2 ДӘРЕС
Аллаһы — иң яхшы дус
Аллаһы белән дуслашу — тормышыңда иң мөһим вакыйга. Аллаһы сине бәхетле булырга һәм имин яшәргә өйрәтәчәк. Ул сине ялган тәгълиматлардан һәм бозык эшләрдән азат итәр. Аллаһы синең догаларыңны тыңлаячак. Ул сиңа җан тынычлыгы алырга һәм ышанычка ия булырга ярдәм итәр (Мәдхия 70:5; 72:28). Аллаһы сиңа авыр вакытларда таяныч булачак (Мәдхия 17:19). Аллаһы сиңа мәңгелек тормыш бүләге тәкъдим итә (Римлыларга 6:23).
Аллаһы белән якынлашкан саен, аның дуслары белән дә якынлашырсың. Алар синең дә дусларың булып китәр. Аллаһы дуслары хәтта синең өчен туганнарың кебек булыр. Алар сиңа Аллаһы турында белем алырга булышырлар һәм сиңа ярдәм итәрләр, таяныч булырлар.
Без Аллаһыга тиң түгел. Аллаһы белән якынлашканда сиңа бер мөһим якны аңларга кирәк. Аллаһы белән дуслык — ул кеше белән дуслык түгел. Аллаһы бездән күпкә бөегрәк, акыллырак һәм көчлерәк. Аның безнең Хакимебез булырга хакы бар. Шуңа күрә, аның дуслары булырга теләсәк, безгә аны тыңларга һәм ул әйткәнне үтәргә кирәк. Бу безгә һәрвакыт файда китерәчәк (Ишагыйя 48:18).