4 ДӘРЕС
Аллаһы турында ничек күбрәк белергә?
Син Изге Язмаларны укып, Йәһвә турында күбрәк белә аласың. Борынгы заманда Аллаһы үзенең фикерләрен яздырыр өчен кайбер кешеләрне сайлаган. Бу язмалар Изге Язмалар дип атала. Изге Язмаларны укып, без Аллаһы турында белем алабыз. Изге Язмаларда Йәһвә сүзе, яисә хәбәре язылган, шуңа күрә бу китапны шулай ук Аллаһы Сүзе дип тә атыйлар. Йәһвә беркайчан да ялганламый, шуңа күрә без Изге Язмаларда язылганнарга ышана алабыз. «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» (Еврейләргә 6:18). Аллаһы Сүзе — хакыйкать (Яхъя 17:17).
Изге Язмалар — Аллаһы безгә биргән иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Изге Язмаларны яратучан атаның балаларына язган хаты белән чагыштырып була. Анда Аллаһының вәгъдәсе турында әйтелә: Аллаһы җирне кешеләр яшәр өчен гүзәл оҗмах итәчәк. Анда Аллаһының үзенең тугры балалары өчен үткәндә, хәзер эшләгән һәм киләчәктә эшләячәк эшләре турында әйтелә. Бу китапта шулай ук авырлыкларыбызны чишәргә һәм бәхетле булырга булыша торган киңәшләр бирелгән (2 Тимутегә 3:16, 17).
Маттай 10:8). Син шулай ук мәсихче очрашуларга килә аласың. Очрашулар Патшалык Залы дип аталган гыйбадәт кылу өчен урыннарда үткәрелә. Андый очрашуларга йөрсәң, Аллаһы турында күп белем алырсың.
Йәһвә Шаһитләре — Аллаһының дуслары; алар сиңа Изге Язмаларны аңларга ярдәм итәчәкләр. Син аларга Изге Язмаларны өйрәнергә телисең дип әйт. Алар өйрәнү үткәргәннәре өчен акча алмый (Син Аллаһы барлыкка китергәнне күзәтеп, аның турында белем ала аласың. Мәсәлән, Тәүратта: «Аллаһы җирне һәм күкне яратты»,— дип әйтелә (Яратылыш 1:1). Йәһвә «күкне» барлыкка китергәндә кояшны яраткан. Кояш Йәһвәнең бөек көче барлыгын күрсәтә. Шундый көчле зур кояшны ул гына барлыкка китерә алган. Кояш шулай ук Аллаһының акыллылыгын күрсәтә. Чөнки яктылык һәм җылылык бирә торган, әмма үзе янып бетми торган кояшны барлыкка китерер өчен, бик акыллы булырга кирәк.
Йәһвәнең барлыкка китергәннәре ул безне ярата икәнен күрсәтә. Мәсәлән, җирдә бик күп төрле җимешләр үсә. Йәһвә безгә бер генә җимеш бирә алыр иде яки бер дә бирмәскә мөмкин иде. Ләкин җимешләр төрле-төрле төстә, зурлыкта һәм алар төрле тәмле. Бу Йәһвәнең яратучан, юмарт, игелекле һәм кайгыртучан икәнлеген күрсәтә (Мәдхия 103:24).