Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

7 ДӘРЕС

Борынгы вакыйгалардан сабак алабыз

Борынгы вакыйгалардан сабак алабыз

Йәһвә явыз кешеләргә Оҗмахны юк итәргә рөхсәт итмәячәк. Анда Аллаһының дуслары гына яшәячәк. Явыз кешеләр белән нәрсә булачак? Моны белер өчен, Нух пәйгамбәр заманында булганны карап чыгыйк. Нух меңләгән еллар элек яшәгән. Ул яхшы кеше булган һәм һәрвакыт бар көчен куеп Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тырышкан. Ләкин җирдәге башка кешеләр явыз эшләр башкарганнар. Йәһвә Нухка Туфанда бөтен явыз кешеләрне юкка чыгарырга җыенуы турында әйткән. Ул Нухка, Туфан вакытында Нух һәм аның гаиләсе һәлак булмасын өчен, зур көймә төзергә кушкан (Яратылыш 6:9—18).

Нух һәм аның гаиләсе зур көймә төзегәннәр. Нух кешеләрне Туфан булачагы турында кисәткән, ләкин алар аны тыңламаганнар. Алар явызлык эшләүләрен дәвам иткәннәр. Көймәне төзеп бетергәч, Нух хайваннарны көймәгә җыйган һәм гаиләсе белән бергә үзе дә кергән. Шуннан соң Йәһвә зур давыл күтәргән. 40 көн һәм 40 төн яңгыр яуган. Су бөтен җир йөзен каплаган (Яратылыш 7:7—​12).

Явыз кешеләр һәлак булган, ә Нух һәм аның гаиләсе котылып калган. Йәһвә Нух белән аның гаиләсен Туфанда саклап калган һәм аларга явызлыктан чистартылган җирне биргән (Яратылыш 7:22, 23). Инҗилдә Йәһвә явыз кешеләрне кабат юк итәчәк һәм бу вакыт киләчәк дип әйтелә. Ул вакытта яхшы кешеләр исән калачак һәм җирдәге Оҗмахта мәңге яшәячәк (2 Петер 2:5, 6, 9).

Бүген күп кешеләр явызлык эшлиләр. Бөтен дөнья кайгы белән тулган. Йәһвә үзенең Шаһитләрен кешеләрне кисәтергә кат-кат җибәрә, ләкин кешеләрнең күбесе Йәһвәнең сүзләрен тыңларга теләми. Алар үз тормышларын үзгәртергә теләмиләр. Аллаһы нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгели. Алар аның сүзләрен кабул итәргә теләми. Алар белән нәрсә булачак? Алар бер вакыт үзгәрерме? Күбесе беркайчан да үзгәрмәячәк. Явыз кешеләрне юк итү вакыты якын. Алар башка булмаячак (Мәдхия 91:8).

Җир юк ителмәячәк. Ул Оҗмахка әйләнәчәк. Аллаһының дуслары җирдәге Оҗмахта мәңге яшәячәк (Мәдхия 36:29).