Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 ДӘРЕС

Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк

Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк

Оҗмах без хәзер яши торган дөньяга охшаш булмаячак. Җир кайгы-хәсрәт, авырту һәм газаплар белән тулы. Бу Аллаһы теләге буенча түгел. Киләчәктә Аллаһы җирне оҗмах итәчәк. Бу Оҗмах нинди булачак? Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыгыйк.

Игелекле кешеләр. Оҗмахта Аллаһы дуслары яшәячәк. Алар бер-берсенә игелек эшләячәкләр. Алар Аллаһының тугры юллары буенча йөриячәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:21).

Мул азык. Оҗмахта ачлык булмаячак. Зәбурда: «Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 71:16).

Гүзәл йортлар һәм шатлык китерүче эш. Җирдәге Оҗмахта һәрбер гаиләнең үз йорты булачак. Һәрбер кеше шатлык китерә торган эш белән шөгыльләнәчәк (Ишагыйя 65:21—23).

Бөтен дөньяда тынычлык. Сугышлар һәм сугышта һәлак булучылар булмаячак. Зәбурда: «[Аллаһы] җир читеннән арлык сугышларны туктат[та]»,— дип әйтелә (Мәдхия 45:9, 10).

Яхшы сәламәтлек. Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24). Аксак, сукыр, саңгырау һәм телсез кешеләр булмаячак (Ишагыйя 35:5, 6).

Кайгы-хәсрәт, авырту һәм үлем булмаячак. Инҗилдә: «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте»,— дип әйтелә (Ачылыш 21:4).

Явыз кешеләр булмаячак. Йәһвә: «Яманнар юк ителәчәк, гөнаһ юлындагылар мәмләкәттән куып чыгарылачак»,— дигән вәгъдә бирә (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

Кешеләр бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшәячәк. Гаделсезлек, җәберләү, нәфрәт һәм комсызлык башка булмаячак. Кешеләр бердәм яшәячәк, Аллаһының гадел юллары буенча йөриячәкләр (Ишагыйя 26:9).