15 ДӘРЕС
Аллаһының дуслары игелек эшли
Син хөрмәт иткән һәм яраткан дустыңа охшарга тырышасың. Зәбурда: «Ходай изге, гадел»,— дип әйтелә (Мәдхия 24:8). Аллаһының дусты булыр өчен, без гадел булырга һәм игелек эшләргә тиеш. Инҗилдә: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа ошарга тырышыгыз... Тормышыгыз белән... мәхәббәт җитәкчелек итсен»,— диелә (Эфеслеләргә 5:1, 2). Моны ничек эшләргә? Берничә мөмкинлек карап чыгыйк:
Башкаларга ярдәм ит. «Һәркемгә... игелек эшлик» (Гәләтиялеләргә 6:10).
Тырышып эшлә. «Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын... үз куллары белән файдалы эш эшләсен» (Эфеслеләргә 4:28).
Әхлак ягыннан чиста бул. «Әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан 2 Көринтлеләргә 7:1).
хәлдә изгелекне камилләштерик» (Гаиләдәгеләрне ярат һәм хөрмәт ит. «Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен. Балалар, ата-аналарыгызга... итагать итегез» (Эфеслеләргә 5:33—6:1).
Башкаларны ярат. «Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә» (1 Яхъя 4:7).
Законнарны үтә. «Һәр кеше хакимлек итүче җитәкчеләргә буйсынсын... һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым булса — салым» (Римлыларга 13:1, 7).