Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Синең тормыш юлың кая алып бара?

Синең тормыш юлың кая алып бара?

Синең тормыш юлың кая алып бара?

• Күп кешеләр көндәлек тормыш мәшәкатьләренә шулкадәр чумган, хәтта алар үз тормышлары турында бөтенләй уйланмыйлар.

• Изге Язмаларда киләчәктә искиткеч вакыйгалар булачагы турында хәбәр ителә. Анда шулай ук тиздән кешелек җәмгыятендә тирән үзгәрешләр булачагы турында кисәтү бирелә. Изге Язмаларда әйтелгәннәрдән файда алу һәм киләчәк бәла-казалардан котылып калу өчен, безгә ашыгыч рәвештә эш итәргә кирәк.

• Кайбер кешеләр Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белә һәм аны үз тормышында кулланырга тели, әмма тормыш мәшәкатьләренә үзләрен дөрес юлдан читкә алып китәргә рөхсәт итә.

• Син үзеңнең тормышың белән канәгатьме? Нәрсә дә булса эшләргә җыенганда, син бу эшнең тормышыңның төп максатларына ничек тәэсир итәчәген исәпкә аласыңмы?

[9 нче биттәге рамка]

Синең өчен нәрсә иң мөһиме?

Син түбәндәге пунктлар турында нәрсә уйлыйсың? Аларны мөһимлеге буенча номерлап чык.

Аларның күбесе тормышта тиешле урын алып тора, әмма сайларга кирәк булганда, син нәрсәне беренче, икенче һәм аннан соңгы урыннарга куяр идең?

․․․ Күңел ачу/ял итү

․․․ Эш/карьера

․․․ Сәламәтлек

․․․ Шәхси бәхетем

․․․ Тормыш иптәшем

․․․ Әти-әнием

․․․ Балаларым

․․․ Уңайлы йорт, яхшы кием

․․․ Башкалардан яхшырак булу теләге

․․․ Аллага гыйбадәт кылу

[10 нче биттәге рамка ]

Сайлаганың барырга теләгән юлың белән туры киләме?

ТҮБӘНДӘГЕ СОРАУЛАР ТУРЫНДА УЙЛАН

КҮҢЕЛ АЧУ/ЯЛ ИТҮ. Мин сайлаган ял итү миңа көч бирәме? Алар сәламәтлегем өчен куркынычмы яки хәтта гариплеккә китерә аламы? Бу әз вакыт дәвам иткән, ләкин соңыннан озакка сузылган күңел газабына китерүче «уен-көлке» түгелме? Сайлаган күңел ачуларым файдалы булса да, мин аларга мөһимрәк эшләргә вакыт калмаслык дәрәҗәдә күп вакыт бүлеп куймыйммы?

ЭШ/КАРЬЕРА. Мин яшәргә кирәкле әйберләр булсын өчен эшлимме яки мин эшемә бөтен тормышымны багышлыйммы? Эш дип, сәламәтлегемә зыян китермимме? Мин эш вакытыннан тыш тагын күбрәк эшләүне яки тормыш иптәшем һәм балаларым белән бергә булуны яхшырак күрәмме? Эштәге начальнигым үтәмәсәң эштән куам дип янап, вөҗданымны борчыячак яки рухи нәрсәләргә бүлеп куелган вакытның күп өлешен алачак эшне кушса, мин аны үтәрменме?

СӘЛАМӘТЛЕК. Мин сәламәтлегем турында бер дә уйламыйм яки аның турында тиешле рәвештә кайгыртаммы? Сөйләшкәндә күбрәк сәламәтлегем турында сөйлимме? Сәламәтлеккә мөнәсәбәтем белән гаиләм турында кайгыртуымны күрсәтәмме?

ШӘХСИ БӘХЕТЕМ. Ул минем өчен беренче урында торамы? Мин аны тормыш иптәшемнең яки гаиләмнең бәхетеннән өстенрәк күрәмме? Шәхси бәхеткә ирешү юллары минем чын Аллага гыйбадәт кылучы булуымны күрсәтәме?

ТОРМЫШ ИПТӘШЕМ. Тормыш иптәшемнең фикерен үземә уңайлы булганда гына исәпкә аламмы? Мин аны шәхес буларак хөрмәт итеп, тиешле ихтирам күрсәтәмме? Аллага ышануым тормыш иптәшемә карата мөнәсәбәтемә тәэсир итәме?

ӘТИ-ӘНИЕМ. Мин әле балигъ түгел ди, әти-әниемнең сүзен тыңлыйммы: аларны хөрмәт итеп сөйләшәмме, кушкан эшләрен үтимме, алар әйткән вакытта кайтаммы, алар кисәткән аралашу һәм эшләрдән качаммы? Әгәр балигъ булганмын икән, әти-әниемне ихтирам итеп тыңлыйммы һәм аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәмме? Алар белән аралашканда яки уртак эш алып барганда мин үз файдамны гына эзлимме яки Алла Сүзендәге киңәш буенча эш итәмме?

БАЛАЛАРЫМ. Балаларымны тиешле әхлакый нормаларга өйрәтүдә җаваплылык сизәмме яки моңа мәктәптә өйрәтерләр әле дип уйлыйммы? Балаларым өчен вакыт бүлеп куяммы яки алар һәрвакыт уенчык, телевизор я компьютер турында гына уйларлар дип көтәмме? Балаларыма Алла күрсәтмәләрен санга сукмаган чакларында җәза бирәмме яки мин моны тик ачуым чыккан вакытта гына эшлимме?

УҢАЙЛЫ ЙОРТ, ЯХШЫ КИЕМ. Тышкы кыяфәтем я мал-мөлкәтем турында кайгыртканда минем максатым нинди? Башкаларны шаккатыру? Гаиләм иминлеге? Яки мин Аллага гыйбадәт кылучы икәнемне истә тотаммы?

БАШКАЛАРДАН ЯХШЫРАК БУЛУ ТЕЛӘГЕ. Мин эшемне намус белән башкарырга кирәк дип саныйммы? Бар нәрсәдә дә башкалардан яхшырак булырга омтыламмы? Башкалар берәр нәрсәне миннән яхшырак эшләсә, борчыламмы?

АЛЛАГА ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ. Минем өчен нәрсә мөһимрәк: Алланың хуплавы яки тормыш иптәшемнең, балаларымның, әти-әниемнең я эш бирүчемнең хуплавымы? Уңайлыклар белән тулы тормыш алып баруымны саклар өчен, Аллага хезмәт итүемне икенче урынга күчерерменме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН АЛЫНГАН БУ КИҢӘШЛӘРНЕ ИГЪТИБАР БЕЛӘН КАРАП ЧЫК

Алла синең тормышыңда нинди урында тора?

Вәгазьче 12:13: «Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт».

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР: тормышым мин дә бу шигырьдәге сүзләр белән риза булганымны күрсәтәме? Гаиләдә, эштә яки мәктәптәге эшләремне башкаруымда Алланың кушканнарын үтәгәнем күренәме? Төрле эшләр Аллага гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куярга миңа комачауламыймы?

Алла белән мөнәсәбәтләрең нинди?

Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер».

Маттай 4:10: «Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит».

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР: Алла белән мөнәсәбәтләрем шундыймы? Көндәлек тормышымнан һәм шулай ук авырлыкларны җиңүемнән минем Аллага тулысынча өметләнүем һәм аңа тугры булуым күренәме?

Изге Язмаларны укып белгәннәрең турында уйлану синең өчен никадәр мөһим?

Яхъя 17:3: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр».

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУ БИР: Алла Сүзен укып белгәннәрем турында уйлану өчен бүлеп куелган вакыт минем Алла Сүзенә тулысынча ышанганымны күрсәтәме?

Мәсихчеләр җыелышы очрашуларына йөрү синең өчен никадәр мөһим?

Еврейләргә 10:24, 25: «Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик... гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк... чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз».

Мәдхия 121:1: «„Ходай йортына барыйк“,— дигәч, мин бик сөендем».

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР: тормыш рәвешем Алла Сүзеннән алынган бу җитәкчелеккә рәхмәтле булуымны күрсәтәме? Үткән айда мин башка эшләрне беренче урынга куйганга, мәсихче очрашуларына килми калмадыммы?

Алла һәм аның нияте турында син башкаларга шатлык белән сөйлисеңме?

Маттай 24:14: «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер».

Маттай 28:19, 20: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез».

Мәдхия 95:2: «Ходайга җырлагыз, Аның исемен данлагыз, Аның коткаруын көннән-көнгә сөйләгез».

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИР: бу эш тормышымда аңа лаеклы булган урында торамы? Бу эштә катнашуым белән безнең бик мөһим вакытта яшәгәнебезгә инануымны күрсәтәмме?