32 НЧЕ ДӘРЕС
Ышаныч белән сөйләү
КЕШЕ ышаныч белән сөйләгәндә, башкалар аның үз сүзләренә чын күңелдән инанганын күрә. Мәсәлән, рәсүл Паул ышаныч белән сөйләгән. Тисалуникәдәге мәсихчеләргә ул болай дип язган: «Без, сезгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, моны сүз аша гына түгел, ә шулай ук... нык ышаныч белән җиткердек» (1 Тис. 1:5). Андый ышаныч Паулның сүзләрендә дә, эшләрендә дә чагылган. Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында сөйләгәндә, безнең сүзләребездә дә шундый ук нык ышаныч сизелсен.
Ышаныч белән сөйләү үзсүзле, үҗәт яки тәкәббер булу дигән сүз түгел. Кеше Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр турында ышаныч белән сөйләгәндә, аның сүзләре һәм үзен тотышы нык иманы барлыгын күрсәтә (Евр. 11:1).
Кайсы очракларда ышаныч белән сөйләргә кирәк? Вәгазьләгәндә, ышаныч белән сөйләү мөһим. Кешеләр сүзләреңә генә түгел, ә шулай ук ничек итеп сөйләгәнеңә дә игътибар итә. Алар син үзең җиткергән хәбәреңә ышанасыңмы, юкмы икәнен күреп тора. Тыңлаучыларыңа хәбәрнең мөһим булуын сүзләрең генә түгел, ә бигрәк тә аларны ышаныч белән сөйләвең күрергә булыша.
Имандашларың алдында чыгыш ясаганда да, ышаныч белән сөйлә. Рәсүл Петер үзенең беренче хатын, кардәшләрне «дәртләндерер өчен һәм Аллаһының чын юмарт игелеге турында төпле шаһитлек бирер өчен», язган. Ул аларны «игелеккә нык тотынып торырга» өндәгән (1 Пет. 5:12). Рәсүл Паул да Римдагы җыелышка хат юллаганда, ышаныч белән сөйләгән. «Мин шуңа инанам,— дип язган ул,— үлем дә, тормыш та, фәрештәләр дә, хөкүмәтләр дә, хәзерге һәм киләчәктәге нәрсәләр дә, көчләр дә, биеклек тә, тирәнлек тә, барлыкка китерелгән башка һичбер нәрсә дә безне Аллаһының Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша күрсәткән мәхәббәтеннән аера алмаячак» (Рим. 8:38, 39). Паул шулай ук башкаларга вәгазьләү никадәр мөһим икәне турында язган һәм вәгазь эшендә ашкынучан булып, үзе дә бу эшнең әһәмиятле булуына ышанганын күрсәткән (Рәс. 20:18—21; Рим. 10:9, 13—15). Аллаһы Сүзен кулланып өйрәткәндә, мәсихче өлкәннәр дә моңа охшаш ышаныч чагылдырырга тиеш.
Балалар белән өйрәнүләр үткәргәндә һәм башка очракларда да ата-аналар рухи нәрсәләр турында ышаныч белән сөйләргә тиеш. Моның өчен аларга Аллаһыга һәм аның эшләренә карата мәхәббәтне үз күңелләрендә үстерергә кирәк. Шулчак алар балаларын эчкерсез ышаныч белән өйрәтә алачак, «чөнки кеше күңелендә ни булса, авызыннан шул чыга» (Лүк 6:45; Кан. 6:5—7). Андый ышаныч аларны шулай ук «эчкерсез иман» үрнәге булырга дәртләндерәчәк (2 Тим. 1:5).
Иман сыналганда, ышаныч белән сөйләү үтә мөһим. Сыйныфташың, укытучың я хезмәттәшең гаҗәпләнеп, берәр бәйрәм турында: «Ни өчен син аны үткәрмисең?» — дип сораса, аңа туп-туры һәм төпле җавап бир. Шулчакта ул синең Изге Язмаларга нигезләнгән карашларыңны хөрмәт итәр. Берәрсе сине начар эшкә котыртса, мәсәлән, кемне дә булса алдарга, наркотиклар кулланырга я җенси әхлаксызлыкка тартса, нәрсә эшләргә? Башкалар шуны аңларга тиеш: син беркайчан да андый эшләрдә катнашмаячаксың, һәм алар, ничек кенә тырышса да, сине үз принципларыңны бозарга этәрә алмаячак. Андый тәкъдимнәрне кире какканда, ышаныч белән сөйлә. Мәсәлән, Йосыф Потифар хатынының әхлаксыз тәкъдименә каршы торганда болай дигән: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» Потифар хатыны бәйләнүен дәвам иткәнгә, Йосыф хәтта өйдән йөгереп чыгып киткән (Ярат. 39:9, 12).
Ышаныч нәрсәдән күренә? Ышанычыбызны сайлаган сүзләребез күрсәтергә булыша. Берәр мөһим фикер әйтер алдыннан Гайсә еш кына: «Хак сүз әйтәм»,— дигән (Яхъя 3:3, 5, 11; 5:19, 24, 25). Ә Паул, үз ышанычын белдерер өчен, «мин шуңа инанам», «Хуҗабыз Гайсәнең шәкерте буларак, мин шуны беләм һәм шуңа инанганмын» һәм «мин дөресен сөйлим, ялганламыйм» кебек сүзләр әйткән (Рим. 8:38; 14:14; 1 Тим. 2:7). Йәһвә үз сүзенең чынга ашачагын күрсәтер өчен, кайвакыт үз пәйгамбәрләрен «ул һичшиксез үтәләчәк» дип әйтергә рухландырган (Авв. 2:3). Син дә Аллаһының пәйгамбәрлекләре турында сөйләгәндә, моңа охшаш ышандырырлык сүзләр куллана аласың. Үзеңә түгел, ә Йәһвәгә таянсаң һәм башкалар белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшсәң, андый сүзләр иманың нык икәнен күрсәтер.
Ышанычны шулай ук җитди һәм интенсив сөйләм белән күрсәтеп була. Йөз, ишарәләр һәм ымнар да бу яктан ярдәм итә. Әлбәттә, алар төрле кешедә төрле була. Син оялчан я әкрен тавышлы булсаң да, сөйләгәннәрең — хакыйкать һәм башкалар моны ишетергә тиеш икәненә нык ышанычың булса, бу күренеп торачак.
Ышаныч белән сөйләгәндә эчкерсез бул. Чын күңелдән сөйләмәсәң, тыңлаучыларың моны сизеп алыр һәм әйткәннәрең әллә ни мөһим түгел дип уйлар. Шуңа күрә үзеңне табигый тотарга тырыш. Тыңлаучылар санына карап, сиңа, бәлки, кычкырыбрак һәм көчлерәк сөйләргә туры килер. Һәрхәлдә, эчкерсез һәм табигый сөйләргә тырыш.
Ышаныч белән сөйләргә нәрсә булыша? Ышанычың күренсен өчен, сүзләреңдә хисләр чагылсын. Шуңа күрә яхшы әзерлән. Текстны берәр басмадан сөйләп бирү генә җитәрлек түгел. Материалны яхшы итеп аңларга һәм үз сүзләрең белән әйтеп бирә белергә кирәк. Сүзләреңнең хак һәм башкалар өчен мөһим булуына ышанычың нык булырга тиеш. Моның өчен, әзерләнгәндә, кешеләрнең шартларын, белемнәрен һәм карашларын исәпкә ал.
Шома сөйләгәндә, сүзләребез башкалар өчен ышандырырлык итеп яңгырый. Шуңа күрә яхшы материал да җый һәм чыгышыңны да яхшы итеп әзерлә. Чыгышыңның берәр өлешен аеруча җитди сөйләргә кирәк булса, андый урыннарны кат-кат карап чык, шулай итеп син кәгазьдән укымыйча сөйли алырсың. Йәһвәдән тырышлыкларыңны фатихаласын дип сора. Шулчак син «Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып», хәбәреңнең хак һәм мөһим булуына ышаныч белән сөйләрсең (1 Тис. 2:2).