Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

39 НЧЫ ДӘРЕС

Уңышлы йомгаклау

Уңышлы йомгаклау

СИН, бәлки, тирән тикшерү үткәреп, нотыгыңның төп өлеше өчен материалны җентекләп тәртипкә китергәнсеңдер, кызыксыну уятырлык кереш сүзләр дә сайлагансыңдыр. Шулай да, сиңа тагын бер мөһим нәрсәне исәпкә алырга кирәк: ул — уңышлы йомгаклау сүзләре. Аларның әһәмиятен киметмә. Ахырда әйтелгән сүзләр еш кына озакка истә кала. Йомгаклау уңышсыз булса, чыгышта яңгыраган фикерләр үз көчен югалтырга мөмкин.

Бер мисалга игътибар ит. Үз тормышының ахырында Йошуа Исраил халкының аксакалларына онытылмаслык нотык сөйләгән. Ул Ибраһим көннәреннән алып Йәһвәнең Исраил хакына башкарган эшләре турында бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Ләкин азакта ул иң мөһим фикерләрне кабатлагач, халыкны ялкынланып: «Йәһвәгә курку-хәрмәт күрсәтегез һәм аңа сафлык белән, тугры хезмәт итегез»,— дип өндәгән. Аның йомгаклау сүзләрен Йошуа 24:14, 15 тә укы.

Тагын бер истәлекле нотык Рәсүлләр 2:14—36 да язылган. Аны Иерусалимга б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә килгән халыкка рәсүл Петер сөйләгән. Башта ул аларның Йәил пәйгамбәрлегенең — Аллаһы рухының иңүе турындагы пәйгамбәрлегенең — үтәлүенә шаһит булганнарын аңлаткан. Аннары ул моның Зәбурдагы Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр — Гайсә Мәсихнең терелтелеп Аллаһы тәхетенең уң ягына утыртылуы турындагы пәйгамбәрлекләр — белән ничек бәйле булганын күрсәткән. Нотыгының азагында Петер тыңлаучыларның һәрберсе алдында туган мәсьәлә турында ачык итеп әйткән. Ул болай дигән: «Шуңа күрә бөтен Исраил йорты шуны белсен: Аллаһы сез баганага кадаклаган шул Гайсәне Хуҗабыз һәм Мәсих итте». Тыңлаучылар исә: «Кардәшләр, безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сораган. Петер аларга болай дигән: «Тәүбә итегез, һәм һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу үтсен» (Рәс. 2:37, 38). Шул көнне Петернең сүзләре якынча 3 000 кешенең күңеленә тирән үтеп кергән, һәм алар Гайсә Мәсих турындагы хакыйкатьне кабул иткән.

Нәрсәне истә тотарга кирәк. Азакта әйткән сүзләрең нотык темасы белән турыдан-туры бәйле булырга тиеш. Алар төп фикерләрне логик рәвештә ассызыкларга тиеш. Син, бәлки, темаңдагы төп сүзләрне яки теманы кабатлап чыгарсың.

Нотык сөйләгәндә синең максатың — башкаларны ишеткәннәре буенча эш итәргә дәртләндерү. Йомгаклау сүзләренең төп максатларының берсе — нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтү. Темаңны сайлаганда һәм төп фикерләрне билгеләгәндә, син нотыгыңның тыңлаучыларга ни өчен мөһим булачагы һәм куйган максатың турында җентекләп уйландыңмы? Алайса, аларны нәрсәгә дәртләндерергә икәнен беләсең. Хәзер син аларга нәрсә эшләргә һәм, бәлки, моны ничек итеп эшләргә икәнен аңлатырга тиеш.

Моннан тыш, йомгаклау сүзләре кешеләрдә ишеткәннәре буенча эш итәргә теләк уятырга тиеш. Йомгаклау сүзләреңдә ишеткәннәр буенча эш итүнең җитди сәбәпләрен һәм файдасын күрсәт. Соңгы җөмлә турында җентекләп уйлан һәм аны яхшы итеп төзе. Шулай итеп бөтен нотыгыңның тәэсир итү көчен арттырачаксың.

Нотыкның тәмамлана барганын әйткән сүзләрең белән күрсәт. Сөйләү темпы да моңа туры килергә тиеш. Нотыгыңны ахырына кадәр тиз сөйләп, кинәт туктама. Шул ук вакыт тавышың әкренәя-әкренәя барып, кинәт тынмасын. Тавышыңның көче кирәк кадәрле булсын, ләкин каты булмасын. Соңгы берничә җөмлә нотыгыңның тәмамлана барганын күрсәтергә тиеш. Аларны җитди һәм ышандырырлык итеп әйт. Өйдә нотыгыңны кабатлаганда, йомгаклау сүзләрен дә кабатларга онытма.

Йомгаклау сүзләре никадәр озын булырга тиеш? Аны вакыт белән билгеләп булмый. Йомгаклау озакка сузылырга тиеш түгел. Йомгаклау сүзләренең озынлыгы урынлымы, юкмы икәнен аларның тыңлаучыларга ничек тәэсир иткәненнән билгеләп була. Гади, анык һәм төгәл йомгаклау сүзләре аларга һәрвакыт уңай йогынты ясый. Озынрак булган йомгаклау сүзләре дә, җентекләп уйланылган кыска гына мисалны үз эченә алса, уңышлы булыр. Мәсәлән, мондый ике йомгаклау сүзләрен чагыштыр. Беренчесе — тулысынча Вәгазьче китабының кыска йомгаклау сүзләре (Вәгазьче 12:13, 14 тә язылган), икенчесе — күпкә кыскарак Таудагы вәгазьнең йомгаклау сүзләре (Маттай 7:24—27 дә язылган).

Вәгазьдә. Йомгаклау сүзләрен без иң еш вәгазьдә әйтәбез. Әзерләнү һәм кешеләр белән эчкерсез кызыксыну яхшы уңышларга ирешергә булыша ала. Бу дәрестәге киңәшләрне кеше белән хәтта икәүдән-икәү сөйләшкәндә дә кулланып була.

Кайчак сөйләшү бик кыска була. Бәлки, кешенең вакыты юктыр. Сөйләшү хәтта бер минут кына булырга мөмкин. Урынлы булса, болайрак әйтеп була: «Мин сезне аңлыйм. Шулай да сезнең белән бер мөһим фикерне уртаклашасым килә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгаләнең гаҗәеп нияте бар: ул җирне Оҗмахка әйләндерергә һәм кешеләрнең анда бәхетле һәм мәңге яшәүләрен тели. Без дә анда яши алабыз, ләкин моның өчен безгә Аллаһының таләпләрен белергә кирәк». Я кешегә, уңайлырак вакытта килерсең дип әйт.

Әгәр өй хуҗасы үзен кырыс, хәтта тупас тотканга сөйләшү килеп чыкмаса, бу барыбер яхшы нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Маттай 10:12, 13 һәм Римлыларга 12:17, 18 дәге киңәшләрне исеңдә тот. Синең йомшак җавабың кешенең Йәһвә Шаһитләренә карашын үзгәртергә мөмкин, ә бу — уңай нәтиҗә.

Ә йорт хуҗасы белән яхшы сөйләшү килеп чыкса, ул төп фикерне истә калдырсын өчен, аны кабатлап чык. Аңарда эш итәргә теләк уята торган берәр фикер әйт.

Әгәр кеше белән икенче тапкыр очрашырга булсаң, кеше шул очрашуны көтсен өчен, нинди дә булса сорау бир. Андый сорауны, мәсәлән, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китаптан яки Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү өчен билгеләнгән башка берәр басмадан ал. Гайсә безнең алдыбызга куйган максатны исеңдә тот. Ул Маттай 28:19, 20 дә язылган.

Әйтик, син Изге Язмалар өйрәнүе үткәрәсең, ди. Өйрәнү ахырында теманы кабатла. Шулай итеп кешегә өйрәнгәннәрен истә калдырырга ярдәм итәчәксең. Кабатлау өчен сорауларны ашыкмыйча карап чык, бу аңа төп фикерләрне күңелендә калдырырга булышыр. Үткән материал аңа нинди файда китерә ала? Ул алган белемне башкалар белән уртаклашыр өчен нәрсә эшли ала? Андый сораулар биреп, син аңа белгәннәрен тормышта ничек кулланырга икәне турында уйланырга ярдәм итәрсең (Гыйб. сүз. 4:7).

Шуны онытма: йомгаклау сүзләре алдарак әйтелгән бөтен сүзләрнең уңышлы булуына тәэсир итә.