Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 НЧЕ ДӘРЕС

Җавап биргәндә Изге Язмаларны куллану

Җавап биргәндә Изге Язмаларны куллану

КЕШЕЛӘР бездән ышануларыбыз, яшәү рәвешебез, кайбер вакыйгаларга карата карашыбыз һәм киләчәккә өметебез турында сораганда, без җавапны Изге Язмаларга нигезләнеп бирергә тырышабыз. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар — Аллаһы Сүзе. Аңа безнең иманыбыз нигезләнгән. Аңа нигезләнеп үз тормышыбызны алып барабыз һәм дөньядагы вакыйгаларга карата билгеле бер карашка киләбез. Киләчәккә өметебез дә Изге Язмалардагы рухландырылган вәгъдәләргә нык тамырланган (2 Тим. 3:16, 17).

Без Йәһвәнең Шаһитләре һәм бу исем белән бәйле җаваплылыкны бик яхшы аңлыйбыз (Ишаг. 43:12). Шуңа күрә сорауларга җавап биргәндә, без кеше фәлсәфәсенә түгел, ә Йәһвәнең үз Сүзендә әйткәннәренә нигезләнәбез. Әлбәттә, кайбер нәрсәләргә безнең шәхси фикеребез бар, әмма безнең карашларыбыз Аллаһы Сүзе ярдәмендә формалаша, чөнки без ул Сүзнең хакыйкать булуына бер дә шикләнмибез. Изге Язмаларның принциплары буенча яшәсәк тә, без күп кенә сорауларны хәл иткәндә, ничек эш итәргә икәнен үзебез сайлыйбыз. Без башкаларны үзебез яхшырак дип санаган юл буенча барырга мәҗбүр итмибез, без аларны Изге Язмалардагы принципларга өйрәтәбез. Шулай итеп алар да ничек эш итәргә икәнен үзләре сайлыйлар. Без дә рәсүл Паул кебек кешеләрнең «иманлы һәм аңа [Аллаһыга] тыңлаучан булуларын» телибез (Рим. 16:26).

Ачылыш 3:14 тә Гайсә Мәсих «тугры һәм хак шаһит» дип атала. Ул сорауларга ничек җавап биргән һәм берәр хәл туса, ничек эш иткән? Кайвакыт ул кешеләрне уйларга дәртләндерүче мисаллар китергән. Ә кайвакыт сорауга сорау белән җавап кайтарган һәм кешенең үзеннән, шигырьне ничек аңлый, дип сораган. Ул еш кына шигырьләрне яттан сөйләгән, аларны үз сүзләре белән әйтеп биргән я искә генә алган (Мат. 4:3—10; 12:1—8; Лүк 10:25—28; 17:32). Беренче гасырда Язмаларның төргәкләре синагогаларда сакланган. Гайсәнең үз төргәкләре булмаган, ләкин ул Язмаларны яхшы белгән һәм башкаларны өйрәткәндә анардан өзекләр китергән (Лүк 24:27, 44—47). Өйрәткәндә ул үзеннән түгел, ә үз Әтисеннән ишеткәнне генә сөйләгән. Гайсә үзе моның турында әйткән (Яхъя 8:26).

Без дә Гайсә үрнәге буенча эш итәргә телибез. Ул Аллаһы әйткәнне үзе ишеткән булса, бездә Изге Язмалар китабы — Аллаһы Сүзе бар. Шул китапка нигезләнеп җавап бирү кешеләрнең игътибарын үзебезгә җәлеп итмәскә булыша һәм шуны күрсәтә: без нәрсә хак икәнен билгеләгәндә, камил булмаган кешенең фикеренә түгел, ә Аллаһының әйткәннәренә нигезләнеп билгелибез (Яхъя 7:18; Рим. 3:4).

Әлбәттә, Изге Язмаларны кулланганда, безнең кешегә мөмкин кадәр күбрәк файда китерәсебез һәм аңа әйтергә теләгәнебезне җиткерәсебез килә. Кешенең карашын исәпкә алып, син Изге Язмаларны укыр алдыннан болай дип әйтә аласың: «Сез Аллаһының әйткәннәренә игътибар итәргә кирәк икәне белән ризалашырсыз». Я болай дип әйт: «Беләсезме, ул сорауга җавап Изге Язмаларда бар». Ә Изге Язмаларны санга сукмаган кеше белән сөйләшкәндә, болай дип әйтә аласың: «Каршы булмасагыз, мин сезгә бер борынгы пәйгамбәрлекне сөйләп бирәм». Я болай дип әйт: «Җир йөзендә иң киң таралган китапта болай дип әйтелә...»

Кайбер очракларда син, бәлки, шигырьдә әйтелгәнне үз сүзләрең белән генә әйтеп бирерсең. Шулай да, мөмкин булса, Изге Язмаларның үзеннән укы, бу күпкә яхшырак. Урынлы булганда, кешегә шигырьне үз Изге Язмалар китабыннан күрсәт. Изге Язмаларны шулай итеп куллану кешегә бик нык тәэсир итә (Евр. 4:12).

Сорауларга җавап биргәндә, Изге Язмаларны куллану аеруча мәсихче өлкәннәр өчен мөһим. Абый-кардәш, өлкән булып хезмәт итәр өчен, «өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш» (Тит. 1:9). Өлкән киңәш биргәннән соң, кардәш шул киңәш нигезендә үз тормышында бик мөһим карар кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә андый киңәш Изге Язмаларга нигезләнергә тиеш! Өлкәннән үрнәк алып, башкалар да Изге Язмалар нигезендә өйрәтергә тырышыр.