Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Хөкем сәгате килде»

«Хөкем сәгате килде»

«Хөкем сәгате килде»

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ соңгы китабында — Ачылышта, югары күктә очып барган фәрештәнең шатлык «игълан итү өчен, мәңгелек Яхшы хәбәре» бар дип әйтелә. Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чөнки Аның хөкем сәгате килде»,— дип игълан итә (Ачылыш 14:6, 7). «Хөкем сәгате» үз эченә Алла хөкемен игълан итүне дә һәм бу хөкемне үтәүне дә ала. «Сәгать» — ул чагыштырмача кыска вакыт. Хөкемне үтәү без яшәгән «соңгы көннәрнең» иң югары ноктасына җитүен күрсәтәчәк (2 Тимутегә 3:1).

Тәкъвалыкны яратучыларга «хөкем сәгате» шатлык китерәчәк. Ул вакытта Алла үз хезмәтчеләрен нәфрәт һәм җәбер-золым белән тулы бу дөнья төзелеше китергән газаплардан коткарачак.

«Хөкем сәгате» бүгенге явыз дөнья төзелешенең юк ителүе белән тәмамланыр алдыннан — шушы көннәрдә без: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз!»,— дигән чакыру ишетәбез. Син бу сүзләрне үтисеңме? Аларны үтәү «Мин Аллага ышанам» дип әйтүдән күбрәкне аңлата (Маттай 7:21—23; Ягъкуб 2:19, 20). Алладан чын курку безне аңа тирән хөрмәт күрсәтергә дәртләндерәчәк. Андый курку бездә явызлыктан качарга теләк тудырачак (Гыйбрәтле хикәя 8:13). Ул безгә яхшылыкны яратырга һәм явызлыкны нәфрәт итәргә ярдәм итәчәк (Амос 5:14, 15). Әгәр Алланы ихтирам итсәк, без аның әйткәннәренә аеруча игътибарлы булырбыз. Башка эшләр булса да, без аның Сүзен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укыр өчен вакыт табарбыз. Без һәрвакыт һәм бөтен йөрәктән Аллага өметләнәчәкбез (Мәдхия 61:9; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Йәһвәне чыннан да ихтирам иткән кешеләр бер дә шикләнмиләр: Алла, күкне һәм җирне Барлыкка Китерүче буларак, Галәмнең Хакиме булып тора. Алланың аларның тормышлары белән идарә итәргә хокукы барлыгын танып, алар аңа теләп буйсына. Монда әйтелгән якларның кайберләрендә безгә яхшырырга кирәклеген күрсәк, әйдәгез, моны тоткарланмыйча эшлик.

Фәрештә игълан иткән хөкемне үтәү вакыты шулай ук «Йәһвә көне» дип атала. Борынгы Иерусалимда яшәүчеләр өчен, алар Йәһвәнең үз пәйгамбәрләре аша биргән кисәтүенә игътибар итмәгәнгә, бу «көн» б. э. к. 607 елда килгән. Алар, Йәһвә көне әле ерак дип уйлап, үз тормышларын куркыныч астына куйган. «[Бу көн] якын һәм бик ашыга»,— дип кисәткән Йәһвә аларны (Софония 1:14). Борынгы Бабыл өчен «Йәһвә көне» б. э. к. 539 елда килгән (Ишагыйя 13:1, 6). Үзләренең ныгытмаларына һәм илаһиларына ышанып, Бабыл шәһәрендә яшәүчеләр Йәһвәнең пәйгамбәрләре әйткән кисәтүләрне санга сукмаган. Бер төн эчендә куәтле Бабыл мидиялеләр һәм фарсылылар тарафыннан яулап алынган.

Бүген безне нәрсә көтә? Безне күпкә зуррак булган башка «Йәһвә көне» көтә (2 Петер 3:11—14). Алланың хөкеме «Бөек Бабылга» карата игълан ителгән. Ачылыш 14:8 буенча, фәрештә: «Бөек Бабыл җимерелде!» — дип кычкыра. Бу инде үтәлгән. Ул Йәһвә хезмәтчеләрен инде башка беркайчан да кол итә алмаячак. Аның сатлык булуы һәм сугышларда катнашуы барысына да билгеле булды. Һәм инде тиздән ул мәңгегә юк ителәчәк. Шуңа күрә Изге Язмаларда барлык кешеләр өчен мондый чакыру бар: «[Бөек Бабылның] гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан чык. Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр барып җитте һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен искә алды» (Ачылыш 18:4, 5).

Бөек Бабыл нәрсә ул? Ул — борынгы Бабыл белән күп охшаш яклары булган бөтендөнья диннәр системасы (Ачылыш, 17, 18 нче бүлекләр). Кайбер охшаш якларны карап үтик:

• Борынгы Бабылдагы дин башлыклары сәяси эшләрдә бик нык катнашкан. Бүгенге дин җитәкчеләренең күбесе дә шулай эшли.

• Бабылның дин башлыклары үз илләре алып барган сугышларга еш кына булышлык күрсәткәннәр. Безнең көннәрдә дә руханиларның сугыш барган җирләрдә солдатларны фатихалавын күрергә була.

• Борынгы Бабылның тәгълиматлары һәм йолалары аркасында халык тагын да ныграк азгынлыкка бирелгән. Ә бүгенге дин җитәкчеләренең Изге Язмалардагы әхлак нормаларын санга сукмаулары аркасында, руханилар һәм гыйбадәт кылу урыннарына йөргән кешеләр арасында бик киң әхлаксызлык таралган. Шунсы да игътибарга лаек: Бөек Бабыл бу дөнья һәм аның сәяси системасы белән рухи яктан фәхешлек иткәнгә күрә, Ачылыш китабында ул фахишә дип атала.

• Изге Язмаларда шулай ук Бөек Бабыл оятсыз «ләззәтлектә яши» дип әйтелә. Борынгы Бабылда гыйбадәтханәләрнең зур җир биләмәләре булган, һәм дин башлыклары сату-алу эшләре белән билгеле булган. Бүген Бөек Бабылның дини биналары бар, ул киң колач белән коммерция эшен алып бара һәм зур милеккә ия. Аның тәгълиматлары һәм бәйрәмнәре аның үзенә дә, сату эше белән шөгыльләнгән башка кешеләргә дә бик зур табыш китерә.

• Борынгы Бабылда сурәтләргә табыну, магия һәм сихерчелек белән шөгыльләнү киң таралган булган. Моны без бүген дә күп җирләрдә күрәбез. Бабылда үлем «теге дөньяга» күчү дип саналган. Бу шәһәрдә бик күп зур һәм бәләкәй храмнар булган, һәм аларда төрле илаһларны хөрмәтләгәннәр. Ә Йәһвәнең хезмәтчеләренә бабыллылар дошманнарча караган. Бүген Бөек Бабыл да шундый ук ышанулар һәм йолалар белән аерылып тора.

Борынгы заманда Йәһвә, куәтле сәяси һәм хәрби дәүләтләрне кулланып, аны һәм аның ихтыярын санга сукмаган кешеләргә җәза биргән. Мәсәлән, Самареяне б. э. к. 740 елда ассириялеләр җимергән. Иерусалимны б. э. к. 607 елда бабыллылар, ә б. э. 70 елында римлылар җимергән. Үз чиратында, Бабылны б. э. к. 539 елда мидиялеләр һәм фарсылылар яулап алган. Безнең көннәр турында Изге Язмаларда алдан ук мондый вакыйга сурәтләнә: сәяси хөкүмәтләр, җанвар кебек, «фахишәгә» ташланачак. Алар аны, чын йөзен ачып, ялангач калдырачак һәм аны мәңгегә юк итәчәкләр (Ачылыш 17:16).

Дөнья хөкүмәтләре чыннан да шулай эшләрме? Изге Язмаларда «Аллаһы... [моны] аларның йөрәкләренә салачак» дип әйтелә (Ачылыш 17:17). Бу вакыйгалар көтмәгәндә һәм бик тиз булачак.

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк? Үз-үзеңә мондый сорау бир: «Мин тәгълиматлар һәм йолалар белән пычранган һәм шуңа күрә Бөек Бабылның өлеше булып торган дини оешмада һаман да тораммы?» Син хәтта мондый дин тотмасаң да: «Аның рухына үземә тәэсир итәргә юл куймыйммы?» — дип сора. Нәрсә ул аның рухы? Әхлаксызлыкка түзеп тору, Алланы яратуга караганда күбрәк матди байлык һәм күңел ачуларны ярату яки Йәһвә Сүзен белеп тә аны, берәр кечкенә булса да нәрсәләрдә санга сукмау. Бу яклардан үзеңне җентекләп тикшереп чык.

Йәһвә безне хупласын өчен, безгә эшләребез белән дә, йөрәк теләкләребез белән дә Бөек Бабылның өлеше түгел икәнебезне исбат итәргә кирәк. Тоткарланыр өчен вакыт юк. Ахырның көтелмәгәндә килүе турында кисәтеп, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Бөек шәһәр Бабыл... [«бик тиз», ЯД] җимереләчәк һәм мәңгегә юк булачак» (Ачылыш 18:21).

«Хөкем сәгате» вакытында башка вакыйга да булачак: Йәһвә Алла, бөтендөнья сәяси системаны, аның идарәчеләрен һәм үзенең тәкъва идарәсен санга сукмаган барлык кешеләрне җавапка тартачак. Аның бу тәкъва идарәсе Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге күк Патшалыгы аша үтәлә (Ачылыш 13:1, 2; 19:19—21). Данил 2:20—45 тә язылган пәйгамбәрлек күренешендә алтын, көмеш, бакыр, тимер һәм балчыктан ясалган зур тораташ күрсәтелгән. Ул борынгы Бабылдан алып безнең көннәргә кадәр сәяси идарә итүне символлаштыра. Безнең көннәр турында пәйгамбәрлектә: «Күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзиячәк»,— дип әйтелгән. Йәһвәнең «хөкем сәгате» вакытында бу Патшалыкның нәрсә эшләячәге турында Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Ул [кешеләрнең] бөтен патшалыкларын җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44).

Чын гыйбадәт кылучылар өчен Изге Язмаларда фани дөньяда «булган нәрсәләрне», ягъни чын Алладан читтә торган бу дөньяга хас булган яшәү рәвешен яратмагыз дигән кисәтү бар (1 Яхъя 2:15—17). Кабул иткән карарларың һәм эшләрең син тулысынча Алла Патшалыгы ягында икәнен күрсәтәме? Тормышыңда Патшалык беренче урында торамы? (Маттай 6:33; Яхъя 17:16, 17).

[14 нче биттәге рамка]

Ахыр кайчан киләчәк?

«Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк» (Маттай 24:44).

«Уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез» (Маттай 25:13).

«Ул соңга калмаячак» (Аввакум 2:3, ЯД).

[14 нче биттәге рамка]

Әгәр белсәң, тормышыңны үзгәртер идеңме?

Алла хөкеменең әле тагы берничә ел үтәлмәячәген төгәл белсәң, тормышыңны үзгәртер идеңме? Бу төзелешнең ахыры син көткән вакытта килмәгәнгә, Йәһвәгә хезмәт итүең кимемәдеме? (Еврейләргә 10:36—38).

Без Алла хөкеменең төгәл вакытын белмибез һәм бу безгә Аллага саф ният белән хезмәт итүебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Йәһвәне белүчеләр шуны аңлый: һәрбер йөрәкне күрүче Йәһвәгә ахыр алдыннан ашкынучанлык күрсәтү тәэсир итмәячәк (Иремия 17:10; Еврейләргә 4:13).

Йәһвәне чын күңелдән яратучыларда Алладан мөһимрәк бернәрсә дә һәм беркем дә юк. Башка кешеләр кебек, чын мәсихчеләргә яшәргә акча булсын өчен эшләргә туры килә. Әмма максатлары баю түгел, ә яшәр өчен кирәкле булганны алу һәм мохтаҗлыкта булганнарга әз булса да ярдәм итү (Эфеслеләргә 4:28; 1 Тимутегә 6:7—12). Шулай ук алар файдалы итеп ял итәләр, гадәткә кергән яшәү ритмнарын үзгәртәләр. Әмма ял итүдә бу дөнья кешеләренә иярмиләр, алар көч җыяр өчен ял итәләр (Марк 6:31; Римлыларга 12:2). Гайсә Мәсих кебек, алар Алла ихтыярын үтәүдә рәхәтлек таба (Мәдхия 36:4; 39:9).

Чын мәсихчеләр Йәһвәгә мәңге хезмәт итеп яшәргә тели. Бу өметебез, кайбер фатихаларны без башта исәпләгән вакыттан озаграк көтәргә туры килсә дә, үз кыйммәтлеген югалтмый.

[15 нче биттәге рамка]

Хакимлек турындагы бәхәсле сорау

Ни өчен Алла шулкадәр күп газапларга юл куя? Моны аңлар өчен хакимлек турындагы бәхәсле сорауны аңларга кирәк.

Йәһвә Барлыкка Китерүче булганга, аның җир һәм анда яшәгән бар нәрсә өстеннән идарә итәргә хокукы бар. Ләкин Изге Язмаларда кешелек тарихының башында Йәһвәнең хакимлеге шик астына куелган булган дип аңлатыла. Шайтан Иблис Йәһвә кешеләргә карата артык таләпчән дигән. Шулай ук, аның әйтүенчә, Йәһвә беренче ата-анабызны Алла канунын үтәмәүнең нәрсәгә китерәчәге турында алдаган. Кешеләр Алласыз да яши ала һәм алар өчен Алладан бәйсез идарә итү иң яхшы булыр иде дип әйткән Шайтан (Яратылыш, 2, 3 нче бүлекләр).

Алла фетнәчеләрне шунда ук юк итсә, ул шуның белән үз көчен күрсәтер иде, әмма күтәрелгән бәхәсле сораулар хәл ителмичә калыр иде. Шуңа күрә Йәһвә акылга ия булган бар затларга фетнәнең нәтиҗәсен күрергә рөхсәт иткән. Бу газаплар китерсә дә, шул ук вакыт безгә бу дөньяда туарга мөмкинлек биргән.

Моннан тыш Йәһвә, үзенә бик кыйммәткә төшсә дә, ярату күрсәткән һәм йолым корбаны итеп үз Улын биргән. Шул корбанга иман иткән һәм Аллага тыңлаучан булган бар кешеләр гөнаһтан һәм аның нәтиҗәләреннән азат ителеп, Оҗмахта яши алачак. Бу мөмкинлек үлгән кешеләргә дә биреләчәк: алар терелтелгән булачак.

Бәхәсле сорауны хәл итү өчен бүлеп куелган вакыт Алла хезмәтчеләренә, шулай ук, мондый мөмкинлек биргән: алар Алла яратуы өчен рәхмәтләрен эшләре белән исбат иткәннәр һәм тормышларының төрле шартларында Йәһвә каршында сафлыкларын саклаганнар. Галәмдәге акылга ия булган бар затлар Алла законына тиешле хөрмәт күрсәтсен өчен, ике бәхәсле сорауның хәл ителүе бик мөһим. Беренчесе — Алла хакимлеге турында, икенчесе — беренчесе белән бәйле булган кешеләрнең сафлыгы турындагы бәхәсле сорау. Алла законына тиешле хөрмәт булмаса, чын иминлек беркайчан да булмаячак *.

[Искәрмә]

^ 36 абз. Бу бәхәсле сораулар һәм алар белән бәйле булган бар нәрсә Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвәгә якынлаш» дигән китапта (рус) җентекләп карала.

[Иллюстрация]

Сәяси идарә итүнең бөтендөнья системасы үз ахырына киләчәк.