8 ДӘРЕС
Аллаһының дошманнары. Кемнәр алар?
Аллаһының төп дошманы — Шайтан Иблис. Ул Йәһвәгә каршы чыккан рухи зат. Шайтан безнең көннәрдә дә Аллаһыга каршы бара һәм кешеләргә күп кайгы китерә. Шайтан явыз. Ул кеше үтерүче һәм ялганчы (Яхъя 8:44).
Шайтанга башка рухи затлар да кушылган. Инҗилдә алар җеннәр дип атала. Җеннәр, Шайтан кебек, кешеләрнең дошманнары. Алар кешеләргә газаплар китерергә ярата (Маттай 9:32, 33; 12:22). Йәһвә Шайтанны һәм аның җеннәрен мәңгегә юк итәчәк. Аларга кешеләргә кайгы китерергә әз генә вакыт калды (Ачылыш 12:12).
Аллаһының дусты булырга теләсәң, Шайтан теләгәнне үтәмә. Шайтан һәм аның җеннәре Йәһвәне нәфрәт итәләр. Алар — Аллаһының дошманнары һәм сине дә Аллаһының дошманы итәргә телиләр. Син Шайтанга яки Йәһвәгә яраклы булырга телисеңме? Син моны сайларга тиеш. Мәңге яшәргә теләсәң, сиңа Аллаһының ихтыярын үтәргә кирәк. Кешеләрне алдар өчен, Шайтанның күп хәйләләре һәм юллары бар. Кешеләрнең күпчелеге аның алдавына бирешкән (Ачылыш 12:9).