Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Фатихалар китерүче өйрәнү

Фатихалар китерүче өйрәнү

СИНЕҢ җимешләр сайлап торган кешеләрне күргәнең бармы? Күпләр җимешнең зурлыгына һәм төсенә карап, аның өлгергәнме, юкмы икәнен билгели. Берәүләр аны иснәп карый, икенчеләре тотып карый. Башкалар исә, җимешләрнең ниндие сусылрак икәнен аңлар өчен, һәр кулына берәр җимеш алып, аларның авырлыгын чагыштыра. Ул вакытта алар нәрсә турында уйлый? Алар җимешләрнең төрле якларына анализ ясый, аермаларын билгеләп берәр нәтиҗәгә килә, элек ничек сайлаганнарын исләренә төшерә һәм чагыштыру ясый. Җимешләрне белеп сайлаганга, аларны тәмле бүләк көтә.

Аллаһы Сүзен өйрәнү, һичшиксез, кыйммәтлерәк бүләк китерә. Андый өйрәнү тормышыбызда беренче урында торса, иманыбыз ныграк, мәхәббәтебез тирәнрәк, хезмәтебез уңышлырак булачак, ә кабул ителгән карарларыбызда күбрәк зирәклек һәм Аллаһының акыллылыгы чагылачак. Андый бүләкләр турында Гыйбрәтле сүзләр 3:15 тә болай дип әйтелә: «Син теләгән бернәрсә дә аның белән тиңләшә алмый». Ә синең андый бүләкләр алганың бармы? Аласың килсә, өйрәнүеңне сыйфатлырак ит (Көл. 1:9, 10).

Өйрәнү нәрсә ул? Ул өстән-өстән уку гына түгел. Өйрәнү — акыл сәләтләрен кулланып, берәр сорауны җентекләп карап чыгу. Бу — укыганнарың турында уйлану, яңа гына өйрәнгәннәреңне инде белгәннәрең белән чагыштыру һәм язылганны раслаучы дәлилләрне карап чыгу. Өйрәнү вакытында үзең өчен яңа булган һәр фикер турында төптән уйлан. Изге Язмалардагы киңәшләрне ничек яхшырак кулланып була икәне турында уйла. Без — Йәһвә Шаһитләре, шуңа күрә үзеңә мондый сорау бир: бу материал ярдәмендә мин башкаларга ничек булыша алам? Әйе, өйрәнү уйлану белән бәйле.

Дөрес караш

Өйрәнүгә әзерләнгәндә син Изге Язмалар, кирәкле басмалар, ручка я карандаш һәм, бәлкем, дәфтәр аласыңдыр. Әмма йөрәгеңне дә әзерлисеңме? Изге Язмаларда Езра турында болай дип әйтелә: «Езра, Йәһвә канунына мөрәҗәгать итәр өчен, аны үтәр өчен, Исраил халкына күрсәтмәләр бирер өчен һәм аны гаделлеккә өйрәтер өчен, үз йөрәген әзерләде» (Езра 7:10). Йөрәкне әзерләр өчен нәрсә эшләргә?

Дога кылу безгә Аллаһы Сүзен өйрәнүгә дөрес карарга ярдәм итәчәк. Без йөрәгебезнең Йәһвә өйрәтүләрен кабул итәргә әзер булуын телибез. Һәр өйрәнү алдыннан Йәһвәгә изге рухын сорап дога кыл (Лүк 11:13). Аллаһыдан укыганнарыңның мәгънәсен ачыкларга, моның аның нияте белән ничек бәйле булганын күрергә ярдәм итсен дип сора. Алган белемнәрең яхшылык белән яманлыкны аерырга ничек булыша ала? Моны аңларга булышсын дип дога кыл. Аллаһының принципларын тормышыңда ничек кулланырга? Алган белемнәрең аның белән мөнәсәбәтләреңә ничек тәэсир итә? Моны күрергә булышсын дип, аңардан ярдәм сора (Гыйб. сүз. 9:10). Өйрәнү вакытында Аллаһыдан зирәклек турында үтен (Ягък. 1:5). Алган белемгә нигезләнеп үз-үзеңне намус белән тикшереп чык һәм, начар фикерләр белән теләкләрдән арыныр өчен, Йәһвәдән ярдәм эзлә. Алган белемнәрең өчен Йәһвәгә һәрвакыт рәхмәтләреңне белдереп тор (Мәд. 146:7). Өйрәнү алдыннан дога кылу безгә Йәһвәнең үз Сүзе аша әйткәннәренә колак салырга ярдәм итә. Ә бу, үз чиратында, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә китерә (Мәд. 144:18).

Бу дөнья кешеләре бар нәрсәне шик астына алырга гадәтләнгән. Йәһвә хезмәтчеләре арасында исә хәл башкача. Без Йәһвәгә ышанабыз һәм аның өйрәтүләрен кабул итәбез (Гыйб. сүз. 3:5—7). Берәр нәрсәне аңламасак, без үзебезнең хак булуыбызга ышанып: «Монда хата»,— дип әйтмәбез. Сорауларга җавап эзләгәндә, без Йәһвәне көтәбез (Мих. 7:7). Езра кебек, без дә белгәннәребез буенча эш итәргә һәм башкаларны да шулай эшләргә өйрәтергә телибез. Йөрәгебезне әзерләсәк, өйрәнүебез бүләкләнәчәк.

Ничек өйрәнергә?

Беренче абзацтан башлап ахырга кадәр мәкаләне я бүлекне тулысынча укып чыгарга ашыкма. Башта аңа күз йөртеп чык һәм исеме турында уйла. Мәкаләнең я бүлекнең исеме — өйрәнүеңнең темасы. Өстәмә исемнәрнең тема белән ничек бәйле булуы турында уйла. Бар рәсемнәрне, рамкаларны һәм өйрәнү өчен сорауларны карап чык. Текстны җентекләп карап чыгар алдыннан үзеңә мондый сораулар бир: бу өйрәнүдән мин нәрсә белермен? Өйрәнү миңа нинди файда китерер? Андый хәзерлек өйрәнүеңә яхшы нигез салачак.

Хәзер өйрәнүгә күчеп була. Өйрәнү мәкаләләрендә һәм кайбер китапларда сораулар бар. Абзацны укыганнан соң, җавапларны сызып барсаң, яхшы булыр иде. Сораулар китерелмәгән булса да, син, бәлкем, истә калдырасың килгән мөһим фикерләрне сызып куярсың. Берәр фикер синең өчен яңа булса, аны яхшырак аңлар өчен, бераз вакыт бүлеп куй. Вәгазьдә я нотыгыңда куллана алырлык мисалларга я фикерләргә игътибар ит. Үзеңә мондый сорау бир: белгәннәремне уртаклашып, кемнең иманын ныгыта алам? Кулланасың килгән фикерләрне билгеләп бар һәм өйрәнүдән соң бу фикерләргә яңадан игътибар ит.

Китерелгән шигырьләрне ачып укы. Һәр шигырь абзацның төп фикере белән ничек бәйле? Моның турында уйлап ал.

Сиңа берәр нәрсә аңлашылмаса я берәр нәрсәне тирәнрәк өйрәнергә теләсәң, аңлашылмаган урыннарны билгеләп бар һәм аларга соңрак кире кайт. Шулай итеп син темадан читкә китмәссең. Гадәттә, аңлашылмаган урыннар өйрәнү вакытында ачыклана бара. Ә инде аңлашылмаса, өстәмә тикшерү үткәреп була. Нәрсә аңлашылмаска мөмкин? Бәлкем, китерелгән ниндидер шигырьдер яисә бу шигырьнең тема белән ничек бәйле булуыдыр. Яки, әйтик, берәр фикерне аңлыйсыңдыр, ләкин башка кешегә аны аңлата алмам дип уйлыйсыңдыр. Андый урыннарны игътибарсыз калдырма һәм өйрәнүдән соң өстәмә тикшерү үткәр.

Еврей мәсихчеләренә бәйнә-бәйнә язган хатында рәсүл Паул хатның уртасында тукталгандай: «Сезгә сөйләгәннәрнең асылы шул»,— дигән (Евр. 8:1). Син уйланыр өчен туктап аласыңмы? Ә ни өчен Паул шулай эшләгән? Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу хатның алдагы бүлекләрендә ул Мәсихнең, Аллаһының иң баш рухание буларак, күкнең үзенә кергәне турында язган (Евр. 4:14—5:10; 6:20). Әмма сигезенче бүлекнең башында төп фикергә басым ясап, Паул укучыларын бу фикер аларның тормышларына ничек кагыла икәне турында тирән уйланырга дәртләндергән. Ул шуңа басым ясаган: Гайсә Мәсих алар хакына Аллаһы алдына барып баскан һәм аларга күкләрнең «изге урынына» керергә юл ачкан (Евр. 9:24; 10:19—22). Бу мәсихчеләр күктә яшәргә өметләнгән, һәм аларның үз өметләренә бер дә шикләнмичә ышанулары аларны бу хаттагы иман, чыдамлык һәм мәсихче тәртип турындагы киңәшләрне кулланырга дәртләндерер иде. Без дә өйрәнгәндә төп фикерләргә игътибар итсәк, безгә теманың ачыклана баруын күрү һәм ни өчен безгә белгәннәребез буенча эш итәргә кирәк икәнен аңлау җиңелрәк булыр.

Шәхси өйрәнүең үзгәрешләр ясарга этәрәме? Бу бик мөһим. Берәр нәрсәне өйрәнгәндә, үзеңә мондый сораулар бир: яңа гына алган белемнәрем карашларыма һәм максатларыма ничек тәэсир итәргә тиеш? Авырлыкларга очраганда, карарлар кабул иткәндә һәм берәр максатка омтылганда, белгәннәремне ничек куллана алам? Алган белемнәремне гаиләдә, вәгазьдә һәм җыелышта ничек кулланып була? Бу сораулар турында уйланганда, дога кыл. Белемнәреңне тормышыңда ничек кулланыр идең? Моның турында уйла.

Мәкаләне я бүлекне тикшергәннән соң, укыганнарыңны яңадан кыскача карап чык. Төп фикерләрне һәм аларны раслаучы дәлилләрне исеңә төшереп кара. Шулай эшләсәң, белемнәрең исеңдә калыр, һәм син аларны киләчәктә куллана алырсың.

Нәрсә өйрәнергә?

Йәһвә халкы буларак, бездә өйрәнер өчен басмалар бик күп. Ләкин нәрсәдән башларга? Һәр көн «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрадан шигырьне һәм комментарийны укы. Һәр атна җыелыш очрашуларыбыз үтә, аларга алдан әзерлән, шунда күбрәк файда алырсың. Кайберәүләр шулай ук үзләре хакыйкатькә килгәнче бастырылган мәсихче басмаларны укыр өчен вакыт бүлеп куярга тырыша. Башкалар Изге Язмалардан һәр атна укырга билгеләнгән бүлекләрдән кайбер шигырьләрне сайлап, аларны тирәнрәк тикшерә.

Җыелыш очрашуларында каралачак кайбер материалны җентекләп тикшерергә өлгермәсәң, нәрсә эшләргә? Ул материалны ашык-пошык укып чыгу я гел дә әзерләмәү дөрес булмас иде. Күпме булдыра алсаң, шулкадәр җентекләп тикшер. Һәр атна шулай эшлә. Очрашуларда каралачак бар материалны җентекләп карап чыгарга өйрән.

«Йортыңны кор»

Йәһвә гаилә башларына, гаиләдәгеләре турында кайгыртыр өчен, тырышып эшләргә кирәк икәнен аңлый. Гыйбрәтле сүзләр 24:27 дә болай дип әйтелә: «Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла». Әмма гаиләнең рухи ихтыяҗлары турында да онытма. Моның өчен шул шигырьдә: «Шуннан соң йортыңны кор»,— диелә. Гаилә башлары үз йортларын ничек кора ала? Гыйбрәтле сүзләр 24:3 тә: «Йорт... акыл белән ныгытылыр»,— дип әйтелә. «Акыл» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзен шулай ук «зирәклек» дип тә тәрҗемә итеп була.

Зирәклек гаиләңә ничек булыша ала? Зирәклек — ачык күренеп торган нәрсәләрдән күбрәкне күрә белү сәләте. Гаилә өйрәнүе гаилә хәлләре белән кызыксынудан башлана дип әйтеп була. Гаиләдәгеләрең рухи яктан үсәме? Алар белән сөйләшкәндә, аларны игътибар белән тыңла. Алар канәгатьсезлек я үпкәләү хисен белдермиме? Алар матди әйберләргә күп игътибар бирмиме? Балаларың, синең белән вәгазьләгәндә, яшьтәшләре алдында Йәһвә Шаһитләре булуларыннан оялмыймы? Аларга гаилә өйрәнүе һәм Изге Язмаларны уку ошыймы? Йәһвәгә хезмәт итү аларның тормыш юлы булып киткәнме? Гаиләдәгеләреңә игътибарлы бул. Шулчак син, гаилә башы буларак, аларның һәрберсенә рухи сыйфатлар үстерер өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңларсың.

«Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларыннан кирәкле темага мәкаләләр эзлә. Гаиләдәгеләреңә теманы алдан әйт. Бу аларга өйрәнәчәк материал турында уйланырга булышыр. Өйрәнү вакытында үзара ярату рухы хөкем сөрсен. Беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырмаска тырыш һәм кискен кисәтүләр ясама. Өйрәнгән материалның гаиләңә нинди файда китергәнен күрсәтеп, аның мөһимлегенә игътибар ит. Барысы да катнашсын. Йәһвәнең Сүзе «камил», ул тормышыбыз өчен нәкъ кирәклесен бирә. Моны һәркемгә күрергә ярдәм ит (Мәд. 18:8).

Фатихалар

Күзәтүчән, әмма рухи нәрсәләрне аңламаган кешеләр Галәмне өйрәнсә дә, дөнья вакыйгалары турында фикер йөртсә дә һәм хәтта үз-үзләре турында белем җыйса да, моның барысының чын мәгънәсенә төшенә алмый. Ә Изге Язмаларны регуляр рәвештә тикшергән кешеләр изге рух ярдәмендә моның барысында Аллаһының бөек кодрәтен, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен һәм Аллаһының тыңлаучан кешеләргә карата ниятенең ачыклануын күрә ала (Марк 13:4—29; Рим. 1:20; Ачыл. 12:12).

Әлбәттә, моның барысы гаҗәеп, шулай да горурланыр өчен сәбәп түгел. Киресенчә, Аллаһы Сүзен көн саен өйрәнү безгә басынкы булып калырга ярдәм итә (Кан. 17:18—20). Өйрәнү шулай ук безне гөнаһ коткысына бирелүдән саклый. Әйе, Аллаһы Сүзе күңелебездә тере булса, без гөнаһның көчле тәэсиренә карамастан гөнаһка каршы торырга тәвәккәл булырбыз (Көл. 3:5—10; Евр. 2:1; 3:13). Шул чакта без Аллаһыга «һәр игелекле эштә җимеш китереп... һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә лаеклы булып яшәрбез» (Көл. 1:10). Бу — Изге Язмаларны өйрәнүебезнең максаты, ә моңа ирешү — иң зур бүләк.