Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу дөнья кая бара?

Бу дөнья кая бара?

Бу дөнья кая бара?

Көн саен бөтен дөнья яңалыкларында җитди мәсьәләләр һәм коточкыч вакыйгалар турында хәбәр ителә. Боларның барысы нәрсә аңлата?

ИМИНЛЕК. Базарларда бомбалар шартлый. Мәктәптә укытучылар белән укучылар атып үтерелгән. Әти-әниләрнең күз алдында диярлек балаларын урлыйлар. Көпә-көндез хатыннарны һәм картларны талыйлар.

ДИНИ ХӘЛ. Чиркәүләр сугышларда катнашкан якларга булышлык күрсәтә. Дин башлыклары геноцидта гаепләнә. Руханилар яшьләрне аздыра; чиркәү моңа юл куя. Чиркәүләр бушый; чиркәү биналары сатыла.

ТИРӘ-ЯК МОХИТ. Җиңел табыш артыннан куу аркасында урманнар киселә. Ярлылар урманны утынга кисә. Җир асты сулары пычранган, эчәргә яраксыз. Хәзерге балык тоту ысуллары һәм промышленность калдыклары балыкларның юк ителүенә китерә. Һава шулкадәр пычранган, хәтта тын алуы да авыр.

АКЧА ЭШЛӘП ТАБУ. Хәбәр ителүенчә, Сахара чүленнән көньякка таба урнашкан Африка илләрендә бер кешенең еллык табышы 480 доллар тәшкил итә. Җитәкчеләрнең комсызлыгы аркасында предприятиеләр бөлгенлеккә төшә — меңләгән кеше эшсез кала. Алдакчылар аркасында кешеләр банкларга салынган бар акчаларын югалта.

АЗЫК-ТӨЛЕКНЕҢ ҖИТЕШМӘВЕ. Бөтен җир шары буенча якынча 800 миллион кеше ач килеш йокларга ята.

СУГЫШЛАР. Егерменче гасыр сугышларында 100 000 000 нан артык кеше һәлак булган. Атом-төш коралы бөтен кешелекне күп тапкыр юк итәргә җитәрлек. Гражданнар сугышлары. Терроризм бөтен дөньяга тарала.

КИЗҮЛӘР ҺӘМ ТӨРЛЕ АВЫРУЛАР. 1918 елны башланып киткән «испанка» гриппыннан 21 миллион кеше үлгән. СПИД хәзер «кешелек тарихында иң һәлакәтле пандемиягә» әверелде. Бөтен дөнья буенча кешеләр рак белән йөрәк авыруларыннан газап чигә.

Барлык бу хәбәрләр нәрсә белдерә? Моның турында уйлап карагыз. Алар бер-берсе белән берничек тә бәйле булмаган вакыйгаларга күрсәтәме? Яисә бу вакыйгалар дөньядагы бүгенге хәлне күрсәтә һәм билгеле бер әһәмияткә ияме?

[5 нче биттәге рамка]

Алла чынлап та безнең белән кызыксынамы?

Берәр коточкыч вакыйга турында ишеткәч яисә зур шәхси югалту кичергәч, күп кешеләр ни өчен Алла безне мондый бәхетсезлекләрдән якламый дип гаҗәпләнә.

Алла чыннан да безнең белән кызыксына. Инде безнең көннәрдә ул безгә ышанычлы җитәкчелек һәм чын юаныч бирә (Маттай 11:28—30; 2 Тимутегә 3:16, 17). Ул җәбер-золым, авырулар һәм үлемне мәңгегә юк итү өчен чаралар күргән. Алланың барлык эшләре аның ниндидер бер халык турында гына түгел, ә барлык халыклар, кабиләләр һәм телләрдән чыккан кешеләр хакында кайгыртуын күрсәтә (Рәсүлләр 10:34, 35).

Без Алла белән никадәр кызыксынабыз? Син күк белән җирне кем барлыкка китергәнен беләсеңме? Аның исеме кем һәм нияте нинди? Бу сорауларга җаваплар Изге Язмаларда язылган. Анда Барлыкка Китерүче безгә җәбер-золым, авырулар һәм үлемне юк итәр өчен нинди чаралар күрүе хакында сөйли. Мондый үзгәрешләр безгә файда китерсен өчен, бездән нәрсә таләп ителә соң? Безгә Алла һәм аның нияте турында белем алырга кирәк. Алланың вәгъдәләренә ышанмасак, алар безгә файда китерә ала мени? (Яхъя 3:16; Еврейләргә 11:6). Шулай ук безгә аның таләпләренә буйсынырга кирәк (1 Яхъя 5:3). Син Аллага буйсынырга әзерме? Аллага яратуың шулкадәр көчлеме?

Ни өчен Алла бүгенге хәлгә юл куя? Бу сорауга җавап алыр өчен, безгә бик мөһим бәхәсле сорауны аңларга кирәк. Изге Язмаларда бу сорау аңлатыла. Моның турында шушы брошюраның 15 нче битеннән укып була.