Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла вәгъдәсе буенча яңа дөнья

Алла вәгъдәсе буенча яңа дөнья

Алла вәгъдәсе буенча яңа дөнья

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА, Алланың язылган Сүзендә: «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез»,— дип әйтелгән сүзләр аша безгә өмет бирелә (2 Петер 3:13).

Нәрсә ул «яңа күк»? Изге Язмаларда күк идарә итү белән бәйле итеп күрсәтелә (Рәсүлләр 7:49). «Яңа күк» — ул җир өстеннән идарә итәчәк яңа хөкүмәт. Бу күк яңа дип атала, чөнки ул хәзерге идарә итү системасын алмаштырачак; ул шулай ук Алла ниятен үтәүдә яңа адым. Бу күк — Гайсә безне дога кылырга өйрәткән Патшалык (Маттай 6:10). Бу Патшалыкның Барлыкка Китерүчесе күктә яшәүче Алла булганга, ул «күк Патшалыгы» дип атала (Маттай 7:21).

Нәрсә ул «яңа җир»? Ул яңа җир шары түгел, чөнки Изге Язмаларда кешеләр җирдә мәңге яшәячәк дип ачык әйтелә. «Яңа җир» — кешеләрнең яңа җәмгыяте. Ул яманнар юк ителгәнгә яңа дип атала (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22). Ул көннәрдә барысы Барлыкка Китерүчене хөрмәт итәчәк һәм аның таләпләре буенча яшәп, аңа буйсыначак (Мәдхия 21:28). Барлык халык кешеләре бу таләпләрне белергә һәм инде хәзер үз тормышларын бу таләпләргә туры китереп яшәргә чакырыла. Син бу чакыруны кабул иттеңме?

Алланың яңа дөньясында һәркем аның идарәсен хөрмәт итәчәк. Алланы яратуың сине аңа буйсынырга рухландырамы? (1 Яхъя 5:3). Өйдәге, эштәге, мәктәптәге тәртибең яки үз алдыңа куйган максатың шуны күрсәтәме?

Шул яңа дөньяда кешеләр чын Аллага бердәмлектә гыйбадәт кылачак. Син күк белән җирне Барлыкка Китерүчегә гыйбадәт кыласыңмы? Гыйбадәт кылуың сине барлык милләт, раса, телләрдән булган имандашларың белән чыннан да берләштерәме? (Мәдхия 85:9, 10; Ишагыйя 2:2—4; Софония 3:9).

[17 нче биттәге рамка]

Моның барысын вәгъдә итүче Алла

Ул — күкне һәм Җирне Барлыкка Китерүче. Аны Гайсә Мәсих «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаган (Яхъя 17:3).

Кешеләрнең күбесе үзләре уйлап чыгарган илаһларга, ә миллионлаган кешеләр җансыз сурәтләргә табына. Башкалары кеше оешмаларын, материалистик фәлсәфәләрне яки үз теләкләрен зурлый. Изге Язмалар буенча чын Алла дип аталган шәхеснең исеме бар, әмма үз гыйбадәт кылуларын бу китапка нигезлибез дип әйткән кешеләрнең барысы да бу исемне хөрмәт итми (Икенчезаконлык 4:35).

Үзе турында Барлыкка Китерүче: «Мин Йәһвә. Бу Минем исемем»,— дигән (Ишагыйя 42:5, 8, АМТ). Бу исем Изге Язмаларның төп нөсхәсендә 7000 нән артык тапкыр очрый. Гайсә Мәсих үзенең шәкертләрен: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9).

Чын Алланың нинди сыйфатлары бар? Ул үзен «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын һәм шәфкать вә хакыйкатьтә бөек» һәм белә торып аның әмерләрен бозган кешеләрне җәзасыз калдырмый торган Алла итеп сурәтли (Чыгыш 34:6, 7). Аның тарих дәвамында кешеләр белән мөнәсәбәтләре бу сүзләрнең дөреслеген раслый.

Алланың исеме дә, һәм үзе дә изге дип саналырга тиеш. Барлыкка Китерүче һәм Галәмнең Хакиме булган Алланы тыңлар өчен һәм фәкать аңа гына гыйбадәт кылыр өчен бездә бөтен сәбәпләр бар. Син шулай эшлисеңме?

[18 нче биттәге рамка]

«Яңа күк һәм яңа җир» нинди үзгәрешләр китерәчәк?

Җир Оҗмахка әйләнәчәк Лүк 23:43

Барлык милләт, раса кешеләреннән һәм төрле телләрдә сөйләшкән халыклардан торган бөтен дөнья җәмгыяте яратуда берләшәчәк Яхъя 13:35; Ачылыш 7:9, 10

Бөтен җир шары буенча тынычлык булачак, барысы чын иминлектә яшәячәк Мәдхия 36:10, 11; Михей 4:3, 4

Канәгатьләнерлек эш, азыкта муллык булачак Ишагыйя 25:6; 65:17, 21—23

Авыру, кайгы, үлем юк ителәчәк Ишагыйя 25:8; Ачылыш 21:1, 4

Дөнья чын Аллага гыйбадәт кылуда берләшәчәк Ачылыш 15:3, 4

[19 нчы биттәге рамка]

Син бу үзгәрешләрне күрерсеңме?

Алла ялганлый алмый! (Титуска 1:2).

Йәһвә: «Минем сүзем... Миңа нәтиҗәсез кире кайтмый, ләкин Мин теләгәнне тормышка ашыра, һәм ни өчен Мин аны җибәрдем, ул шуны башкара»,— дип әйтә (Ишагыйя 55:11).

Йәһвә инде хәзер «яңа күк һәм яңа җирне» барлыкка китерә. Күктәге хөкүмәт инде үз эшен башкара. «Яңа җирнең» нигезе инде салынган.

Ачылыш китабында «яңа күк һәм яңа җир» кешелеккә китерәчәк кайбер фатихалар турында әйтелгәннән соң, Галәм Хакиме — Алланың үзенең мондый сүзләре китерелә: «Менә, Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Һәм: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хакыйкый»,— дип өстәлә (Ачылыш 21:1, 5).

Безнең алда шундый мөһим сорау тора: «Яңа күк» идарәсе астындагы «яңа җирдә» яшәргә лаек булыр өчен, без кирәкле үзгәрешләр ясыйбызмы?