«Вәсвәсәгә дучар булмас өчен»
«Вәсвәсәгә дучар булмас өчен»
«Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз» (МАТТАЙ 26:41).
БАСЫМ бик көчле иде— мондый басымны Алла Улы Гайсә Мәсихнең әле беркайчан да кичергәне булмаган. Аның җирдәге тормышы тәмамланып килә иде. Гайсә үзен тиздән кулга алачакларын һәм үлемгә хөкем итеп, җәфалану баганасына кадаклаячакларын белгән. Ул үзенең һәр карары, һәр эше Әтисенең исеменә кагылачагын аңлаган. Гайсә шулай ук бөтен кешелекнең киләчәге үзенә бәйле икәнен белгән. Шушындый зур басым кичергәндә, ул нәрсә эшләгән?
Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни бакчасына киткән. Бу аның яраткан урыны булган. Анда килгәч, ул үз шәкертләреннән бераз читкәрәк киткән. Берүзе калгач, ул, кайнар догада күңелендәге тирән кичерешләрен сөйләп, күктәге Атасыннан өч тапкыр көч сораган. Камил булса да, Гайсә басымны үз көче белән җиңә алачак дип уйламаган (Маттай 26:36—44).
Бүген без дә көчле басым кичерәбез. Бу брошюраның башында без бу явыз дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә яшәвебезнең дәлилләрен караган идек. Шайтан идарә иткән дөньяда вәсвәсәләр һәм авырлыклар тагы да көчәя бара. Чын Аллага хезмәт итүче дип үзен санаган һәрберебезнең карарлары һәм эшләре Алла исеменә кагыла һәм Алланың яңа дөньясында яшәү өметебезгә бик нык тәэсир итә. Без Йәһвәне яратабыз һәм «ахырга тикле чыдарга» — я гомеребезнең ахырына, я бу дөнья төзелешенең ахырына тикле чыдарга телибез (Маттай 24:13). Әмма ничек без ашыгычлык тойгысы саклый алабыз һәм уяу булырга дәвам итә алабыз?
Гайсә үзенең I гасыр һәм хәзерге шәкертләренә басым булачагын белеп: «Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз»,— дип өндәгән (Маттай 26:41). Бу сүзләр бүгенге көндә безнең өчен нәрсәне аңлата? Без нинди вәсвәсәгә очрыйбыз? Һәм «уяу булырга» безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
Нинди вәсвәсә турында сүз бара?
Безнең һәрберебез көн саен вәсвәсәгә очрый, димәк «иблис... тозагына» эләгү куркынычы белән очраша (2 Тимутегә 2:26). Шайтан иң беренче итеп Йәһвә хезмәтчеләренә ташлана дип кисәтелә Изге Язмаларда (1 Петер 5:8; Ачылыш 12:12, 17). Иблиснең максаты нинди? Аның төп максаты безне үтерү түгел. Йәһвәгә тугры калып үлсәк, Шайтан өчен бу җиңү булмый. Ул Йәһвәнең үз вакытында үлеләрне терелтәчәген белә (Лүк 20:37, 38).
Шайтан безнең хәзерге тормышыбыздан күпкә кыйммәтлерәк нәрсәне — безнең Алла алдындагы сафлыгыбызны җимерергә тели. Ул безне Йәһвәдән алып китә алам дип, бар көчен куеп, исбатларга тырыша. Шуңа күрә, ул безне яхшы хәбәр вәгазьләүне туктатырга яки мәсихче принциплары буенча яшәми башларга мәҗбүр итсә, ягъни безне тугрылыксызлыкка авыштырса, бу аның өчен чын җиңү булачак! (Эфеслеләргә 6:11—13). Менә ни өчен «Сынаучы» безнең алдыбызга төрле-төрле вәсвәсәләр куярга тырыша (Маттай 4:3).
Эфеслеләргә 6:11). Ул безне байлык җыю, курку, шикләнү яки рәхәтлек эзләү аша вәсвәсәләндерә ала. Әмма аның иң нәтиҗәле ысулы боегучанлык белән бәйле. Боегу безне көчсез калдыра ала, безне Иблис һөҗүмнәренә бирешә торган итә — Шайтан моны бик яхшы белә һәм боегучанлыкны мәкерле рәвештә куллана (Гыйбрәтле хикәя 24:10). Шуңа күрә ул безне бирешергә, аеруча без эмоциональ яктан бик көенгән, яки «бик кимгә калган» чакта, мәҗбүр итә (Мәдхия 37:9).
Шайтанның «мәкерле ниятләре» күптөрле (Соңгы көннәрнең ахырына якынлашкан саен, боегыр өчен сәбәпләр күбәя кебек күренә. Бездә дә андый сәбәпләр бар. («Боегуга китерүче кайбер сәбәпләр» дигән рамканы кара.) Боегуның сәбәбенә карамастан, ул безнең көчебезне алырга мөмкин. Әгәр синең, әйтик, физик, эмоциональ яктан көчең булмаса һәм син бернәрсә турында да уйлый алмыйсың икән, Изге Язмаларны өйрәнү, мәсихче очрашуларына йөрү һәм хезмәттә катнашу кебек рухи эшләр өчен «уңайлы вакыт түләп алу» бик җиңел түгел (Эфеслеләргә 5:15, 16, ЯД). Шуны истә тот: «Сынаучы» сине «сындырырга» тели. Тизлегебезне киметмик һәм нинди вакытта яшәгәнебезне онытмыйк — хәзер андый вакыт түгел! (Лүк 21:34—36). Вәсвәсәгә бирешмәскә һәм уяу булып калырга сиңа нәрсә ярдәм итә ала? Әйдәгез, дүрт киңәшне карап чыгыйк.
Бертуктаусыз «дога кылыгыз»
Дога кылып, Йәһвәгә таян. Гетсимәни бакчасында Гайсәнең нинди үрнәк күрсәткәнен хәтеребезгә төшерик. Бик көчле эмоциональ басым кичергән вакытта, ул нәрсә эшләгән? Йәһвәдән ярдәм сораган. Ул шулхәтле тырышып дога кылган ки, хәтта аның «тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булган» (Лүк 22:44). Моның турында уйлап ал. Гайсә Шайтанны бик әйбәт белгән. Ул күктән Шайтанның Алла хезмәтчеләрен тозакка тотарга тырышып кулланган барлык вәсвәсәләрен күреп торган. Шулай да Гайсә Сынаучы нинди генә вәсвәсә салмасын, мин аны җиңел генә җиңеп чыгам дип уйламаган. Әгәр Алланың камил Улына Йәһвәдән ярдәм һәм көч сорап дога кылу кирәк булган икән, без моңа тагы да күбрәк мохтаҗ! (1 Петер 2:21).
Шунсын да искә төшер: Гайсә үз шәкертләрен бертуктаусыз «дога кылырга» өндәгәннән соң: «Рух көчле, ә тән хәлсез»,— дип әйткән (Маттай 26:41). Нинди тән турында әйткән Гайсә? Әлбәттә, үзенеке турында түгел: аның камил кеше тәненең бернинди көчсез яклары булмаган (1 Петер 2:22). Ләкин шәкертләре андый түгел иде. Мирас итеп алынган камилсезлек һәм гөнаһлы омтылышлар аркасында, аларга, вәсвәсәгә каршы торыр өчен, ярдәм аеруча кирәк булган (Римлыларга 7:21—24). Менә ни өчен Гайсә аларны һәм барлык чын мәсихчеләрне вәсвәсәгә очраганда ярдәм сорап дога кылырга өндәгән (Маттай 6:13). Йәһвә андый догаларга җавап бирә (Мәдхия 64:3). Ничек? Ким дигәндә, ике юл белән.
Беренчесе, Алла безгә вәсвәсәләрне аерып күрергә ярдәм итә. Шайтанның вәсвәсәләре караңгы тар сукмакка куелган тозаклар кебек. Тозакны күрмәсәң, аңа эләгәсең. Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмалар аша Йәһвә Шайтанның тозаклары нинди һәм кайда икәнен күрсәтә һәм шулай итеп безгә вәсвәсәгә эләкмәскә ярдәм итә. Йәһвә безне бастырылган әдәбият һәм конгресслар аша кешедән курку, әхлаксызлык, материализм һәм Шайтанның башка вәсвәсәләреннән күп еллар буена кат-кат кисәтә (Гыйбрәтле хикәя 29:25; 1 Көринтлеләргә 10:8—11; 1 Тимутегә 6:9, 10). Без Йәһвәгә Шайтанның ниятләре турында кисәтүе өчен рәхмәтле түгелмени? (2 Көринтлеләргә 2:11). Мондый кисәтүләрнең барысы, вәсвәсәне җиңәр өчен, ярдәм сорап дога кылуыбызга җавап булып тора.
Икенчесе, вәсвәсәне кичерер өчен Йәһвә безгә көч биреп догаларыбызга җавап кайтара. Алла Сүзендә болай дип язылган: «Аллаһы... сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда... сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13). Әгәр без Аллага һәрвакыт өмет багласак, ул вәсвәсәнең, рухи көчебез аны җиңә алмаслык дәрәҗәдә көчәюен беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Ничек Алла котылу юлын күрсәтә? Ул «Үзеннән сораучыларга Изге Рухны... бирә» (Лүк 11:13). Изге рух, мәсәлән, безгә Изге Язмалар принципларын искә төшерергә ярдәм итә һәм алар безне дөрес эш итүдә һәм акыллы карарлар кабул итүдә тәвәккәллегебезне ныгыта (Яхъя 14:26; Ягъкуб 1:5, 6). Алланың рухы безгә дөрес булмаган омтылышларны җиңәр өчен кирәкле сыйфатларны күрсәтергә ярдәм итә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Изге рух хәтта имандашларыбызның берәрсен безгә «зур юаныч булырга» дәртләндерә ала (Көлессәйлеләргә 4:11). Йәһвәгә ярдәм сорап кылган догаларыңа аның шундый яратып җавап бирүе өчен син рәхмәтле түгелме?
Өметләреңдә реалист бул
Уяу калыр өчен, безгә өметләребездә реалист булырга кирәк. Дөнья басымы аркасында безнең барыбыз да кайвакыт хәлсез була. Әмма шуны исебездә тотарга кирәк: Алла бу иске дөнья төзелешендә авырлыксыз яшәрсез дип вәгъдә итмәгән. Хәтта Изге Язмалар язылган вакытта да Алла хезмәтчеләре эзәрлекләү, фәкыйрьлек, күңел төшенкелеге һәм авырулар кебек бәлаләргә очраган (Рәсүлләр 8:1; 2 Көринтлеләргә 8:1, 2; 1 Тессалуникәлеләргә 5:14; 1 Тимутегә 5:23).
Бүген безгә дә авырлыклар белән очрашырга туры килә. Без бәлки эзәрлекләүләр, акча ягыннан кыенлык кичерәбез, боегу яки башка берәр авыру белән көрәшәбез я тагы берәр нәрсәдән газап чигәбездер. Йәһвә могҗиза эшләп безне барлык бәлаләрдән яклап торса, бу Шайтанга Йәһвәне гаепләргә сәбәп бирмәс идемени? (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләренең төрле вәсвәсәләр һәм сынаулар кичерүен, ә кайбер очракларда хәтта дошманнар кулыннан һәлак булуын да рөхсәт итә (Яхъя 16:2).
Алай булса Йәһвә нәрсә вәгъдә итә соң? Алдарак билгеләп үткәнебезчә, әгәр тулысынча аңа таянсак, ул безгә очраган һәркайсы вәсвәсә вакытында нык калыр өчен көч бирәчәкмен дип вәгъдә итә (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Үзенең Сүзе, рухы һәм оешмасы аша ул безне рухи яктан яклый, ә бу аның белән якын мөнәсәбәтләрне сакларга ярдәм итә. Әгәр безнең аның белән мондый мөнәсәбәтләр бар икән, без хәтта үлсәк тә җиңүчеләр булабыз. Бернәрсә дә, хәтта үлем дә, Аллага үзенең тугры хезмәтчеләрен бүләкләргә комачаулый алмый (Еврейләргә 11:6). Ә инде хәзер шундый якын булган яңа дөньяда Йәһвә үзенең бар вәгъдәләрен һичшиксез үтәп аны яратучыларга искиткеч фатихаларын яудырачак (Мәдхия 144:16).
Бәхәсле сорауларны исеңдә тот
Ахырга кадәр чыдап калыр өчен, безгә шуны истә тотарга кирәк: нинди мөһим бәхәсле сораулар аркасында Алла явызлыкка юл куя. Авырлыкларыбыз кайвакыт җиңә алмаслык кебек күренгәндә һәм инде бирешергә генә дип уйлаганда, Шайтан Йәһвә хакимлегенең гаделлеген шик астына куйганын исеңә төшерү яхшы булыр. Бу Ялганчы, шулай ук, Алла хезмәтчеләренең тугрылыгын һәм сафлыгын шик астына куя (Әюб 1:8—11; 2:3, 4). Бу бәхәсле сораулар һәм Йәһвәнең аларны чишәр өчен сайлаган юлы безнең тормышыбызга караганда күпкә мөһимрәк. Нинди мәгънәдә мөһимрәк?
Алланың газапларга вакытлыча юл куюы аркасында кешеләрнең хакыйкатьне танып белер өчен мөмкинлекләре бар. Менә нәрсә хакында уйлап карыйк: Гайсә без яши алсын өчен газап чиккән (Яхъя 3:16). Без моның өчен рәхмәтле түгелмени? Без дә, тагы да күбрәк кешеләр хакыйкатьне танып белеп котылырга өлгерсен өчен, тагы берникадәр вакыт газап чигәргә әзер түгелме? Ахырга тикле чыдар өчен, безгә Йәһвәнең акылы безнекенә караганда күпкә өстенрәк икәнен аңларга кирәк (Ишагыйя 55:9). Ул явызлыкны бәхәсле сорауларны хәл итү өчен иң уңайлы булган вакытта бетерәчәк һәм шуның белән безнең мәңгелек файдабызга да булышлык итәчәк. Әллә Йәһвә башкача эшли аламы? Аллада гаделсезлек юк! (Римлыларга 9:14—24).
«Аллаһыга якын килегез»
Ашыгычлык тойгысын саклар өчен, безгә Йәһвә белән якын мөнәсәбәттә калырга кирәк. Беркайчан да шуны онытмыйк: Йәһвә белән безнең мөнәсәбәтләребезне җимерер өчен Шайтан хәленнән килгәннең барысын да эшләргә әзер. Ул шулай ук безне ахыр беркайчан да килмәячәк һәм яхшы хәбәрне вәгазьләүнең яки Изге Язмалар нормалары буенча яшәүнең бернинди мәгънәсе юк дип ышандырырга теләр иде. Ләкин Иблис — «ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44). Безгә «Иблискә каршылык күрсәтер» өчен тәвәккәл булырга кирәк. Без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне һәрвакыт кадерләргә тиеш. Изге Язмаларда: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дигән яратучан өндәү бар (Ягъкуб 4:7, 8). Син ничек Йәһвәгә якыная аласың?
Дога кылып уйлану бик мөһим. Тормыш авырлыклары җиңә башласа, Йәһвәгә күңелеңне бушат. Дога кылганда никадәр төгәлрәк итеп сөйләсәң, Йәһвәнең догаңа җавабын шул дәрәҗәдә ачыграк алырсың. Җавап һәрчак нәкъ без уйлаганча булмаска да мөмкин, әмма син Йәһвәгә хөрмәт күрсәтергә һәм сафлыгыңны сакларга омтылсаң, ул барысын да уңышлы кичерер өчен сиңа кирәкле ярдәм бирәчәк (1 Яхъя 5:14). Тормышыбызда Алланың җитәкчелеген күреп, без аңа тагы да ныграк якынаячакбыз. Моннан тыш, Изге Язмаларны укып һәм белгәннәреңә нигезләнеп Йәһвәнең сыйфатлары һәм юллары турында уйлану бик мөһим. Мондый уйлану сиңа Алланы тагы да яхшырак белергә ярдәм итәр, ә бу күңелең түрләренә барып җитеп Йәһвәгә яратуыңны тирәнәйтер (Мәдхия 18:15). Нәкъ шундый тирән ярату сиңа вәсвәсәгә бирелмәскә һәм уяу булып калырга бар нәрсәдән яхшырак ярдәм итәчәк (1 Яхъя 5:3).
Йәһвә белән якын мөнәсәбәттә калыр өчен, имандашларыбыз белән дә якын мөнәсәбәт сакларга кирәк. Моны бу брошюраның соңгы бүлегендә карап чыгарбыз.
ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН СОРАУЛАР
• Гайсә җирдәге тормышының ахырында, бик көчле басым кичергәндә нәрсә эшләгән һәм шәкертләрен нәрсә эшләргә чакырган? (1—4 нче абз.)
• Ни өчен Шайтан иң беренче итеп Йәһвә хезмәтчеләренә ташлана һәм ул аларга нинди юллар белән вәсвәсә сала? (5—8 нче абз.)
• Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, нигә бертуктаусыз дога кылырга (9—12 нче абз.), өметләребездә реалист булырга (13—15 нче абз.), бәхәсле сорауларны истә тотарга (16, 17 нче абз.) һәм «Аллаһыга якын килергә» (18—20 нче абз.) кирәк?
[25 нче биттәге рамка]
Боегуга китерүче кайбер сәбәпләр
Сәламәтлек/картлык. Хроник авыру яки олы яшьтә булу безгә Аллага хезмәт итүдә комачауларга мөмкин һәм без шуның аркасында боегырга мөмкин (Еврейләргә 6:10).
Өмет өзелү. Алла Сүзен вәгазьләгәндә кешеләр күбесенчә ваемсыз булса, шуңа күрә без күңелсезләнергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 13:12).
Үзеңне кирәксез итеп тою. Еллар буе начар мөгамәлә кичергән кеше аны беркем дә, хәтта Йәһвә дә яратмый дип уйларга мөмкин (1 Яхъя 3:19, 20).
Үпкәләү. Бер имандаш икенчесен бик нык рәнҗетсә, ул хәтта җыелышларга йөрү һәм вәгазьдә катнашу теләген югалтырга мөмкин (Лүк 17:1).
Эзәрлекләүләр. Синең белән бер диндә булмаган кешеләр сиңа төрлечә каршы килергә һәм синнән көләргә мөмкин (2 Тимутегә 3:12; 2 Петер 3:3, 4).
[26 нчы биттәге илюстрация]
Вәсвәсә белән көрәшкәндә ярдәм сорап бертуктаусыз «дога кылыгыз» дип Гайсә безне чакыра.