Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйрәтү осталыгыңны яхшырт

Өйрәтү осталыгыңны яхшырт

ӨЙРӘТҮЧЕ буларак, син үзеңә нинди максат куйдың? Күптән түгел генә Патшалык турында вәгазьли башлаган булсаң, синең, бәлки, Гайсә әмерен үтәп, Изге Язмалар өйрәнүен ничек үткәрергә икәнен беләсең киләдер (Мат. 28:19, 20). Өйрәнүчеләрең инде булса, син, бәлкем, аларны йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтергә тырышасыңдыр. Балаларың булса, син аларны үз тормышларын Аллаһыга багышларга дәртләндерәсеңдер (3 Яхъя 4). Өлкән булсаң я андый вазифага омтылсаң, син, бәлки, үз тыңлаучыларыңа Йәһвәне һәм аның юлларын күбрәк яратырга ярдәм итәргә телисеңдер. Әмма андый максатларга ирешер өчен, нәрсә эшләргә?

Оста өйрәтүчедән — Гайсә Мәсихтән — үрнәк ал (Лүк 6:40). Гайсә тау битендәге халыкка сөйләгәндә дә, юлдашлары белән сөйләшкәндә дә, аның әйткәннәре тыңлаучыларына бик нык тәэсир иткән. Гайсә тыңлаучыларының йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләгән һәм аларга нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәткән. Син дә аның үрнәге буенча эш итә аласыңмы?

Йәһвәгә таян

Гайсә яхшы өйрәтүче булган, чөнки аның күктәге Атасы белән якын мөнәсәбәтләре булган һәм аңа Аллаһы рухы ярдәм иткән. Син Йәһвәгә, Изге Язмалар өйрәнүен яхшырак үткәрергә ярдәм сорап, дога кыласыңмы? Балаларың булса, аларны өйрәтер өчен Аллаһыдан җитәкчелек сорыйсыңмы? Нотык белән чыгыш ясарга һәм җыелыш очрашуларын үткәрергә әзерләнгәндә дога кыласыңмы? Йәһвәгә дога кылып таяну сиңа яхшы өйрәтүче булырга ярдәм итәр.

Йәһвәгә таянуыбызны аның Сүзенә — Изге Язмаларга ышанып та күрсәтәбез. Гайсә үз Атасына соңгы кичендә дога кылганда: «Мин аларга синең сүзеңне җиткердем»,— дигән (Яхъя 17:14). Ул камил һәм тәҗрибәле булса да, үзеннән беркайчан да сөйләмәгән. Ул Атасы өйрәткәнне генә сөйләгән. Безгә дә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк (Яхъя 12:49, 50). Аллаһы Сүзе, ягъни Изге Язмалар, кешеләрнең эшләренә, уй-фикерләренә һәм хисләренә тәэсир итә ала (Евр. 4:12). Аллаһы Сүзен яхшырак белгән саен һәм аны хезмәтеңдә уңышлырак кулланган саен, өйрәтү осталыкларың яхшыра барачак, һәм син кешеләргә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итәрсең (2 Тим. 3:16, 17).

Йәһвәне данла

Таң калдырырлык нотыклар сөйләсәң дә, син Гайсә өйрәткәндәй өйрәтәсең дип әйтеп булмый әле. Әйе, кешеләр Гайсәнең «ягымлы сүзләренә таң калган» (Лүк 4:22). Ләкин Гайсәнең максаты нинди булган? Ул үзен түгел, ә Йәһвәне данларга теләгән (Яхъя 7:16—18). Үз шәкертләренә ул болай дигән: «Яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын» (Мат. 5:16). Гайсәнең киңәше буенча эш итик. Безгә аның бу киңәшен үтәргә комачаулый алырлык бар нәрсәдән качарга кирәк. Шуңа күрә нәрсә һәм ничек әйтергә микән дип уйлаганда, үзеңә мондый сорау бир: бу тыңлаучыларымның Йәһвәгә карата яратуын тагы да көчәйтерме яки мин игътибарны үземә җәлеп итәрменме?

Башкаларны өйрәткәндә, ачык мисаллар һәм тормыштан алынган очраклар куллан. Әмма мисал озын булса я очрак җентекләп бәян ителсә, кешеләр хәтта нәрсә турында сөйләгәнеңне онытырга мөмкин. Күңел ачар өчен генә китерелгән хикәяләр дә хезмәтебезнең максатына ирешергә комачаулый, һәм өйрәтүче, теократик өйрәтүнең максатын онытып, игътибарны үзенә җәлеп итә.

«Аера бел»

Кеше, шәкерт булып китәр өчен, алган белемнәрен яхшы аңларга тиеш. Аңа хакыйкать турында белем алырга һәм аның башка ышанулардан нәрсә белән аерылып торганын белергә кирәк. Бу яктан кайбер төшенчәләрне капма-каршы кую ярдәм итә.

Йәһвә үз халкын чистаны нәҗестән «аера белергә» өндәп торган (Лев. 10:9—11). Ул үзенең бөек рухи гыйбадәтханәсендә хезмәт итүче кешеләр халыкны «изге нәрсәләрне изге булмаганнан аерырга» өйрәтерләр дигән (Йәз. 44:23). Гыйбрәтле сүзләр китабында тәкъвалык еш кына явызлыкка, ә акыллылык акылсызлыкка капма-каршы куела. Әмма хәтта капма-каршы булмаган нәрсәләр дә бер-берсеннән аерылып торырга мөмкин. Мәсәлән, рәсүл Паул Римлыларга 5:7 дә тәкъва кеше һәм яхшылык кылучы арасындагы аерманы күрсәтә. Еврейләргә дигән китапта ул Гайсә Мәсихнең иң баш рухани булуы Һарунның иң баш рухани булуыннан нәрсә белән аерылып торганын күрсәтә. Әйе, XVII гасырда яшәгән педагог Ян Амос Коменскийның сүзләре хак. Ул болай дигән: «Өйрәтү — әйберләрнең бер-берсеннән максатлары, формалары, чыгышлары белән ничек аерылып торганын күрсәтү... Яхшы аера белгән кеше яхшы өйрәтә».

Әйтик, син берәр кешегә Аллаһы Патшалыгы турындагы теманы аңлатасың. Ул Патшалык нәрсә икәнен аңламаса, мондый адымнар ясап була: Изге Язмалардан Патшалыкның чын хөкүмәт дип аталганын һәм башка хөкүмәтләрдән аерылып торганын күрсәт. Ләкин кеше андый төп хакыйкатьләрне инде белсә, бу сорауны җентекләбрәк карап чык. Мәсәлән, аңа Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык Мәдхия 102:19 дагы Йәһвәнең иң югары хакимлегеннән ничек аерылып торганын; яки Көләсәйлеләргә 1:13 тәге Аллаһының «яраткан Улының патшалыгыннан» ничек аерылып торганын; я Эфеслеләргә 1:10 дагы «идарә итүдән» ничек аерылып торганын күрсәтеп була. Төшенчәләрне капма-каршы куеп өйрәтсәң, өйрәнүчең Изге Язмалардагы бу мөһим тәгълиматны яхшы аңлар.

Гайсә капма-каршылыкларны еш кына кулланган. Мәсәлән, ул җирдә яшәгәндә кешеләр Муса канунында әйтелгәнне үзләренчә аңлаган, ә Гайсә аларга Канунның чын мәгънәсен аңлатып биргән (Мат. 5:21—48). Ул Аллаһыга җан-тән белән бирелгәнлек һәм фарисейларның икейөзлелеге арасындагы аерманы күрсәткән (Мат. 6:1—18). Аның шәкертләре фидакарьлек рухы күрсәтергә тиеш булган, һәм Гайсә бу рух башкалар «өстеннән хакимлек итүчеләрнең» рухыннан аерылып торырга тиеш дигән (Мат. 20:25—28). Ә бервакыт, Маттай 21:28—32 дә язылганча, Гайсә тыңлаучыларына үз алдыңда тәкъва булу белән чын күңелдән тәүбә итү арасындагы аерманы күрсәткән. Ә хәзер өйрәтү осталыгының башка бер алымын карап чыгыйк.

Тыңлаучыларыңны уйланырга дәртләндер

Маттай 21:28 дә әйтелгәнчә, Гайсә бер хикәя сөйләр алдыннан тыңлаучыларыннан: «Бу хакта сез ни диярсез?» — дип сораган. Яхшы өйрәтүче тыңлаучыларына фактлар китереп һәм аларның сорауларына җавап биреп кенә чикләнми, ул аларны уйланырга дәртләндерә (Гыйб. сүз. 3:21; Рим. 12:1). Мәсәлән, сораулар бирә. Маттай 17:25 тә язылганча, Гайсә Шимуннан болай дип сораган: «Шимун, син ничек уйлыйсың, җирдәге патшалар салымны я ясакны кемнән түләтәләр? Үз улларыннанмы, я чит кешеләрдәнме?» Гайсәнең уйланырга дәртләндерүче сораулары Петергә дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм иткән. Шулай ук бер кешенең: «Ә минем якыным кем соң?» — дигән соравына җавап биргәндә, Гайсә бер руханиның һәм бер левиленең эшләрен самарияленең эшләре белән чагыштырган. Шуннан соң ул аңа мондый сорау биргән: «Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?» (Лүк 10:29—36). Шулай итеп Гайсә үз әңгәмәдәшенә әзер җавап бирер урынына кабат аның үзенә җавап бирергә тәкъдим иткән (Лүк 7:41—43).

Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйлә

Аллаһы Сүзен яхшы аңлый торган өйрәтүче чын гыйбадәт кылу — билгеле фактларны истә калдыру һәм билгеле таләпләрне үтәү генә түгел икәнен аңлый. Чын гыйбадәт кылуның нигезендә Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр һәм аның юлларын ярату тора. Чын гыйбадәт кылу — бөтен йөрәктән гыйбадәт кылу (Кан. 10:12, 13; Лүк 10:25—27). Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз еш кына эчке кешене, шул исәптән аның теләкләрен, хисләрен һәм омтылышларын аңлата.

Гайсә шуны белгән: кешеләр башкаларның тышкы күренешләренә карый, ә Аллаһы кешеләрнең йөрәкләрен күрә (1 Пат. 16:7). Аллаһыга хезмәт итәргә безне башкаларны таң калдыру теләге түгел, ә Аллаһыны ярату дәртләндерергә тиеш (Мат. 6:5—8). Әйтик, фарисейлар кешеләр күрсен дип күп нәрсә эшләгән. Алар Канунны җентекләп үтәгән, үзләре уйлап чыгарган кагыйдәләргә буйсынган һәм моңа зур әһәмият биргән. Ә Аллаһы яраткан сыйфатлар аларның тормышларында чагылмаган (Мат. 9:13; Лүк 11:42). Гайсә өйрәткәнчә, Аллаһы таләпләренә буйсынырга кирәк, әмма Аллаһы өчен чын күңелдән булган буйсыну гына кадерле (Мат. 15:7—9; Марк 7:20—23; Яхъя 3:36). Яхшы өйрәтүче буласыбыз килсә, безгә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Өйрәнүчеләребез Аллаһы алардан нәрсә таләп итә икәнен белергә тиеш. Әмма аларга шулай ук Йәһвәнең сыйфатларын белергә һәм аны яратырга кирәк. Шунда аларның тәртипләре алар Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрен кадерләгәнен күрсәтер.

Әлбәттә, өйрәтү кешегә файда китерсен өчен, аңа үз-үзе белән намуслы булырга кирәк. Гайсә кешеләрне үз йөрәкләрендәге хисләрне һәм эчке теләкләрен тикшерергә дәртләндергән. Тыңлаучыларының ялгыш карашларын төзәткәндә, ул алардан ни өчен болай уйлаганнарын, әйткәннәрен һәм эшләгәннәрен сораган. Әмма аларга дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм итәр өчен, Гайсә берәр нәрсә сораганда шулай ук берәр ачык мисал я берәр факт китергән я берәр эш эшләгән (Марк 2:8; 4:40; 8:17; Лүк 6:41, 46). Син дә, Гайсәдән үрнәк алып, тыңлаучыларыңны үзләренә мондыйрак сораулар бирергә дәртләндер: ни өчен мин болай эшлим? Ни өчен мин үземне бу очракта болай тотам? Шуннан соң аларны булган хәлгә Йәһвә карашыннан чыгып карарга өндә.

Ишеткәнне ничек кулланырга икәнен күрсәт

Яхшы өйрәтүче «иң мөһиме — зирәклек» икәнен белә (Гыйб. сүз. 4:7). Зирәклек — проблемаларны чишү өчен, төрле куркынычлардан саклану өчен, максатларга ирешү өчен һәм башкаларга булышу өчен белемнәрне уңышлы куллана белү. Өйрәтүче үз өйрәнүчесе урынына карарлар кабул итәргә тиеш түгел, ул аны белгәннәрен уңышлы кулланырга өйрәтергә тиеш. Өйрәнүчең белән Изге Язмалардагы принциплар турында сөйләшкәндә, аңа уйланырга ярдәм ит. Тормышта булган берәр хәлне китереп, өйрәнүчеңнән ул андый хәлгә эләккән булса, әле генә каралган принцип аңа ничек ярдәм итә алыр иде дип сора (Евр. 5:14).

Аллаһы Сүзендә язылган сүзләр кеше тормышына тәэсир итә. Моның шулай булуын тыңлаучыларыңа ничек күрсәтергә? Рәсүл Петернең б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә әйтелгән нотыгына игътибар итик (Рәс. 2:14—36). Башта Петер Изге Язмалардан үз тыңлаучыларына таныш булган өч өзекне карап чыккан. Аннан соң ул, күптән түгел генә булган һәм тыңлаучылары үз күзләре белән күргән вакыйгаларны исәпкә алып, бу шигырьләрне ничек кулланып булганын күрсәткән. Нәтиҗәдә, кешеләр ишеткәннәрен кулланырга кирәк икәнен күргән. Синең өйрәтүең кешеләргә шулай ук тәэсир итәме? Син сөйләгәнеңне аңлатып бирәсеңме я фактлар әйтеп китү белән генә чикләнәсеңме? Аларны белгәннәре тормышларына ничек тәэсир итәргә тиеш икәне турында уйланырга дәртләндерәсеңме? Алар, мөгаен, Илленче көн бәйрәмендә булган халык кебек: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип әйтмәс тә, ләкин Изге Язмалардагы шигырьләрне ничек кулланырга икәнен күрсәтсәң, белгәннәрен куллану турында уйланыр (Рәс. 2:37).

Балаларың белән Изге Язмаларны укыганда, аларга Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланып була икәнен күрсәт (Эфес. 6:4). Мәсәлән, Изге Язмаларның атнага билгеләнгән бүлекләреннән берничә шигырьне сайла. Аннан соң аларны бергәләп карап чык һәм аларга мондыйрак сораулар бир: бу шигырьләрдән без үзебез өчен нинди җитәкчелек табабыз? Аларны хезмәттә ничек кулланып була? Бу шигырьләрдән без Йәһвә һәм аның ничек эш иткәне турында нәрсә белдек, һәм бу безгә аңа тагы да рәхмәтлерәк булырга ничек ярдәм итә? Теократик хезмәт мәктәбендә Изге Язмалардагы игътибарга лаек фикерләр каралганда, гаиләңне тапкан фикерләрне әйтергә дәртләндер. Алар берәр шигырьне кулланып комментарий бирсә, бу шигырь хәтерләрендә яхшырак сакланыр.

Башкалар өчен үрнәк бул

Син башкаларны сүзләрең белән генә түгел, ә эшләрең белән дә өйрәтәсең. Эшләреңә карап, алар киңәшләреңне ничек кулланып була икәнен күрә. Балалар да шулай өйрәнә. Алар әти-әниләре кебек эш итеп, аларга охшаш булырга теләгәннәрен күрсәтәләр. Аларның үз әти-әниләре эшләгәнне эшләп карыйсы килә. Өйрәнүчеләрең дә андый балаларга охшаш. Гайсәдән үрнәк алганыңны күреп, алар синнән үрнәк ала башлаячак һәм Йәһвә юлларыннан йөреп аның фатихаларын татыячак (1 Көр. 11:1). Алар Аллаһы тормышлары белән ничек җитәкчелек итә икәнен инде үзләре күреп торачак.

Шулай итеп, башкалар өчен үрнәк булу бик мөһим икәнен күрәбез. «Изге тәртипле булырга һәм Аллаһыга бирелгәнлекне күрсәтүче эшләр башкарырга» дигән киңәш буенча яшәп, без өйрәнүчеләребезгә Изге Язмалардагы принципларны ничек кулланырга икәнен күрсәтәбез (2 Пет. 3:11). Өйрәнүчеңне Аллаһы Сүзен көн саен укырга дәртләндерәсең икән, үзең дә аны көн саен укы. Балаларыңның Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәүләрен телисең икән, аларга эшләреңнең Аллаһы ихтыярына туры килгәнен күрсәт. Кардәшләрне ашкынып вәгазьләргә дәртләндерәсең икән, үзең дә ашкынып вәгазьлә. Үз өйрәткәннәрең буенча эшләсәң генә, тыңлаучыларың ишеткәннәрен теләп кулланыр (Рим. 2:21—23).

Өйрәтү осталыгыңны яхшыртыр өчен, үзеңә мондый сораулар биреп тор: өйрәтүем тыңлаучыларымны үз карашларын, сөйләшүләрен һәм эшләрен үзгәртергә дәртләндерәме? Тыңлаучыларым каралган сорауны аңласын өчен, мин бер фикернең башка фикерләрдән һәм бер эшнең башка эшләрдән нәрсә белән аерылып торганын күрсәтәмме? Өйрәнүчеләремә, балаларыма я тыңлаучыларыма белгәннәрен истә калдырырга ярдәм итәр өчен, мин нәрсә эшлим? Сүзләремнән ишеткәнне ничек кулланырга икәне күренәме? Тыңлаучыларым моны эшләремнән күрәме? Алар ишеткәннәрен куллану я кулланмау аларның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә алганын аңлыймы? (Гыйб. сүз. 9:10). Шул сорауларны күздә тотып, өйрәтү осталыгыңны яхшырт. «Үз-үзеңне күзәтеп тор һәм өйрәткәннәреңә игътибарлы бул. Моны бирешмичә дәвам ит, чөнки шулай эшләп, син үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың» (1 Тим. 4:16).