Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзеңне укуга багышла

Үзеңне укуга багышла

СИН хәзер укып утырасың. Әмма мәктәптә укырга мөмкинлеге булмаганга, җирдә яшәүче һәр алтынчы кеше укый белми, ә укый белгән кешеләрнең күбесе сирәк укый. Шулай да төрле басмаларны уку сиңа төрле илләрдә сәяхәт итәргә, тормышыңны баета алган төрле кешеләрне очратырга һәм көндәлек авырлыкларыңны җиңәр өчен гамәли киңәшләр табарга мөмкинлек бирә.

Яшь кеше укый белсә, мәктәптә зуррак уңышларга ирешә алыр. Ул шулай ук үзенә уңайлырак һәм көненә берничә сәгать кенә эшләргә кирәк булган эш таба алыр. Яхшы укый белү хуҗабикәләргә, мәсәлән, файдалы ризык әзерләргә һәм гигиена, сәламәтлек ягыннан үз гаиләләре турында яхшырак кайгыртырга булыша ала. Яхшы укый белгән әниләр үз балаларына акыл һәм белем ягыннан үсәргә яхшырак ярдәм итә.

Иң мөһиме, укый белеп, син «Аллаһының асылына төшенә» аласың (Гыйб. сүз. 2:5). Уку сәләте еш кына Аллаһыга хезмәт иткәндә кирәк була. Җыелыш очрашуларында Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмалар укыла. Вәгазьдәге уңышларың күп очракларда ничек укыганыңа бәйле. Очрашуларга һәм вәгазьгә әзерләнгәндә дә укырга кирәк. Күргәнебезчә, рухи үсеш белән уку арасында тыгыз бәйләнеш бар.

Һәр мөмкинлекне куллан

Аллаһы ихтыяры белән таныша башлаган кайбер кешеләр хәтта урта мәктәпне дә тәмамламаган. Аларны, рухи яктан үссеннәр өчен, бәлкем, укырга өйрәтергә, ә кайберәүләргә укуларын яхшыртырга ярдәм итәргә кирәк булыр. Кирәк булганда, җыелышлар уку-язу курсларын оештыра. Меңләгән кешегә бу курслар инде зур файда китергән. Яхшы уку бик мөһим булганга, кайбер җыелышлар укуны яхшырту дәресләрен Теократик хезмәт мәктәбе вакытында я башка вакытта үткәрә. Андый курслар үткәрелмәгән җирләрдә дә, кеше кычкырып укыр өчен көн саен вакыт бүлеп куйса, мәктәпкә регуляр рәвештә йөрсә һәм анда катнашса, укуын яхшырта ала.

Күп кенә кеше укуны телевизор, компьютер уеннары һәм башка нәрсәләргә алмаштырган. Телевизор күп карап һәм аз укып, кеше яхшы укырга өйрәнмәячәк һәм аңа аек фикер йөртү, уйлану һәм фикерләрен аңлатып бирү авыр булачак.

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» Изге Язмаларны аңларга ярдәм иткән басмалар чыгара. Анда күп файдалы рухи нәрсәләр турында язылган (Мат. 24:45; 1 Көр. 2:12, 13). Бу басмаларда дөньядагы вакыйгалар һәм аларның мәгънәсе турында әйтелә. Алар безгә барлыкка китерелгән нәрсәләр белән яхшырак танышырга һәм авырлыкларыбызны җиңәргә ярдәм итә. Моннан тыш, аларда Аллаһыга ничек хезмәт итәргә һәм аның хуплавын ничек алырга икәне әйтелә. Файда китергән андый уку сиңа рухи яктан җитлеккән кеше булырга ярдәм итәчәк.

Әлбәттә, төп максатыбыз яхшы укый белү түгел. Бу сәләтне дөрес кулланырга кирәк. Без теләсә нәрсә ашамыйбыз бит; укыр өчен материалны да сайлый белергә кирәк. Нигә файдасыз я хәтта зыянлы ризыкны ашарга? Шулай ук акылыңа һәм йөрәгеңә зыян китерерлек материалны, сирәк булса да, нигә укырга? Алайса, нәрсә укырга соң? Моны билгеләргә Изге Язмалардагы принциплар булыша. Укыр өчен материалны сайлар алдыннан мондый шигырьләрне исеңә төшер: Вәгазьче 12:12, 13; Эфеслеләргә 4:22—24; 5:3, 4; Филипиялеләргә 4:8; Көләсәйлеләргә 2:8; 1 Яхъя 2:15—17; 2 Яхъя 10.

Дөрес теләкләрдән чыгып укы

Дөрес теләкләрдән чыгып укуның мөһим икәнен Инҗилне тикшергәндә күреп була. Мәсәлән, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә Язмаларны яхшы белгән дини җитәкчеләрнең Гайсәгә мәкерле сораулар биргәне турында язылган. Аллаһы Сүзенә нигезләнгән җавап бирер алдыннан, ул алардан «Сезнең моның турында әллә укыганыгыз юкмы?» һәм «Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы?» дип сораган (Мат. 12:3, 5; 19:4; 21:16, 42; 22:31). Сабак шул: дөрес булмаган теләкләрдән чыгып укысак, дөрес булмаган нәтиҗәгә килүебез яки мөһим нәрсәләрне күздән ычкындыруыбыз бар. Фарисейлар Аллаһы Сүзен укып, мәңгелек тормыш алачаклар дип уйлаган. Бу бүләкне, Гайсә әйткәнчә, Аллаһыны яратмаган һәм аның коткару чарасын кабул итмәгән кешеләр алмаячак (Яхъя 5:39—43). Фарисейларның ниятләре эгоистик булганга, ясаган нәтиҗәләренең күбесе дөрес булмаган.

Йәһвәне ярату — нәкъ шул безне аның Сүзен укырга дәртләндерсен. Андый ярату Аллаһы ихтыяры турында белем алырга дәртләндерә, чөнки мәхәббәт «хакыйкатькә сөенә» (1 Көр. 13:6). Без, бәлки, үткәндә укырга яратмаганбыздыр, әмма хәзер Йәһвәне «бөтен акылыбыз» белән яратканга, без бөтен акылыбыз белән Аллаһыны танып белергә тырышачакбыз (Мат. 22:37). Мәхәббәт кызыксыну уята, ә кызыксыну яраткан шәхесне яхшырак белергә этәрә.

Уку тизлеге

Уку тизлеген яхшыртыр өчен сүзләрне таный белергә кирәк. Хәтта хәзер дә, укыганда, син сүзләрне таный барасың һәм аларның мәгънәсен исеңә төшерәсең. Берничә сүзне берьюлы күреп танырга өйрәнсәң, укуыңның тизлеге яхшырачак. Бер сүзне генә түгел, ә бөтен җөмләне күрергә тырыш. Шулай эшләргә өйрәнсәң, син укыганнарыңны ачыграк аңларсың.

Аңлавы авыррак булган басмаларны укыганда, башка ысулны кулланып була. Йәһвә Йошуага Язмаларны укуга кагылышлы мондый киңәш биргән: «Бу канун китабында язылганнар телеңнән төшмәсен... Аны көне-төне әкрен тавыш белән укы» (Йошуа 1:8). Кеше, гадәттә, берәр нәрсә турында уйланганда, уйларын үзалдына әкрен тавыш белән әйтә. Шуңа күрә «әкрен тавыш белән уку» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе кайвакыт «уйлану» дип тә тәрҗемә ителә (Мәд. 62:7; 76:13; 142:5). Уйланганда, без ашыкмыйча тирән уйлыйбыз. Аллаһы Сүзен уйланып укысак, без аңа акылыбыз белән йөрәгебезгә тәэсир итәргә мөмкинлек бирәбез. Изге Язмаларда пәйгамбәрлекләр, киңәшләр, хикәяләр, шигъри сүзләр, Аллаһы хөкемнәре, Йәһвә нияте белән бәйле нечкәлекләр һәм тормыштан алынган мисаллар язылган. Аллаһы юлларыннан йөрергә теләгән кешеләр моның барысын да кадерли. Изге Язмаларны акылыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир итәрлек итеп уку безгә бик зур файда китерә!

Игътибарлы булырга өйрән

Һәр укыган вакыйганы үзең анда катнашкандай күз алдыңа китер. Кешеләрне һәм аларның кичерешләрен күзалларга тырыш. Мәсәлән, 1 Патшалык китабының 17 нче бүлегендә язылган Давыт белән Голиаф турындагы хәбәрне күз алдына китерү авыр түгел. Чыгыш һәм Левиләр китапларында чатырны төзү һәм руханилар хезмәте турында язылганны уку бер дә кызык түгел кебек тоеладыр. Ләкин чатырның зурлыгын, аны корганда кулланылган әйберләрне һәм материалларны күз алдыңа китерсәң, шулай ук хуш исле сумала һәм ашлык белән корбаннар яндырылган вакытта чыккан исләрне сизәргә тырышсаң, укуың җанланып китәчәк. Уйлап кара, руханилар үз хезмәтләрен нинди курку-хөрмәт белән башкаргандыр! (Лүк 1:8—10). Хис-тойгылар белән уку укыганнарыңның мәгънәсен аңларга һәм аларны исеңдә калдырырга ярдәм итәчәк.

Ләкин укыганда игътибарлы булмасаң, фикерләреңнең чуалуы бар. Күзләрең, бәлки, текстка төбәлгәндер дә, ә үзең гел икенче нәрсәләр турында уйлап утырасыңдыр. Укыганда, музыка, телевизор я гаиләдәгеләреңнең сөйләшүләре комачауламыймы? Тыныч урын табып укы. Әмма тыныч булганда да, фикерләрең чуала башларга мөмкин. Сиңа үткән хәлләр турындагы уйлар комачаулый торгандыр. Ул хәлләр турында укыган чакта түгел, ә башка вакытта уйласаң, яхшырак булыр. Бәлки, син укыр алдыннан, игътибарлы булыр өчен, бар көчеңне куйгансыңдыр һәм хәтта дога кылгансыңдыр. Ләкин уйларың әкренләп башка нәрсәләргә күчә башласа, борчылма, укылган текст турында уйларга тырыш. Игътибарлы булырга өйрән. Вакыт узу белән син уңышларга ирешерсең.

Аңлашылмаган сүзләр очраганда, син нәрсә эшлисең? Кайбер аңлашылмаган сүзләр турында текстның үзендә әйтелә, ә кайвакыт аларның мәгънәсен контексттан аңлап була. Бу сиңа ярдәм итмәсә, сүзлегеңнән кара яисә сүзне сызып куй да, мәгънәсен берәрсеннән сора. Шулай итеп син сүзгә бай булачаксың һәм укыганыңны яхшырак аңлый башлаячаксың.

Башкалар алдында уку

Рәсүл Паул Тимутигә үзеңне укуга багышла дип әйткәндә, беренче чиратта, башкалар алдында укуны күздә тоткан (1 Тим. 4:13). Башкалар алдында яхшы уку — язылганнарны кычкырып уку гына түгел. Укучыга шулай ук сүзләрнең мәгънәсен һәм тексттагы фикерләрне аңларга кирәк. Шул чакта гына укучы дөрес фикерләргә басым ясаячак һәм кирәкле хисләрне чагылдырачак. Ә моның өчен, һичшиксез, әзерләнергә һәм кат-кат укырга кирәк. Шуңа күрә Паул: «Башкалар алдында кычкырып укы... үзеңне шуңа багышла»,— дип язган да. Теократик хезмәт мәктәбендә укып, син бу мөһим сәләтне үстерәчәксең.

Укуга вакыт бүлеп куй

«Тырыш кешенең уе-нияте — муллык; ә ашык-пошык эшләүче мохтаҗлыкка дучар булыр» (Гыйб. сүз. 21:5). Бу сүзләр аеруча уку турында әйткәндә хак. «Муллыкка» ирешер өчен, яхшы планлаштыру кирәк. Шул чакта башка эшләр укуга бүлеп куелган вакытны урламаячак.

Син кайчан укыйсың? Сиңа иртән я көндез укырга җиңелрәкме? Көн дә 15—20 минут укысаң, син үз уңышларыңа гаҗәпләнерсең. Иң мөһиме — даимилек.

Ни өчен Йәһвә үзенең бөек ниятләрен язып куярга кушкан? Шулай итеп кешеләр, аның Сүзен укып, аннан киңәшләр таба алалар. Изге Язмалар аларга шулай ук Йәһвәнең искиткеч эшләре хакында уйланырга, моның турында балаларына сөйләргә һәм аның эшләрен онытмаска булыша (Мәд. 77:5—7). Әйдәгез, үзебезне тормыш бирүче Аллаһы Сүзен укуга багышлыйк. Шулай итеп без Йәһвәнең юмартлыгы өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтербез.