Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?
Утлы тәмуг Аллаһы әҗереме?
Берәр кайчан кешене газаплаганнарын күргәнең бармы? Юктыр, дип өметләнәбез. Моны күз алдына да китерәсе килми, бу җирәнгеч. Ә Аллаһының кешеләрне газаплаганын күз алдына китерә аласыңмы? Әмма утлы тәмуг бар дип өйрәткән күп диннәрдә Аллаһыны нәкъ шундый итеп күрсәтәләр.
Бер мизгелгә генә шундый коточкыч күренешне күз алдыңа китер: кешене әкрен генә кызган тимер плитәдә кыздыралар. Ул газаплана һәм рәхимле булыгыз дип кычкыра, әмма аңа беркем дә игътибар итми. Сәгатьләр, көннәр үтә, ә газаплау бертуктаусыз дәвам ителә!
Кеше бик авыр җинаять кылган булса да, әллә сез аны жәлләмәссезме? Кем соң аны газапларга кушкан? Ул ярата беләме? Һич тә юк! Яратса, ул рәхимле һәм кызганучан булыр иде. Яратучан әти балаларына җәза бирергә мөмкин, ләкин ул беркайчан да аларны газапламаячак!
Шулай да күп диннәрдә Аллаһы гөнаһлыларны мәңге утлы тәмугта газаплый һәм бу Аллаһының гөнаһлар өчен бирелгән җәзасы дип өйрәтәләр. Кем соң шундый куркыныч мәңге газаплау урынын барлыкка китергән? Һәм андагы коточкыч газаплар өчен кем җаваплы? Моңа җавап билгеле кебек тоела. Әгәр андый урын чыннан да бар икән, аны Аллаһы барлыкка китергән, һәм андагы газаплар өчен ул җаваплы.
* (1 Яхъя 4:8). Газаплау хәтта кешеләрдә дә җирәнү хисе уята. Алай булса, яратучы Аллаһы берәрсен газаплый аламы? Әлбәттә, юк!
Син моның белән ризамы? «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Изге ЯзмалардаЭзлексез тәгълимат
Шулай да күп кешеләр явызларны утлы тәмуг көтә һәм алар анда мәңге газапланачак дип ышана. Андый тәгълимат дөресме? Кеше уртача 70—80 ел яши. Ул гомере буе явызлык эшләгән булса да, аны шуның өчен мәңге газаплау гадел булырмы? Юк. Кешене кыска гомере эчендә кылган гөнаһлары өчен мәңге җәзалау гаделсез булыр иде.
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Моны кем белә? Аллаһы гына. Һәм моны ул үзенең язылган Сүзендә, без инде искә алган Изге Язмаларда ача. Анда болай дип әйтелә: «Тегеләре дә [хайваннар], болары да [кешеләр] үлемгә дучар; һәркайсының сулышы-рухы бертөрле... Барысы да бер урынга китеп барачак; һәммәсе туфрактан яратылган һәм һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайтачак» (Вәгазьче 3:19, 20). Монда утлы тәмуг турында бер сүз дә юк. Кеше, үлгәч, кире туфракка әйләнеп кайта, ул яшәүдән туктый.
Кеше аңында булганда гына авырту сизә. Үлеләр аңлы хәлдәме? Юк. «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк, алар хакында инде хәтердә истәлекләр дә җуелып беткән» (Вәгазьче 9:5). «Бернәрсә дә белмәүче» үле кеше утлы тәмугта җәфалана алмый.
Бу тәгълимат зыян китерә
Кайберәүләр: «Утлы тәмуг турындагы тәгълимат уйлап чыгарылганмы яисә юкмы, ул файдалы»,— дип саный. Ни өчен? Чөнки ул кешеләрне явызлык эшләүдән тотып кала, дип әйтә алар. Бу сүзләр хакмы? Әллә утлы тәмугка ышанган кешеләр яшәгән илләрдә җинаятьләр саны әзрәкме? Һич тә юк! Моннан тыш, утлы тәмуг турындагы тәгълимат зур зыян китерә. Аллаһының кешеләрне газаплаганына ышанган кеше башкаларны газаплау бу җирәнгеч дип санармы? Юктыр. Шәфкатьсез илаһка ышанучылар еш кына үзләре дә шәфкатьсез.
Уйланучан кеше моны кайсы гына яктан карап чыгарга тырышмасын, андый газаплау урынының барлыгы белән бер дә килешә алмый. Бу акылга сыймаслык тәгълимат. Ул кеше табигатенә каршы. Әмма шунсы мөһимрәк: Аллаһы Сүзендә андый газаплау урыны бар дип әйтелми. Зәбур китабында кеше, үлгәч, «кире туфрагына кайтыр, тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыгар» дип әйтелә (Мәдхия 145:4).
Гөнаһ өчен нинди җәза бирелә?
Димәк, гөнаһларыбыз өчен җәза юк? Бар. Изге Аллаһы гөнаһлыларга җәза бирә, әмма ул аларны газапламый. Ә гөнаһлылар тәүбә итсә, ул аларны кичерә. Гөнаһ өчен нинди җәза бирелә? Инҗилдә: «Гөнаһ өчен әҗер — үлем»,— дип ачыктан-ачык әйтелә (Римлыларга 6:23). Тормыш — ул Аллаһының бүләге. Гөнаһ эшләгәнгә, без бу бүләккә лаек түгел, шуңа күрә үләбез.
«Бөтен кеше дә үлә. Бу бит гадел түгел!» — дип әйтерсең син. Әйе, без барыбыз да гөнаһлы булганга үләбез. Бер кеше дә яшәргә лаек түгел. «Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чөнки барлык кешеләр гөнаһ кылдылар»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 5:12).
Римлыларга 12:2). Болар безгә искиткеч өметкә нигез бирә.
«Барыбыз да гөнаһ эшләп үләбез икән,— дип әйтерсең син,— ни өчен тәкъва булырга тырышырга?» Явыз кешене дә, Аллаһыга хезмәт иткән кешене дә бер үк нәрсә көтә булып чыга түгелме соң? Юк, алай түгел. Барыбыз да гөнаһлы булсак та, чын күңелдән тәүбә итеп, яхшы якка үзгәрергә тырышкан кешеләрне Аллаһы кичерә. Ул «зиһенебезне яңартыр» өчен һәм яхшылык эшләр өчен куйган тырышлыкларыбызны бүләкли (Яхшы кешеләр өчен бүләк
Үлгәч, без яшәүдән туктыйбыз. Әмма бу без өметсез дигәнне аңлатмый әле. Аллаһыга тугры булып яшәгән Әюб үзенең, үлгәч, кабергә, ягъни үлем патшалыгына эләгәсен белгән. Әмма Аллаһыга дога кылганда менә нәрсә дип әйткән: «И, әгәр дә син мине үлем патшалыгына яшерсәң иде һәм мине синең ачуың беткәнче яшереп тотсаң иде, миңа вакыт биреп, минем турыда аннан соң исеңә төшерсәң иде! Үлгәч, кеше яңадан яшәячәкме? Син чакырсаң иде, һәм мин Сиңа җавап бирер идем» (Әюб 14:13—15).
Әюб, әгәр ул үлемгә кадәр тугрылыклы булса, Аллаһы аны исенә төшерәчәк һәм терелтәчәк икәненә ышанган. Аллаһының борынгы заманнарда яшәгән бар хезмәтчеләре моңа ышанган. Андый өметләнүләр дөрес икәнен Гайсә пәйгамбәр мондый сүзләр белән күрсәткән: «Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр — яшәү өчен, ә явызлык эшләгәннәр — хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә» (Яхъя 5:28, 29).
Терелтү кайчан башланачак? Изге Язмалар буенча, бик тиздән. 1914 елда бу дөньяның «соңгы көннәре» башланды. Бу Аллаһы Сүзендәге пәйгамбәрлекләрдән билгеле (2 Тимутегә 3:1). Якын киләчәктә, күп кешеләр «дөнья бетү» дип атаган вакытта, Аллаһы явызлыкны юк итәчәк һәм күк хөкүмәте идарәсе астында яңа дөнья урнаштырачак (Маттай, 24 нче бүлек; Марк, 13 нче бүлек; Лүк, 21 нче бүлек; Ачылыш 16:14).
Ул вакытта Җир шары оҗмахка әйләнәчәк, һәм анда Аллаһыга хезмәт итәргә тырышкан кешеләр генә яшәячәк. Ә явыз кешеләр? Аларга бу Оҗмахта урын булмаячак, әмма утлы тәмугта да аларны газапламаячаклар. «Тагын бераздан гөнаһлы [явыз кеше] юкка чыгар, аның урының эзләрсең, тик таба алмассың. Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дип әйтелә Зәбур китабында (Мәдхия 36:10, 11).
Бәлки, бу хыял гынадыр? Юк, бу Аллаһы вәгъдәсе. Инҗилдә болай дип әйтелгән: «Һәм тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: „Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте“» (Ачылыш 21:3, 4).
Син бу сүзләргә ышанасыңмы? Аллаһының сүзләре һәрвакыт үтәлә, шуңа күрә бу сүзләргә ышанып була (Титуска 1:2). Без сине Аллаһының кешелеккә карата ниятләре турында күбрәк белергә чакырабыз. Бу яктан сиңа Йәһвә Шаһитләре шатлык белән ярдәм итәр. Андый теләгең булса, түбәндәге адресларның берсе буенча яз.
Инҗил өземтәләре «Инҗил» (2001 ел), Зәбур өземтәләре «Зәбур» (1997 ел) китапларыннан, Еврей Язмаларының өземтәләре Синодаль тәрҗемәдән татар теленә тәрҗемә итеп алынган.
[Искәрмәләр]
^ 6 абз. Ислам дөньясында Изге Язмалар — Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил тәшкил иткән китап буларак билгеле. Кимендә, Коръәннең 64 аятендә бу китаплар Аллаһы Сүзе дип атала һәм аларны укырга, ә анда кушканнарны тотарга кирәк дип басым ясала. Кайбер кешеләр Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил үзгәртелгән дип әйтә. Андый кешеләрнең сүзләре буенча, Аллаһының үз Сүзен үзгәрешсез саклап калырга кодрәте җитми булып чыга.