Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

33 НЧЕ ДӘРЕС

Әдәпле булу

Әдәпле булу

ӘДӘПЛЕ кеше башкаларны рәнҗетмәскә тырыша. Мәсәлән, ул кирәкле вакытта кирәкле сүз әйтә белә. Әдәпле булу гадел принциплардан тайпылу я фактларны бозып күрсәтү дигән сүз түгел. Әдәплелекне кешедән курку белән дә бутама (Гыйб. сүз. 29:25).

Әдәпле булыр өчен рух җимешен үстерергә кирәк. Башкаларны яратучы кеше аларның ачуын чыгармаска тырыша. Ул яратудан чыгып аларга ярдәм итә. Игелекле һәм юаш кеше башкалар белән үзен йомшак тота. Үзен тыныч тота торган кеше бүтәннәр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә яши. Берәрсе үзен хәтта кырыс тотса да, түземле кеше сабыр булып кала (Гәл. 5:22, 23).

Без Изге Язмалардагы хәбәрне җиткергәндә сүзләрне сайлап сөйләсәк тә, бу хәбәр кайберәүләрне барыбер рәнҗетәчәк. Мәсәлән, беренче гасырда яһүдләрнең күпчелеге, күңелләре явыз булганга, Гайсә Мәсихне «абыну ташы һәм киртә булып торган кыя» дип санаганнар (1 Пет. 2:7, 8). Үзенең вәгазь эше турында Гайсә: «Мин җиргә ут яндырырга килдем»,— дигән (Лүк 12:49). Бүген дә Барлыкка Китерүчебезнең хакимлеген танырга чакырып, Йәһвә Патшалыгы турындагы вәгазебез кешеләр арасында каршылыклар тудыра. Күп кенә кеше Аллаһы Патшалыгы тиздән бу явыз дөньяны юк итәчәк дигән хәбәр белән ризалашмый. Шулай да, Аллаһыга тыңлаучан булганга күрә, без вәгазебезне туктатмыйбыз һәм мондый киңәш буенча эш итәбез: «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Рим. 12:18).

Вәгазьләгәндә әдәпле бул. Иманыбыз турында сөйләр өчен күп мөмкинлекләр бар: җыелыш белән вәгазь, туганнарыбызга, хезмәттәшләребезгә һәм сыйныфташларыбызга шаһитлек бирү. Бар бу очракларда үзебезне әдәпле һәм ипле тотарга кирәк.

Кешеләргә Патшалык турындагы хәбәрне сабак өйрәткәндәй җиткерсәң, алар сине тыңлап тормас. Кеше киңәш сорамый һәм аңа башкаларның киңәшләре кирәк түгел дип уйлый торгандыр. Син аңа үгет-нәсыйхәт бирә башласаң, бәлки, бу аның өчен абыну ташы булыр. Сөйләшү андый нәтиҗәгә китермәсен өчен, нәрсә эшләп була? Моның өчен сөйләшүне дусларча алып бара белергә кирәк.

Сөйләшүне кеше өчен кызыклы тема белән башларга тырыш. Андый теманы туганың, хезмәттәшең я сыйныфташың белән сөйләшер өчен сайлау әллә ни авыр булмас. Ә кешене беренче тапкыр күрүең булса, аның белән, мәсәлән, газетта укыган я берәр җирдә ишеткән яңалыклар турында сөйләшеп була. Күп кенә кешеләргә андый нәрсәләр турында сөйләшү ошый. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә күзәтүчән булырга тырыш. Өйне бизәүче нәрсәләргә, ишек алдындагы уенчыкларга, дин белән бәйле әйберләргә һәм машинага ябыштырып куелган язуларга игътибар ит. Шулай итеп син кешенең нәрсә белән кызыксынганын белә алырсың. Йорт хуҗасы белән сөйләшкәндә, аны игътибар белән тыңла. Шулчак син аның турында ясаган нәтиҗәләрең дөрес булганмы, юкмы икәнен белерсең. Бу сиңа шулай ук чираттагы сөйләшүләрдә булышыр.

Сөйләшкәндә Изге Язмалардан һәм безнең басмалардан сөйләшкән темагызга бәйле фикерләрне уртаклаш. Әмма сөйләшүдә өстенлек итмә (Вәг. 3:7). Кешенең әйтәсе килсә, аңа сүз бир. Аның фикер-карашлары белән кызыксын. Моның барысы сиңа әдәпле булырга булышыр.

Берәр нәрсә әйтер алдыннан үзеңә мондый сорау бир: кеше моны ничек кабул итәр? Гыйбрәтле сүзләр 16:23 тә: «Зирәк акыллының теле дә зирәк булыр»,— дип әйтелә. «Зирәк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе акыллы һәм алдан күрүчән дигән мәгънә йөртә. Зирәк кеше акыл белән эш итә, ул үзен сак тота һәм уйлап сөйләшә. Гыйбрәтле сүзләр 12:18 дә: «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли»,— диелә. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне кешене рәнҗетмичә дә җиткереп була.

Сүзләр сайлый белсәң, кеше белән сөйләшү җиңелрәк булыр. Әйтик, Гайсәне «Аллаһы Улы» дип атау башкалар өчен киртә булып тора, ди. Алайса, аны «пәйгамбәр» яки «Гайсә Мәсих» дип ата. Гайсә Мәсих турында әйтәсең килсә, башта кешенең аның турында фикерен белергә тырыш һәм аның бу карашын исәпкә алып сөйләш.

Әдәпле һәм ипле сөйләшү кирәкле сүзне үз вакытында әйтү дигәнне дә аңлата (Гыйб. сүз. 15:23). Кешенең кайбер сүзләре белән ризалашмасаң да, Изге Язмаларга каршы килгән һәрбер карашны инкяр итеп тору дөрес булмас иде. Кешегә бер килүдә бөтен белгәннәреңне сөйләп бирергә ашыкма. Гайсәдән үрнәк ал. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз» (Яхъя 16:12).

Мөмкин булса, кешене эчкерсез итеп макта. Кеше хәтта бәхәсләшүчән булса да, аның үз карашы бар. Моның өчен аны мактап була. Рәсүл Паул да Афинадагы Ареопагта фәлсәфәчеләр белән сөйләшкәндә шулай эшләгән. Алар «Паул белән бәхәскә кергәннәр». Паул аларны рәнҗетмичә үз хәбәрен ничек җиткерә алган? Элегрәк ул афиналыларның үз илаһларына төзегән күпсанлы корбан китерү урыннарына игътибар иткән булган. Аларны потларга табынуда гаепләр урынына, Паул аларны диндар булганнары өчен мактаган: «Сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам». Шулай итеп ул хак Аллаһы турындагы хәбәрне җиткерә алган. Нәтиҗәдә, кайберәүләр иман итә башлаган (Рәс. 17:18, 22, 34).

Кеше синең белән риза булмаса, кызып китмә, тыныч бул. Андый очраклар еш кына кеше карашын белергә булыша. Аңа үз фикерләрен аңлатып биргәне өчен рәхмәт әйт. Әгәр сүзеңне бүлеп: «Минем үз динем бар»,— дисә, нәрсә эшләп була? Мәсәлән: «Сез гомер буе Аллаһыга ышандыгызмы?» — дип ипләп кенә сора. Кеше җавап биргәч, аңардан: «Сезнеңчә, кайчан да булса бер генә дин булырмы?» — дип сора. Бу сиңа сөйләшүне дәвам итәргә булышыр.

Әдәпле булырга үзеңә карата дөрес караш саклау булыша. Без Йәһвәнең юллары гадел һәм аның Сүзе хак икәненә чын күңелдән ышанабыз. Шуңа күрә моның турында ышаныч белән сөйлибез. Шулай да, үзеңне артык тәкъва дип санама (Вәг. 7:15, 16). Әйе, без Йәһвәгә хакыйкатьне ачканы өчен һәм фатихалап торганы өчен рәхмәтле. Әмма без аның хуплавына үз тәкъвалыгыбыз аркасында түгел, ә Мәсихкә иман иткәнгә һәм Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә ирешәбез (Эфес. 2:8, 9). Без «иман юлыннан йөримме дип үз-үзебезне тикшереп, нинди кеше икәнебезне белер өчен үзебезне сынап торырга» кирәк икәнен аңлыйбыз (2 Көр. 13:5). Шуңа күрә кешеләрне Аллаһы таләпләре буенча яшәргә өндәгәндә, без үзебез дә басынкылык күрсәтеп Изге Язмалардагы киңәшләрне үз тормышыбызда кулланабыз. Безнең башкаларны хөкем итәргә хакыбыз юк. Йәһвә «бөтен хөкемне Угылга тапшырган», шуңа күрә һәрберебез Мәсихнең хөкем итү урыны алдында үз эшләре өчен хисап бирәчәк (Яхъя 5:22; 2 Көр. 5:10).

Гаиләдә һәм җыелышта әдәпле бул. Вәгазьдә генә түгел, башка очракларда да әдәпле бул. Әдәплелек Аллаһы рухы җимешенең чагылышы булганга күрә, гаиләдәгеләр белән дә үзеңне әдәпле тот. Кешеләрне яратсаң, аларның хисләрен исәпкә алып эш итәрсең. Эстер патшабикәнең ире Йәһвә хезмәтчесе булмаса да, ул үз ирен хөрмәт иткән һәм аңа Аллаһы халкына кагылышлы мәгълүмат җиткергәндә, зирәклек күрсәткән (Эстер, 3—8 нче бүлекләр). Кайбер очракларда, туганнарыбызны хакыйкатькә җәлеп итәр өчен, аларга карашларыбызны аңлатып түгел, ә үзебезне әдәпле тотып шаһитлек бирәбез (1 Пет. 3:1, 2).

Җыелыштагы кардәшләр сиңа яхшы таныш булса да, алар белән үзеңне тупас һәм усал тотма. Алар җитлеккән мәсихчеләр булганга тәртибеңнән зарланмаячак дип уйлама. «Холкым шундый инде»,— дип аклану да дөрес булмас иде. Тәртибең башкаларны рәнҗетә икән, һич тә икеләнмичә үзгәрешләр яса. «Нык ярату» «имандашларыбызга игелек эшләргә» дәртләндерсен (1 Пет. 4:8, 15; Гәл. 6:10).

Чыгыш ясаганда әдәпле бул. Сәхнәдән чыгыш ясаганда да әдәпле бул. Тыңлаучыларың арасында төрле-төрле кешеләр бар. Аларның алган тәрбияләре дә, иҗтимагый чыгышлары да, шартлары да, рухи үсеше дә төрле. Кемдер җыелыш очрашуына беренче тапкыр килгәндер. Кемдер зур авырлыклар кичерә торгандыр, син моның турында хәтта белмәскә дә мөмкин. Тыңлаучыларны рәнҗетмәс өчен нәрсә эшләп була?

Рәсүл Паул Титуска болай дип язган: «Беркемне дә яманламасыннар... акыллы булсыннар, бар кешеләр белән үзләрен юаш тотсыннар» (Тит. 3:2). Син дә бу киңәш буенча эш итәргә тырыш. Шайтан дөньясына иярмә: чит телдә сөйләшүчеләрне я башка милләт, раса кешеләрен кимсетүче сүзләр кулланма (Ачыл. 7:9, 10). Йәһвәнең таләпләрен ачыктан-ачык аңлатып, алар буенча яшәү никадәр акыллы икәнен күрсәткәндә, Йәһвә юлыннан әле йөрмәүче кешеләрне түбәнсетмә. Бар кешеләрне Аллаһы ихтыярын белергә һәм ул кушканны эшләргә дәртләндер. Киңәш биргәндә, эчкерсез һәм җылы итеп мактарга да онытма. Без барыбыз да бер-беребезгә туганнарча ярату күрсәтергә тиеш, шуңа күрә сөйләмеңдә һәм тавыш тоныңда андый ярату чагылсын (1 Тис. 4:1—12; 1 Пет. 3:8).