«Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз»
«Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз»
«Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. [...] Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез [«нык», ЯД] яратыгыз» (1 ПЕТЕР 4:7, 8).
ГАЙСӘ үз рәсүлләре белән үткәргән соңгы сәгатьләре никадәр кадерле икәнен белгән. Ул аларны нәрсә көткәнен аңлаган. Аларга гаять зур эш башкарып чыгарга кирәк булган; җитмәсә аларны, Гайсәне кебек, нәфрәт итәргә һәм эзәрлекләргә тиеш булганнар (Яхъя 15:18—20). Бу соңгы төнне Гайсә «бер-берсен яратырга» кирәклеген кат-кат аларның исенә төшергән (Яхъя 13:34, 35; 15:12, 13, 17).
Ул төнне Гайсә янында булган рәсүл Петер аның сүзләренең мөһимлеген аңлаган. Еллар узганнан соң, Иерусалим җимерелер алдыннан язган хатында Петер яратуның мөһимлегенә басым ясап мәсихчеләргә: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша. [...] Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез [«нык», ЯД] яратыгыз»,— дигән киңәш биргән (1 Петер 4:7, 8). Петернең сүзләрен хәзерге дөнья төзелешенең «соңгы көннәрендә» яшәгәннәргә истә тоту бик мөһим (2 Тимутегә 3:1). Нәрсә соң ул «нык ярату»? Ни өчен бу яратуны башкаларга күрсәтү шулкадәр мөһим? Һәм без аны ничек күрсәтә алабыз?
Нәрсә ул «нык ярату»?
Күпләр мәхәббәт — бу үзеннән-үзе барлыкка килә торган хис дип уйлыйлар. Ләкин Петер гашыйк кешеләрнең хисләре турында сүз алып бармаган; ул мәхәббәтнең иң күркәм төре хакында сөйләгән. 1 Петер 4:8 дәге «ярату» дигән сүз — ага́пи дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Бу сүз принциплар буенча эш иткән риясыз мәхәббәтне аңлата. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Мәхәббәтнең ага́пи дип аталган төрен күрсәтер өчен үзеңне мәҗбүр итеп була, чөнки бу хис кенә түгел, ә билгеле эшләргә алып баручы, аңлап кабул ителгән карар». Бездә мирас итеп алынган үз-үзеңне яратуга омтылыш бар. Шуңа күрә без Алла принциплары буенча бер-беребезгә ярату күрсәтергә кирәклеге турында искә төшереп торуга мохтаҗ (Яратылыш 8:21; Римлыларга 5:12).
Бу без бер-беребезне андый бурычыбыз булганга гына яратырга тиеш дигәнне аңлатмый, юк. Ага́пи үз эченә җылы хисләрне дә ала. Петер безгә «бер-беребезне нык яратырга» * кирәк дип әйткән. Әмма мондый ярату күрсәтер өчен тырышлык таләп ителә. «Нык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе турында бер галим болай ди: «[Бу сүз] ярыш ахырында соңгы көчен җыючы атлетның тырышлыгын сурәтли».
Димәк без яратуны авырлыклар булса да күрсәтергә тиеш. Яратуыбыз, шулай ук, берничә сайланган кеше белән генә чикләнергә тиеш түгел. Мәсихчеләр арасындагы ярату күңелләребезне «киңәйтергә», ярату күрсәтү авыр булганда да аны күрсәтергә таләп итә (2 Көринтлеләргә 6:11—13). Атлет осталыгын яхшыртыр өчен күнегүләр ясарга тиеш булган кебек, безгә дә яратуның бу төрен күрсәтүдә көч куярга кирәк. Безнең арабызда мондый ярату булырга тиеш. Бу бик мөһим. Ни өчен? Моның өчен ким дигәндә, өч сәбәп бар.
Ни өчен без бер-беребезне яратырга тиеш?
«Мәхәббәт Аллаһыдан килә» — бу бер-беребезне яратыр өчен беренче сәбәп (1 Яхъя 4:7). Йәһвә, бу искиткеч сыйфатның Чыганагы, безне беренче булып яраткан. «Аллаһы безгә мәхәббәтен күрсәтте: Үзенең Улы аша безгә яшәү булсын өчен, Аллаһы бердәнбер Улын дөньяга җибәрде»,— дип әйтә рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:9). Алланың Улы «дөньяга җибәрелгән» булган һәм кеше булып үз хезмәтен башкарып, җәфалану баганасында үлгән. Ул боларның барысын «безгә яшәү булсын өчен» эшләгән. Алла яратуының бу иң бөек чагылышына без җавап итеп нәрсә эшләргә тиеш? «Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез»,— ди Яхъя (1 Яхъя 4:11). Яхъяның «Аллаһы безне шулай яраткан икән» дип язганына игътибар итегез — сине генә түгел, ә безне. Димәк, Алла имандашларыбызны ярата икән, безгә дә аларны яратырга кирәк.
Икенче сәбәп. «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша», шуңа күрә мохтаҗлыкта булган кардәшләребезгә ярдәм итәр өчен бер-беребезне ярату безнең көннәрдә аеруча мөһим (1 Петер 4:7). Без «авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутегә 3:1). Дөнья шартлары, бәла-казалар һәм каршылыклар тормышыбызда авырлыклар тудыра. Бу авыр шартларда безгә бер-беребез белән тагы да ныграк берләшергә кирәк. Безне нык ярату берләштерәчәк һәм безне «бер-беребез турында... кайгыртырга» дәртләндерәчәк (1 Көринтлеләргә 12:24—26).
Без «иблискә урын бирергә» теләмибез, шуңа күрә бер-беребезгә ярату күрсәтер өчен бу өченче сәбәп (Эфеслеләргә 4:27). Шайтан имандашларыбызның камилсезлеген — аларның көчсезлеген, кимчелекләрен һәм хаталарын — безгә киртә итеп кулланырга тырыша. Берәрсенең уйламыйча әйтелгән сүзе яки ямьсез кыланышы аркасында без җыелышыбызны калдырабызмы? (Гыйбрәтле хикәя 12:18). Әгәр бер-беребезне нык яратсак калдырмыйбыз, юк! Андый ярату тынычлык сакларга һәм Аллага бердәм хезмәт итәргә ярдәм итәчәк (Софония 3:9).
Яратуны ничек күрсәтергә
Яратуны күрсәтү гаиләдән башланырга тиеш. Гайсә аның чын шәкертләрен бер-берсенә күрсәткән яратудан танырлар дип әйткән (Яхъя 13:34, 35). Ярату җыелышта гына түгел, ә гаиләдә дә — ир белән хатын арасында һәм әти-әни белән балалар арасында ачык күренергә тиеш. Гаилә әгъзаларына карата ярату тою гына әз, безгә аны күрсәтергә кирәк.
Ир белән хатын бер-берсенә ничек ярату күрсәтә ала? Хатынын чынлап яраткан ир — кеше алдында да, үзләре генә калганда да — хатынын сүзләре һәм эшләре белән аны бик кадерләгәненә ышандыра. Ул аның абруен төшерми һәм аның уйларына, карашларына һәм хисләренә игътибарлы (1 Петер 3:7). Ул аның иминлеген үзенекеннән өстен куя һәм аның матди, рухи һәм эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, хәленнән килгәннең барысын да эшли (Эфеслеләргә 5:25, 28). Үз ирен чынлап яраткан хатын, ире кайчакларда аның өметләрен акламаса да, аны тирән «хөрмәт итә» (Эфеслеләргә 5:22, 33). Ул үзенең иренә булыша һәм аңа буйсына, аңа карата акылсыз таләпләр куймый, ә аның белән бергә игътибарны һәрвакыт рухи әйберләргә тупларга омтыла (Яратылыш 2:18; Маттай 6:33).
Ата-аналар, балаларыгызга үз яратуыгызны ничек күрсәтә аласыз? Сезнең 1 Тимутегә 5:8). Әмма балаларга ризык, кием һәм тору урыныннан башка күбрәк таләп ителә. Үскәч чын Алланы яратып, аңа хезмәт итсеннәр өчен аларга рухи үгет-нәсыйхәт кирәк (Гыйбрәтле хикәя 22:6). Моның өчен гаилә белән Изге Язмаларны өйрәнү, Аллага хезмәт итүдә катнашу һәм мәсихчеләр очрашуына йөрү өчен вакыт бүлеп куярга кирәк (Икенчезаконлык 6:4—7). Бу эшләрне регуляр алып бару өчен бик күп көч, аеруча бу авыр көннәрдә, таләп ителә. Балаларыгызның рухи ихтыяҗлары турында кайгыртып, сез аларның мәңгелек иминлеге турында кайгыртасыз. Әллә бу сез аларны яратасыз икәнен күрсәтмиме? (Яхъя 17:3).
аларны матди яктан тәэмин итәр өчен тырышып эшләргә әзерлегегез, һичшиксез, аларны яратканыгызны күрсәтә (Ата-аналар, шулай ук, балаларының эмоциональ ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш. Бу бик мөһим. Балалар бик тиз рәнҗи торган булалар; аларны үзегезнең яратуыгызда кат-кат ышандырыгыз. Аларга: «Яратам»,— дип әйтегез һәм назлы булыгыз — бу яктан саран булмагыз. Моның ярдәмендә алар шуны беләчәк: аларны яраталар һәм кадерлиләр. Аларны чын күңелдән, эчкерсез мактагыз. Мактау аларны шуңа ышандырачак: сез аларның тырышлыкларын күрәсез һәм кадерлисез. Аларны ярату белән тәрбияләгез. Моның белән сез аларның нинди кеше булып үсүләренә ваемсыз түгеллегегезне күрсәтәсез (Эфеслеләргә 6:4). Яратуны шушы яклардан күрсәтсәгез, бу гаиләгезгә файда китерәчәк, аны бәхетле һәм бердәм итәчәк, ә бу, үз чиратында, соңгы көннәрнең авырлыкларын уңышлырак җиңәргә ярдәм итәр.
Ярату башкаларның хаталарына таләпчән булмаска дәртләндерә. Петер сүзләрен искә төшерегез. Мәсихчеләрне «бер-берегезне нык яратыгыз» дип чакыргач, ул моның мөһимлеген: «Чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара»,— дип аңлаткан (1 Петер 4:8). Бу сүзләр җитди гөнаһларны каплау дигәнне аңлатмый. Андый гөнаһлар турында җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләргә әйтергә кирәк, аларга мондый проблемаларны хәл итү йөкләнгән (Левит 5:1; Гыйбрәтле хикәя 29:24). Гөнаһка баткан кешеләр гаепсезләргә зыян китереп үз эшләрен дәвам итсәләр, моңа юл кую шәфкатьсезлек һәм Изге Язма таләпләренә каршы кую булыр иде (1 Көринтлеләргә 5:9—13).
Күп очракларда имандашларыбызның хаталары һәм гаепләре алай ук җитди түгел. Без барыбыз да, кайвакыт бер-беребезнең күңелен кайтарабыз, хәтта рәнҗетәбез: вакыт-вакыт сүздә һәм эштә «абынабыз» (Ягъкуб 3:2). Берәрсенең хаталары турында белгәч, аны тизрәк башкаларга сөйләү дөресме? Мондый тәртип җыелышта үзара килешмәүчәнлек кенә тудыра (Эфеслеләргә 4:1—3). Без имандашларыбызны яратабыз, шуңа күрә аларның хаталарын башкаларга сөйләп йөрмәячәкбез (Мәдхия 49:20). Штукатурка һәм буяу стенаның кимчелеген каплаган кебек, ярату кардәшләребезнең кимчелеген каплый (Гыйбрәтле хикәя 17:9).
Ярату безне мохтаҗлыкта булганнарга ярдәм итәргә рухландыра. Соңгы көннәрдә тормыш начарая барганга күрә, имандашларыбызга материаль яки гамәли ярдәм кирәк булырга мөмкин (1 Яхъя 3:17, 18). Җыелышта берәр кардәшебезгә акча ягыннан ярдәм кирәк булса яки ул эшен югалткан булса, без нәрсә эшли алабыз? Хәлебездән килгәнчә, материаль яктан ярдәм итсәк ничек булыр иде? (Гыйбрәтле хикәя 3:27, 28; Ягъкуб 2:14—17). Өлкән яшьтәге тол хатынның өенә ремонт кирәкме? Үзебез ярдәм тәкъдим итсәк ничек булыр иде? (Ягъкуб 1:27).
Ярату күрсәтүебез безгә якын яшәгән кешеләр белән генә чикләнми. Кайчакта көчле давыл, 1 Петер 2:17). Беренче гасыр җыелышлары кебек, без дә бәлагә очраганнарга булышыр өчен гуманитар ярдәм оештырылганда үз өлешебезне әзерлек белән кертәбез (Рәсүлләр 11:27—30; Римлыларга 15:26). Яратуны шулай күрсәтеп, без бу соңгы көннәрдә безне берләштерүче бәйләнешләрне ныгытабыз (Көлессәйлеләргә 3:14).
җир тетрәү яки төрле тәртипсезлекләр аркасында башка илләрдә яшәгән Алла хезмәтчеләренең зыян күргәне турында ишетәбез. Аларга бәлки ризык, кием һәм яшәр өчен башка әйберләр кирәктер. Аларның милләтенә карамастан, без барлык «имандашларны яратабыз» (Ярату безне Алла Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне башкаларга сөйләргә рухландыра. Гайсә мисалын карап чыгыйк. Ни өчен ул вәгазьләгән һәм өйрәткән? Халыкның рухи яктан фәкыйрь булганын күреп ул аларны «кызганган» (Марк 6:34). Ялган дин җитәкчеләре, рухи хакыйкатькә өйрәтү һәм өмет бирү урынына, кешеләр турында кайгыртмаган һәм аларны дөрес юлдан яздырган. Шуңа күрә, Гайсә, тирән һәм эчкерсез ярату белән рухланып, кешеләрне «Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәр» белән юаткан (Лүк 4:16—21, 43).
Бүген дә күп кешеләр рухи җитәкчелексез, адаштырылган һәм өметсез. Әгәр без, Гайсә кебек, чын Алланы әле белмәгән кешеләрнең рухи ихтыяҗларына игътибарлы булсак, ярату һәм кызгану безне Алла Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне сөйләргә рухландырачак (Маттай 6:9, 10; 24:14). Вакыт әз калган, шуңа күрә үлемнән коткаручы бу хәбәрне безнең көннәрдә вәгазьләү аеруча бик мөһим (1 Тимутегә 4:16).
«Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша»
Шуны искә төшерик: бер-беребезне яратыгыз дигән сүзләрен әйтер алдыннан Петер: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша»,— дигән (1 Петер 4:7). Тиздән бу явыз дөнья Алланың гадел яңа дөньясы белән алмаштырылачак (2 Петер 3:13). Шулай итеп безнең көннәр үз-үзебездән канәгать булырлык вакыт түгел. Гайсә безне болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен» (Лүк 21:34, 35).
Шуңа күрә, әйдәгез, вакытның нинди чорында яшәгәнебезне истә тотып «уяу булыр» өчен бар көчебезне куйыйк (Маттай 24:42). Шайтанның вәсвәсәләре безне читкә алып китмәсен өчен сак булыйк. Әйдәгез, бу ваемсыз һәм мәхәббәтсез дөньяда яшәп башкаларга ярату күрсәтүдә хәлсезләнмик. Барыннан да бигрәк чын Аллага, Йәһвәгә, тагын да якынлашыйк. Тиздән Мәсих идарәсе астындагы Алла Патшалыгы бу җиргә карата Алланың искиткеч ниятен үтәячәк! (Ачылыш 21:4, 5).
[Искәрмә]
^ 4 абз. Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә 1 Петер 4:8 дә без бер-беребезне «тырышып», «эчкерсез» яки «тирән» яратырга тиешбез диелә.
ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН СОРАУЛАР
• Үләр алдыннан Гайсә үз шәкертләренә нинди киңәш биргән һәм Петернең ул сүзләрнең мөһимлеген аңлаганлыгын нәрсә күрсәтә? (1, 2 нче абз.)
• Нәрсә ул «нык ярату»? (3—5 нче абз.)
• Ни өчен безгә бер-беребезне яратырга кирәк? (6—8 нче абз.)
• Яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз? (9—18 нче абз.)
• Ни өчен безнең көннәр үз-үзеңнән канәгать булырлык вакыт түгел һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш? (19, 20 нче абз.)
[29 нчы биттәге иллюстрация]
Бердәм гаилә соңгы көннәрнең авырлыкларын уңышлырак җиңә ала.
[30 нче биттәге иллюстрация]
Ярату мохтаҗлыкта булганнарга ярдәм итәргә рухландыра.
[31 нче биттәге иллюстрация]
Алла Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне башкаларга сөйләп ярату күрсәтәбез.