Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16 ДӘРЕС

Аллаһыны яратканыңны күрсәт

Аллаһыны яратканыңны күрсәт

Дуслыкны саклар өчен, дустың белән сөйләшергә кирәк. Син аны тыңлыйсың, ә ул сине тыңлый. Син шулай ук үз дустың турында яхшыны сөйлисең. Аллаһы белән дуслык турында да шуны ук әйтеп була. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә? Әйдә моны карап чыгыйк.

Йәһвә белән регуляр рәвештә сөйләш. «Армый-талмый дога кылыгыз» (Римлыларга 12:12).

Аллаһы Сүзен, Изге Язмаларны укы. «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутегә 3:16).

Аллаһы турында башкаларны өйрәт. «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз» (Маттай 28:19, 20).

Аллаһының дуслары белән якынлаш. «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

Патшалык Залындагы очрашуларга кил. «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик... бер-беребезгә көч бирик» (Еврейләргә 10:24, 25).

Патшалык эшләренә үз өлешеңне керт. «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).