Хәтерне ничек яхшыртырга?
ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ кеше миен гаҗәеп бер сәләт белән барлыкка китергән. Андый сәләт ярдәмендә кеше үз хәтерендә күп нәрсәне саклый ала. Миебезне ниндидер дәрәҗәдә кое белән чагыштырып була. Коедан су чумырып алсаң да, анда барыбер су булачак. Хәтеребездән дә берәр нәрсәне «алсак» та, анда барыбер кадерле истәлекләр сакланачак. Йәһвә Аллаһы кешене барлыкка китергәндә, аның миен үз ниятен — кешеләрнең җирдә мәңге яшәячәген — исәпкә алып булдырган (Мәд. 138:14; Яхъя 17:3).
Әмма безгә кайвакыт хәтергә салынган күп нәрсә онытылып бара кебек тоеладыр. Мәсәлән, кирәк чакта берәр мәгълүматны искә төшерү авыр. Хәтерне яхшыртыр өчен, нәрсә эшләп була?
Кызыксыну
Хәтерне яхшыртыр өчен, кызыксынучан булырга кирәк. Башкалар белән, дөньядагы хәлләр белән кызыксыну миебезне эшләтә. Ә андый гадәт берәр файдалы нәрсәне кызыксынып укырга я тыңларга булыша.
Күпләр өчен башкаларның исемнәрен хәтердә калдыру авыр. Мәсихчеләр буларак, без башкаларга, мәсәлән, имандашларыбызга, вәгазьдә һәм башка җирләрдә очраткан кешеләргә хөрмәт күрсәтергә кирәк икәнен аңлыйбыз. Кешеләрнең исемнәрен истә калдырыр өчен, нәрсә эшләргә соң? Рәсүл Паул бер җыелышка язганда, андагы 26 кардәшне исемнәре белән атаган. Ул бу кешеләр белән кызыксынган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки ул аларның исемнәрен генә түгел, ә тормышларының кайбер якларын да әйтеп киткән (Рим. 16:3—16). Бүгенге кайбер күчеп йөрүче күзәтчеләр, һәр атна бер җыелыштан икенче җыелышка күчеп йөрсә дә, күп кенә исемнәрне исләрендә калдыра. Аларга нәрсә ярдәм итә? Алар кеше белән танышканда, аның исемен берничә тапкыр кабатлый. Шулай ук аның исемен истә калдырыр өчен, алар аның йөзен күз алларына китерергә тырыша. Өстәвенә, алар төрле кардәшләр белән вәгазьләгәндә һәм ашаганда аралаша. Ә син берәрсе белән танышкач, аның исемен исеңдә калдыра алырсыңмы? Башта ни өчен сиңа бу кешенең исемен хәтереңдә калдырырга кирәк икәнен аңла; соңыннан өстәге киңәшләрне куллан.
Укыганнарыңны да истә калдыру мөһим. Сиңа хәтереңне күнектерергә нәрсә ярдәм итәчәк? Кызыксыну һәм материалны аңлау зур роль уйный. Укылган материал синең өчен кызык икән, игътибарыңны туплау җиңел булачак. Укыганда башка нәрсәләр турында уйласаң, исеңдә бернәрсә дә калмаячак. Яңа белемне яхшырак үзләштерер өчен, аны инде белгәннәрең белән чагыштыр. Үзеңә мондый сораулар бир: бу мәгълүматны ничек һәм кайчан кулланып була? Аны кулланып, башкаларга ничек булыша алам? Текстны яхшырак аңлар өчен, игътибарыңны аерым сүзләргә түгел, ә җөмләләргә тупла. Шул чакта сиңа укыганнарыңның мәгънәсен аңлау, текстта төп фикерләрне күрү һәм аларны истә калдыру җиңелрәк булыр.
Кабатлау
Мәгариф өлкәсендәге белгечләр кабатлауның мөһимлегенә басым ясый. Бер профессор, тикшерү үткәреп, мондый нәтиҗәгә килгән: текстны укыганнан соң бер минут вакыт бүлеп, аны кабатлап чыксаң, хәтердә ике тапкыр күбрәк мәгълүмат кала. Мәкаләне, бүлекне яисә аларның зур өлешен укып чыккач, андагы төп фикерләрне хәтереңдә калдыру максаты белән кабатла. Син укыганнарыңны үз сүзләрең белән ничек аңлатыр идең? Укыганнарыңны шунда ук кабатласаң, белгәннәрең хәтереңдә яхшырак сакланачак.
Берничә көннән соң укыганнарыңны, берәрсенә сөйләп, тагын бер тапкыр кабатла. Белгәннәреңне туганнарыңа, кардәшләреңә, хезмәттәшләреңә, сыйныфташларыңа, күршеләреңә һәм вәгазьләгәндә кешеләргә сөйлә. Тексттагы төп фикерләрне генә түгел, ә Изге Язмалардагы алар белән бәйле шигырьләрне дә искә төшерергә тырыш. Шулай эшләсәң, син укыганнарыңның төп фикерләрен исеңдә калдырачаксың. Ә бу сиңа да, башкаларга да файда китерәчәк.
Мөһим нәрсәләр турында уйлан
Берәр нәрсәне исеңдә калдырыр өчен, укыганнарыңны кабатлау һәм берәрсе белән уртаклашу гына аз. Яңа гына белгән мөһим хакыйкатьләр турында уйлану да файдалы. Изге Язмаларны язучылар, Асаф белән Давыт, шулай эшләгәннәр дә. Асаф болай дигән: Мәд. 76:12, 13). Давыт та охшаш сүзләр язган: «Әүвәлге көннәрне исемә төшереп, Синең бар эшләрең турында уйланам» (Мәд. 142:5). Ә син белгәннәрең турында уйланасыңмы?
«Ходай эшләрен исемә төшерермен; Синең борынгы могҗизаларыңны исемә төшерермен. Синең бар эшләреңә өйрәнермен, Син кылган бөек эшләрең турында уйланырмын» (Йәһвәнең эшләре, сыйфатлары һәм аның үз ихтыярын ничек үтәгәне турында тирәнтен уйлану сиңа укыганнарыңны исеңдә калдырырга булышачак. Андый уйлану гадәтеңә кереп китсә, мөһим хакыйкатьләрне күңелеңә сеңдереп бару җиңелрәк булачак. Шулай итеп син үзеңне үзгәртә алырсың. Андый уйланулардан соң хәтереңдә калган уйлар үзеңнеке булып китәчәк (Мәд. 118:16).
Аллаһы рухының роле
Йәһвәнең эшләренә һәм Гайсә Мәсихнең тәгълиматларына кагылышлы хакыйкатьләрне хәтердә калдырырга изге рух булыша. Гайсә үз үлеме алдындагы төнне үз шәкертләренә болай дигән: «Боларны сезгә сезнең белән бергә булганда әйтеп куям. Ә минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк» (Яхъя 14:25, 26). Бу сүзләрне Маттай белән Яхъя да ишетеп торган. Изге рух чыннан да аларга ярдәм иткәнме? Әлбәттә! Якынча сигез ел үткәч, Маттай Мәсих тормышы турындагы җентекле хәбәрен тәмамлаган. Анда ул үзе өчен мондый кадерле истәлекләр турында — Мәсихнең күктә Патша булып идарә итүен һәм бу дөнья төзелешенең ахырын күрсәтүче билге, шулай ук Таудагы вәгазь турында язган. Гайсәнең үлеменнән соң 65 ел үткәч, рәсүл Яхъя үзенең Яхшы хәбәрен бәян иткән. Анда Гайсәнең үз үлеме алдындагы төнне үз рәсүлләренә әйткәннәре турында нечкәлекләр язылган. Һичшиксез, Маттай белән Яхъя Мәсихнең сүзләрен һәм эшләрен исләрендә калдырган. Ләкин нәкъ изге рух аларга Йәһвә үз Сүзенә кертергә теләгән мөһим нечкәлекләрне онытмаска ярдәм иткән.
Ә бүген изге рух Аллаһы хезмәтчеләренә булышамы? Әйе, һичшиксез! Әлбәттә, изге рух без беркайчан да белмәгән нәрсәләрне акылыбызга салмый; ул без элек өйрәнү вакытында тапкан мөһим фикерләрне исебезгә төшерергә булыша (Лүк 11:13; 1 Яхъя 5:14). Кирәк булганда, фикер йөртү сәләтебез «изге пәйгамбәрләр элек әйткән сүзләрне, шулай ук Хуҗабыз һәм Коткаручыбыз рәсүлләрегез аша биргән әмерне» хәтеребезгә төшерә (2 Пет. 3:1, 2).
«Раббы Аллаһыгызны онытудан сакланыгыз!»
Йәһвә Исраилне берничә тапкыр: «Раббы Аллаһыгызны онытудан сакланыгыз!» — дип кисәткән. Йәһвә алардан үзенең бар эшләрен хәтерләрендә саклавын таләп итмәгән. Әмма алар үз эшләренә башаягы белән чумып, Йәһвә эшләрен онытмаска яки икенче урынга күчермәскә тиеш булган. Нинди эшләрне? Йәһвәнең фәрештәсе мисырлыларның беренче булып туган балаларын үтергән; Аллаһы Кызыл диңгезнең суларын аерган һәм, суларны кире үз урынына кайтарганда, фиргавенне һәм аның гаскәрен суга батырган. Исраиллеләр Йәһвәнең бу коткару эшләрен истә тотарга тиеш булган. Алар Аллаһының үзләренә Синай тавында Канун биргәнен һәм үзләрен Вәгъдә ителгән җиргә чүл аша үткәргәнен хәтерләрендә сакларга тиеш булган. «Онытудан сакланыгыз» дигән сүзләр шуны аңлаткан: бар бу вакыйгалар турында истәлекләр аларның көндәлек тормышларына нык тәэсир итәргә тиеш булган (Кан. 4:9, 10; 8:10—18; Чыг. 12:24—27; Мәд. 135:15).
Безгә дә «онытудан сакланырга» кирәк. Авырлыклар белән көрәшкәндә, без Йәһвәнең нинди Аллаһы икәнен истә тотарга тиеш: ул безнең гөнаһларыбызны йолып алыр өчен үз Улын биреп, зур яратуын күрсәткән. Бу йолым ярдәмендә без камил булып мәңге яши алабыз (Мәд. 102:2, 8; 105:7, 13; Яхъя 3:16; Рим. 6:23). Изге Язмаларны регуляр рәвештә укысак, җыелыш очрашуларында һәм вәгазьдә актив катнашсак, бу кыйммәтле хакыйкатьләр безнең күңелләребездә яшәячәк.
Берәр карар кабул иткәндә, аларны исеңә төшер, алар синең фикер йөртүеңә тәэсир итсен. Аларны онытма. Йәһвәдән җитәкчелек эзлә. Кешелек табигатенә хас караштан кач һәм камил булмаган йөрәгеңдәге теләкләргә бирешмә. Карар кабул иткәндә, үзеңә мондый сорау бир: миңа Аллаһы Сүзеннән нинди киңәшне яки принципны кулланырга кирәк? (Гыйб. сүз. 3:5—7; 28:26). Син беркайчан да укымаган я ишетмәгән фикерләрне исеңә төшерә алмыйсың. Әмма төгәл белемнәрең арткан саен һәм Йәһвәгә карата яратуың үскән саен, Аллаһы рухы күбрәкне исеңә төшерә алачак. Йәһвәгә карата үсә барган яратуың исә сине шул белем буенча эш итәргә дәртләндерәчәк.