Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 ДӘРЕС

Аллаһының дуслары. Кемнәр алар?

Аллаһының дуслары. Кемнәр алар?

Гайсә Мәсих — Аллаһының Улы һәм аның иң якын, кадерле дусты. Гайсә, җирдә туганчы, күктә яшәгән һәм куәтле рухи зат булган (Яхъя 17:5). Аннан соң ул, кешеләргә Аллаһы турында белемнәр бирер өчен, җиргә килгән (Яхъя 18:37). Ул шулай ук үзенең кеше гомерен тыңлаучан кешеләрне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен биргән (Римлыларга 6:23). Хәзер Гайсә Аллаһы Патшалыгының, күктәге хөкүмәтнең Патшасы. Бу Патшалык җирне Оҗмахка әйләндерәчәк (Ачылыш 19:16).

Фәрештәләр дә — Аллаһының дуслары. Фәрештәләр үз тормышларын җирдә кеше булып башламаган. Аллаһы әле җирне яратканчы, күктә фәрештәләрне барлыкка китергән (Әюб 38:4—7). Аллаһының миллионлаган фәрештәләре бар (Данил 7:10). Аллаһының бу дуслары кешеләрнең Йәһвә турында хакыйкатьне белүләрен телиләр (Ачылыш 14:6, 7).

Аллаһының дуслары җирдә дә бар. Ул аларны үзенең шаһитләре дип атый. Судта шаһит берәрсе яки берәр нәрсә турында белгәнен әйтә. Йәһвә Шаһитләре Йәһвә һәм аның ниятләре турында белгәннәрен башкаларга сөйлиләр (Ишагыйя 43:10). Йәһвә Шаһитләре дә, фәрештәләр кебек, сиңа Йәһвә турында хакыйкатьне белергә ярдәм итәргә телиләр. Алар синең дә Аллаһының дусты булуыңны тели.