Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Боларның барысы нәрсә аңлата?

Боларның барысы нәрсә аңлата?

Боларның барысы нәрсә аңлата?

ГАЙСӘ МӘСИХ «бу дөньяның бетәчәге» сугышлар, ачлык, үләтләр һәм җир тетрәүләр белән билгеләнәчәк дигән (Маттай 24:1—8; Лүк 21:10, 11).

1914 елдан башлап халыклар һәм этник төркемнәр арасындагы сугышлар кешеләргә бик күп газаплар китерә. Андый сугышлар еш кына сәясәткә катнашучы дин җитәкчеләре аркасында башлана. Соңгы вакытта бөтен дөньяга таралган терроризм аркасында тагы да күбрәк кешеләр үлә.

Фәнни казанышларга карамастан бөтен җир шары буенча йөзләгән миллион кеше каты ачлыктан газап чигә. Һәр ел ачлы-туклы яшәүдән миллионлаган кеше үлә.

Бар җирдә таралган үләтләр шулай ук Гайсә биргән билгенең бер өлеше булып тора. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң булган грипп эпидемиясеннән 21 миллион кеше үлгән. Узган гасырларда йогышлы авырулар билгеле бер өлкәләрдә яшәгән кешеләргә генә зыян китергән, ә бу эпидемия барлык халыкларга, хәтта ерак утрауларда яшәгән кешеләргә дә зарар китергән. Хәзер бөтен җир шары буенча СПИД таралды, ә үсеш алучы илләрдә кешеләр туберкулез, малярия, онхоцеркоздан килеп чыккан сукырлык һәм Шагас авыруыннан һаман да җәфалана.

Хәбәр ителүенчә, ел саен ун меңләгән төрле көчтәге җир тетрәүләр булып тора. Безнең көннәрдә җир тетрәүне алдан билгеләр өчен яңа җиһазлар һәм камилләштерелгән ысуллар бар, әмма моңа карамастан яңалыкларда җир тетрәүнең күп кеше яшәгән берәр урынга зур зыян китергәнлеге турында еш хәбәр ителә.

Моннан тыш, Изге Язмаларда болай дип алдан әйтелгән булган: «Белеп тор, соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. Тышкы яктан иман тотучы булып күренерләр, ә иман тотуның көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор» (2 Тимутегә 3:1—5).

Син «авыр вакытларда» яшәвебез белән риза түгелмени?

Син бүген кешеләрнең бигрәк тә үзләрен генә сөючән, байлык яратучан һәм тәкәббер булып киткәннәрен күрәсеңме?

Бүген һәр җирдә башкаларга таләпчан, ләкин яхшылыкны белмәүчән, килешмәүчән, изге нәрсәләрне ихтирам итмәүчән кешеләрне очратып булуы белән кем ризалашмас?

Ата-аналарга буйсынмау һәм туганнар арасындагы мәхәббәтнең суынуы ниндидер аерым урыннарда гына түгел, ә бөтен дөнья буенча таралган икәнлеге күренеп тормый мени?

Һичшиксез, син ләззәткә омтылуга бирелгән һәм яхшылыкны дошман күргән дөньяда яшәвебезне аңлыйсың. Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» киң таралган мөнәсәбәтләр нәкъ шундый сүзләр белән сурәтләнә.

Нинди вакытта яшәвебезне аңлар өчен тагы нинди дә булса дәлилләр кирәкме? Гайсә шулай ук нәкъ шушы вакытта бөтен җиһанда Алла Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратылыр дип алдан әйткән (Маттай 24:14). Бу сүзләр үтәләме?

«Күзәтү Манарасы» дигән журнал Изге Язмаларга нигезләнгән һәм регуляр рәвештә бастырыла. Ул Йәһвә Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итә һәм һәркайсы башка басмага караганда күбрәк телдә чыгарыла.

Ел саен Йәһвә Шаһитләре кешеләргә Алла Патшалыгы хакында шәхси рәвештә шаһитлек бирү өчен бер миллиардтан күбрәк сәгать вәгазьли.

Хәзерге вакытта Изге Язмаларны аңлаткан әдәбият Йәһвә Шаһитләре тарафыннан якынча 400 телдә бастырыла. Шул санга хәтта ерак җирләрдә яшәгән һәм әз санлы булган халык һәм төркемнәрнең теле керә. Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне барлык халыкларга җиткерә; алар шулай ук күп кенә бәләкәй утрау һәм территорияләрдә вәгазьли, бу территорияләр шулкадәр кечкенә, хәтта алар бернинди сәяси йогынты ясый алмый. Күпчелек илләрдә Йәһвә Шаһитләре тарафыннан Изге Язмаларны өйрәнү программасы үткәрелә.

Чыннан да, Алла Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда таратыла, моның максаты — кешеләрне чын дингә күчерү түгел, ә шаһитлек бирү. Барлык җирләрдә кешеләргә күк белән җирне барлыкка китерүче алар өчен никадәр мөһим икәнен күрсәтергә, һәм аның кануннарына хөрмәт һәм якыннарына ярату күрсәтергә мөмкинлек бирелә (Лүк 10:25—27; Ачылыш 4:11).

Инде тиздән Алла Патшалыгы җирне барлык явыз кешеләрдән чистартачак һәм аны оҗмахка әйләндерәчәк (Лүк 23:43).

[6 нчы биттәге рамка]

Нәрсәнең соңгы көннәре?

Бу кешелекнең соңгы көннәре түгел. Изге Язмалар буенча, Алланың ихтыярын үтәүчеләрне мәңгелек тормыш көтә (Яхъя 3:16, 36; 1 Яхъя 2:17).

Бу җирнең соңгы көннәре түгел. Алла Сүзендә кешеләр яши торган җир мәңге булачак дип вәгъдә ителә (Мәдхия 36:29; 103:5; Ишагыйя 45:18).

Соңгы көннәр бүгенге җәбер-золым белән тулы, мәхәббәтсез дөнья төзелеше өчен һәм аның юллары буенча йөргән кешеләр өчен килеп җитте (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22).

[7 нче биттәге рамка]

Изге Язмалар чыннан да Алла Сүземе?

Изге Язмаларны язучы пәйгамбәрләр еш кына: «Йәһвә болай дип әйтә»,— дип язганнар (Ишагыйя 43:14, ЯД; Иремия 2:2, ЯД). Хәтта Алла Улы Гайсә Мәсих тә: «Мин Үземнән сөйләмим»,— дип басым ясаган (Яхъя 14:10). Изге Язмаларның үзендә: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип ачык итеп әйтелә (2 Тимутегә 3:17).

Изге Язмалар Оешмаларының Бөтендөнья союзы санап чыгаруынча, Изге Язмалар 2 200 дән күбрәк телдә бастырылган. Башка бер генә китап та шулкадәр күп телдә чыгарылмый. Безнең көннәрдә аның тиражы дүрт миллиардтан күбрәк данә тәшкил итә, андый зур тиражлы китап юк. Алла барлык кешелеккә биргән хәбәрдән шуны көтәргә кирәк түгелмени?

Изге Язмаларның Алла тарафыннан рухландырылган икәнлегенә күбрәк дәлил табар өчен, Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган «Барлык кешеләр өчен китап» дигән брошюраны кара.

Изге Язмаларның Алла Сүзе икәнлеген танып укысаң, бу сиңа бик күп файда китерәчәк.

[8 нче биттәге рамка]

Нәрсә ул Алла Патшалыгы?

Ул — күктәге хөкүмәт һәм аның аша күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче хак Алла Йәһвә идарә итә (Иремия 10:10, 12).

Изге Язмаларда Гайсә Мәсих — Алла хакимлек биргән шәхес дип атала (Ачылыш 11:15). Җирдә булганда, Гайсә үзенең инде шул вакытта ук Алладан бирелгән искиткеч хакимлеккә ия булганлыгын күрсәткән. Бу хакимлек аңа табигать көчләре белән идарә итәргә, барлык авырулардан савыктырырга һәм хәтта үлеләрне терелтергә мөмкинлек биргән (Маттай 9:2 — 8; Марк 4:37— 41; Яхъя 11:11— 44). Изге Язмалардагы Алла тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлектә Алла аңа шулай ук «бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр Аңа хезмәт итсен өчен... хакимият, дан һәм патшалык» бирәчәк дип алдан әйтелгән (Данил 7:13, 14). Бу хөкүмәт шулай ук күк Патшалыгы дип атала; хәзер Гайсә Мәсих күктән идарә итә.

[7 нче биттәге иллюстрацияләр]

Яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча вәгазьләнә.