерләр. Кайвакыт төп фикер, берәр нинди өзек укылыр алдыннан яки берәр нәрсәне исбатлаучы дәлилләр китерелер алдыннан, берничә сүз белән аңлатыла. Әмма ешрак төп фикер дәлилләр китерелгәннән соң яңгырый. Нотыкның төп фикерләрен тапкач, докладчыга аларны билгеләп куярга кирәк. Гадәттә, алар нотыкта дүрт-биш кенә була. Шуннан соң докладчы нотыкны берничә тапкыр укып чыгарга тиеш. Аңа тыңлаучылар шул фикерләрне билгели алырлык итеп укырга кирәк. Бу фикерләр — нотыкта басым ясалырга тиеш урыннар. Докладчы тиешле басым ясап укыса, тыңлаучыларга төп фикерләрне истә калдыру җиңелрәк булачак. Ул моны үзенә максат итеп куйсын.

Тыңлаучылар төп фикерләрне билгели алсын өчен берничә ысул бар. Докладчы, мәсәлән, илһамланып, тизрәк я әкренрәк укып, тирән тойгылар белдереп я тиешле ишарәләр ясап, төп фикерләргә басым ясый ала.