Алар кисәтүгә игътибарлы булып исән калган
Алар кисәтүгә игътибарлы булып исән калган
ЯҺҮДЛӘР дөньясы төзелешенең үзәге Иерусалим гыйбадәтханәсе булган. Бу төзелешнең ахыры турында Гайсә Мәсих алдан кисәтеп куйган. Ул аның көнен әйтмәгән, әмма бу җимерелү алдыннан булачак вакыйгаларны тасвирлап күрсәткән. Гайсә үз шәкертләрен уяу булырга һәм куркыныч урынны калдырырга чакырган.
Гайсә: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде»,— дип алдан кисәткән. Һәм: «Сез... ташландык хәлдә калдыручы чирканыч нәрсәнең изге урында торуын күргәч... Яһүдия җирендә булганнар тауларга качсыннар»,— дигән. Гайсә үз шәкертләрен өегезгә мал-мөлкәт алырга кайтмагыз дип чакырган. Исән калыр өчен тоткарланмыйча качарга кирәк булган (Лүк 21:20, 21; Маттай 24:15, 16).
Яһүдләрнең озакка сузылган фетнәсен бастырыр өчен, б. э. 66 елында Иерусалимга каршы Рим гаскәрләрен Цестий Галл алып килгән. Ул хәтта шәһәргә бәреп кереп, гыйбадәтханәне чолгап алган. Шәһәрдә тәртипсезлек башланган. Уяу булганнар бәла-казадан котылып булмаганын аңлаган. Ләкин ничек аларга качарга? Көтмәгәндә, Цестий Галл үз гаскәрләренә шәһәрдән чигенергә кушкан. Яһүди фетнәчеләре алар артыннан куып киткәннәр. Һәм шулчак Иерусалим белән Яһүдиядән качарга вакыт җиткән!
Икенче елны Веспасиан һәм улы Тит җитәкчелегендә Рим гаскәрләре кире килә. Бөтен илне сугыш чолгап ала. Ә б. э. 70 елы башында римлылар Иерусалимны уратып, очланган бүрәнәләрдән ныгытма төзиләр. Качар өчен юллар ябылган (Лүк 19:43, 44). Шәһәр эчендәге төрле төркемнәр арасындагы бәрелешләр аркасында күп кешеләр үлә. Ә исән калганнарны я римлылар үтергән, я әсирлеккә алып киткәннәр. Шәһәр һәм аның гыйбадәтханәсе тулысынча җимерелгән булган. Беренче гасырда яшәгән яһүд тарихчысы Иосиф Флавий сүзләре буенча, зыян күргән һәм үлгән кешеләрнең саны миллионнан артык булган. Бу гыйбадәтханә башка беркайчан да яңадан төзелмәгән.
Әгәр мәсихчеләр б. э. 70 елында һаман да Иерусалимда калса, алар башкалар белән бергә я үтерелгән, я коллыкка алынган булырлар иде. Ләкин борынгы тарихчыларның
әйтүе буенча, бу мәсихчеләр Алланың кисәтүенә игътибарлы булганнар. Алар Иерусалимнан чыгып, Яһүдияне үткәннәр һәм Үрдүн елгасыннан көнчыгышта урнашкан тауларга качып киткәннәр. Кайберәүләр Перея провинциясендәге Пелла шәһәренә урнашкан. Яһүдияне калдыргач, алар башка анда кире әйләнеп кайтмаган. Гайсәнең кисәтүенә игътибарлы булып алар исән калган.Син ышанычлы чыганаклардагы кисәтүләргә җитди игътибар бирәсеңме?
Күп кенә кешеләр кисәтүләрнең үтәлмәвен күреп, аларга игътибар итми башлый. Әмма кисәтүләргә игътибарлы булу сине үлемнән коткара ала.
1975 елны Кытайда булачак җир тетрәү турында кисәтү бирелгән булган. Дәүләт хезмәткәрләре кирәкле чаралар күрә башлаган һәм кешеләр моңа әзерлек белән кушылган. Меңләгән кеше үлемнән коткарылып калган.
1991 елның апрелендә Филиппинда Пинатубо тавы битендә урнашкан авылларда яшәгән кешеләр тау башыннан төтен белән көл күтәрелә башлады дип хәбәр иткәннәр. Ике ай буе хәлне күзәтеп торганнан соң, Филиппиндагы вулканология һәм сейсмология институты хәл кешеләр өчен куркыныч дип кисәткән. Дистәләгән мең кеше тоткарланмыйча бу куркыныч урыннан икенче урынга күчерелгән. Һәм 15 июнь иртәсендә вулканда көчле шартлау булган: күккә 8 кубик километр көл күтәрелгән һәм тирә яктагы җирләргә яткан. Кисәтүгә игътибарлы булу меңләгән кешене үлемнән саклап калган.
Хәзерге дөнья төзелешенең ахыры турында кисәтү Изге Язмаларда бирелә. Без хәзер соңгы көннәрдә яшибез. Ахыр шундый якын булганда, син уяумы? Син куркыныч урыннан читтәрәк торырга тырышасыңмы? Ашыгычлык тойгысы белән хезмәт итеп башкаларга куркыныч янавы турында кисәтәсеңме?
[20 нче биттәге иллюстрация]
Вулкан Пинатубодан күккә көл күтәрелә башлагач, кисәтүгә игътибар иткән меңләгән кешеләр үлемнән котылып калган.
[21 нче биттәге иллюстрация]
Б. э. 70 елында Иерусалим җимерелгәндә, Гайсәнең кисәтүенә игътибар иткән мәсихчеләр үлемнән котылып калган.