Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ ДӘРЕС

Яхшы дикция

Яхшы дикция

ФИКЕРЛӘРЕҢНЕ тыңлаучыларга җиткерер өчен, аларны аңлаешлы итеп әйт. Әйтәсе сүзләрең кызык һәм хәтта мөһим булырга мөмкин, әмма аларны аңлаешсыз әйтсәң, алар файдасыз булып китәр.

Кеше үзенә әйтелгәнне аңламаса, әйтелгән сүзләр аны бернәрсәгә дә дәртләндермәячәк. Тавышыбыз көчле булып та, сүзләребез аңлаешсыз булса, тыңлаучыларыбыз бернәрсә дә эшләмәячәк. Бу тыңлаучыларга чит телдә сөйләү белән бер (Ирем. 5:15). Изге Язмаларда моның турында болай диелә: «Әгәр быргы аңлаешсыз аваз чыгарса, сугышка кем әзерләнер? Сез дә телегез белән аңларга авыр булган сүзләр әйтәсез икән, әйткәннәрегезне ничек аңларлар? Сез җилгә генә сөйләгән булырсыз» (1 Көр. 14:8, 9).

Ни өчен сөйләм кайвакыт аңлаешсыз була? Бер сәбәп — авызны тиешенчә ачмыйча сөйләү. Мәсәлән, казналык мускулларын катырып, иреннәребезне теләр-теләмәс кенә кыймылдатсак, сөйләмебез аңлаешсыз булыр.

Тиз сөйләгән кешене дә аңлау авыр. Бу яздырылган чыгышны тизләтеп уйнатуга охшаш: һәрбер сүз үз урынында, ләкин бернәрсә дә аңлашылмый.

Тагын бер сәбәп — сөйләм органнарының төзелешендәге кимчелек. Әмма хәтта андый очракларда да бу дәрестәге киңәшләрне куллану уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк.

Сөйләүче сүзләрне бер-берсенә кушып сөйләсә һәм иҗекләрне, хәрефләрне, кушымчаларны йотса, аның сөйләме еш кына аңлаешсыз булып китә. Андый очракларда тыңлаучылар кайбер фикерләрне һәм фразаларны гына аңлап ала, ә башкаларын фаразлый гына. Шулай итеп, начар дикция яхшы итеп өйрәтергә комачаулый.

Яхшы дикциягә ничек өйрәнергә? Сүзләрне ачык итеп әйтә белер өчен, үз телеңдәге сүзләрнең ясалышын өйрән. Күпчелек телләрдә сүзләр иҗекләрдән тора. Иҗек — аерым һава этәреше белән әйтелә торган сүз кисәге. Ул бер сузыктан яки сузык катнашкан берничә тартык аваздан тора. Иҗекләрдән торган телләрдә сүзнең һәрбер иҗеге әйтелә; иҗекләр басымлы һәм басымсыз була. Дикцияңне яхшыртырга теләсәң, ашыкмыйча сөйләшергә тырыш һәм һәр иҗекне әйт. Башта сөйләмең ясалма булып яңгырар, әмма тырышлыклар куйган саен сөйләмең салмак, табигый булып китәр. Шома сөйләр өчен, син, бәлки, кайбер сүзләрне берләштереп әйтерсең, әмма сүзләреңнең мәгънәсе аңлашылмаса, алай эшләмә.

Дикцияңне яхшыртыр өчен, сиңа авызыңны укыганда һәм сөйләгәндә артык киң ачарга туры килер. Әмма сак бул: бу гадәтеңә кереп китмәсен, югыйсә сөйләмең ясалма булачак һәм табигый яңгырамаячак.

Башны түбән тоту да сөйләмне бераз аңлаешсыз итә, шуңа күрә башыңны күтәреп сөйләшергә тырыш. Изге Язмаларны укыганда, китапны биегрәк тот, шул чакта, тыңлаучыларга карап алганнан соң кире текстка кайтыр өчен, күзләреңне аз гына төшерү дә җитәрлек булачак. Бу киңәшне куллану сиңа иркенрәк сөйләргә булышыр.

Мускулларның киеренкелеген йомшарта белү дә сөйләмне яхшырта ала. Бит мускуллары яисә тын алуда катнашучы мускуллар киеренке булса, бу сөйләмгә начар яктан тәэсир итә. Андый киеренкелек баш мие, сөйләм органнары һәм сулыш органнары системасы арасындагы табигый эшчәнлекне боза, һәм алар бер-берсе белән инде тоткарлыксыз эш итә алмый.

Баш миеннән килгән импульсларны тиз кабул итәр өчен, казналык мускуллары һәм иреннәр йомшарган хәлдә булырга тиеш. Кирәкле авазларны булдырыр өчен, иреннәр иркен хәрәкәт итсен. Казналыгың һәм иреннәрең киеренке хәлдә булса, авызыңны тиешенчә ача алмассың, һәм авазлар теш арасыннан чыгачак. Нәтиҗәдә, тавышың тонык яңгыраячак һәм сүзләрең аңлаешсыз булачак. Шулай да казналык мускуллары белән иреннәрне йомшарту аркасында сөйләмең салынкы булып китмәсен. Әйе, дикция яхшы булсын өчен, мускуллар киеренке хәлдә дә, артык йомшарган хәлдә дә булмаска тиеш.

Дикцияң яхшымы? Моны белер өчен кычкырып укы. Укыганда, сөйләү органнарыңның ничек эш иткәненә игътибар ит. Авазлар җиңел чыксын өчен, авызыңны тиешенчә ачасыңмы? Тел, иң күп хәрәкәтләнә торган сөйләм органы булса да, бердәнбер сөйләм органы түгел. Муен, аскы казналык, иреннәр, бит мускуллары һәм тамак мускуллары да авазлар тудыруда катнашалар. Сөйләшкәндә, бит мускулларың хәрәкәтләнәме? Хәрәкәтләнмәсә, сөйләмең аңлаешсыз булыр.

Тавышыңны яздырырга мөмкинлегең бармы? Алайса, кемгәдер вәгазьләгәнеңне күз алдына китер дә, берничә минут дәвамында сөйләп, тавышыңны яздыр. Аннан соң тыңла. Бу сиңа кайсы сүзләрне дөрес әйтмәгәнеңне күрергә ярдәм итәчәк. Иҗек, хәреф төшереп калдырылган урыннарга, аңлаешсыз яңгыраган сүзләргә һәм сүзнең тулысынча әйтелер урынына кыскартылып әйтелгән урыннарга игътибар ит. Ни өчен алай килеп чыкканын аңларга тырыш. Шушы дәрестәге киңәшләрне кулланып, андый җитешсез якларны бетерә алырсың.

Сөйләмеңдә берәр кимчелек булса, авызыңны гадәттәгегә караганда зуррак ачарга һәм сүзләрне ачыграк әйтергә тырыш. Тирән сулыш ал һәм әкрен сөйләш. Бу киңәшләр сөйләм кимчелекләре булган күп кешеләргә сүзләрне ачыграк әйтергә булышкан. Син шышылдап сөйләшәсең икән, сүзләрдәге «с» һәм «ч» авазларын әйткәндә телеңнең очын алгы тешләреңә тидермә. Кимчелегеңне тулысынча бетереп булмаса да, борчылма. Шуны истә тот: Йәһвә Исраилгә һәм Мисыр фиргавенә мөһим хәбәр җиткерер өчен, Мусаны сайлаган; ә аның, күрәсең, сөйләм кимчелеге булган (Чыг. 4:10—12). Хезмәт итәргә әзер булсаң, Йәһвә сине дә кулланачак һәм хезмәтеңдә уңышларга ирешергә булышачак.