Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 ДӘРЕС

Сиңа Аллаһы турында белем алырга кирәк

Сиңа Аллаһы турында белем алырга кирәк

Аллаһының дусты булыр өчен, сиңа аның турында белем алырга кирәк. Синең дусларың синең исемеңне беләләрме һәм сиңа исемең белән эндәшәләрме? Әлбәттә. Аллаһы да синең аның исемен белүеңне һәм аны куллануыңны тели. Аллаһының исеме — Йәһвә (Яратылыш 2:4, искәрмә). Шулай ук Аллаһыга нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый икәнен белергә кирәк. Сиңа шулай ук аның дуслары кем һәм дошманнары кем икәнен белергә кирәк. Моның өчен вакыт кирәк. Инҗилдә Йәһвә белән танышыр өчен аерым вакыт бүлеп куярга кирәк дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:15, 16).

Аллаһы дуслары ул яраткан эшләрне башкаралар. Дустыңа начарлык эшләсәң һәм ул яратмаганны башкарсаң, ул сиңа дус булып калырмы? Әлбәттә, юк! Аллаһының дусты булырга теләсәң, сиңа шулай ук Аллаһы яраткан эшләрне башкарырга кирәк (Яхъя 4:24).

Бар диннәр дә Аллаһы белән дуслыкка алып бармый. Аллаһының иң якын дусты, Гайсә пәйгамбәр, ике юл турында әйткән. Беренче юл киң, һәм ул юлдан күп кешеләр бара. Әмма бу юл үлемгә алып бара. Икенче юл тар, һәм аның буенча әз санлы кешеләр бара. Ул юл мәңгелек тормышка алып бара. Димәк, Аллаһыга дус булыр өчен, аңа дөрес гыйбадәт кылырга өйрәнергә кирәк (Маттай 7:13, 14).