Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Алар уйламаган»

«Алар уйламаган»

«Алар уйламаган»

КИСӘТҮЛӘРГӘ игътибар итмәсәң, бу бәла-казага китерергә мөмкин.

1974 елда Дарвин шәһәрендә (Австралиядә) бәйрәмнәргә әзерләнгән чакта, шәһәрдә яшәүчеләрне якынлашып килә торган давыл турында кисәтүче сирена тавышы ишетелә. Ләкин соңгы 30 ел дәвамында бу шәһәр давыллардан зыян күрмәгән. Бу очракта да нәрсә булсын? Көчле җил аркасында шәһәрдә яшәүчеләр куркып өйләренә качалар. Җил түбәләрне йолкып алып, өй стеналарын җимерә башлаганчы, кешеләрнең күбесе куркынычка җитди карамаган. Икенче көнне иртән инде шәһәрнең зыян күрмәгән урыны булмаган.

1985 елның ноябрендә Колумбиядә вулкан атыла башлаган. Эрегән кар, боз — пычрак ташкын булып — Армеро шәһәренә бәреп кергән һәм анда яшәүче 20 000 нән артык кешене һәлак иткән. Бу көтелмәгән хәл булганмы? Соңгы берничә ай дәвамында тау, җир асты селкенүләре аркасында, тетрәп торган. Әмма, вулкан янында яшәргә гадәтләнгән Армеро кешеләренең күпчелеген бу бер дә борчымаган. Дәүләт эшлеклеләре тиздән киләчәк бәла-казалар турында кисәтү алса да, кешеләрне бу турыда кисәтер өчен бик әз эшләгән. Радиодан халыкны куркыныч түгел дип ышандырганнар. Чиркәүдәге репродуктор аша кешеләрне тынычлык сакларга өндәгәннәр. Кич җиткәч, вулканда ике көчле шартлау булган. Моны күргәч, син барысын калдырып әллә качмас идеңме? Мондый акыллы карарга бары тик берничә кеше генә килгән; калганнары соңыннан акылга килгән, әмма инде соң булган.

Геологлар булачак җир тетрәү урынын еш кына алдан төгәл итеп билгелиләр. Әмма аның кайчан булачагын бик сирәк алдан әйтә алалар. 1999 елда булган җир тетрәүләрдән бөтен җир шары буенча 20 000 кеше һәлак булган. Бу кешеләрнең күбесе алар белән бу беркайчан да булмаячак дип уйлаган.

Алланың үзеннән килгән кисәтүләргә син игътибар итәсеңме?

Изге Язмаларда соңгы көннәрне билгеләүче вакыйгалар, алар үтәлә башлаганчы әле күпкә алдан, ачык итеп сурәтләп бирелгән булган. Алла Сүзендә без соңгы көннәрне «Нух көннәре» белән чагыштырып чыгарга өндәү табабыз. Нух көннәрендә «кешеләр, туфан килгәнче», җәбер-золымның шактый нык артуына борчылсалар да, тормышның көндәлек эшләре белән тулысынча мәшгуль булганнар. Алла үз хезмәтчесе Нух аша биргән кисәтү турында, «Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар» «уйламаган» (ЯД) (Маттай 24:37—39). Ә син ул кисәтүгә игътибар итәр идеңме? Безнең көннәрдәге кисәтүгә игътибар итәсеңме?

Ә Ибраһимның бертуганының улы Лут көннәрендә, Үле диңгез янындагы Содом шәһәрендә яшәгән булсаң, син үзеңне ничек тотар идең? Мондагы җирләр оҗмах кебек булган. Шәһәр бай, кешеләрне бернәрсә дә борчымаган. Лут көннәрендә алар «ашаганнар, эчкәннәр, алыш-биреш иткәннәр, чәчкәннәр, төзегәннәр». Өстәвенә, мондагы кешеләр чиктән тыш әхлаксыз булган. Явыз эшләргә карата Лутның әйткән кисәтүенә колак салыр идеңме? Алла Содом шәһәрен җимерергә ниятли дигән сүзләренә, син игътибар итәр идеңме? Яки аның булачак кияүләре кебек моңа шаяртуга кебек карар идеңме? Яки әйтик, син башта кача башлар идең дә, әмма Лутның хатыны кебек, артыңа борылып карар идеңме? Кешеләр Лут кисәтүен чынга алмасалар да, ул Содомнан чыккан көнне, «күктән ут белән күкерт яңгыры яуган һәм аларның барысын һәлак иткән» (Лүк 17:28, 29).

Безнең көннәрдә дә кешеләрнең күбесе «уйламый». Ләкин Алла Сүзендә безнең файда өчен сакланган бу мисаллар безне УЯУ БУЛЫРГА дәртләндерә.

[22 нче биттәге рамка]

Туфан. Ул чыннан да булганмы?

Күп тәнкыйтьчеләр Туфан булмаган, ди. Ләкин Изге Язмаларда Туфан чыннан да булган диелә.

Туфан турында Гайсә Мәсих сөйләгән. Ул вакытта Гайсә күктә яшәгән һәм Туфанны күктән күзәтеп торган.

[23 нче биттәге рамка]

Содом белән Гоморра чыннан да җимерелгән булганмы?

Археология фәне бу фактны раслый.

Бу вакыйга турында дөньяви тарихта әйтелә.

Бу вакыйганың чынлыгын Гайсә Мәсих раслаган һәм бу вакыйга турында Изге Язмаларның 14 китабында әйтелә.