Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

37 НЧЕ ДӘРЕС

Төп фикерләрне ассызыклау

Төп фикерләрне ассызыклау

НОТЫКНЫҢ төп фикерләре нәрсә ул? Алар сүз җаенда искә алынып әйтелгән кызык фикерләр генә түгел. Төп фикерләр ул — җентекләп ачыкланырга тиешле мөһим фикерләр. Аларсыз куйган максатыңа ирешеп булмый.

Төп фикерләрне ассызыклау өчен материалны акыл белән сайларга һәм тәртипкә китерергә кирәк. Тикшерү үткәргәндә бик күп мәгълүмат җыелыр. Аларның кайсысын кулланырга?

Беренчедән, тыңлаучыларыңны исәпкә ал. Темаң аларга яхшы билгелеме я бер дә таныш түгелме? Аларның күпчелеге Изге Язмаларда бу хакта әйтелгәннәр белән ризамы я моңа шикләнеп карыймы? Бу тема буенча Изге Язмаларда әйтелгәннәрне көндәлек тормышта кулланырга тырышканда, аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә? Икенчедән, тыңлаучыларыңа бу сорауны ачыклаганда, нинди максатка ирешергә теләгәнеңне ачык итеп исеңдә тот. Бу ике киңәшне кулланып, җыйган материалыңны карап чык һәм кирәклесен генә калдыр.

Әйтик, сиңа темасы һәм төп фикерләре күрсәтелгән план бирелгән. Алайса нотыгыңны аңа нигезләнеп төзе. Шулай да һәр төп фикерне өстәге киңәшләрне истә тотып ачыкласаң, сөйләгәннәреңнең файдасы күбрәк булачак. Ә план бирелмәсә, төп фикерләрне үзең билгелә.

Төп фикерләрне төгәл аңласаң һәм аларны ачыклый торган фикерләрне билгеләп куйсаң, нотыгыңны сөйләү авыр булмаячак, тыңлаучыларың да нотыгыңнан күбрәк файда алачак.

Материалны тәртипкә китерү ысуллары. Нотыкның төп өлешен төзер өчен төрле ысуллар бар. Алар белән танышып чыккач, куйган максатыңа ирешергә булышачак ысулларны сайла.

Материалны тәртипкә китерер өчен ысулларның берсе — тематик ысул. (Төп фикерләрнең һәрберсе кирәк, чөнки бу тыңлаучыларыңа теманы яхшырак аңларга һәм нотыгыңның максатына ирешергә булышачак.) Икенче ысул — хронологик ысул. (Мәсәлән, син башта Туфан алдындагы вакыйгалар турында әйтәсең, аннары Иерусалимның б. э. 70 елындагы җимерелүе алдыннан булган вакыйгаларны, ә соңыннан безнең көннәрдәге вакыйгаларны сөйлисең.) Өченче ысул — сәбәп-нәтиҗә. (Ул нәтиҗә-сәбәп тә булырга мөмкин. Мәсәлән, син башта берәр булган хәлне, ягъни нәтиҗәне сурәтлисең, ә аннары сәбәбен күрсәтәсең.) Дүртенче ысул — капма-каршылык. (Мәсәлән, явызлыкка игелекне яки уңай нәрсәләрне тискәре нәрсәләргә каршы куеп була.) Нотыкта кайвакыт берничә ысул кулланыла.

Мәсәлән, Рәсүлләр 7:2—53 тә Стифән мисалы китерелә. Ул ялган гаепләү буенча Югары киңәшмә алдына китерелгәч, тәэсирле нотык сөйли. Нотыкта вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелә. Ул шигырьләрне укыганда, фикерләрнең уйлап сайланганына игътибар ит. Стифәннең беренче сүзләреннән үк тыңлаучылар сүз кире какмаслык тарихи вакыйгалар турында барачак икәнен аңлый. Аннары ул Аллаһының Йосыф аша, аны абыйлары кире каккан булсалар да, коткару биргәнен аңлата. Аннан соң Стифән исраиллеләрнең Аллаһы билгеләгән Мусага буйсынмаганнары турында сөйли. Нотыгының азагында ул шул исраиллеләр чагылдырган рухны Гайсә Мәсихне үтергән яһүдләр дә чагылдырганын ассызыклый.

Төп фикерләр күп булмасын. Теманы ачыклар өчен, берничә төп фикерне карап чыгу да җитә. Күпчелек очракта алар биштән күбрәк булмасын. Һәм бу, син 5, 10, 30 минут яки күбрәк сөйлисеңме, һәрхәлдә кулланырлык. Шуңа күрә бик күп фикерләрне ассызыклама. Тыңлаучылар бер нотыктан берничә генә фикерне үзләштерә ала. Нотыгың никадәр озынрак булса, төп фикерләрне шулкадәр төгәлрәк һәм ачыграк ассызыкла.

Төп фикерләр күпме генә булмасын, аларның һәрберсен тиешенчә ачыкларга тырыш. Тыңлаучыларга һәр фикерне яхшылап үзләштерү өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй.

Нотык тыңлаучылар өчен гади булырга тиеш. Материалның күләме зур булса да, бу максатка ирешеп була. Әгәр дә фикерләр берничә төп фикерләргә берләштерелсә һәм син аларның һәрберсен бер-бер артлы карап чыксаң, нотыкны тыңлау һәм истә калдыру җиңелрәк булачак.

Төп фикерләрне ассызыкла. Әгәр материалың тиешенчә тәртипкә китерелгән булса, сөйләгәндә, төп фикерләрнең мәгънәсен җиткерү авыр булмаячак.

Дәлилләр китергәндә, Изге Язмалар шигырьләрен укып аңлатканда һәм башка материалны җиткергәндә, моның барысы кешегә төп фикергә игътибар итәргә һәм шул фикерне көчәйтеп җибәрергә тиеш. Төп фикерләрне ассызыклау өчен бу — иң мөһим ысул. Өстәмә фикерләр төп фикерне ачыкларга, исбатларга һәм көчәйтергә тиеш. Урынсыз фикерләрне алар кызык булганга гына китермә. Өстәмә фикерләрне ачыклаганда, аларның төп фикер белән ничек бәйле икәнен ачык итеп күрсәт. Моны тыңлаучылар үзләре аңлар дип уйлама. Бу бәйләнешне күрсәтер өчен, вакыт-вакыт төп сүзләрне я төп фикернең эчтәлеген кабатлап чык.

Кайбер докладчылар, төп фикерләргә басым ясар өчен, аларны бер-бер артлы санап чыга. Шулай эшләсәң дә, барыбер материалны җентекләп сайла һәм аны логик эзлеклелектә урнаштыр.

Син, бәлки, башта төп фикерне әйтергә, ә аннары аны ачыклаган дәлилләр китерергә булырсың. Бу ысул тыңлаучыларга төп фикердән соң барган сүзләрнең әһәмиятен күрергә һәм төп фикергә басым ясарга ярдәм итәчәк. Төп фикерне тулысынча ачыклагач, тыңлаучылар яхшылап үзләштерсен өчен, аны кыскача гына кабатлап чык.

Вәгазьдә. Бу дәрестә китерелгән принциплар чыгыш ясаганда гына түгел, ә шулай ук вәгазьдә дә кулланырлык. Вәгазьгә әзерләнгәндә, үз территорияңдәге кешеләрне борчыган сорауларны исәпкә ал. Тема сайла: ул Изге Язмаларда нинди өмет бар икәнен һәм шул сорау ничек хәл ителәчәк икәнен күрсәтсен. Бу теманы ачыклар өчен, мәсәлән, ике төп фикерне сайлап була. Аларны дәлилләр өчен Изге Язмалардан тиешле шигырьләр сайлап куй. Сөйләшүне ничек башлап була? Моның турында уйла. Андый әзерләнү сөйләшүне, аның барышына карап, үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Әзерләнеп, син шулай ук йорт хуҗасының исендә калырлык берәр фикер әйтә алырсың.